Текст выступления
статья

Мавлиханова Миляуша Шаукетовна

Роль учителя в воспитании нациаонально - культурных ценностей у обучающихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_2020.docx18.63 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыга мили – мәдни тәрбия бирүдә укытучының роле.

(Мәүлиханова М.Ш. 2020 ел)

Милли мәгариф шәхеснең  җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәлергә тиешле васыять итеп тапшырыла. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас”, – ди татар халык мәкале. Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле. Укучыларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле.

   Милли - мәдәни тәрбия телне үстерү, саклау, милли үзаң формалаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Баланы милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләү өчен тел белү, тел өйрәнү генә җитми, милли мәдәниятне белү, милләтең белән горурлану мөһим.

Милли - мәдәни тәрбиянең нигезе:

-укучыларга туган телне өйрәтү;

-әдәбиятны, әдәбият аша милли мәдәниятне өйрәтү;

- гореф-гадәтләргә, тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту, рухи мирасны өйрәнү, белү, саклау;

-сыйныфтан тыш тәрбия чаралары ярдәмендә балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү;

- милли мохит тудыру;

- ата-аналар һәм гаилә белән берлектә уртак максатка юнәлтелгән бердәм тәрбия эше алып бару.

Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның – үз төсе. (т.х.м)

   Һәрбер халык үз милли бизәкләренә өстенлек бирә, аларны тел чаралары ярдәмендә, төрле калыпларга салып, буыннан-буынга тапшырып килә. Милләтебезнең  әдәби-мәдәни казанышларын, традицияләрен, милли асылын өйрәнү  күбрәк әдәбият дәресләрендә алып барыла. Әдәбият дәресләре –  төрле милләттән булган укучылар  арасында аралашу культурасы тәрбияләүче бер боҗра булып тора.  Дәрес барышында кулланган интерактив технологияләр укучыга дәрестә тулы хокуклы катнашучы булырга мөмкинлек тудыралар. Мәсәлән, “Милли киемнәр” темасын өйрәнгәндә, алдан түбәтәй макетын бизәмичә генә ясап килеп, укучыларга ничек ясалышын  күрсәтергә һәм моны мөстәкыйль рәвештә интерактив тактада милли бизәкләр белән эшләп күрсәтүне сорарга була. Бу очракта балалар әзер материалны кабул  итеп кенә утырмыйлар, эзләнүчегә  әйләнәләр.Шул ук вакытта бу укучыларда борынгы әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләренә, милли- мәдәни тормышына зур кызыксыну уята. Бу очракта укытучы укучыга мили –мәдәни тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйный.

Мондый дәресләрдә төрле эш алымнарыннан 

  • парларда, кечкенә төркемнәрдә эшләү;
  • мультимедиа чараларыннан  файдалану;
  • модельләштерү технологиясен яки проектлар методын укучыларда нәкъ үзе теләгән, кызыксынган  эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыруда уңышлы эш төре дип саныйм.

  

      Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.  Татар әдәбияты дәресләрендә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Шуларның берсе “Нәүрүз” бәйрәме. Укучылар бу бәйрәмнең барлык төрки халыклар өчен дә уртак бәйрәм булуы, һәр милләтнең аны үзенчә үткәрүе турында мәгълүмат алалар. Шулай ук татар халкының бу бәйрәмне ничек үткәрүе турында да сүз алып барыла. Башка халыкларның язгы бәйрәмнәренә дә күзәтү ясыйбыз. Рус халкының «Масленица» бәйрәме дә «Нәүрүз» бәйрәме белән охшаш. Алар кышны озату, язны каршылау буларак билгеләп үтелә. Кешеләр, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, язгы кыр эшләре алдыннан бергәләп бәйрәм иткәннәр. Бу бәйрәмнәр, бераз үзгәртелеп булса да, бүген дә бәйрәм ителә.
   Рус мәктәбе булуга карамастан, бездә татарча исәнләшү, сөйләшү, татарча җырлар еш яңгырый. Саф татар телендә матур итеп аралашучы, шәһәр, район күләмендә төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә бик теләп катнаша алучы укучыларыбыз барлыгы сөендерә. Укучыларга милли – мәдәни тәрбия бирүгә  дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Сыйныфтан тыш чараларның мөмкин булган барлык төрләрен дә кулланырга тырышабыз. Мәктәбебездә төрле язучыларыбызга (Г.Тукай, М.Җәлил, һ.б.) багышланган кичәләр, җырлы-биюле тамашалар да оештырыла. Бу үз чиратында укучыларыбызда татар милләтенә, мәдәниятына карата зур кысыксыну уята һәм хөрмәт тудыра.

   Милли рухлы шәхес тәрбияләүдә театрның да роле зур. Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үзенә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Безнең мәктәптә “Хыял” театр түгәрәге эшләп килә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче буларак үсәчәк. Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә.

  Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил, киң карашлы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

  Шулай итеп, мавыктыргыч туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләре, төрле чаралар укучыларга милли – мәдәни белем һәм тәрбия бирүгә мөмкинчелек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

E:\Текст выступления на семинаре "Роль толерантного воспитания на уроках кубановедения".docx

E:\Текст выступления на семинаре "Роль толерантного воспитания на уроках кубановедения".docx...

Неформальные молодежные движения - текст выступления на районной конференции классных руководителей

       Современные  дети как сказочные персонажи находятся на распутье. Прямо пойдёшь… направо пойдёшь … налево пойдёшь…  Какой выберут путь они в значительн...

Неформальные молодежные движения - текст выступления на районной конференции классных руководителей

       Современные  дети как сказочные персонажи находятся на распутье. Прямо пойдёшь… направо пойдёшь … налево пойдёшь…  Какой выберут путь они в значительн...

Текст выступления на родительском собрании "Детская агрессия"

В данном выступлении рассматриваются причины и критерии детской агрессивности; факторы, способствующие становлению детской агрессии в семье; особенности семей агрессивных детей; основные направления к...

Текст выступления и презентация "Предметная образовательная область «Технология» и ее роль в системе школьного образования"

Материалы выступления на областном научно-практическом семинаре "Технологическое образование обучающихся в условиях модернизации российского образования"...

Текст выступления учителя русского языка и литературы Расова В.А. по внедрению инновационных методов работы.

Современный учитель в своей профессиональной деятельности обязан использовать новые методы и приёмы преподавания. Метод "критического мышления" - один из них. Уже несколько лет я занимаюсь изучением д...

Текст выступления "Построение индивидуального маршрута школьника"

Развитие профессионального самоопределения сложный процесс, который желательно проектировать, и в этом проектировании должны участвовать сам ребенок, родители, психолог школы, учителя предметники, пед...