открытый урок
план-конспект урока (6 класс)

Открытый урок  татарской  литературы в 6 классе. по ФГОС. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany.docx20.49 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы Б сыйныфының рус төркемендә үткәреләчәк  ачык дәрес планы

Дәреснең темасы: Иң элек син Кеше бул, балам!

Дәреснең максаты: 1) Һөнәр сайларга әзерләү; 2)Г.Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Кем булырга?” шигыре өстендә эшләү; 3) Тормышта үз урыныңны, үз һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга өйрәтү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.

Материал: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге (2нче кисәк,36-38б.)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран,презентация, Г.Зәйнашева китаплары, Г.Зәйнашева сүзләренә җырлар язмасы, язучыларның портретлары,биремнәр.

Дәреснең барышы:

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру

(СЛАЙД  1 Исәнләшү)

  • Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Саумы, кояш! Саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә,

Эшкә тотыныйк, балалар,

Хәерле сәгатьләрдә!

  • Кәефләрегез ничек? Эшне башлыйбызмы? Бүген сыйныфта кем дежур? (СЛАЙД 2. Дежур укучы сораулары)
  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Бүген ничәсе?
  • Атнаның нинди көне?
  • Сыйныфта кем юк?
  • Урамда көн нинди?

  1. Актуальләштерү.
  1. Өй эшен тикшерү. Әйдәгез әле, өй эшен тикшереп алыйк. Үткән дәресләрдә без сезнең белән өч хикәя укыган идек. Иң беренче без сезнең белән “Чүкеч” хикәясен укыдык, аннан соң “Әни ялдан кайткач” хикәясен һәм өченчесе “Кояштагы тап” хикәясен укыдык.

ЧҮКЕЧ                     ӘНИ ЯЛГА  КИТКӘЧ         КОЯШТАГЫ ТАП

  • Әйтегез әле, аларны кемнәр язган? Балалар җавабы ( “Чүкеч” – Габделхәй Сабитов хикәясе, “Әни ялга киткәч” – Абдулла Алиш хикәясе, “ Кояштагы тап” – Фәнис Яруллин хикәясе.

Габделхәй Сабитов          Абдулла Алиш             Фәнис Яруллин

  • Миндә шушы язучыларның фоторәсемнәре. Кайсы – кем? Язучыларның фоторәсемнәрен исем фамилияләре астына куегыз әле.

  • Ә хәзер мин сезгә шушы хикәяләрдән алынган өзекләр өләшәм. Сез шушы өзекләрне укып, кайсы хикәядән алынган икәнен әйтерсез. (Балалар өзекләрне укыйлар, кайсы хикәядән алынганын әйтәләр, хикәянең исеме янына магнитлар белән куялар).
  • Бик әйбәт, балалар. Сезнең һәрберегезнең алдында үзбәяләү карточкалары бар. Хәзер шунда үзегезгә билгеләр куегыз. Бик әйбәт “5”ле билгесе, яхшы  - “4” ле, ярыйсы – “3”ле, начар –“2”ле билгесе куела.

3. Уку мәсьәләсе кую.

  • Әңгәмә оештыру. Бу өч малай, үскәч, нинди кешеләр булырлар икән? (Балалар җавабы: яхшы кешеләр, эшчән кешеләр, тәрбияле кешеләр, ярдәмчел кешеләр, акыллы кешеләр һ.б.)
  • Ә алар киләчәктә нинди һөнәрләр сайларлар икән? Сез нинди һөнәрләр беләсез? (Балалар җавабы: укытучы, сатучы, төзүче, табиб, тәрбияче, урманчы һ.б.) Слайд 3 (һөнәр ияләре рәсемнәре)
  • Димәк, без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез инде? (Балалар җавабы: Һөнәрләр турында) (СЛАЙД 3 ҺӨНӘРЛӘР сүзе чыга).

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  • Ә хәзер дәреслекләрнең 37нче битен ачабыз. Анда безнең “Кем булырга?” шигыре бирелгән.  Шигырьнең исемен ничек аңлыйсыз? Ул нәрсә турында булырга мөмкин? Кем быть? (Балалар җавабы: Һөнәрләр турында)
  • Әйе, балалар, һөнәрләр турында.
  • Бу шигырьне шагыйрә Гөлшат Зәйнашеа язган. (СЛАЙД 4. Гөлшат Зәйнашева фоторәсеме). Ул 1928нче елның 13нче гыйнварында Татарстанның Тукай районы Иске Теләнче авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Гөлшат Зәйнашева бик күп шигырьләр яза. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр язган. Ә хәзер әйдәгез без дә аның берничә җырын тыңлап китик. (Щербенева Ульяна, Хөсәенова Азалия, Колпакова Валерия башкаруында “Үз илемдә”, “ Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” җырлары тыңлана).
  • Рәхмәт сезгә, кызлар. Бик матур җырладыгыз. Эшебезне дәвам итәбез. Хәзер мин сезгә дәреслектәге “Кем булырга?” шигырен укып китәм. (Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый).
  • Бик матур һәм мәгънәле шигырь, балалар. Шигырьдә сез аңламаган һәм авыр әйтелешле сүзләр дә очрады, әйдәгез әле шулар өстендә эшләп алыйк. (СЛАЙД 5. Сүзлек эше)

БОРЫП КЫНА – ПОВОРАЧИВАЯ

ДӘВАЛЫЙ – ЛЕЧИТ

САВЫКТЫРА – ИСЦЕЛЯЕТ

ИҢ ЭЛЕК – СНАЧАЛА, СПЕРВА

ХОДАЙ – БОГ, ГОСПОДЬ

ШУЛЧАК – В ЭТО ВРЕМЯ, ТОГДА

(Укытучы сүзләрне укый, балалар кабатлыйлар, тәрҗемәсе әйтелә).

  • Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз. (балалар чылбыр белән шигырьне укыйлар).
  • Шигырьдә сүз кем турында бара? (БҖ: Малай турында).

(СЛАЙД 6. Малай рәсеме сорау билгесе белән)

Шигырь өстендә эшләү. Сорау – җавап.

  • Малайның кем булуын телиләр?
  • Артист абыйлар кем диләр? – БАЯНЧЫ  (СЛАЙД)
  • Әтисе кем ди? – ШОФЁР  (СЛАЙД)
  • Әнисе кем ди? – ТАБИБ    (СЛАЙД)
  • Апасы кем ди? – САТУЧЫ  (СЛАЙД)
  • Әбисе кем ди? – КЕШЕ   (СЛАЙД)

  • Шигырьдә нинди һөнәрләр турында әйтелә? ( БҖ: Баянчы, шофёр, табиб, сатучы).

  • Ә кеше һөнәрме ул? (БҖ: Юк).

  • Әбинең сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Әңгәмә оештыру. Кеше булу, димәк, кешеләргә ярдәм итү, тәртипле булу, намуслы, гадел, эшчән, акыллы, тәрбияле булу...

  • Ә сез кем булырга телисез? (Парларда эш. – Син кем булырга телисең?

  • Мин  .... булырга телим.  Ә син?

  • Ә мин   ...   булырга телим.

  • Бик әйбәт, балалар. Бу эшне сез өйдә дәвам итәрсез. Ә хәзер үзегезнең үзбәя битләрен алыгыз һәм дәрестәге эшчәнлегегезгә билге куегыз.

III. Рефлексив бәяләү.

1. Рефлексив кабатлау.

  • Балалар, без бүген дәрестә нинди яңа шагыйрә турында белдек? (БҖ: Гөлшат Зәйнашева. Тактага шагыйрәнең портреты куела).
  • Без аның нинди шигырен укыдык? (БҖ: “Кем булырга? шигырен. Тактага шигырь язылган бит куела).
  • Шигырьдә кем турында сүз бара? (БҖ: Малай турында. Малай рәсеме куела).
  • Малайны кем итеп күрәләр? (БҖ: Баянчы, шофёр, табиб, сатучы)
  • Болар нәрсәләр? (БҖ: Һөнәрләр).
  • Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек инде? (БҖ: Һөнәрләр турында, шагыйрь турында, шигырь укыдык).

2. Өй эше бирү (СЛАЙД 7. Өйэше биремнәре):

1) “Кем булырга?” шигырен сәнгатьле итеп укырга (37б.)

2) Дәреслекнең 38б., 5нче, 6нчы биремнәр ярдәмендә парлап сөйләшергә әзерләнергә

3) Иҗади бирем. Үзегезгә ошаган һөнәргә реклама ясарга ( презентация, рәсемнәр, фотолар, сөйләү)

3.  Дәрескә йомгак ясау. ( СЛАЙД 8. Сораулар). Әңгәмә оештыру.

-  Миңа     ....     ошады.

- Мин үземә      “....”ле    куйдым, чөнки    .....  .

(Бәяләү. Билгеләр кую. Үзбәя битләре ярдәмендә укучыларга билгеләр куела).

  • Без бүген сезнең белән бик әйбәт эшләдек. Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, балалар! (Балалар җавабы: Сау булыгыз!)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение  открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист  оценивания, протокол посещения второго открытого у...