Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Ана образы
план-конспект урока (7 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Ана образы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_obrazy_7_syynyf.docx24.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Ана образы

Максат: 1) Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту;

                 2) Бәйләнешле сөйләм үстерү, укылган әсәрләргә нигезләнеп, фикерләрне язма рәвештә җиткерү.

          3) Укучыларда кешелеклелек, аналарга һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле – әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт булдыру.

Метапредмет – укыган әсәрнең эчтәлегенә бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләү.

Предмет – әниләр турында укыган әсәрләрдән файдаланып, “Әнием-бәгърем” дигән темага сочинение язу.

Дәрес барышы

      I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

  1. Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру.
  • Хәерле көн миңа, хәерле көн сиңа, хәерле көн безгә, хәерле көн сезгә!
  • Хәерле көн, укучылар, хәерле көн барыбызга да! Бүген бездә гадәти генә көн түгел – бездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, кунакларга карап елмаеп, аларны сәламлик. Утырыгыз, укучылар. (Үзбәя карточкалары өләшенә).
  1.  Актуальләштерү.
  • Дәресебезне күренекле татар җырчысы, ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева башкаруында “Ялгыз ана” җыры белән дәвам итик әле. (4.13)
  • Бу җырны тыңлаганда сез кайсы язучыларның ниди әсәрләрен күз алдына китердегез? Бу әсәрләрнең уртаклыгы нәрсәдә? Ана образы тагын кайсы шагыйрь һәм язучылар иҗатында яктыртыла?
  • Сезгә өй эшенә Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы буенча төрле эшләр бирелгән иде. Хәзер сүзне сезгә бирәбез. (   ) (Өй эшләрен тыңлау)

3. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең максаты билгеләнә.

  • Экранга карыйк әле, (  ) бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә, бүенге дәресебездә кемнәр турында сөйләшербез икән? (   )

II. Уку мәсьәләсен чишү.

  • Укучылар, менә бу кәгазьләрдә бер мәкаль яшеренгән шуны тәртип белән тактага урнаштырыйк әле. (Балалар сүзләрне  тиешле тәртипкә куеп, мәкальне тактага беркетәләр)
  • Нинди мәкаль килеп чыкты? (    )
  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
  • Ни өчен шулай әйтелгән мәкальдә, сез ничек уйлыйсыз?

( - Ана һәрвакыт баласы өчен кайгырып, борчылып яши, ә балалар гел аналары турында кайгыртып бетермиләр.

  • Балада дигән сүзгә рифмалаштырып бирелгән далада сүзе, ләкин, минем аңлавымча, бала күңеле каядыр еракта, гел әнисе турында гына уйлап йөрми дип әйтелә.)
  • Әниләр турында тагын нинди мәкальләр беләсез? (     )

Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.

Ана – шәфкать диңгезе.

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.

Әнкәм йорты – алтын бишек.

  • Укучылар, игътибар белән карагыз һәм бирелгән фразаларны әйткән персонажларны билгеләгез.(    )

Фразалар

Персонажлар

“Я анаң, я мин...”

Римма

“Рәнҗемә инде син, әни, мин бит шау-шусыз гына өйләнәсе булган идем...”

Сәяр

“Күп акча белән кайттык, баеп кайттык...”

Ислам

“Эх! Монда булган саулык миндә булса...”

Инсаф

“Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә...”

Ана

“Менә ун бармак – кайсын гына тешләсәң дә авырта!..”

Ана

“Акчадан да кыйммәтлерәк нәрсәләр бар бу дөньяда!”

Саймә

 “Ватан өчен сугышканда алган гариплек хурлык түгел ул...”

Ана

  • Ана балаларына кушкан исемнәргә игътибар итик әле. Алар нинди мәгънәгә ия икән?

Максуд (гарәп теленнән кергән) –  теләк, ният, омтылыш, максат.

Ислам (гарәп теленнән кергән) – буйсыну, күндәмлек; сәламәт, сау, төзек.

Инсаф(гарәп теленнән кергән) –  инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык; гаделлек, гадел хөкем.

Гөлчирә (фарсы теленнән кергән) – гөл йөзле, гөл чырайлы; гөл кебек нәфис йөзле.

Сәяр (гарәпчә астрономия термины) – йөрүче, гизүче, хәрәкәт итүче.

- Ә сез үз исемнәрегезнең нинди мәгънәгә ия икәнен беләсезме?

- Әйдәгез менә бу сорауларга сезнең фикерләрне тыңлап карыйк әле.

1. Сәярнең “гомеренең иң бәхетле мизгеле”н үзенчә, туганнарсыз гына үткә-рергә җыенуын хуплыйсызмы? (тулы яки ким җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар итү).

2. Ана, 7 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерүгә карамастан, ялгыз яши. Сезнеңчә, авыру ананы кем карарга тиеш? Ни өчен бу мәсьәләдә туганнар арасында бәхәс туа?

3. Әби яшереп кенә оныгы Альфредка акча бирә? Сез аның бу гамәлен хуп-лыйсызмы?

4. Инсаф тәнендәге җәрәхәт эзләрен кешегә күрсәтүдән ояла? Ул хаклымы?

5. Сәяр, әнисен ышандырыр өчен: “Ялганламыйм, икмәкнең чыраен күрмим,” дип ант итә. Бу очракта сез нишләр идегез?

6. Ислам: “Акча белән барысын да эшләп була!-”ди. Сез ничек уйлыйсыз?

7. Ислам: “Юк ул дөньяда дөреслек, эзләмәгез сез аны,”-ди. Сезнеңчә, дөньяда дөреслек бармы?

8. Рәйханга әбисенә якын бармаска кушалар. Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

Укучылар фикерләрен укыган китапларына, газета-журнал язмаларына, тормышта күргән һәм ишеткән вакыйгаларга нигезләнеп дәлиллиләр.

(физкультминут)

Әни сүзенә кластер һәм синквейн төзү.

Дәрестә сөйләшкәннәрдән чыгып, язылачак сочинениенең планын түбәндәгечә тәкъдим итәм.

План

1. Ана — иң изге җан.

2. Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

3. Күңелләрне боз капламасын.

Әлеге планны үзгәртергә дә мөмкин.

  • Ә хәзер Азат Фазлыев башкаруында “Картлар йорты” дип исемләнгән җырның клибыннан өзек карап китик... Үзегезне  шул җырдагы төпчек бала урынына куеп карагыз да әйтегез әле.. бу клипны ничек тәмамлар идегез.

III. Рефлексия, бәяләү.

  • Дәрестә нәрсәләр эшләргә тиеш идек?  Нәрсәләр эшләдек?

Өй эше.

     1. “Әнием-бәгърем” темасына сочинение язарга.

     2. Әниләргә багышлап язылган шигырьләр алып килергә яки үзеңә иҗат итәргә.

     3. Әниләр турында мәкальләр өйрәнеп килергә.

Дәресебезне Шәриф Хөсәеновның “ Әни килде” драмасындагы Ана сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак булса, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да, хәтта Ватанын да сата!..”

Әнләрне ялгыз итмәгез

Әни дигән бөек исемнәрне,

Тик әниләр генә йөртәләр.

Балаларын үлгәнчегә хәтле,

Йөрәк түрләренә кертәләр.

Күп балалар үскәч таралалар,

Әнкәйләре ялгыз калалар.

Карт әнинең кемгә кирәге бар,

Әниләрен кире кагалар.

Әни кеше берсенә дә сыймый,

Йөз сәбәпне табып алалар.

Әнләрнең бәллүр йөрәгенә.

Сары сагыш, кайгы салалар.

Әни күзләреннән тамган яшьне,

Теләмиләр хәтта күрергә.

Ни хәлләрдә, әнкәй, ятасың дип,

Оныталар хәлен белергә.

Гомере буе балаларым диеп,

Җан җылысын биреп үстергән.

Карт көнемдә терәк булырлар дип,

Өметләнеп көнен үткәргән.

Ни өчен соң әниләребезнең,

Кадерләрен белми яшибез.

Ялгызлыкка мәҗбүр итеп,

Үзебездән алып ташлыйбыз.

Әниләрнең күз яшьләре – рәнҗү,

Зинһар өчен ялгыз итмәгез.

Алар мәңгелеккә килмәгәннәр,

Карт көнендә ташлап китмәгез.

Фирая Габдуллина

  1. Һәр ата-ана баласының күзләрендә шатлык кына түгел, үзенең дәвамын да, картлык көнендә ризыкландыручысын да күрергә тели. Әмма моның өчен бала күңеленә тиешле орлыклар чәчеп, мул уңыш көтәргә кирәк. Баланың мөстәкыйльлеге, әти-әнисенә картлык көнендә җылы мөнәсәбәте - үзебезнең тәрбия нәтиҗәсенә бәйле.
  2. Әти-әнине картаймышлы көннәрендә тәэмин итү тулысынча балалар җилкәсендә булуын белеп торырга кирәк. Алар ата-анага кием-салым, азык-төлек сатып алырга, әгәр әти-әнисе үзләре хәрәкәт итә алмаса, яки ашарына пешерә алмый икән, бала ярдәм итәргә, хәленнән килсә, хезмәтче алып, ата-анасын тәрбияләтергә(пешертергә, юдырырга, җыйдырырга) тиеш.
  3. Балалар әти-әнисенә көндәлек тормышта кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торырга тиешләр. Авыр йөк күтәргән атасы янәшәсендә улына атлап бару килешми. Балалар әниләренә бөтен өй эшләрен тапшырырга да тиеш түгел. Киресенчә, үз кием салымнарын, аяк киемнәрен пөхтәләп торырга, ашаган савыт-сабасын юып куярга, урын-җирләрен җыеп торырга тиешләр. Кыз бала әнисенә кулыннан һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Өлкәнрәк балалар кечкенә туганнарын тәрбияләшергә тиеш. Балаларның мәктәптә тырышып укулары да ата-ананы хөрмәт итү дип санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

Доклад "Бәйләнешле сөйләм телен үстерү"

Укытучыларга ярдәмлек материал....

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...