Шәҗәрәңне онытма, тамырыңны корытма
классный час

Мухаметшина Айгуль Фатыховна

...Далада дүңгәләк дигән үлән очрый көчле җил чыгу белән, урыннан куптарылып, тәгәри дә китә, чөнки аның тамырлары нәзек һәм өстә. ватанына тирән  сөю  хисе  булмаган  Кеше,  шул  дүңгәләк  кебек,  Бер урыннан икенче урынга тәгәрәп тик йөрер дә йөрер. Ә хәзер юан тамырларын тирәнгә батырган имән я корагайга күз салыгыз: баһадир гәүдәсен болытларга, давылларга каршы тотып, нинди горур басып тора ул җир өстендә!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shzhrnne_onytma.docx16.31 КБ

Предварительный просмотр:

Шәҗәрәңне онытма,

тамырыңны корытма

Курайда Хунафин P.

(Шигырь укыла)

Сызгырт, курай, үткән кайгыларны,

Өздерт, курай, йөрәккәй кылларын.

Сиздерт, курай, кайнар тойгыларны

Сөздерт, сөйләп башкорт моңнарын...

 Күкрәтеп, гүләп, сайрап, өзлеп,

Килде курай, уйнар мизгелең;

Якты уйлар салып, дәртең кузгат

Күккә ашыр йөрәкләр сизгереп...

(Ш. Бабич/ Курайга)

1а.б. Саумысыз, дип сәламлибез

 Туган авыл кешеләрен,

Җылы сүзебез кинәндерсен

Олыларын, кечеләрен.

Ничә еллар күрешмәгән,

Якын дуслар, бавырдашлар,

Насыйп булгач, менә бүген

Зур бәйрәмгә җыелыштык.

Саумысыз, ырудашлар,

Кан - кардәшләр, җирдәшләр!

Кайнар сәләм рухдашлар

Фикердәшләр, сердәшләр.

(Эпос «Урал Батыр» - Мухамадиева Ильвира)

2а.б.                Кайнар сәләм җирдәшләр!

Сәләм туган нәселләрен

Зурлап кайткан дусларга

Димәк, изге хәбәр житкән

Ерак - якын очларга.

(«Уралым» кобаер - Шафигуллин Айдар)

1а.б.  Ата - баба төягенә

Хуш киләсез сез! – дибез

Бәйрәмебезнең түренә

Рәхим итегез, дибез.

2а.б.                 Юллап кайтканнарга рәхмәт

Туганлык тамырларын

Беләбез - монда кайтканнар

Җан - дәва табарларын.

1а.б.  Без түгел җирдә жансыз, -

Тарихны айка гына!

Рәхим ит түрдән, аксакал,

Шәҗәрә бәйрәменә.

(Кичәне ачуга фатиханы авылыбыз мулласы Гатиятуллин Гамир абый бирә)

2а.б.  Хәерле  көн,  хөрмәтле авылдашлар  һәм кунаклар!  Шулай  итеп, шәҗәрә бәйрәмен башлап җибәрәбез.

...Далада дүңгәләк дигән үлән очрый көчле җил чыгу белән, урыннан куптарылып, тәгәри дә китә, чөнки аның тамырлары нәзек һәм өстә. ватанына тирән  сөю  хисе  булмаган  Кеше,  шул  дүңгәләк  кебек,  Бер урыннан икенче урынга тәгәрәп тик йөрер дә йөрер. Ә хәзер юан тамырларын тирәнгә батырган имән я корагайга күз салыгыз: баһадир гәүдәсен болытларга, давылларга каршы тотып, нинди горур басып тора ул җир өстендә!

(«Ирәндек» - «Ташлы егетләре»)

2а.б.  Хәтерләрдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел сине ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

1а.б.                 Һәр каршы җирсугарылган

Шаһит җаннар каннарында

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында,

Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасың

Калганы бар, киткәне бар...

(Авыл тарихы белән музей җитәкчесе -Шакуров Мусаниф М. таныштыра)

Памятникларга веноклар салу

(Башкорт халык биюе - Гибаева Гөлназ)

2а.б. Туган җир! Туган туфрак... безнең туган ягыбыз Башкортостанның Бер кисәге ул. Туган як... ул синең тәүге тапкыр аяк баскан җирең, шушы җирдә телең ачылган җирең.

(«Башкортостан гөлбостан» - укучылар чыгышы)

 («Төнге урам» - Дуэт Айдар, Динар)

1а.б. Шәҗәрә нәрсә дигән сүз ул?

Шәҗәрә - нәсел агачы. Ул ыру тарихының елъязмасы, үткәнне бүгенгесе белән бәйли. Бүгенгесе бәйрәмнең максаты - уен - көлке генә түгел, ә туган - тумачаны очраштыру, балаларда үз шәҗәрәсенә, димәк тарихи тамырларын карата кызыксындыру, ихтирам уяту.  

                                                       (сүзне Сунагатуллина Зэмбилэ апага бирәбез)

(«Өйдә буран булмасын» - Дует Айдар, Гөлназ)

(Шәрык кызлары биюе - Хакимова Регина)

2а.б. Бүгенге бәйрәмебездә без берничә ыру вәкилләренең тарихы белән танышачакбыз. Болар: Мардамшиннар, Галимовлар, Зариповлар ыру вәкилләре. Алар туган җиребез туфрагына ныклы береккәннәр.

Ыру агачы корымас,

Яшь буын барда гына.

Рәхим ит, ырудаш дус

Шәҗәрә бәйрәменә!

Кичәбезне дәвам итү өчен сүзне Мардамшиннар ыру вәкилләренә бирәбез.

( «Мәхәббәт гөлләре» - Мухамадиева Гөлназ)

1а.б. Авылыбызда әби - бабаларыбыз корган нигезләрен ташлап китмичә авылыбызның киләчәге өчен көрәшүче яшьләребез дә бик күп. Барысын да исемләп бетерү мөмкин түгел. Шундый гаиләләрнең берсе Галимовлар. Сүзне Галимовлар ыру вәкилләренә бирәбез.

(«Яратам, юксынам, сагынам» - Сабиров Динар)

2а.б.  Юллап кайтканнарга рәхмәт

Туганлык тамырларын

Беләбез - монда кайтканнар

Җан - дәва табарларын.

Кичәбезне дәвам итү өчен сүзне Зариповлар ыру вәкилләренә бирәбез.

( Яшьләр биюе - Юмагулова Айгөл)

Кичәбезне дәвам итеп, сүзне  авыл хакимияте башлыгы Хантимерова Раушания Ф. бирәбез. Рәхим итегез.

(«Юллар» - Шафигуллин Айдар)

Хөрмәтле авылдашлар! Сезгә васиятебез шул:

Туган яктан ерак китмәгез

Туган авыл, ата нигезен ташлап,

Туган якны ятим итмәгез.

(Чабата биюе - Гилязетдинов Мөкәсим)

1а.б.    Кадерле    кунаклар,   хөрмәтле   авылдашлар!    Кичәбез   ахырына якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Ата - бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң куңелле булыйк, бер - беребезне кунака чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк!

2а.б. Үткәннәребезгә битараф булмыйк, тарихи тамырларыбызны онытмыйк, киләчәктә ныклы күперләр салыйк, туганнарыбыз саны елдан - ел артсын. Гаиләләребездә сабыйлар - туып торсын. Яңадан яңа гаиләләр барлыкка килсен.

(«Тәрәзәләр» - Гибаева Гөлназ)

1а.б.    Барыгызга   да   иминлек,   игелек,   изгелек   телибез.    Хушыгыз! Кичәбездә    катнашкан    барлык        авылдашларыбызга    рәхмәтебезне белдерәбез! (бүләкләр тапшыру).

2а.б.  Барыгызны да күмәк биюгә чакырабыз! (бәйрәм чәй табыны белән тәмамлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

n нчы дәрәҗә арифметик тамыр билгеләмәсе.

дәресне ныгыту һәм кабатлау...

Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация

Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация...

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Син яхшы бел рус телен, һәм онытма үз телең!

Туган оясыннан аерылган Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минең телем юк Илен сөймәс кенә т...

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс...

Р. Фәйзуллинның "Онытма син!" шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.

8 нче сыйныфның рус төркемндә үткәрелгән ачык дәрес фрагменты эшкәртмәсе....

Муса Җәлил батырлыгын халык мәңге онытмый.

Максат.1.Муса Җәлил тормыш юлын, иҗатын искә төшерү.2.Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади сәләтен үстерү өстендә эшне дәвам итү.3.Туган телебезгә, мәдәниятебезгә, аның талантлы шәхесләренә мәхәббәт тә...