Р. Фәхреддин мирасын шәхес тәрбияләүдә файдалану.
статья

Айзатуллова Роза Равильевна

ХХ йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур урын тоткан шәхесләр бик күп. Ләкин алар арасында үзенең хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым бер урын алып тора. Аның татар мәгарифен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре әйтеп бетергесез мөһим. Ул үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен тулысынча туган халкының аң-белем дәрәҗәсен, әхлакый тәрбиясен күтәрү максатларына багышлый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ayzatullova_r.r.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Айзатуллова Роза Равил кызы

Чувашия Республикасы, Батыр районы,

беренче Шыгырдан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

Р. Фәхреддин мирасын шәхес тәрбияләүдә файдалану.

ХХ йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур урын тоткан шәхесләр бик күп. Ләкин алар арасында үзенең хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым бер урын алып тора. Аның татар мәгарифен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре әйтеп бетергесез мөһим. Ул үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен тулысынча туган халкының аң-белем дәрәҗәсен, әхлакый тәрбиясен күтәрү максатларына багышлый.

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы – һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү.

Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Анын кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган.

”Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән сүзләрне беренче тапкыр Казанда 1908 нче елда бастырылган китабының беренче битенә куя. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп олы тормыш юлына әзерләү гамәлен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң мөһим эше дип карый. Аның шул юнәлештәге "Гыйлем әхлак” ("Әхлак гыйлеме-этика”) сериясе барлыкка килә.

Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый. "...Баланың иң кечкенә вакытында имезү, йоклату, ашату, киендерү, юындыру, кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбиясе, тәрбия галимнәре каршында "беренче тәрбия" вә мәктәптә булган тәрбия - "икенче тәрбия" вә аннан соң булган тәрбия - "өченче тәрбия" исеме белән билгеледер. Бу тәрбияләрдән беренчесе – аналардан вә аналык хезмәтендә булганнардан;  икенчес – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер"- дип яза.

Хатын-кызланрың ирләр белән тигез хокуклыгын кайнар яклап һәм

хатын-кызның, бигрәк тә аналарның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләп, һәм

бигрәк тә, җәмгыять алдында гаять тә җавплы булуларын искәртеп, ул “Тәрбияле ана” китабында болай дип яза: “... Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның һәм катышыуладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмай, бәлки мөселманнарның барчачасына хөрмәтле ана улмаклардыр... Аналарның хезмәтләре иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер...”

“Тәрбияле хатын” хезмәтләрендә ананың гаиләдәге роле һәм җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итү ысуллары яктыртыла. “Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганлыклары өчен, хатыннарның кешеләр җәмгыятендәге урыны бик хөрмәтледер”, — ди ул.

Р.Фәхреддиннең "Тәрбияле бала" исемле китабының иң башында, Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлегенә, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә".

 “Ата вә ана” бүлегендә бирелгән түбәндәге нәсыйхәтне мисалга алыйк: “Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз”.

Кече яшьтәге балалар өчен язылган “Шәкертлек әдәбе” дигән дәреслегендә галим этика, эстетик тәрбия белән бергә әхлак төшенчәсен дә киң һәм тирән яктырткан. Китапта күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләсенә карата әйткән мәгънәле, кызыклы фикерләре китерелә.

Ризаэддин Фәхреддиннең олы бер хәзинә дип атарлык “Нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, әби-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын үзләштерергә ярдәм итә.

Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р.Фәхреддин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы

булган эчкечелеккә каршы гомере буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала. Үзенең "Юаныч" исемле зур күләмле хезмәтендә, яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре

тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә.  

Ризаэддин Фәхреддин: "Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", - дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора.

Бала тәрбияләүдә - гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: "...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...”

Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: "...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиешдер.

Тәрбия гыйлеме - сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән кушылган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганлыктан, атап киткәнебез гыйлемнәрнең һәр ни кадәр тәфсиллеге белән беленүе тиеш булмаса да, нигез вә терәкләре, игътибар ителгән ысулларыннан хәбәрсез булу да дөрес түгел..." ("Әдәбе тәгьлим").

“Шәкертлек әдәбе” исемле китабында Р.Фәхреддин әхлакый, рухи, этик һәм эстетик тәрбия турында төшенчә һәм яшь егетләргә киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр бирә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш итә. Биредә ул бөек кешеләрнең тормышыннан гыйбрәтле мисаллар күп китерә һәм китапта күтәрелгән мәсьәләләр буенча галимнәрнең сүзләрен урнаштыра.

“Тәрбияле бала” әсәреннән “Туганнар” бүлегеннән мисал китерү урынлы булыр иде. “Туганнарыгыз – ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын ата вә ана урынында санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны бер дә рәнҗетмәгез вә каты күңелле булмагыз. Оятсызлык вә тәрбиясезлектә күчергеч булып күенмәгез, аларны сүкмәгез, кулларыгда булган нәрсәләрне тартып алмагыз. Чөнки болай итү аларның каннары бозылуга вә ата-ананы ачуландыруга бер сәбәп булыр”

Чуашстан Диния нәзарәте һәм “Гөлсан”  мәдрәсәсе тарафыннан  2013 елда “Ризаэддин Фәхреддин “Балалар әхлагы” дип аталган китап бастырылды. Китапта динебез таләп иткән әхлак нормалары, мөселманның көндәлек тормышта үз-үзен ничек тотарга кирәклеген аңлаткан кануннар гади тел белән язылган. Китап балалар өчен дип аталган булса да, ул барлык катлам укучыларга адреслана. Чөнки, динебез намаз-уразадан гына түгел, ә күркәм әхлак, тәртиптән дә гыйбарәт. Китап мәчетләр каршында эшләүче мәктәпләрдә уку-укыту дәреслеге формасында да кулланыла ала.

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрен өйрәнү түбәндәге әхлакый-ихтыярый сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә: максатчанлык, мөстәкыйльлек, үҗәтлек, сабырлык, тәвәккәллек, тырышлык, инициативлык, үзеңнең хис-кичерешләреңне контрольдә   тота белү, үрнәк шәхес буларак башкаларга уңай йогынты ясый алу, батырлык.

Р. Фәхреддиннең эшчәнлеге, аның бай һәм күпкырлы иҗатының зур өлеше безнең рухи мирасыбызның алтын фондына керә. Аларны халык белергә һәм тәрбия эшендә мул итеп кулланырга тиеш. Ул вакытта гына халкыбызның якты киләчәге, тәрбияле яшь буыны булыр.

Кулланылган әдәбият:

1. Галимнең тарихи хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе. Диләрә Гыймранова. Мәйдан, 2009 нчы ел,1 нче саны, 150-151 нче битләр.

2. Ризаэддин Фәхреддин. Балалар әхлагы. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Гөлсан”  мәдрәсәсе. 2013.

3.  Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле бала. Тәрбия.- 1999.- №7

4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле хатын: һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китаптан бер данәсе булырга тиешледер. – Казан: “Иман” нәшр., 1996.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...

Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану

Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану...