Мастер класс "Использование интерактивной доски на уроках"
учебно-методический материал (5 класс)

Как можно использовать интерактивную доску на уроках татарского языка и литературы.                                                           

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                            

Мастер – класс

Тема: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану».

Мастер – классның максаты:

1) Татар теле һәм әдәбият дәресләрен заманча технологияләргә нигезләнеп үткәрү мөмкинлекләрен күрсәтү; инновацион технологияләр кулланып, укучыларга заман таләпләренә җавап бирә торган технологик дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итү; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү.

2) Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, диалогик сөйләм телен үстерү.

3) Интерактив такта өчен әзерләнгән кызыклы биремнәр аша этләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кереш.

- Исәнмесез хөрмәтле коллегалар! Минем бүгенге мастер-классымның темасы: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану».

Хәзер сез интерактив такта өчен үзем әзерләгән биремнәрнең дәрестә ничек кулланылышын күрерсез һәм үзегез дә эшләп карарсыз. Мин ул биремнәрне башлангыч сыйныфлар өчен нәтиҗәле дип саныйм. Биремнәр «Дүрт аяклы дусларыбыз» блогы өчен төзелде. Рәхим итеп карагыз!

Дәреснең темасы: «Дүрт аяклы дусларыбыз - этләр».

1 слайд.

- Беренче биремне карыйбыз. Бу нәрсә?

- Бу эт.

Әйдәгез карыйк әле, этнең нинди әгъзаләре (части тела) бар микән? Сул яктагы туры килгән сүзләрне рәсемгә күчереп куярга.  (Бер-бер артлы чыгып эшләтү) -  сүзләрне күчереп йөртү

Дәвам итәбез. (Ширманы ачу) – штора функциясе

Хәзер уң яктагы һәм сул яктагы сүзләр белән җөмләләр төзибез. Мин беренчесен үзем төзим әле. (И-в тактада язып күрсәтә) сүзләрне күчереп, җөмлә төзү.

ЭТ КОЛАК ЗУР. (сүзләрне тартып төзи, такта янына чыгып, интерактив тактаның каләме белән хаталарны төзәтергә куша, күрсәтә.) каләм белән язу

- Дөрес. Әйдәгез, тагын төзибез.(Бер-бер артлы чыгып җөмләләр төзиләр, 2-3 җөмлә)

- Молодцы. Дәвам итәбез. Икенче бирем.

2 слайд.

«Эт» сүзен сөйләмдә дөрес куллану өчен тартым белән төрләндерү.

«Эт» сүзен минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның сүзләре белән белән куллануны кабатлыйбыз. (чыгып кушымчаларны язалар). каләм белән язу

Минем этем        Безнең этебез

Синең этең        Сезнең этегез

Аның эте        Аларның этләре

3 слайд.

Лексиканы кабатлау.

- Хәзер яңа сүзләрне кабатлап алабыз.

Лапа – тәпи

Хозяин – хуҗа

Порода – токым

Кличка – кушамат

Выполняет – үти

Дворняжка – авыл эте

(Сүзне бер укучыдан әйттерү һәм дөреслеген чыгып, тактада тикшерү (бетергеч белән сөртү, сүз килеп чыга), хор белән кабатлату)

6 слайд

Тест формасын куллану.

Әйдәгез кечкенә генә тест эшләп алабыз. 1нче сорауны укыйбыз. (1әү укый) Дөрес җавапны тактада билгелибез. (Бер-бер артлы шул рәвешле дәвам итү, дөрес җавап өчен кул чаптыру) язылган тавыш яки музыка беркетеп була

7 слайд

- Сез этләрнең нинди токымнарын беләсез? (укучылар җавабы)

Экранга карыйбыз һәм рәсемдә нинди токым сурәтләнгән, шуны табабыз. (сүзләрне рәсемнәргә күчерү)

1.немец овчаркасы; 2. Пудель; 3. Урам эте; 4. Ротвейлер; 5. Долматинец;

6. Боксёр; 7. Терьер; 8. Шарпей; 9. Пекинес; 10. Чау-чау.

8 слайд (өстәмә эш)

Диалог белән эш. (бер җөмләне укыйбыз, кабатлыйбыз; җавапны укыйбыз, кабатлыйбыз) Аннан соң парларда эшлибез.

- Шуның белән безнең мастер-классыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен сезгә зур рәхмәт!

Мастер-классның темасын ачу:

- Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына: Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә? Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга? - дигән сорауларны куймый икән.

Яңа заманча эш формалары һәм методлары эзләү шартларында интерактив технологияләр белән кызыксыну көчәйде. Актуаль яңалыкларның берсе – интерактив такталар. Интерактив такта ул, гади итеп әйтсәк, компьютерның дисплее. Шулай булгач, компьютерда булган бар материалны интерактив тактада күрсәтеп була. Бу тактаның күп кенә функцияләре дәресләрне кызыклырак итүгә ярдәм итә. Мәсәлән, төрле төстәге каләмнәр игътибарны бер генә нәрсәгә юнәлтергә ярдәм итә. Экранда язу – сызу эшләре үткәрә алу мөмкинлеге укыту процессын тагын да җиңеләйтә. Материалның төрлелеге укучыларның предмет белән кызыксынуын арттыра һәм дәресләрнең сыйфатын үстерә.

Ләкин шуны дөрес аңларга кирәк, интерактив такта куллану барлык проблемаларны юкка чыгара, һәр дәрестә дә бу тактаны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Аның да чамасын белергә кирәк.

Хәзер турыдан-туры бүгенге биремнәргә тукталыйк. Беренче бирем кешеләрнең һәм хайваннарның тән әгъзаларын өйрәнгәндә бик эффектив. Лексиканы ныгытуда куллану бик файдалы. Шунда ук без җөмлә төзелешенә дә тукталдык. Экранда хаталарын төзә бардык. Монда «шторка» функциясен күзәттек.

Икенче биремне шулай ук яңа лексиканы өйрәнгәндә яки үтелгән лексиканы ныгыту өчен куллану бик отышлы булыр. Балаларга «бетергеч» белән сөртеп барганда сүз килеп чыгуы бик кызык булды. Сүз ачыла барды, кабатлана барды. Монда без «стирание» функциясен күзәттек.

Өченче бирем шаблонда саклануы белән бик уңайлы. Тартым белән төрләндергәндә, тартымнарны язып торасы юк. Төрле вакытта ачып эшләргә була.

Тест ул белемнәрне тикшерүнең киң таралган формасы. Ә тавышлар кертеп ясалганы, тагы да кызыграк. Сораулар төрле булырга мөмкин.

Соңгы бирем диалогик сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора. Сүзләрне урыннарыннан күчереп йөртү бик кызыклы.

Барлык алда сөйләнелгән материалга йомгак ясап, искәртмә чыгарылды.

Интерактив такта куллануның төп ысуллары:

  1. Экранга чыгарылган язулар, рәсемнәр өстендә язу – сызу эшләре алып бару (төрле сүз төркемнәрен тартым, килешләр белән төрләндерү, җөмлә төзелешен өйрәнү, төшеп калган хәрефләрне, сүзләрне язып кую һ.б)
  2. Группаларда эшләү.
  3. Документлар, таблицалар, рәсемнәр өстендә бергә эшләү.
  4. Компьютер кулланмыйча гына, интерактив такта аша идарә итү. Бу форма электрон дәреслекләр белән эшләгәндә кулланыла.
  5. Интерактив тактаны гади такта итеп куллану. (ләкин нәтиҗәләр сакланыла)
  6. Виртуаль клавиатура кулланып, текстлар белән эш.
  7. Интерактив тактада дәрес вакытында эшләнелгән барлык эшләрне дә саклау. (икенче дәресләрә дә куллану)
  8. Сакланылган дәресләрне булмаган укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйдә өйрәнү мөмкинлеге.
  9. Бер укучының эшен барлык укучыларга да күрсәтү.
  10. Видеороликлар карау (проект эше өчен файдалы, әдәби кинолар карау)

Йомгаклау.

Дәрестә интерактив такта куллану санитар – гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш. Безнең материаллар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

                                                                   Төзеде: татар теле һәм

                                                                                     әдәбияты укытучысы

                                                                                     Гиниятуллина Люция Сингат кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Использование интерактивной доски на уроках английского языка"

материал предназначен для учителей, начинающих осваивать интерактивную доску. Доклад содержит основную информацию о ИД. Практическая часть представлена файлом .notebook (для чего необходимо установить...

Мастер-класс "Использование интерактивной доски на уроках информатики и физики"

Возможности использования интерактивной доски на всех этапах уроков информатики и физики...

Мастер-класс: Интерактивная доска на уроке

Приложение 1МатематикаПодготовите материал для использования его на интерактивной доске по образцу.1  слайд «Тема урока»2   слайд задание 1Впишите в квадраты недостающие цифры от ...

мастер-класс по использованию интерактивной доски на уроках математики

мастер-класс по использованию интерактивной доски на уроках математики...

Мастер - класс "Применение интерактивной доски на уроках"

Цель: Показать преимущества интерактивной доски при проведении уроков математики, черчения, истории, биологии и т. д....

Мастер-класс на районном семинаре учителей математики «Использование интерактивной доски на уроках математики»

laquo;Использование интерактивной доски на уроках математики» Интерактивные технологии активно входят в нашу жизнь, помогают каждому человеку максимально раскрыть свой творческий потенциал...

Мастер-класс "Интерактивная доска. Формы и способы применения интерактивной доски на уроках"

Цели:Познакомить с основными возможностями использования интерактивной доски на уроках;Дать представление о преимуществах, которые дает использование интерактивной доски на уроках...