План урока.Татарстан-суверенное государство.
план-конспект урока (6 класс)

Нафигина Гулия Аминовна

План урока для 6 класса по родному татарскому языку. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_tatarstan.docx23.54 КБ

Предварительный просмотр:

 “Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфигина Гөлия Әмин кызының,6нчы сыйныф.(рус төркеме.) өчен  Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү методлары ярдәмендә күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема:  Татарстан – мөстәкыйль дәүләт.

Дәрес тибы:Лексик-грамматик  күнекмәләрне ныгыту;

Максат: Укучыларның сөйләм телен үстерү эшен җанландыру; Укучыларның бәйләнешле сөйләмен активлаштыру;Аңлап уку һәм тәрҗемә  итү күнекмәләрен камилләштерү; Туган якка мәхәббәт  тәрбияләү.Татарстан Респупликасы турында мәгълүматны баету;Татарстан белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия, презентация, кәгазь битләре,мендж  мент, дәреслек.

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Дежур укучы белән сөйләшү.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ структурасы;

− Хәерле иртә, балалар!

  • Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Урамда көн нинди?

-Сыйныфта барысы да бармы?

-Ничә дәрес?

Балалар  ике түгәрәк(эчке һәм тышкы) ясыйлар, музыка барганда капма-каршы якларга  хәрәкәтләнәләр, музыка туктауга парларны табалар (эчке түгәрәктәге укучы белән тышкы түгәрәктәге укучы),сөйләләшәләр.

Парларда сөйләшү.

          Поинтересуйся у соседа,

            - как у него дела?

- какое у него настроение?

- с кем он пришел в школу?

- где он живет?

 II  Актуальләштерү:

1.Укытучы өчен максат: Укучыларга мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен  проблемалы ситуация тудыру.

2.Укучылар өчен максат:

Коммуникатив гамәл.

Татарстан символикасы слайдларда күрсәтелә, шуннан сорау куела:

  • Болар нәрсәләр?
  • Татарстан дәүләте символикасы.
  • Әйе,  димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
  • Татартсан Республикасының символлары турында.

III. Уку максатын адымлап чишү.

Укытучы өчен максат:текстны тулысынча аңлау өчен сүзлек эше үткәрү.

Укучылар өчен максат: Тиз һәм дөрес фикер йөртү.

Слайдта сүзлек күрсәтелә.

Кушымта1.

Өмет- надежда

Ышаныч- вера

Яңгырый- звучит

Бәйләнешкә керергә- вступать в отношения

Шартнамә- договор

Яңарыш- обновление

Тантана- торжество

IV .Теманы  ныгыту.

Укытучы өчен максат: текст өстендә эшләүне кызыклы итү;  

Укучылар өчен максат: текстны аңлап, сүзләрне  актив сөйләмгә кертү 

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы.;

 

Дәреслек  белән эшләү.92нче биттәге “Татарсан- мөстәкыйль дәүләт.” текстын балалар үзлектән укыйлар.

Кушымта 2

Укытучы җөмләләр әйтә, текстка туры килсә балалар торып басалар, туры килмәсә утырып торалар.

Кушымта 3.

 

 V. Ныгыту

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат:  үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәнү; эшләгән эшләренә дөрес үзбәя куярга өйрәтү.

СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы;

 

 

 

МИКС ПЭА ШЭА структурасы 

 

 

 

 

 

Бирелгән битләрдә вакытка Татартсан турында белгәннәрне язалар, аннары башкалар белән аралашып үзләрендә булганнарны билгелиләр, яңалыкны өстәп язып куялар.

   Балалар музыка уйнаганда сыйныф буенча хәрәкәтләнәләр, музыка туктауга үзләренә якын торган бала белән парлашалар, тәкъдим ителгән  тема буенча РЕЛЛИ РОБИН ( кыска җаваплар) структурасын кулланып фикер алышалар.          

Спросите у партнера:

  •  какие символы Татарстана он знает;
  • Какого цвета флаг Татарстана;
  • Кто первый президент Татарстана?      

VI. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Өй эше бирү моментының төп максаты: укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

КОНЭРС структурасы.

 

 

VII.  Йомгаклау 

Чыгарга билет. Кәгазь битләрендә 9нчы күнегү 94нче бит сорауларга җавап язалар.

 

 

 

 

 

 

Почмакларда  Татарстан гербы, флагы, гимн сүзләре , Президент фотосы  эленгән.  Укучы үзенә ошаган почмакка баса, өй эше:

1вариант  Татарстан флагы турында сөйләргә әзерләнәләр;

2вариант Татарстан гербы турында сөйләргә әзерләнәләр.     

3нче вариант Татарстан гимны турында сөйләргә.

4вариант Татарстан Президентлары турында мәглүмат.  

Кушымта 4.

   Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан  укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен  билгеләр кую.

 

Кушымта1.

Өмет- надежда

Ышаныч- вера

Яңгырый- звучит

Бәйләнешкә керергә- вступать в отношения

Шартнамә- договор

Яңарыш- обновление

Тантана- торжество

Кушымта 2.

                       Татарстан- мөстәкыйль дәүләт.

Татарстан- мөстәкыйль дәүләт.Аның  үз флагы, үз гербы бар. Татарстан флагы өч төсле өлешләрдән тора: яшел, ак, кызыл. Яшел төс-яңарыш, ак төс- өмет,ышаныч, кызыл төс- азатлык өчен көрәш билгесе. Гербка ак барс рәсеме ясалган. Ул дәүләтебезнең мөстәкыйль һәм көчле булуын күрсәтә.

  Татарстан гимнын Рөстәм Яхин язган. Гимн тантаналы минутларда, бәйрәмнәрдә яңгырый.

Татарстанның Президенты бар. Татарстанның беренче президенты- Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

Татарстан күп илләр белән бәйләнешкә керә, шартнамәләр төзи.

Кушымта 3.

Татарстанны бик күп дәүләтләр хөрмәт итә.

-Татарстанда күп төрле милләтләр яши.

-Татарстанның президенты бар.

-Рөстәм Яхин- Татарстан гимны авторы.

- Татарстанның табигате бай.

- Татарстанны дүрт елга иле дип йөртәләр.

- Татарстан флагының яшел төсе- яңарыш билгесе.

Кушымта 4

1.Татарстан нинди дәүләт? 2.Татарстанның флагында ничә төс бар?3. Татарстан гимнын кем язган? 4.Татарстанның беренче Президенты кем?5. Гимн кайчан яңгырый?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока обществознания с использование ЦОР. Тема урока "Правовое государство"

Использовались материалы Единой коллекции ЦОР и Федерального портала школьных ЦОР....

План характеристики государства Африки

Дидактический материал по географии 7 класс Таблица: План характеристики государства Африки...

Разработка плана урока на тему: "Образование славянских государств"

Разработка плана урока на тему: "Образование славянских государств"...

План-конспект урока по истории России на тему: "Начало раздробления Древнерусского государства".

План-конспект предназначен для 6 класса. Тип урока: изучение нового материала....

План-конспект урока по обществознанию с применением АМО по теме: "Бюджет государства и семьи".

План-конспект урока по обществознанию с применением АМО по теме: "Бюджет государства и семьи" для 8 класса....

План урока истории "Формирование государства Русь"

План проведения урока истории в 6 классе по теме "Формирование государства Русь"...