Фразеологик әйтелмәләр
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Фразеологик әйтелмәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл frazeologik_ytelmlr_dres_plany.docx36.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фразеологик әйтелмәләр

МАКСАТ:

1.        Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштыру

2.        Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләре  булдыру.

3.         Дуслык, ярдәмчеллек, үзара хезмәттәшлек тәрбияләү

  ҖИҺАЗЛАУ:  дәреслек (5 нче сыйныф), карточкалар

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Мэнэдж мэт буенча карап Каршыдагы дусларыгызга  хәерле көн теләгез, яныгыздагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез. Шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Актуальләштерү этабы.

  1. Узган дәрес материалын искә төшерү.
  • Узган дәресләрдә ниләр үтүебезне искә төшерү максатыннан, финк-райт-раунд-робин структурасын(сораулар таратыла-уйлыйлар-язып куялар-чират буенча җавапны укыйлар) кулланып, кечкенә генә тест эшләп алабыз.(Тестлар таратыла). 2 минут вакыт бирелә. Җавапларны башта 1 нче сан астында утыручы укый, аннары 2, 3,4,5.....

Тест.

1. Синонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

2. Синонимнарны билгелә:

а) яхшы-начар, тирән-сай;

б) татлы-тәмле, калку-биек;

в) Кайнар суда ю керне,

3. Омонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

 4. Омонимнарны билгелә:

а)  зур – кечкенә, ак - кара

б) Кайнар суда ю керне,

   Тиз бетерә ул керне.

в) Бала елмая, кояш елмая.

5. Антонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

6. Антонимнарны билгелә:

а)  татлы –тәмле, калку - биек

б) бар – юк, бирә – ала

г) Бала елмая, кояш елмая.

 Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Проблемалы ситуацияне барлыкка китерү.

  1. Укучылар, сезнең алдыгыздагы битләрдә 2нче биремдә баганалап бирелгән җөмләләргә күз салыгыз әле. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр арасында нинди аерма бар? таймд-пэа-шэа структурасын кулланып эшләячәкбез. Хәзер сезгә уйларга 1 минут вакыт бирелә. Вакыт үтте. Клок баддисларны алабыз, сәгать 3 тә кем белән очрашырга тиеш, шуның белән парлашабыз. Моның өчен торып басабыз, урындыкларны этеп куябыз, “биш” биреп парлашабыз. Җаваплар белән уртаклашуны кемнең исемендә күбрәк хәреф, шул башлый. Һәр кешегә 30 ар секунд вакыт бирелә. Беренче кешенең вакыты....тәмам.....2нче кешенең вакыты.....тәмам... Сиңа дустың нәрсә дип аңлатты? Син ризалашасыңмы? Ни өчен?

  1. Безнең бозауның мөгезе

чыкты инде.

  1. Күз бәйләнгән килеш

уенчыкларны кисеп төшерергә кирәк иде. 

  1. Тотасың да үзенчә бер

мөгез чыгара башлыйсың.

(Ә. Ф.)

 2. Мин урман авызына кергәндә күз бәйләнеп өлгергән иде инде. (Г. Б.)

(Көтелгән җавап: 1 баганада туры мәгънәдә, 2нче баганада күчерелмә мәгънәдә)

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Укучылар, әлеге рәсемнәргә игътибар итегез әле, кайсы очракларда болай әйтәбез: эт белән мәче шикелле, борын салындыру, куллары алтын, энә төшәр урын юк? Сингл-раунд-робин структурасы буенча җавап әзерлибез. Уйлау өчен 1 минут вакыт бирелә. Вакыт тәмам, 1нче өстәл артында 1нче сан астында утыручы башлый...
  2. Нәтиҗә ясау: Күчерелмә мәгънәгә ия булган , таркалмый торган сүзтезмә фразеологик әйтелмә дип атала. Димәк, мондый сүзтезмәләрне таркатып булмый, бер сүзен дә алыштырып булмый.

Ә тулы килеш башка бер сүз белән алыштырырга мөмкин: мәсәлән,

Баш вату- уйлау

Кот очу- курку

Авыз еру- көлү

Кесәсе калын- бай

 Ныгыту.

  1. Карточкаларда бирелгән фразеологизмнарны бер сүз белән алыштырыгыз, дөрес җавапны тоташтырыгыз.

Сүз кату                                   бәхәсләшү

Сүз көрәштерү                               эндәшү

Сүзен кисү                                    җавап бирү

Сүз кайтару                           сүз төгәлләнмичә калу

Сүзсез калу                              уйлап сөйләү

Сүзне үлчәп сөйләү                    эндәшмәү

Җавапларны тикшерәбез.

  1. Ә хәзер шушы фразеологик әйтелмәләр белән дәфтәрләргә җөмләләр төзеп язабыз.
  2.  Игътибарыгызга бер тексттан өзек тәкъдим итәм. Тыңлагыз һәм фразеологик әйтелмәләрне дәфтәрегезгә яза барыгыз. Бер укучы такта янына чыга.

-Әлеге өзектә сүз нәрсә турында бара?

- Чын дуслык сезнеңчә нинди була?

Йомгаклау.

  1.  Өй эше. Бирелгән тексттан фразеологизмнарны табып мәгънәләрен аңлатып языгыз.
  2. Бүгенге дәресебезгә йомгак ясар вакыт та җитте. Сингл –раунд-робин структурасын кулланып , бүгенге дәрестә кемнең нәрсә белүен ачыкларбыз.

Сорау: Нәрсә ул фразеологизм? Мисал китерегез.

Уйлау өчен 1 минут вакыт бирелә. Вакыт үтте, җавапларны тыңлыйбыз. Башлый 1 нче сан астында утыручы. (Һәрберсе җавабын әйтеп чыга)

 Җавапларыгыз  өчен рәхмәт!

  1. Бәяләү.

Тест.

1. Синонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

2. Синонимнарны билгелә:

а) яхшы-начар, тирән-сай;

б) татлы-тәмле, калку-биек;

в) Кайнар суда ю керне,

3. Омонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

 4. Омонимнарны билгелә:

а)  зур – кечкенә, ак - кара

б) Кайнар суда ю керне,

   Тиз бетерә ул керне.

в) Бала елмая, кояш елмая.

5. Антонимнар ул:

а) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) әйтелеше, язылышы бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр.

6. Антонимнарны билгелә:

а)  татлы –тәмле, калку - биек

б) бар – юк, бирә – ала

г) Бала елмая, кояш елмая.

 Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

2 нче бирем.

1.Безнең бозауның мөгезе

чыкты инде.

  1. Күз бәйләнгән килеш

уенчыкларны кисеп төшерергә кирәк иде. 

1.Тотасың да үзенчә бер

мөгез чыгара башлыйсың.

(Ә. Ф.)

 2. Мин урман авызына кергәндә күз бәйләнеп өлгергән иде инде. (Г. Б.)

3нче бирем

Сүз кату                                   бәхәсләшү

Сүз көрәштерү                               эндәшү

Сүзен кисү                                    җавап бирү

Сүз кайтару                           сүз төгәлләнмичә калу

Сүзсез калу                              уйлап сөйләү

Сүзне үлчәп сөйләү                    эндәшмәү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Фразеологик әйтелмәләр

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат   : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.                    2. Укучыларның тел...

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

«Технологическая карта  урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...