Мастер-класс
методическая разработка

Энже Ахматовна Зялалова

Тема: Өметемнең  күзе  шундый зур!
Керфекләре  генә ябылмасын!..     

Р.Фәйзуллин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_klass_r.fayzullin.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс.

 Тема: Өметемнең  күзе  шундый зур!
Керфекләре  генә ябылмасын!..      

Р.Фәйзуллин

Максат: 1) куелган проблеманы  дивергент (куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төре) фикерләп чишү; 2) аудиторияне иҗади  фикерләү осталыгына өйрәтү; 3) прблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү;

 Җиһазлау: ноутбук; презентация; буклет; тарату материаллары;

Барышы

   1 Оештыру өлеше

   Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Проблема кую.

 Хөрмәтле коллегаларым! Без сезнең белән Рәхимов     технологиясе буеча дивергент фикерләргә өйрәнәчәкбез. Һәрберебезгә дә мәгълүм булган А.С. Пушкинның  «Балыкчы һәм балык турында әкият”ен искә төшереп үтик. (презентациядә мультфильмнан күренешләр күрсәтелә)

Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда

 Карт белән карчык яши булганнар;

 Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ утыз өч ел бергә торганнар.

Карт балык тоткан зур җәтьмә белән,  

Җеп эрли булган аңарга карчык

 Проблемалы сорау кую:

-Сез   ничек уйлыйсыз, әби тискәре, ә бабай уңай героймы?

-Нинди фикерләр бар?

Төрле фикерләр тыңланыла:

Әбинең тискәре сыйфатлары

Бабайның тискәре сыйфатлары

Әбинең уңай сыйфатлары

Бабайның уңай сыйфатлары

Комсыз;барына

 канәгать түгел; бабайның кадерен белми; вакытында тукталып калып, нәфесен авызлыклый

алмаган;

хисләрен арканлый алмый;

Ялкау;

бабай үзенең хоббие белән генә шөгыльләнгән-балык тоткан, ә бу авыр эш түгел; хатын-кыз сүзе белән генә йөрергә ярамый, үз фикере юк; гаиләсен тәэмин итмәгән, тормыш шартларын яхшырту турында үзе кайгыртмаган, гел балыктан гына сораган, рәхәтлек “күк”тән төшергә тиеш түгел; ир-ат һәрчак гаиләсенең матди хәле өчен җаваплы булырга тиеш, чөнки ул көчле зат; сиземләү сәләте юк;

кешечә яшисе килгән;

көннән-көн тормыш шартларын яхшыртып алга барган;

ни өчен әби, бабай балык тотканда ярык тагаракта кер юарга тиеш?

 Ә кайсыгыз 33 ел буе землянкада яшәргә риза?  

Сүз тыңлаучан, гади; сорый белү сәләте бар; үҗәтлеге дә зур, кат- кат барып сорарга күпме үҗәтлек кирәк;

(Аудитория бердәм фикергә килергә тиеш, ләкин һәр фикер яшәргә хаклы. Бары тик укучы үз фикерен якларга һәм дәлилләргә тиеш.)

-Ә хәзер сезнең дивергент фикерләргә өйрәнгәнегезне тикшереп карыйбыз. Р. Фәйзуллин дөньяга яңача, заманча карашы белән укучыны сискәндереп җибәргән “Нюанслар иле” исемле  шигырьләр көлтәсе белән килеп керде әдәбиятка. Нигездә өч, ике, бер юллардан торган бу парчаларда салмак һәм тигез агыш, рифма, эчке тәңгәллек, ярашу кебек татар поэзиясенең күнегелгән сыйфатларын сөйләм теле, хисси борылыш, халәт, көтелмәгән сынландырулар, янәшәлекләр алыштыра. Әйдәгез,шуларга күз салыйк, дивергент фикерләп исемнәрен табыйк.

 ( Төрле фикерләр тыңланыла, дәлилләр китерелә)

1.Кыны тулы кан. Тышында чәчәк сурәте.  ( фикерләр: сугыш,  мәңгелек ут янында чәчәкләр яки тарих матур итеп язылган)

 ( “Тарих”)

2.Кесә тулы елан мөгезе! ( фикерләр: еланда мөгез булмый, яшь  чактагы хыяллар, хәзер кесәгездә мөгез бармы?)

                           ( Яшь чак”)

3.Терәлде көймәм Алтын ярга!  ( фикерләр: көймә терәлү бу очракта файдага, чөнки яр алтыннан)

                             (“Яза алганда”)

4. Яңа бите ачып куелган... Кем чираты?   ( фикерләр: китапта бит була, ләкин чират белән, димәк, яхшыга түгел...)

                            ( “Кызыл китап”)

5.  Җил бик тиз актарды әкият китабын.   (фикерләр: әкиятләргә ышану бары балачакта гына,  әмма  балачак бик тиз уза)

                            ( “Балачак”)

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, беркайчан да ярык тагарак алдында калмагыз! Үз фикерегезне яклап һәм дәлилләп  муллыкта  яшәгез!

Ә минем

Өметемнең  күзе  шундый зур!
Керфекләре  генә ябылмасын!..      

Р.Фәйзуллин

  Төзеде: Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...