Урок родной( татарской) литературы в 5 кл. "Муса Жэлил. Кызыл ромашка"
план-конспект урока (5 класс)

Кабирова Гульчачак Минулловна

Татар эдэбияты. 5 сыйныф. Муса Жэлил. Кызыл ромашка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt-uroka-kyzyl-romashka.docx17.87 КБ

Предварительный просмотр:

  Класс – 5;    Дәрес – татар әдәбияты
Темасы   М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре
Максат:
 1) балаларның герой-шагыйрь М.Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру; 2) шигырьдән автор әйтергә теләгән идея-эчтәлекне аңлатып сөйләү, уку күнекмәләрен тикшерү һәм сәнгатьле сөйләүләрен үстерү; 3) ромашка образын төрле сәнгатьтә күзәтү (укучыларның эзләнү эшләре); 4) шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.
Җиһазлау: мультимедиа оборудованиесе; М.Җәлилнең портреты, шигырьләр җыентыгы, китап күргәзмәләре, батырлык турында мәкальләр, дәрескә презентация; “Җырларым”, “Җиләк җыйганда” җырлары, сүзлекләр, ромашка чәчәкләре, картиналар.

                                        Дәреснең барышы
          I. Оештыру моменты. Дәреснең темасын, максатын ачыклау.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн сезгә! Күзләрегезне йомыгыз, балалар, һәм бер матур җырдан өзек тыңлагыз. Күз алдыгызга нәрсәләр килер икән? (М.Җәлилнең “Җиләк җыйганда” җырын тыңлыйлар).
-Нәрсәләр килде соң? Елның кайсы вакыты икән? Минем кулымда нәрсәләр? Җыр да, кулымдагы ромашкалар да бүгенге дәрес белән ничек бәйле соң? (Без бүген ромашка турындагы шигырьне өйрәнәчәкбез. Аның исеме “Кызыл ромашка”, ә җырның исеме “Җиләк җыйганда”).
         -Икесенең дә авторы кем? (герой-шагыйрь М.Җ.)

Димэк безенен тема: М. Жэлил “Кызыл ромашкалар”.

Э кем ул Муса Жэлил? Ни очен ромашкалар кызыл икэн?        

           II. Яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру.
       Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара. Әдип алты яшьтән үк укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.

    Менә сугыш балана... 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен көрәшне башлап җибәрә. “Хуш, акыллым” шигырен  хатаны Әминәгә багышлый, “Окоптан хат”, “Күпер”, “Каска” шигырьләре билгеле. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда ул бик күп иҗат итә. Муса Җәлил үлем алдыннан  да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән. 1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнары өчен, үлем җәзасына хөкем итә. 1944 ел, 25 август Муса Җәлил елмаеп, батырларча дөньядан китә.

     Шулай ук Муса Җәлилнең Әминә исемле хатыны һәм кызы Чулпан бар. Аларга багышлап бик күп шигырьләр, хатлар язып калдыра. Кызын  һәм хатынын ул бик ярата.

Муса Җәлил кызы Чулпанга бик күп шигырьләр яза.   “Кызыма” исемле шигырен безгә сәнгатьле итеп укып күрсәт әле. Рәхмәт!

-        Укучылар, Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре, поэмалары рус теленә тәрҗемә ителде. Ул безнең алдыбызга шагыйрь-патриот, сугыш чоры язучысы кебек килеп баса, ләкин ул бәләкәй балалар турында да онытмаган. Аның “Кечкенә дусларга” исемле җыентыгы да дөнья күрә.

Укучы рус телендәге “Часы” шигырен укый.

3. Физминутка.

4. “Кызыл ромашка “ шигыре белэн танышу.

Укытучы укый.

  Сүлек эш: моңсу (синонимы – күңелсез, русчасы - грустный)
                    иркәләү (синонимы – сөю, русчасы - лелеять)
                    чуклары (таҗлары) – лепестки
                    саф (чиста) – чистый (сүзлекләр “Синонимнар”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”)
                   -Ромашка татарча ничек атала? (акбаш, акчәчәк, сүз төркеме ягыннан – исем, имя сущ.)

4. Укучы укый шигырьне.

“Кызыл ромашка” шигырендә сурәтләнгән вакыйгаларда нәрсәләр, кемнәр катнаша? (ак ромашкалар, кызыл ромашка, хикәяләүче-автор).

шигырьдә сурәтләнгән кызыл ромашка кайда үсә? (болында, русчасы - ак ромашкалар ни өчен гаҗәпкә калалар? Шул урынны сәнгатьле итеп сөйләгез.

ак ромашкалар ни өчен гаҗәпкә калалар? Шул урынны сәнгатьле итеп

 с) кызыл ромашка нәрсә дип җавап бирә?  Шул урынны сәнгатьле итеп сөйләгез.

шигырьдән эпитетларны, чагыштыруларны табыгыз.

аның шигырьләрендә нинди образ сурәтләнә? (Туган илен яратучы көрәшче образы. Үзе дә халкы өчен, туган иленең азатлыгы өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Бу образлар, сыйфатлар аның һәрбер шигырендә диярлек чагылыш таба)

3. Батырлык турындагы мәкальләр белән эш.
-Балалар, бу юлларга игътибар итегез әле:
          “Егет китте, мин калдым,” – ди ромашка.
          -Егет кая китә соң? (сугышка, фронтка)
          -Тарихны исебезгә төшерик. Бу сугыш кайчан булган? (1941-19945 елларда)
          -Ничек атала? (Бөек Ватан сугышы дип)
          - Быел сугышның тәмамлануына ничә ел була? (75 ел)
          -Әйе, егет-солдат яралы булса да, ул тагын да дошманга каршы көрәшкә китә.

 Без аның бу батырлыгына сокланабызмы?           -Тагын бер нәрсәгә игътибар итик: ничек уйлыйсыз, бу әсәрдәге герой-солдат белән М.Җәлилнең язмышлары охшашмы? (әйе, М.Җәлил дә, Волхов фронтында иртә таң да яраланып, аңын югалтып, әсир төшә, пленга эләгә)
          -Яралы булса да, үзен ничек тота? (кыю, батыр)

            Тоткынлыкта газаплар кичерсә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый. Гомеренең соңгы минутларында да ул көрәшчеләр сафында була. Бу шигырен дә ул нәкъ менә тоткынлыкта яза. Бәлки, әле ул бу шигырен нәкъ менә үзен күз алдында тотып язгандыр да.

            -Бу чорда язылган шигырьләре нинди җыентыкта урын ала? (“Моабит дәфтәрләре”)
           -“Моабит дәфтәрләре” циклына кергән барлык шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән (ике укучы рус һәм инглиз телендә сөйли)
           - Балалар, батырлык турында нинди мәкальләр беләсез?

а) Батыр ярасыз булмас.                в) Батырлыкта – матурлык.
б) Батыр яуда беленер.                   г) Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

            - Бу мәкальләр М.Җәлилгә һәм шигырьдәге солдатка туры киләме?

          III. Белемнәрне сынау.    Йомгаклау. Рефлексия.

        -Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы?
       -Әйдәгез, хәзер белгәннәрегезне хәтердә яңартыйк (төркемнәр ромашка чәчәгенең бер таҗын алып җавап бирәләр)

1) М.Җәлил – кем ул?

  М.Җәлилнең кешелек сыйфатлары
2) М.Җәлилнең иҗади уңышлары
4) “Кызыл ромашка” шигыренең төп герое
5) “Кызыл ромашка” шигырендә вакыйга кайда, кайчан бара?
6) Сугышчының төп сыйфатлары

         

              V. Өй эше:шигырьне ятларга, рэсем тошерергэ.

              VI. Рефлексия.

             Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока. Родная (татарская) литература. 5 класс. Л. Кассиль. «Мэнгелек хэтер».

Урок построен с использованием национально-регионального компонента - о подвиге Героя Советского Союза Неатбакова Хамита Ахметовича....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня учителя родного (татарского) языка и родной (татарской) литературы

Одной из важнейших задач реформирования системы образования является модернизация сложившейся системы оценки его качества. Ключевым условием повышения качества образования является высокий уровень про...

Календарно-тематическое планирование учебного предмета «Родная (татарская) литература» для 11 класса ( (для изучающих татарский язык как родной) издательство “Магариф-Время”, 2021 год.

  11 класс, родная (татарская) литератураУчебник: Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Ахметзянова Г.М, Замалиева Л.Ф.Татарская литература.Учебник для общеобразовательных организаций среднего о...