Сүз турында сүз.
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Сүз турында сүз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_turynda_suz.docx12.17 КБ

Предварительный просмотр:

Сүз турында сүз.

Бер сүз дә булмаган чакта

Кем сүз уйлап чыгарган,

Ничек бик тә дөрес итеп

Исемнәр кушып барган?

Ничек “бүре” димәгән ул,

“Куян” дигән куянга.

(Чыгарлар иде куяннар

Бүреләрне куарга!)

Шәүкәт Галиев

Кем сүз уйлап чыгарган? Бу сорауга бер  кеше дә җавап бирә алмас. Ләкин сүзләр үзләреннән үзләре барлыкка килә алмый . Бу  сорау галимнәрне дә кызыксындыра .

Әйдәгез, уйлап карыйк әле! Җир йөзендә ничә сүз бар икән?  Бу сорауга  төгәл  генә  җавапны  берәү дә бирә алмас, күпме санасак та   санап бетерә алмабыз, чөнки сүз гомере кеше  гомере кебек: берсе “туа”, ә икенчесе “үлә”.

Сүзләрне ике төркемгә бүлеп була: яхшы сүзләр һәм начар сүзләр. Көндәлек тормышта һәрбер  төркемне дә ишетергә туры килә. Сүзнең көчен грузин халкының “Яхшы сүз йорт сала, ә яман сүз аны җимерә” дигән мәкале дә ачык күрсәтә.

Сүз ул кош кебек: очып китсә, кире кайтарып булмый. Мәсәлән, сиңа үзеңнең иптәшеңнән яман сүз ишетергә туры килде, син үзеңне ничек тотар идең? Мондый очраклар булмасын өчен, сүзне уйлап әйтергә кирәк. Шуңа күрә язмамны тәмамлап, үземнең яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: сүзнең урынын һәм кадерен белеп кулланыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәхәббәт турында сөйләшү.

югары сыйныф укучылары белән мәхәббәт турында сөйләшү, тормыштан мисаллар барлау, шигырьләр, җырлар тыңлау....

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Дуслык турында сөйләшү

Разработка урока по татрскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой исьпользованием интерактивной доски.6 кл.по теме ""Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын"...

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....