Йолаларның киләчәге бармы? (Эссе)
материал

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Билгеле булуынча, борын заманнардан ук ата-бабаларыбыз төрле вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр үткәргәннәр. Мәсәлән: кыш килү белән – Нардуган, яз җитү белән – Нәүрүз, көзге муллыкта – Сөмбелә, сугым ашлары һ.б. Аларны оештыру тәртибе, шушы бәйрәмнәр белән бәйле җыр-биюләр дә онытыла бара, киләчәк буынга тапшырылмый кала. Ә бит билгеле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди. Кеше үзенең үткәнен белсә генә, рухи яктан бай, тәрбияле була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yolalarnyn_kilchge_barmy.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Йолаларның һәм гореф-гадәтләрнең киләчәге бармы?

(эссе)

                                                     

Ата-аналар, әби-бабалар балаларының компьютер яки телефон белән генә кызыксынуларына бик нык борчылалар. Әйе, бүгенге тормышыбызны, яшәешебезне интернет һәм электрон мәгълүмати чаралар чолгап алды. Дус-туганнарыбыз белән интернет ярдәмендә аралашабыз, сөйләшү генә түгел, фото һәм видео алышабыз, күңел ачабыз, электрон китаплар укыйбыз, фильм, спекталь һәм концертларны да интернет аша гына карыйбыз, хәтта белем алу процессына килгәндә дә – дистанцион рәвештә генә укып документ алып була. Кыскасы, бөтен тормышыбыз виртуальгә әйләнеп бара. Мондый яшәү рәвешендә ата-бабаларыбыздан килгән борынгы йолалар, гореф-гадәтләр сакланып кала алырмы? Аулак өйләрнең, өмәләрнең, туй алу ашларының, килен төшерү, су юлы күрсәтү, бәби чәе кебек йолаларыбызның киләчәге бармы?

Билгеле булуынча, борын заманнардан ук ата-бабаларыбыз төрле вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр үткәргәннәр. Мәсәлән: кыш килү белән – Нардуган, яз җитү белән – Нәүрүз, көзге муллыкта – Сөмбелә, сугым ашлары һ.б. Аларны оештыру тәртибе, шушы бәйрәмнәр белән бәйле җыр-биюләр дә онытыла бара, киләчәк буынга тапшырылмый кала. Ә бит билгеле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди. Кеше үзенең үткәнен белсә генә, рухи яктан бай, тәрбияле була.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында төп гомуми белем бирү программасында  күрсәтелгән шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр буенча да, укучы  этник чыгышын, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белгән һәм башка милләтләрне хөрмәт иткән; әдәп-әхлак нормаларын үзләштергән; җәмгыятьтә һәм кешенең тормышында гаиләнең мөһим роль уйнавын аңлаган; гаиләдәге мөнәсәбәтләрне, туганлык хисләрен хөрмәт иткән булырга тиеш. Димәк, гореф-гадәтләребезнең саклану укытучы кулында да. Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Укытучының кулында безнең илнең киләчәге. Ә туган тел укытучысы кулында... Милләт язмышы, ана теле, халык мәдәнияте һәм тарихы киләчәге. Димәк, гореф-гадәтләрне саклап калуда минем дә өлешем булырга тиеш.

Юк, өметемне өзмим, иманым камил: халкыбыз милли асылын беркайчан да югалтмаячак. Нинди авыр шартларда яшәп тә, төрле киртәләр булса да, динебез белән бәйле гореф-гадәтләребез исән. Никах туйларын гына алыйк: яшьләр милли киемдә, мөселман тәгълиматлары таләп иткән киемнәрдә, мәчетләрдә никах туйлары уздыралар.

 Авылларда Сабантуйларны үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һәм башкаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. 2018 елның декабрь аенда Бишбүләк районында “Каз өмәсе” акциясе үткәрелде. Монда һәрбер татар авылы каз өмәсе йоласын үткәрергә тиеш иде. Моннан башка да ел саен төрле милли бәйрәмнәр, йолалар үткәрелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...