Сыйфатларның ясалышы
план-конспект урока (6 класс)

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Сыйфатларның ясалышы. 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Сыйфатларның ясалышы

 ( 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты)

                                                                          Төзүче: I квалификацион                

                                                              категорияле татар  теле һәм әдәбияты            

                                                             укытучысы Садыйкова Ф.И.

ш.т.Урыссу бистәсе, 2018 нче ел

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларның  ясалышы һәм  дөрес язылышы.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат:

1.Укучыларны ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сыйфатлар белән таныштыру.  

2. Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда дөрес  куллану; сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүләрен үстерү;

      3.Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен  үстерү,            

      бер-береңә ихтирам, хөрмәт; әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек  

      тәрбияләү.  

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- cыйфатларның  ясалышы ягыннан төрләрен турында сөйләшү;

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, әниләргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш, күнегүләр эшләү, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор,  биремле карточкалар, перфокарталар, “балык скелеты”- плакат, алмагач рәсеме, кызыл, сары, яшел төстәге алма рәсемнәре.    

                                                             

Дәрес планы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

           Оештыру (1 минут).

Исәнмесез, укучылар!

           Хәерле көн телим барчагызга.

           Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш.

           Хәерле көн теләп һәркемгә,

           Син бары тик елмаеп эндәш.

           Татар теле дәресен башлыйбыз.

 II. Белемнәрне актуальләштерү (3 минут).

              1) сорауларга җавап бирү;

          1. Без нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

          2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

          3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

          4. Сыйфат нинди төркемчәләргә бүленә?

          5. Сыйфат нинди дәрәҗәләрдә килә ала?

          6. Сыйфат нәрсәләр белән төрләнә?

          7.Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр.

Слайдтагы сыйфат моделе аша өйрәнгәннәрне гомумиләштерү.

             2) өй эшен тикшерү.

 III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        1.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. (3 минут)

Биремле карточкалар өләшенә.

  • Анда сыйфатлар  бирелгән. Бу сыйфатларны язылышлары буенча  төркемнәргә берләштереп  язарга тиеш буласыз. Бу  эшне  без төркемнәрдә эшлибез. Уйлап, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез.

Кызыл, кояшлы, зур, күтәренке,  зифа   буйлы, алмачуар, коточкыч, язгы-көзге, ачык зәңгәр, очсыз-кырыйсыз.

-Беренче төркем җавап бирә. 1нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?

-Икенче төркем җавап бирә. 2 нче баганага  кайсы сүзләрне яздыгыз?

3,4, 5 нче баганадагы сүзләр тикшерелә.

-Ә бу сүзләрне нәрсәгә карап, төркемләдегез?(язылышына, ясалышына)

-Димәк бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Теманы укучылардан әйттерү). Без  бүген сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре турында сөйләшербез.

         2. Уку мәсьәләсен чишү. (3 минут).

Сорауларга җавап бирү.

1.Ясалышлары ягыннан сыйфатларны ничә төркемгә бүлдек? Ниндиләр алар?

2.Тамыр сыйфатлар нәрсәдән генә торалар?(Тамырдан гына торалар, мәсәлән: кызыл, матур).

3.Ясалма сыйфатлар ничек ясалалар?(тамыр һәм сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалалар, мәсәлән, кояш+ лы кояшлы).

4.Кушма сыйфатлар ничек ясалалар?(Ике сүз кушылып ясала: алмачуар).

5.Парлы сыйфатлар ничек ясалалар? (Ике сүз кушылып ясала, сызыкча аша языла: очсыз-кырыйсыз).

6.Тезмә сыйфатлар ничек ясалалар? (Ике сүз кушылып ясала, аерым языла:куе сары).

Нәтиҗә ясау.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 1.Белемнәрне беренчел ныгыту. (2 минут)

    Дәреслек материалы белән танышу.

(Дәфтәрләрдә число, тема язу).

 2. Дәреслек белән эш. (4 минут)

216 нчы күнегү. Бирелгән кушымчаларга туры килгән мисаллар язарга. Бу биремне парлап эшлисез.

3. Ял минуты. Микс-фриз-групп. (2 минут)

  1. Аклы-каралы сүзе ничә тамырдан тора?
  2. Зур сүзендә ничә хәреф бар?
  3. Ак сүзе ничә иҗектән тора?

4.Перфокарталар белән эш. (4 минут)

Укытучы сүзтезмәләр укый, укучылар тиешле шакмакны билгелиләр:

Көзге көн; карлы-буранлы кыш; җиңел бирем; куе кызыл буяу; күпкырлы эшчәнлек; гүзәл як; матур йөзле кыз; иске-москы кием; алмачуар төс.

тамыр

 

 

 

 

 

 

 

 

ясалма

 

 

 

 

 

 

 

кушма

 

 

 

 

 

 

 

парлы

 

 

 

 

 

 

 

тезмә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

3.“Әйе-юк”уены.(4 минут)

Тактада ике баганага аерып язу.

Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Дәлилләгез.  

1. Зәңгәр-   парлы сыйфат.

2. Ачык ?яшел  - аерым   языла.

3. Кара? күзле - тезмә сыйфат.

4. Яз?гы  - сызыкча аша языла2

5. Шатлык?лы  -  ясалма сыйфат.

6. Сыек? зәңгәр - тамыр  сыйфат.

7. Зифа?буйлы – аерым  языла.

8. Эш?чән - сызыкча  аша языла.

5. Карточкалар белән эш. Төркемнәрдә эшләү. (7 минут)

Монда сезгә дүрт җөмлә бирелә. Ясалышы ягыннан  сыйфатларның тиешлесен сайлап алабыз. Киңәшләшәбез, уртак фикергә килеп, бу җөмләләрне   эш дәфтәрләренә язып куябыз.

                                                                        1 нче төркем

Әниләр – дөньяда ( тамыр сыйфат)  кешеләр. Һәркем  өчен әни -(ясалма сыйфат).Алар һәрвакыт ( тезмә сыйфат). Без гомер бүләк  иткән Әниләргә (ясалма сыйфат).

Сүзләр: иң якын, олы йөрәкле, кадерле, бурычлы. 

2 нче төркем

Әни... Һәр кеше өчен (ясалма сыйфат) зат ул! Аның куллары (тамыр сыйфат) куллардыр, мөгаен. Шул (тамыр сыйфат) куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә сүзләре... сүзләре шундый (ясалма сыйфат).Сүзләр: иң кадерле, иң җылы, йомшак, татлы

3 нче төркем

 Җир йөзендә (тамыр сыйфат) сүз- әни.  Әни йөрәге–(ясалма сыйфат) һәм (ясалма сыйфат) йөрәк. Әниләрнең (ясалма сыйфат) карашы күңелләрне иркәли. (тамыр сыйфат) киңәшләре һәрвакыт юлдаш була.

 Сүзләр: иң матур, иң турылыклы, иң сизгер, назлы, яхшы. 

6. Балык алымы (фишбоун) ( 6 минут) 

Балык башы- ул безнең дәрестә өйрәнгән дәрес темасы, өстәге сөякләр- сыйфатлар ясалышы ягыннан  төрләре, астагы сөякләргә сез мисаллар , ә койрык ул- нәтиҗә (ясалышы  ягыннан нинди сыйфатлар була). Эшләрегезне тәкъдим итәсез.

V. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1. Рефлексия. (1 минут)

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Сыйфатлар ясалышлары ягыннан ничә төргә бүленә?

(Ромашка ясау).

2.Өй эше. (1 минут)

Өч төрле өй эше бирелә.Шуларның берсен сайлап алып эшләргә.

  1. Әниеңә хас 10 сыйфат язарга.
  2. Шушы сыйфатлар белән 5 җөмлә төзергә.
  3. “Әниләр- иң якын кешеләр” темасына хикәя язарга.

3.Белемнәрне бәяләү. (2 минут)

Алмагач рәсеменә алмалар элү.

Кызыл алма – теманы аңладым һәм иптәшемә дә аңлата алам.

Яшел алма – теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм.

Сары алма – теманы аңлап бетермәдем, сорауларым калды.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез Укучылар ! Хәерле көн! Имин үтсен көнегез!

Слайд 2

http://pyat-pyat.ru Хәерле көн телим барчагызга. Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш. Хәерле көн теләп һәркемгә, Син бары тик елмаеп эндәш.

Слайд 3

Сыйфат Предметның билгесен белдерә Нинди? Кайсы? Кайдагы Асыл Нисби г ади ч агыштыру а ртыклык кимлек төрләнми

Слайд 4

Тамыр сыйфатлар Ясалма сыйфатлар Кушма сыйфатлар Парлы сыйфатлар Тезмә сыйфатлар ак матур күңелле кышкы халыкара алмачуар очсыз- кырыйсыз язгы-көзге зифа буйлы ачык зәңгәр

Слайд 5

Сыйфат тамыр ясалма кушма парлы тезмә

Слайд 6

тамыр ак, матур ясалма аклы, төзек, көләч, тәмсез кушма үзсүзле, бертөрле парлы аклы- кызыллы, исәпсез-хисапсыз тезмә күз ачкысыз, аз сүзле

Слайд 8

1 нче төркем Әниләр – дөньяда ( тамыр сыйфат) кешеләр. Һәркем өчен әни -(ясалма сыйфат). Алар һәрвакыт ( тезмә сыйфат). Без гомер бүләк иткән Әниләргә (ясалма сыйфат). Сүзләр: иң якын, олы йөрәкле, кадерле, бурычлы. 2 нче төркем Әни... Һәр кеше өчен (тамыр сыйфат) зат ул! Аның куллары иң җылы куллардыр , мөгаен. Шул ( ясалма сыйфат ) куллар сиңа кагылуга , бөтен кайгыларың югала . Ә сүзләре... сүзләре шундый ( ясалма сыйфат ). Сүзләр: иң кадерле, иң җылы, йомшак, татлы. 3 нче төркем Җир йөзендә ( тамыр сыйфат ) сүз- әни. Әни йөрәге– ( ясалма сыйфат ) һәм ( ясалма сыйфат ) йөрәк. Әниләрнең (ясалма сыйфат) карашы күңелләрне иркәли. (тамыр сыйфат) киңәшләре һәрвакыт юлдаш була. Сүзләр: иң матур, иң турылыклы, иң сизгер, назлы, яхшы.

Слайд 9

Әни ... Һәр кеше өчен кадерле зат ул! Аның куллары иң җылы куллардыр , мөгаен. Шул йомшак куллар сиңа кагылуга , бөтен кайгыларың югала . Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы . Әниләр – дөньяда иң якын кешеләр кешеләр. Һәркем өчен әни – кадерле. Алар һәрвакыт олы йөрәкле.Без гомер бүләк иткән Әниләргә бурычлы. Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Әни йөрәге–иң турылыклы һәм иң сизгер йөрәк . Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли. Яхшы) киңәшләре һәрвакыт юлдаш була .

Слайд 10

.... .... ачык яшел кара күзле шатлыклы зифа буйлы зәңгәр язгы сыек зәңгәр эшчән Әйе Юк

Слайд 11

.... .... матур, чибәр, сылу, гүзәл ( кыз) әдәпле,тәрбияле, тәртипле (бала) авыр, кыен, читен,катлаулы(мәсьәлә) матур- ямьсез зур – кечкенә авыр- җиңел кыю-кыюсыз Синоним сыйфатлар Антоним сыйфатлар

Слайд 12

Синоним сыйфатлар Мәгънә төсмерләре үзгә булса да , бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип атала.

Слайд 13

Антоним сыйфатлар Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр — куркак.

Слайд 14

Халык- художник ул. Ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате- чәчәкләрне дә матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә.(Г.Әпсәләмов) Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән. ( Ф. Яруллин)

Слайд 15

Синоним сыйфатлар Матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк Антоним сыйфатлар яшь- карт, боек- шат, биек- тәбәнәк, чирле- сәламәт

Слайд 16

Физкультминутка. Гөл сабагы күренде Һәм кояшка үрелде. Тибрәнде талгын җилдә, Сокланды гүзәл җиргә. Буй-сыннарын турайтты, Бик матур чәчәк атты. Җәеп ефәк таҗларын, Сипте хуш ис , назларын.

Слайд 17

192 нче күнегү 193 нче күнегү олы-кече(бәләкәй),тар-иркен, озын-кыска,ачы-төче, ямьсез-матур, пычрак-чиста, тулы- буш, тирән-сай, тәмле-тәмсез, баллы-әче, тозлы-тозсыз, куе-сыек, зур-кечкенә, бәләкәй-олы, юаш-усал, сабыр-түземсез, читен-җиңел, кәкре- туры, тискәре-уңай, авыр-җиңел, ансат-авыр, нәзек-юан, шатлыклы-бәхетсез, куркусыз-куркак, әйбәт-начар, гайрәтле-гайрәтсез, кыюсыз-кыю, дымлы-коры, кызу-салкын, тәрбияле-тәрбиясез, чыдам-чыдамсыз.

Слайд 18

194 нче күнегү ( телдән) Ташлы-ташсыз, чокырлы-чокырсыз, киң-тар, начар-яхшы, тирән-тар, төз-кәкре, югары-түбән, иртәнге- кичке, эссе –салкын, калынрак-нечкәрәк

Слайд 20

Куян белән Бүрегә характеристика бир әб ез .

Слайд 21

Турылыклы булып үлү ялганчы булып үлүдән яхшырак. Тырыш эшкә тырышыр,ялкау ашка сырышыр Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә. Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге. Тәмле дә тел, Тәмсез дә тел. Мәкальләр

Слайд 22

Өй эше 195 нче күнегүдәге шигырьдә кулланылган синоним һәм антоним сыйфатлар белән Куян һәм Бүре образын ачып биреп хикәя язып килергә.

Слайд 23

Дәрестә катнашып, үз белемнәрегезне күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

Уен "Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез"

Игра ввиде теста.Оченьхорошо дла повторения изученного материала по теме"Прилагательные"...

“Сыйфатларны кабатлау” (6 класс)

Максат:  сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне                 гомумиләштерү, ...

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу;  “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү...

Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен таблицалар.

Сыйфат сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен, таблицалар тәкъдим ителә....

Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен күнегүләр.

Сыйфат сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен күнегүләр тәкъдим ителә...