Боерык фигыль
план-конспект урока (6 класс)

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Боерык фигыль. Зат-сан белән төрләнеше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_figyl.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Боерык фигыль, мәгънәләре. Зат-сан белән төрләнеше.

Максат.

1.Белем бирү максаты: Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру;

2.Фикер сәләтен үстерү максаты : телдән һәм язма сөйләмдә  боерык фигыльне табу күнекмәсен,  укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре  формалаштыру;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

-  боерык фигыльне тану;

-  боерык фигыльгә сорау куя белү;

- сөйләмдә боерык фигыльне таба белү;

- зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә  белү;

Метапредмет:

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес тибы. Яңа белем үзләштерү

Җиһазлау: таратма материаллар, презентация, фотоаппарат, камера, “микрофон”.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. Мотивация.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар!  Кәефләрегез ничек? Таныш булыйк:  Мин – “Шаян ТВ” каналы корреспонденты - Илдарханова Зимфия Миннәхмәт кызы. Әле Сез ишеттегезме соң? Татарстан Республикасында татарча балалар телевизион каналы ачылган. Менә мин шул каналдан булам инде. Менә бүген сезнең турында тапшыру әзерлисем килә. Әнә - камера, менә - фотоаппарат, микрофон. Бүген сезнең дәрес шәп һәм кызык булачак!

Укытучы.   Ә хәзер укучылар өстәлдәге үзегезгә ошаган ручкалрны алыгыз әле. Өскә күтәрегез. Мин үземнең яныма кызыл ручкалы укучыларны чакырам. Ә хәзер яшел каләмле укучылар чыга. Зәңгәр каләмле укучыларны да үзем янына чакырам. Бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшлибез. Эш барышында бер-берегезне тыңлап, уртак фикергә килеп, дус, тату эшләгез. Унышлар Сезгә! Ә дәрес барышында, дөрес җавапларыгызга мин Сезгә “Шаян” логотибын тапшырырмын. Ә алар белән без белемнәребезне бәяләрбез.

II.Актуалләштерү.

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрдә - Ком сәгате. Ни өчен кирәк ?

Укучы. Вакытны исәпкә алу өчен, рәхмәт. ( җаваплы укучыны билгеләү)

Укытучы. Укучылар, ә хәзер әйдәгез әле, ком сәгатьләрен әйләндереп куйыйк әле. Ком сәгате нишли?

Укучы. Ага, төшә, сибелә...

Укытучы. Укучылар, әлеге сүзләргә нинди сорау куябыз? Алар нәрсәне аңлата? Без аларны ничек атыйбыз?

Укучы. Алар нишли? соравына җавап бирә,  эшне белдерә, фигыль дип атыйбыз.

Укытучы. Чыннан да, фигыль сүз төркеме.

1 бирем.     “Ыргытылган таш” алымы

Укытучы. Укучылар, ә сезнең алда 1 номерлы конвертлар ята. Анда Хәрефләр. Тик алар буталган. Алардан сүз төзергә кирәк. Я, әйдәгез әле, төзеп карыйк әле. (ЗАТЛАНЫШЛЫ). Сезнең бу сүзне очратканыгыз бар идеме? Нәрсәне аңлата?

Укучы. Ул фигыльләргә карата кулланыла.

               Зат-сан белән төрләнү дигән сүз.

               Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар!

III. Уку мәсьәләсен кую.

“Инсерт” алымы

Укытучы. Укучылар, безнең “Шаян ТВ“ каналында бик күп бүлекләр эшли. Минем сезне хәзер “Яңалыклар” бүлеге белән якыннан таныштырасым килә.  Димәк, әлеге бүлектә сезне Яңалыклар көтә. Сезнең 2 номерлы конвертларда  сүзләр бирелгән.  Бу сүзләрне таблицага тутырырга кирәк.

боерык, затланышлы, эшкә кушу,  өндәү, барлык-юклык, хәбәр, II-III зат, нишлә?

ЯКЫНЧА тутыру

V

таныш

-

икеләнү

+

яңа

?

Аңлашылмый, күбрүк белергә телим

Боерык

Затланышлы

Нишлә?

 Хәбәр

өндәү

II-III зат

Барлык-юклык

Укучылар, игътибар итегез әле, сезнең өчен кайсы сүз таныш?

Укучылар. Боерык, затланышлы, нишлә? хәбәр

Укытучы. Ә “өндәү” сүзе ни өчен икеләнү тудырды?

Укучылар. тыныш билгесе дә бар.

Укытучы. Сезнең өчен яңа сүз -“ II-III зат”. Ни өчен?

Укучылар. 1 зат юк.

Укытучы. Кайсы сүзләр турында күбрәк беләсегез килде?

Укучылар. Барлык-юклык

Укытучы. Димәк, укучылар, әлеге сүзләр нинди фигыль турында?

Укучылар. Боерык фигыль.

Укытучы. Әйе, дәресебезнең темасы – Боерык фигыль

Укытучы. Ә нинди максатлар куясыз?

Укучы. Боерык  фигыль үзенчәлекләрен белү, аны тану...

Укытучы. Ә бу таблицадагы сүзләргә нигезләнеп, ниндидер кагыйдә чыгарып булмасмы?

Укучы. Боерык фигыль эшкә кушуны, өндәүне белдерә. Нишлә? соравына җавап бирә. 2-3 зат белән төрләнә.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Ә хәзер мин сезне “Белем дөньясында” бүлегенә чакырам. Тукта, тукта, без ниндидер әкият дөньясына килеп чыктык түгелме?

Борын-борын заманда “Фигыль” дигән патша яшәгән. Беркөнне аның улы дөньяга килгән һәм алар аңа исем сайлый башлаганнар. “Яхшылап уйлагыз!” – дип боерган патша якыннарына, барысына да эш кушкан. Әнисеннән дә “Син дә исем сайларга булыш  инде”,- дип үтенгән. Аксакаллар да читтә калмаган: алар белән дә киңәшләшкән. “Исеме дәрәҗәбезгә туры килсен, башкалар рәнҗетмәсеннәр иде!” - дигән. Шунда бер аксакал патша кулындагы боерыкны күреп: “Монда озак та уйлап торасы юк, ул исем - сезнең кулыгызда”. Менә шулай Боерык фигыль барлыкка килгән, ди...

  • Ничек уйлыйсыз, фигыльнең нинди мәгънәләре бирелгән? ( боеру, эш кушу,үтенү,  киңәшләшү).
  • Фигыльләргә игътибар итик әле, нинди затларда килгәннәр?

 ( уйлагыз,булыш, килсен, рәнҗетмәсеннәр)

  • Кайсы зат кушымча алмый, фигыльнең башлангыч формасы белән туры килә?
  • Кайсы фигыль башкаларыннан аерылып тора? ( рәнҗетмәсеннәр – юклык формасы).

Ә кушымчаларны билгеләү өчен, безгә Шаян ярдәм итәчәк. Ул безгә портфеленә салып кушымчалар алып килгән. Әйдәгез әле, бергәләп, ачыклыйк. ( Табличкалар: кушымча алмый – 2 зат, берлек сан;

-гыз, -гез; -ыгыз, -егез – 2 зат, күплек;

-сын, сен – 3 зат,берлек;

-сыннар, сеннәр – 3 зат күплек.

3 Бирем. Киләсе бүлек “Шаян программа” дип атала.

Укытучы. Сезнең өстәлләрдә – төрле предметлар. Шушы предметларның эш-хәрәкәтенә туры килә торган боерык фигыль уйлап карыйк. Аларны зат-сан белән төрләндерик.

1 төркем – будильник сәгать (Сәгать эшлә,эшләсен, эшләгез, эшләсеннәр )

2 төркем – яна торган брелок ( Ут ян, янсын, яныгыз, янсыннар)

3 төркем – спиннер (Спиннер әйлән, әйләнегез, әйләнсен, әйләнсеннәр)

4 төркем – җырлый торган йомшак уенчык ( куян җырла,җырлагыз, җырласын, җырласыннар) 

2 Бирем. Ә хәзер “Фотомизгел” бүлегенә рәхим итегез.  Бирелгән рәсем буенча һәр укучы яшьтәшләренә листовка, ягъни мөрәҗәгать тексты төзи.

V. Рефлексия. “ХИМС” алымы

Укытучы.

Укучылар, экранга игътибар итик. Экранда хәрефләр бирелгән.

Я –  яхшы...

К – кызыклы...

А – авыр...

Н – нәрсә белдең?

Өй эше.

  1. Төрле заттагы боерык фигыльләр белән 4 җөмлә язарга;
  2. Төрле мәгънәдәге боерык фигыльләр белән 5 җөмлә язарга;
  3. Боерык фигыльләр кулланып, “Укучы өчен кагыйдәләр” темасына текст төзеп язарга

Укытучы. Укучылар, сезгә мин бүгенге дәрескә рәхмәт әйтеп, менә шундый значоклар бүләк итәм. “Шаян ТВ” значогы сезне һәрвакыт алга әйдәсен! Зур уңышлар Сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Боерык фигыль

Максатлар:1)Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү2)Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү...

Боерык фигыль

2 сыйныф өчен . Боерык фиг....

Боерык фигыль.

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 7сыйныфында боерык фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе....

Боерык фигыль. Дәрес эшкәртмәсе.

Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә өйрәтү...

"Боерык фигыль"

Презентация и план открытого урока по татарскому языку по теме "Боерык фигыль" в 6 классе...