Гомере аның моңлы бер җыр иде...
план-конспект урока (5 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Әдәбият дәресенә технологик карта

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gomere_anyn_monly_ber_zhyr_ide._5_syynyf.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресенә технологик карта

Дәрес темасы  

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

Дата

12.02.2019

Сыйныф (төркем), укытучы

5А сыйныфы    , Зарипова Алинә Әнис  кызы

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет  : Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Метапредмет: Балаларга тарих фәне буенча Бөек Ватан сугышындагы татар язучыларның патриот шагыйрь булуларын аңлату.

Шәхескә кагылышлы: Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Ресурс

лар:

-төп

-өстәмә

Дәреслек, шагыйрьнең портреты, сүзлек, эш дәфтәрләре.

Технология

  • Проблемалы укыту технологиясе;
  • Төркемнәрдә эшләү технологиясе;
  • Информацион технологияләр;
  • Үстерешле укыту технологиясе.

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

I.        Ориентлашу,мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн сезгә!Дәрестә барыгыз да бармы?Бер-беребезгә яхшы кәеф теләп, әдәбият дәресен башлыйк.

-Исәнмесез, хәерле көн!Әйе, бүген дәрестә барыбыз да бар (яки ... юк).

2. Мотивлаштыру

-Укучылар, әйдәгез әле, өй эшләрен тикшереп китик.

Укучылар үзләренең өй эшләрен укыйлар.

3. Үзбәя

Укытучы укучылар эшчәнлегеннән чыгып, билгеләр куя.

 Шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II.Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен адымлап чишү

-Укучылар, Бөек Ватан сугышы турында сез

нәрсәләр беләсез?

Сугышта катнашкан татар шагыйрьләрен

 һәм язучыларын беләсезме?

   

- Әйе, дөрес. Бүген без сезнең белән герой-шагыйрь

 Муса Җәлил белән танышабыз.

Дәреслекләрегезнең 19 нчы битен ачыгыз

 һәм шагыйрьнең биографиясен укыгыз.

 Хәзер 20 нче биттәге “Сагыну” шигырен укыйк.

(укытучы сәнгатьле итеп укый)

- Бөек Ватан сугышы 1941-1945 нче елларда була. Ул бик куркыныч сугыш. Анда бик күп кеше һәлак була. Шул исәптән татар шагыйрьләре һәм язучылары да. Мәсәлән, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һ.б.

Укучылар чылбыр буенча укыйлар һәм тәрҗемә итеп баралар.

Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар һәм шигырьне тәрҗемә итәләр.

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

- Укучылар, без бүген сезнең белән кем турында укыдык?

Ул кайчан һәм кайда туган?

Аның нинди шигырен укыдык?

Шигырь нәрсә турында?

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

- Укучылар, кемнәрдә сорау калды?

Кем аңламады?

Үзегезгә бүген нинди билгеләр куяр идегез?

Шул  нигездә укучылар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

3. Өйгә эш алу.

Укучылар, көндәлекләрегезгә өй эшләрен язып куегыз:

1. Тема ахырындагы сорауларга язмача җавап.

* 2. Муса Җәлил тормышы турында өстәмә материл табып алып килергә.        

 - Саубулыгыз, укучылар!

 

Өй эшләрен язып куялар. Сораулары булса, укытучыдан сорыйлар.

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.

Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Игра по поэме Гомера "Одиссея"

Презентация  к уроку внеклассного чтения по поэме Гомера "Одиссея", организованного по принципу телевизионной игры "Что? Где? Когда?"...

Презентация "Гомер".

Небольшая рабочая презентация по древнегреческой литературе, достаточно зрелищная и познавательная....

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

Урок по истории Древнего мира в классе поэмы Гомера "Илиада" и "Одиссея" "

Данный урок знакомит обучающихся с произведениями Гомера как историческими источниками....