Лексический состав татарского языка
план-конспект урока (5 класс)

Хаертдинова Гульназ Фариховна

Какие слова заимствованы из других языков.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat.t._suzlek_sostavy_-_5kl.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хаертдинова Гульназ Фариховна, учитель татарского языка и литературы, МБОУ Байгильдинский сельский лицей

5 сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Татар теленең сүзлек составы.

Максат:  татар теленең бай сүзлек составы белән таныштыру;  кулланыш өлкәсе ягыннан төрләре турында төшенчә бирү; укучылырның сүзлек составын баету; язма һәм сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Диалектологик сүзлек”, “ Шәрык алынмалары сүзлеге”, “Словарь иностранных слов”.

Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

Артикуляцон күнекмә

                  “Туган тел”

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

а)

  • Тел белеменең нинди бүлеген өйрәнеп киләбез? (Лексикология)
  • Нәрсә ул лексика? (Билгеле бер телдәге сүзләр җыелмасын шул телнең лексикасы дибез.)

б) Сүзлек диктанты.

(Сүзләрне баганалап яздыру. Соңыннан экрандагы язмадан тикшерү. Үзбәяләмә.)

 

каләм                                                       парикмахер

дәфтәр                                                     интервью

китап                                                       бизнес            

кәбестә                                                    алтын

уҗым                                                      тимер              

өстәл                                                       сырганак

опера                                                      моң

театр                                                      тормыш          

музыка                                                   уен

-Бу сүзләрнең барысы да татар сүзләреме? (Укучыларның фикерләре тыңланыла).

Сүзләрнең  килеп чыгышлары турында мәгълүмат бирү.

каләм                                                      парикмахер –  немец

дәфтәр       гарәп сүзләре                      интервью

китап                                                      бизнес              инглиз

кәбестә                                                   алтын

уҗым         рус                                       тимер               кытай

өстәл                                                       сырганак -       монгол

опера                                                      моң

театр          итальян                               тормыш           татар

музыка                                                   уен

Укучылар нәтиҗә ясый: телебездә күп сүзләр башка телләрдән алынган.

Андый сүзләр – алынма сүзләр дип йөртелә.

3. Яңа материалны үзләштерү. (Экрандагы язма буенча)

1.  Кулланыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төргә бүленә:

а) гомумхалык сүзләре ( телебездә еш кулланылган сүзләр): әни, ак, бүген, яхшы, мәктәп һ.б.

б) диалекталь сүзләр (билгеле бер төбәктә генә таралган сүзләр): тукмач – токмач (у/а), шурпа – шулпа (р/л), кечерткән – кычыткан, өйкәртәсе – ихата, бәллүдә - чынаяк асты һ.б.

в) профессиональ сүзләр (билгеле һөнәр кешеләре сөйләмендә кулланыла): скальпель (хирург), рубрика (матбугат өлкәсе), рота, батальон (хәрби) һ. б.

г) атамалар (терминнар): лексика, омоним, эпитет, финиш һ. б.

д) жаргоннар – кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекле сүзләр: койрык – икеле билгесе, физра, видик һ.б.

 (һәрбер төргә укучылар мисаллар китерә. Бергәләп фикер йөртелә.)

2. Кулланыш дәрәҗәсе ягыннан:

а) тарихи сүзләр – кулланышта төшеп калган предметлар, күренешләр исемнәре: чабата, хан һ.б.

б) архаизмнар – искергән сүзләр: мәктүп – хат, сөяль - сорау һ.б.

в) неологизмнар – яңа сүзләр: компьютер, ксерокс, принтер һ. б.

(укучылардан мисаллар).

4. Ныгыту күнекмәләре.

- күнегү 231 (түбәндәге сүзләрне ике төркемгә - тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга аерып, күчереп язырга. Сүзлекләрдән файдалану.)

-күнегү 233 (элек киң кулланышта булган, хәзер кулланыштан чыккан кием – салым атамаларын уйлап язырга.)

- күнегү 234 (бирелгән неологизмнарның мәгънәләрен аңлату, җөмләләр төзү.)

5.  Өй эше бирү: күнегү 232, 237. Белемнәрне тикшерү өчен 148 биттәге сорауларга җавап әзерләү.

6.  Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Лексический состав современного русского языка

Разработка проекта по русскому языку...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...