Технологик карта төзүгә булышчы
учебно-методический материал

Хусаинова Зульфия Радиковна

1 сыйныфта технологик карта төзүгә булышчы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_klass_pourochki.docx59.26 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :   “Танышу” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

                2) исәнмесез, басыгыз, утырыгыз, сау булыгыз, рәхмәт сүзләре белән таныштыру, мәгънәсен өйрәтү һәм әйтергә өйрәтү;

                3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

                                              Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә.  Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Габдулла Тукайның “И уган тел, и матур тел” шигыренең 1 нче куплетын ятлыйбыз.Матур  һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар  итә. Әлегә  бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада  кабатлатыла. Укытучы  республикабызда  балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

 Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”,  “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

Мултфилм карау

5.Физкультминут

6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

7. “Укытучы” уены уйнала.

Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.

8.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ә авазы

 Максат: 1) ә    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2) ә    авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә.  Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур  һәм дөрес итеп утыралар.

2. Рус телендә ә авазына тәңгәл аваз юклыгын, ә авазы сузыгының а авазының нечкә пары булуын аңлату. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә парларга бүленүен аңлату.Калын һәм нечкә сузыкларны чагыштырып әйттерү һәм ишетеп танырга өйрәтү.

3. “Калын сузык, нечкә сузык” уенын уйнау.

4. Физкультминут

5.Дәреслек буенча эшләү.

 Рәсемнәргә карап җөмләләр төзү.

Кисмә ә хәрефе белән таныштыру. Укытучы кисмә Әә хәрефләрен күрсәтә һәм укыта.

6. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

7.Басым турында искә төшерү. Әни, әти, әби, бәби сүзләренә басым кую. Дөрес басым белән әйттерү.

8. Диалогик сөйләм.

-Бу кем?

-Бу  - әни.

-Ә бу кем?

-Бу  - әти.

-Әниең кем?

- Әнием  кибетче.

-Әтиең кем?

- Әтием  эшче.

9. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : И хәрефе

 Максат: 1)    и    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)   и    авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Ирек әбигә булыша” дигә  рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

2. Сүзлек өстендә эшләү.

Ипи, утыра, шатлана, басып тора, имән, икмәк, иләк,  чиләк сүзләренә аңлатма бирелә.

3. схемадагы ипи, Ирек сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла.Балалар укытучы ярдәмендә ипи сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Ипи-  

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

6.Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыру. Сузык и авазы әйттерә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата. И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын. Шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел.

 - И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : И хәрефен язу

 Максат: 1)    и    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   и    хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Ирек әбигә булыша” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

2. Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

  Сузык и авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

 - И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- И авазы сузык аваз.

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

  Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ии  хәрефләрен юл и  хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ы хәрефе

 Максат: 1)  Ы    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Ы   авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

3.Рәсемнәргә карап ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре белән танышалар,  басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ы авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

Аннан соң балалардан кат-кат  әйттерелә. Аның  сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ы авазы и авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

4.Рус һәм татар  телендәге ы авазы булган сүзләрне аерым-аерым да, бергәләп тә чагыштырып әйтеп карау.

Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.

5. Физкультминут            “Җил исә,  исә, исә”

6. Сузык ы  авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыру. Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата.

  Аа хәрефләре кабатлана. А,ы-калын сузык аваз хәрефләре икәнлеге аңлатыла. Ә,и - нечкә сузык аваз хәрефләре икәнлеге

искә  төшерелә.

7. Сүзлек эше.

Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре өйрәнелә. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

8. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ы хәрефен язу

 Максат: 1)    ы    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   ы    хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Көтүче сарыклар көтә” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 Бу кем? Көтүче нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Сарыклар ничек кычкыра?

2. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

  Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . Ы авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

 - Ы авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ы авазы сузык аваз.

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы  ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы  сүзләрендәге ы авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и,ы  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ылыс сүзе белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ыы  хәрефләрен юл ы хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ү хәрефе

 Максат: 1)  Ү    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Ү   авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Кыз күлмәк үтүкли ” җөмләсен төзиләр һәм ү хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

3.Рәсемнәргә карап үтүк, күлмәк, үрдәк, күл  сүзләре белән танышалар,  басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ү авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

Аннан соң балалардан кат-кат  әйттерелә. Аның  сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ү авазы у авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

4.Рус телендәге  сүзләрдә  ү авазының бөтенләй булмавын әйтү.

5. Физкультминут            “Җил исә,  исә, исә”

6. Ү авазы татар теленең үзенчәлекле авазларыннан санала. Ү не әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итеп, очы белән аскы тешләргә тиеп тора. Телнең алгы өлеше каты аңкауга күтәрелә төшә. Шуның нәтиҗәсендә авыз куышлыгы шактый тарая.Иреннәр күбрәк бөрелеп, алга таба чыгып тора, шуңа күрә ү авазы нечкә ишетелә.

7. Сүзлек эше.

Үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла.  Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

8. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ү хәрефен язу

 Максат: 1)   ирен-ирен ү    авазын дөрес әйтергә һәм укырга    

                      өйрәтү, схемасын ныгыту;

                 2)  Ү ү    хәрефләрен  язу  күнекмәләре булдыру;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Гүзәл күлмәк үтүкли” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 Бу кем? Кыз нишли? Ә бу нәрсәләр? Алар нишлиләр? Үрдәкләрне ничек яшәләр?

2. Сузык ү авазы һәм Үү  хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Ү авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ү авазы сузык аваз.

3. Физкультминут            “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы  үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләрендәге ү авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен  аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и,ы,ү  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.

Үрдәк

Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Үү  хәрефләрен,  юл ү хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : У хәрефе

 Максат: 1)  У    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  У   авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

-Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз.

-Ааа-ууу!

Укучыларның  игътибарын басым ясауга юнәлтү.

3. Рәсемнәрдән файдаланып, умартачылык һөнәре, бал, бал кортларының файдасы турында сөйләү. Бал кортлары оча җөмләсе укытучы ярдәмендә төзелә. Сүзләрнең басымнары билгеләнә. Дөрес итеп укытыла.

4. Сүзлек  өстендә эш.

Умарта, бал корты, утын, ау сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

5. Физкультминут            “Җил исә,  исә, исә”

6. Умарта, утын, ау сүзләреннән у хәрефе таптырыла.

У авазының калын сузык аваз икәнлеге, ирен-ирен аваз булуы аңлатыла. Әлифбада ни өчен у хәрефенең кызыл төстә булуы искә төшерелә.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.  У хәрефен язу

 Максат: 1)   ирен-ирен ү    авазын дөрес әйтергә һәм укырга    

                      өйрәтү, схемасын ныгыту;

                 2)  Уу хәрефләрен  язу  күнекмәләре булдыру;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 -Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

-Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз.                     -Ааа-ууу!

Укучыларның  игътибарын басым ясауга юнәлтү.

 2. Сузык у авазы һәм  Уу  хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- У авазы сузык авазмы, тартык авазмы? У авазы сузык аваз.

  Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

3. Физкультминут            “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы  умарта, бал корты, утын, ау сүзләрендәге у авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен  аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и,ы,ү,у   хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.

     У-чак

Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Уу  хәрефләрен,  юл у хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Л хәрефе

 Максат: 1)    л    авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)   л    авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Лл хәрефе белән таныштыра. Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  Л авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2. Сузык  аваздан башланган ике хәрефле сүзләрне укырга  өйрәтү. Укытучы башта  а,у,и хәрефләрен укыта да, аннары һәр хәреф артына л  хәрефен куеп укырга куша.  Ал, ул, ил һ.б.

3. Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

   Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

-Ул Ил.

-Ил, китап (рәсеме) ал.

Ил китап ала.

5. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

6. - Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

7. Дәрескә  йомгак.                

Укытучы сүзе.

        

Тема : Л хәрефен язу

 Максат: 1)    л   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   л   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Лл хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  Л авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

   Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

- Л  авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Л  авазы  яңгырау тартык  аваз.

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Дәреслектән текст уку.

Ул Ил. Ә ул Ләлә.

Ил:

-Ләлә,  чәчәк (рәсеме) ал.

Ләлә чәчәк (рәсеме) ала.

 4.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Лл  хәрефләрен юл л хәрефен язып күрсәтә.

5. Дәрескә  йомгак.                Укытучы сүзе.

Тема : Т хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Тт хәрефләре белән таныштыру, т авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Әти Диләгә нәрсә бирә?

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу- Ләлә. Ләлә үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти  җөмләләрен төзү.  Бу җөмләләрдән  тәти һәм үти сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек  өстендә эш.

Тай, төлке, торна, тәти сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Т- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Та кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Та, тә.

- Т  авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Т  авазы  саңгырау тартык  аваз.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . Т хәрефен язу.

 Максат: 1)    т   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   т   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Тт хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  Т авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Та, тә, ат, ит, ата. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Тт  хәрефе таптырыла. Укытучы т  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Тә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Т авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә тә.

          Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү)

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы  тәти, Талип, ат, Талия сүзләрендәге т  авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тәти, ат сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т   хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку.

Ил:

-Әти, ат ал!                 Әти ат ала.

Ләлә:

-Әти, тәти ал!              Әти тәти ала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Тт  хәрефләрен,  юл т  хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Дәрескә  йомгак.                  Укытучы сүзе.

Тема : Н хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Н н хәрефләре белән таныштыру, н авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  Алар  буенча җөмләләр төзетү. Наратта тиен утыра. Наил утын өя. Әти белән Нил атка атлана. Җөмләләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Бу җөмләләрдән нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләрен аерып алып, н авазының дөрес әйтелешен булдыру өстендә эшләү. Тартык н авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү. Н авазын әйткәндә тел очының нинди органга тиеп торганын күзәтү. Н авазы турында сөләгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә ясала. Н-тартык аваз, чөнки аны әйткәндә эчтән килгән һава агымын тел тоткарлап тора, ә тавыш борыннан чыга. Н авазының артикуляциясе татар һәм рус авазларында шактый да якын. Ләкин нечкә тартыклар янында рус н авазы, татар нсына караганда нечкәрәк. Шуның өчен рус укучысы татар телендә дә и, э сузыклары белән килгәндә бу авазны нечкәрәк итеп әйтә.

4. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек  өстендә эш.

Нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Н- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. На кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. На, нә.

- Н  авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Н  авазы  яңгырау тартык  аваз.

7. Дәреслектән текст уку.

Әнә утын.  Ул Наил.   Наил утын ала.

8. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : Н хәрефен язу.

 Максат: 1)    н   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   н   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Нн хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  Н авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. На, нә, ана, инә. . Тартык Тт хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Нн  хәрефе таптырыла. Укытучы н хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Нә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Н авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә нә.

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Тиен сүзенә аваз схемасы сыздырыла.

5.Монологик сөйләмне үстерү.

ә-нә       ат-лы    ат-ла-н         Ни-л

ә-ни        ат-та    ат-ла-на       На-ил

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н   хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

Әнә ат. Наил атта.        Әнә Наилә.

Әнә Наил. Ул атлана.        -Наилә, илә.

- Ат, на-на-на!        Наилә или.

Ул Нилә. Нилә нәни. Әни:

-Нилә, атла,атла!

8. Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Нн   хәрефләрен,  юл н  хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Үрнәк буенча Ана, әни сүзләрен яздыру.

10. Дәрескә  йомгак.              Укытучы сүзе.

Тема : С  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  С с хәрефләре белән таныштыру, с  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әниләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар  Алсу су сала  җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны С с хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә с авазы калын (сал, су, сыр, сул), ә нечкә сузыклы сүзләрдә с авазы нечкә (сәнәк, сип, сирәк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

Ас, ис, исә, үс, үсә, тас, таста, Әнәс, Илүс сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. С авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә. Алсу су сала текстын укучылар  хор белән дә, аерым- аерым да укыйлар.

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8. Әлифбадан файдаланып Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенең эчтәлеге белән танышу.  Иң элек әкият белән таныш булган укучылар аның  эчтәлеген искә төшерәләр. Аннан соң рәсемгә карап диалог төзиләр.

9.Әни су ала  текстын уку. Текстны бергәләп уку. Аерым- аерым да укыйлар.

10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : “Безнең мәктәп”  темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . С хәрефен язу.

 Максат: 1)    с   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   с   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Сс хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  С авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Са, сә, ас, ис, аса. Тартык  Нн хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан  Сс  хәрефе таптырыла. Укытучы с  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Сә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта С авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә сә.

   Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы  Сара, су, сыр, сул  сүзләрендәге с  авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, су, сыр сул сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с   хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

    Әнә әни. Әни су ала.   Ул Алсу. Алсу су сала. Әнәс тә су ала.

    -Сылу, син сана!  Илүс тә санасын.  Алты, ун- сан.

    Әнә  түтәл. Салат, әнис үсә. Әнисә су илтә. Алсу су сала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Сс  хәрефләрен,  юл с  хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Алсу су сала  җөмләсен икешәр юл яздырырга

10. Дәрескә  йомгак.         Укытучы сүзе.

Тема : К  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык к авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  К к хәрефләре белән таныштыру, к  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар  Наил ук ала җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны К к  хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә к авазы калын (ак, ук, Ык, какы,каты), ә нечкә сузыклы сүзләрдә к авазы нечкә (ик, ки кәккүк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Ак, ук, Ык, какы,каты, ик, ки кәккүк сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Ка-кы            кү-к-кү        Са-ли-сә       А-сы-л    у-кы        са-на

Ка-ты          кә-к-кү-к      Сә-ки-нә      а-кы-л           у-кы-та  са-на-та

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8.  Дәреслектән текст уку.

Әнә куак. Куакка кә-к-кү-к куна.

-Күк-кү! -Күк-кү!

9.Әти Асылны укыта, саната текстын  уку.

-Асыл, укы. Асыл, сана.

 10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : “Безнең мәктәп”  темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . К  хәрефен язу.

 Максат: 1)    к   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   к   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Кк хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  К  авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Ка, кә, ак, ки, ука. Тартык  Сс хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан  Кк   хәрефе таптырыла. Укытучы к  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Кә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта К авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә кә.

   Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Әлифбадан файдаланып  “Карга ничек су эчкән” рәсеме буенча, рәсемгә карап, диалог төзиләр.

5. Дәреслектән текст уку.

 Наил ук ала.  Әнәс тә ук ала. Наил, Әнәс ук ата.

КАЛАК сүзен ике яклап уку.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Кк хәрефләрен,  юл к  хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8.  Наил ук ала җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Р хәрефе

 Максат: 1) р   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү,  р хәрефенең  сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

                2)   р    авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Шар-  

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 42 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән   сүзләрне  иҗекләп уку.

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Ура!

-Иркә килә, Иркә!

-Әнә Ил, Алсу килә.

- Иркә, ура, ура!

Рә-ис      а-ла-р         Ри-на-т            су-ла

Ра-ил      ку-л-ла-р     кү-тә-р          су-ла-сы-н

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Р  хәрефен язу

 Максат: 1)    р   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   Р р хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру,    хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Шар-  

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

3. Физкультминут            

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

  Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Рр  хәрефләрен юл р  хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Е хәрефе

 Максат: 1) е   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү,  е хәрефенең  сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

                2)   е    авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 45нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, елан сүзенә анализ ясату.

2. Е е хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы елан сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә елан сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Елан -  

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 45 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән   сүзләрне  иҗекләп уку.

Ка-е              ку-е           сы-е-р

Ка-е-н         ку-е-н        су-е-р

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Әнә куе каенлык. Ул каенлыкта елан, суер.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : “Безнең мәктәп”  темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.  Е  хәрефен язу

 Максат: 1)    е   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру,    хәрефенең язуда күрсәтелеше;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и)  Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

     Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы  ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.  

3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Тиен -  

Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

   Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

  Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5.  Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Ее  хәрефләрен юл   е  хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема :  Э(е)  хәрефе

 Максат: 1)   Татар сүзләрендә э сузык авазын дөрес итеп әйтергә һәм  Ээ,е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, укырга өйрәтү;

                2)  Э(е)     авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                    Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Балалар тактага басма хәрефләр белән иҗекләргә бүлеп язылган ти-ен, у-ен, е-лан сүзләрен укыйлар. Һәр сүздә е хәрефенең ничек укылганы ачыклана. Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефе йы дип, нечкә сузыклы сүзләрдә йэ дип укылганы искә төшерелә.

3. ”Әлифба”ның 47 нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Рәсемдәге э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрен иҗекләп хор белән әйттерү. Һәр сүздәге э авазының әйтелешенә игътибар ителә, бу авазга характеристика бирелә. Соңыннан шул авазның шул ук е хәрефен белдергән сүзләр укытыла. (Те-лә, те-ре, И-ре-к, и-те-к).

 Укытучы э,е хәрефләрен тактага яза. Бу хәрефләрнең барысы да э авазы белдергәнен әйтә.

   Иҗек таблицасыннан э-эл, эт, эс, эр, эн; е-ле,те,се,ре,не кушылмаларын укыту. Кушылмаларда е хәрефе һәрвакыт э дип укыла.дигән нәтиҗә ясала.

4. “Әлифба”дагы 48 нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Елга, суларның файдалы булуы турында әңгәмә уздыру.  Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә җөмләсен төзетү. Елга сүзенә басым куеп, дөрес итеп укыту. Бу сүзгә аваз схемасын сыздыру.

5. Физкультминут            “Җил исә,  исә, исә”

6. Сүзлек эше.

 Эт, эне,  элә, эре сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла.  Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Э(е)  хәрефен язу

 Максат: 1)  Э(е)   авазын дөрес әйтергә һәм укырга    

                      өйрәтү, схемасын ныгыту;

                 2)  Э(е)  хәрефләрен  язу  күнекмәләре булдыру;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Сузык э авазы һәм Э(е)  хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Э(е)  авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Э(е)  авазы сузык аваз.

3. Физкультминут            “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрендәге э авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен  аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и,ы,ү, э  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә.

Эссе. Әнә Ык суы. Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ээ  хәрефләрен,  юл э хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә җөмләләрен яздыру.

8. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Г  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык г   авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Г г хәрефләре белән таныштыру, г авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар   Әнә суган түтәле җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны Гг хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә г авазы калын (кага, карга, елга,елгага, куна, кунган ), ә нечкә сузыклы сүзләрдә г  авазы нечкә (нигә, Гүзәл) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Кага, карга, елга,елгага, куна, кунган, таган, тагын, туктаган сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Кага      елга         куна         таган

Карга    елгага     кунган     тагын    туктаган

7. Әлифбаның 50нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча җөмлә төзергә.

Гата таган атына.

Рәис тә  таган атына.  Атын, таган. Тагын, тагын!.. Нигә таган туктаган?

8.  Дәреслектән текст уку.

Алар нәрсә?

Канатларын кага- кага, килә алар елгага.

-Ка-га-га, ка-га-га!

9.Кара карга  текстын  уку.

Кара карга кунган карга. Карга кунган ак карга.

10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : Г  хәрефен язу.

 Максат: 1)    г   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   г   хәрефенең язуда күрсәтелеше

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы  Гг хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә.  Г  авазы булган кушылма  һәм ике  авазлы сүзләр әйттерелә. Га, гә, ага, ги, суга. Тартык  Рр хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан  Гг   хәрефе таптырыла. Укытучы к  хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Гә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Г авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә Гә.

3. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

4. “Тату гаилә” темасына әңгәмә уздыру. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйлиләр. Гаилә сүзендәге гъ авазының әйтелешенә игътибар итү.  

5. Дәреслектән текст уку.

 Әнә  Татарстан картасы. Татарстан ул- Туган ил. Туган ил –татулык иле. Ә алар тату туганнар.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Гг хәрефләрен,  юл г  хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8.  Сара кына үстерә җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Д хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык д авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Дд хәрефләре белән таныштыру, д авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

- Балалар яшелчәләр үстерәләр.

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу-Илдар.  Илдар үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти  җөмләләрен төзү.  Бу җөмләләрдән  Илдар һәм үрдәк  сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут            “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек  өстендә эш.

Илдар, үрдәк, килде, күрде, күлгә, күлдә сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Д- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Да кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Да, дә.

- Д  авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Д  авазы  яңгырау тартык  аваз.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : Б  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык б авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Бб хәрефләре белән таныштыру, б  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Укытучы укучыларны  Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Буена              алабута            бала                        Сабир

Буенда                алабуга                  балык                          Кәбир

7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.  

8.  Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

Бу нинди балык?

Табан                          Кәрәкә

10. Дәрескә  йомгак.              Укытучы сүзе

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. Б хәрефен язу

 Максат: 1)   ирен-ирен б    авазын дөрес әйтергә һәм укырга    

                      өйрәтү, схемасын ныгыту;

                 2)  Бб хәрефләрен  язу  күнекмәләре булдыру;

        3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

                 4)  әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 -Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

Укучыларның  игътибарын басым ясауга юнәлтү.

 2. Тартык б авазы һәм  Бб  хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Б авазы сузык авазмы, тартык авазмы? Б авазы тартык аваз.

  “Безнең гаилә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

1)сорауларга җавап бирү:

Сезнең гаиләдә кемнәр яши?Аларның исемнәре ничек? Әти-әниең кая  эшлиләр? Һ.б.

3. Физкультминут   “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы  бал, бал корты, чибәр, бакча, бала, чүбе  сүзләрендәге б авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен  аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Бб   хәрефләрен,  юл б хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : П  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2) Пп  хәрефләре белән таныштыру, п  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча  кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Карга килә, су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

Саналмышны кулланып уен уйнарга.

3. Укытучы укучыларны  П п хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Песнәк, чыпчык,  песи, Әдип, Чулпан сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. П  авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Күп        китап        Әдип        песнәк

Туп        мәктәп        Талип         чыпчык

7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

 Мәктәптә китап бүлмәсе бар. Нәбирә апа китап бирә. Әдип, Талип китап укый. Монда китап күп.

8.  Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. П хәрефен язу

 Максат: 1)   ирен-ирен  п   авазын дөрес әйтергә һәм укырга    

                      өйрәтү, схемасын ныгыту;

                 2)  Пп  хәрефләрен  язу  күнекмәләре булдыру;

        3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

                 4)  әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Ипи пешерүчеләр” дигән  рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

 -Бу кем? Ипи пешерүче нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Апалар нишлиләр?

Укучыларның  игътибарын басым ясауга юнәлтү.

 2. Тартык п авазы һәм  Пп  хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- П авазы сузык авазмы, тартык авазмы? П авазы тартык аваз.

  “Безнең гаилә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

1)сорауларга җавап бирү:

Кунакка кемне чакыралар? Гаилә дусларыгыз бармы?Һ.б.

3. Физкультминут   “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы песнәк, чыпчык,  песи сүзләрендәге п авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен  аңлата.

 Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Пп   хәрефләрен,  юл п хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Ч  хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык ч авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)  Чч  хәрефләре белән таныштыру, ч  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

 Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Укытучы укучыларны  Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Буена              алабута            бала                        Сабир

Буенда                алабуга                  балык                          Кәбир

7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.  

8.  Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

Бу нинди балык?

Табан                          Кәрәкә

10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема :Х   хәрефе

 Максат: 1)  татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә  

                  өйрәтү, схемасын күрсәтү;

                2)Хх  хәрефләре белән таныштыру, х  авазы кергән    

                  сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча  кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Карга килә, су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

Саналмышны кулланып уен уйнарга.

3. Укытучы укучыларны  Х х хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут            

5. Сүзлек  өстендә эш.

 Хат, хәбәр, хәл, хәтле сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Х  авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

 8.  Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

10. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе

Тема :   “Өс-баш һәм аяк киемнәре” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

                2)”Кешене кием бизи” темасына сөйләшү;

                3) кулланылган сүзләрдә һәм конструкцияләрдә татар теленең  җ,ң,һ авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

                                              Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә.  Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур  һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар  итә. Әлегә  бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан  җ,ң,һ авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазларны һәр дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада  кабатлатыла. Укытучы   ”Кешене кием бизи” темасына укучылар белән әңгәмә кора.

1.Өйдә нинди киемнәр кияләр?

2.Кунакка ничек киенеп баралар? Һ.б.

 Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”,  “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

5.Физкультминут

6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

7. “Киемнәр” уены уйнала.

Һәр укучы үзенең нәрсәләр кигәнлеге турында, үз киемнәре турында сөйлиләр.

8.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : “Авылда”  темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.  

 Максат: 1)    е   авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

                2)   Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру,    хәрефенең язуда күрсәтелеше;

        3) әхлак тәрбиясе.

                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и)  Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

     Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы  ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.  

3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Тиен -  

Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

   “Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

  Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5.  Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл  Ее  хәрефләрен юл   е  хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема :   Сүзләрне юлдан юлга күчерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

                2) сүзләрне юлдан юлга күчерергә өйрәтү;

                3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

                                              Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә.  Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар.Шигырьне сөйлиләр. Матур  һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар  итә. Әлегә  бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада  кабатлатыла. Укытучы  республикабызда  балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

 Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”,  “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

5.Физкультминут

6. Сүзләрне юдан юлга күчерергә өйрәтү.

7. “Укытучы” уены уйнала.

Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.

8.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...