"Без Тукайны беләбезме?"
методическая разработка (5 класс)

 

Максат: 1. Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү  .

               2. Зирәклек, тапкырлык булдыру.

               3. Туган телгә  мәхәббәт тәрбияләү.

Язның иң матур бер көнендә , карлар эреп, бозлар агып киткәч , агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Менә шундый матур кояшлы апрель иртәсендә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Г. Тукай дөньяда бары тик  27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты искиткеч популяр. 

    Балалар 2 командага бүленәләр. Сораулар язылган конвертлар куела. 1 сорауга бер команда укучылары гына җавап бирергә тиеш( дөрес җавапка 1 очко), әгәр җавап бирә

 алмыйлар икән, икенче команда әйтә( аларга  очко).

                                               Сораулар: 1 тур

- Г. Тукайның туган авылының исемен атагыз.

- Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез.

- Г. Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый?

- Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларны искә төшереп әйтегез ( җырлап бирергә дә мөмкин).

- Кырлай авылы белән бәйле булган әкиятләрне искә төшерегез.

- Башкалабыз Казанда Тукай исеме белән бәйләнгән урыннарны атап чыгыгыз.

                                                            2 тур

Конвертта табышмаклар язылган. Табышмакның җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк.

  1. Нәкъ кеше кебек үзе,

      Бар маңгаенда мөгезе.

  1. “Әйдәле, Акбай, өйрән син,

 Арт аягың белән тор”.

  1. Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр..

  1. “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”

  1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң  уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып.

Я  кала җирдә посып.

  1. Кулы юк, балчык ташый.

Балтасы юк, өй ясый.

                                                 3 тур

  1. Г. Тукайның туган көне кайчан һәм  кайда зурлап билгеләп үтелә?
  2.  Анда кемнәр җыела?
  3. Бу бәйрәмнең исемен атагыз.

Укытучы:    Телсез идек, Тукаебыз телле итте.

         Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

          Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

          Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

  Теләсе кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар? Аларның  беренчесе туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле: Г. Тукай сүзләренә җырлана торган җырлардан башка татарны , аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр! Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела. Ә сез Г. Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынганын беләсезме икән?

       Магнитофон язмасында көйләре яңгырый.

       Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Йомгак ясала:

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен, тормыш юлын бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен , әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз.

     Сез- яшь тукайчылар! Изге туган телебезгә, газиз татар теленә тукай кебек тугры булып үсегез.

     Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана.  

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon viktorina_bez_tukayny_belbezme.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы  

 Алабуга шәһәре, 8 нче урта мәктәп        

Без Тукайны беләбезме?

 (Башлангыч сыйныфларда укучы рус  балалары өчен )

Максат: 1. Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү  .

               2. Зирәклек, тапкырлык булдыру.

               3. Туган телгә  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Тукай портреты, “ Тукай нигезләре” плакат, “ Г. Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе , укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Дәрес  барышы: Магнитофон язмасында “ Туган тел” җырының көе яңгырый.      

Укытучы түбәндәге сүзләр белән дәресне башлап җибәрә.

Укытучы: Язның иң матур бер көнендә , карлар эреп, бозлар агып киткәч , агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Менә шундый матур кояшлы апрель иртәсендә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Г. Тукай дөньяда бары тик  27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты искиткеч популяр.

                                          Кем уйлады икән ятим бала

                                          Якты йолдыз булып калкыр дип,

                                          Мәңге , мәңге халык йөрәгендә ,

                                          Халык күңелендә балкыр дип.        

     Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабайларыбыз ятлаган, әти- әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.( укучылар Г. Тукайның берничә шигырен сөйлиләр)

Бүгенге дәрестә без Г. Тукай иҗатын, тормышын искә төшерербез, шагыйрь йөргән сукмаклардан бергәләп узарбыз “ могҗизалар кыры” үткәрербез.

    Балалар 2 командага бүленәләр. Сораулар язылган конвертлар куела. 1 сорауга бер команда укучылары гына җавап бирергә тиеш( дөрес җавапка 1 очко), әгәр җавап бирә

 алмыйлар икән, икенче команда әйтә( аларга  очко).

                                               Сораулар: 1 тур

- Г. Тукайның туган авылының исемен атагыз.

- Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез.

- Г. Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый?

- Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларны искә төшереп әйтегез ( җырлап бирергә дә мөмкин).

- Кырлай авылы белән бәйле булган әкиятләрне искә төшерегез.

- Башкалабыз Казанда Тукай исеме белән бәйләнгән урыннарны атап чыгыгыз.

                                                            2 тур

Конвертта табышмаклар язылган. Табышмакның җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк.

  1. Нәкъ кеше кебек үзе,

      Бар маңгаенда мөгезе.

  1. “Әйдәле, Акбай, өйрән син,

 Арт аягың белән тор”.

  1. Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр..

  1. “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”

  1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң  уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып.

Я  кала җирдә посып.

  1. Кулы юк, балчык ташый.

Балтасы юк, өй ясый.

                                                 3 тур

  1. Г. Тукайның туган көне кайчан һәм  кайда зурлап билгеләп үтелә?
  2.  Анда кемнәр җыела?
  3. Бу бәйрәмнең исемен атагыз.

Укытучы:    Телсез идек, Тукаебыз телле итте.

         Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

          Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

          Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

  Теләсе кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар? Аларның  беренчесе туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле: Г. Тукай сүзләренә җырлана торган җырлардан башка татарны , аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр! Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела. Ә сез Г. Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынганын беләсезме икән?

       Магнитофон язмасында көйләре яңгырый.

       Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Йомгак ясала:

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен, тормыш юлын бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен , әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз.

     Сез- яшь тукайчылар! Изге туган телебезгә, газиз татар теленә тукай кебек тугры булып үсегез.

     Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукайны искә алып"

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның  тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара....

Габдулла Тукайның балачагы

Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....