Индивидуаль маршрут
олимпиадные задания

Хузина Гульназ Рафисовна

Индивидуаль маршрут

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл индивидуаль маршрут21.87 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү буенча индивидуаль маршрут

 МБГУ Исенбәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2020-2021 нче уку елы

Укытучы, фән: Хуҗина Г.Р.,  татар теле һәм әдәбияты

Укучылар: Хабирова Р.Ш., 9 класс, Нәгыймова И.И., Мөэминова Г.Ф. , 11 класс

ИМның төп максаты:  Укучыда интеллектуаль һәм практик белем, иҗади сәләт, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм үстерү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:  - югары уку мотивациясен булдыру һәм  саклап калу;

  • активлыкны һәм мөстәкыйльлекне хуплау, уку һәм үз-үзеңне өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтү;
  • рефлексив һәм бәяләү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү;
  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру һәм оештыруга ярдәм күрсәтү;
  • хезмәттәшлеккә,  камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү

Олимпиадага әзерлек системасы:

  • фән буенча база мәктәп әзерлеге;
  • өстәмә белем бирү системасы кысаларында алынган әзерлек;
  • үз-үзеңне әзерләү (фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият уку, бурычларны мөстәкыйль хәл итү, интернетта мәгълүмат эзләү һ. б.));
  • фән буенча ярышларның республика этабында катнашуга максатчан әзерлек.

     Олимпиадага максатчан әзерлек вакытында татар теле буенча түбәндәгеләргә аерым игътибар бирергә:

- теоретик белемнәргә караган биремнәр тестлар яки лингвистик мәсьәләләр: фонетик, лексик, сүз ясалышы, морфологик һәм синтаксик анализ күнекмәләрен; телне сиземләвен; күзәтү, тасвирлау, чагыштыру, системалаштыру алымнарын куллана белүен бәяләү;

-теоретик белемнәрне практикада куллана белү максатыннан аерым текстлар, биремнәр өстендә эшләү, аларны анализлау;

-теоретик мәгълүматны тормышта, сөйләмдә куллана белүен ачыклау өчен билгеле бер фикер яки тема белән бәйле иҗади эш башкару;

-иҗади характердагы сорауларга әзерлек барышында укучының телне тоемлау, аңлау дәрәҗәсен генә түгел, логик фикерләү куәсен, фантазиясен, сәләтен дә ачуга ирешү.

Индивидуаль консультация темалары:

1.Фонетика. Орфоэпия. Орфография. Сүзгә фонетик анализ.

2. Лексикология. Лексикография. Сүзгә лексик анализ.

3. Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү.

4. Сүз төзелеше. Сүз төзелешен тикшерү.

5. Морфология: Исем. Сыйфат.Рәвеш. Сан. Алмашлык. Фигыль. Аваз ияртеме. Хәбәрлек сүз. Бәйлек. Теркәгеч. Кисәкчә. Ымлык. Морфологик анализ.

6. Синтаксис. Синтаксик анализ.

7. Стилистика.

8. Һәр тема буенча тест биремнәрен үтәү

9. Олимпиададан үрнәк биремнәр эшләү.

Кулланылган әдәбият:

1. 10.        Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

3. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.К.: “Мәгариф” н-ты

4. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

5. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

6.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.

7.Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

8.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

9. Хөснетдинова Д.Х., Сәгъдиева Р.К. Татар теленнән олимпиадага әзерлибез. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәш., 2016

10. Сәгъдиева Р.К.,  Хөснетдинова Д.Х. татар теленнән презентацияләр. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016. (диск)

http://www.belem.ru

http://www.mon.tatar.ru

http://gzalilova.narod.ru

Татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнгәндә түбәндәгеләргә игътибар юнәлтү мөһим:

-теоретик төшенчәләр, материаллар әдәби әсәр белән бәйләнештә ачыклауны таләп итә. Укучы төшенчәгә билгеләмә бирүдән тыш, аның төп сыйфатларын әсәрләрдән мисаллар белән дәлилләргә тиеш. Шуңа күрә нәзари төшенчәләр өстендә белемнәрне тирәнәйтү буенча эш алып барыла;

-аерым бер әдип иҗатына һәм әсәргә төрле яклап бәя бирү өчен, әсәрнең эчтәлеген тирәнтен белү, язучының тормыш фактларын, эшчәнлеген, иҗатында күтәрелгән тема-проблемалар, образлар, иҗат юнәлеше, сүз сәнгатенә алып килгән яңалыгын һ.б ассызыклау буенча укучы белән эш ;

-билгеләнгән дәвер әдәбиятына, әдәби процесска бәя бирү әдәбиятның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен аера белүне таләп итә;

- төрле төр һәм жанрга кагылышлы  әдәби әсәргә анализ ясый белүгә караган сораулар укучы өчен  иң авыры булганлыктан,  монда барлык нечкәлекләргә игътибар итү мөһимлеген исәптә тотып эш алып барыла;

-иҗади характердагы сорауларга әзерлек укучының әдәбиятны аңлау дәрәҗәсен генә түгел, логик фикерләү куәсен, фантазиясен, сәләтен ачуга дә юнәлдерелә.

-- фәнара бәйләнешкә (тарих, география, рус теле һәм әдәбияты) караган мәсьәләләргә дә игътибар итү укучының белем дәрәҗәсен киңәйтә.

Индивидуаль консультация темалары:

1. Әдәбият теориясе: Әдәби әсәр. Шигырь төзелеше. Әдәбиятның төрләргә һәм жанрларга бүленеше. Әдәби барыш. Стиль.

2. Лирик әсәргә анализ ясау.

3. Эпик әсәргә анализ ясау.

4. Драма әсәренә анализ.

5. Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары: Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты. ХIХ гасыр әдәбияты. ХХ гасыр башы татар әдәбияты. 1917 – 1941 еллар татар әдәбияты. Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. 1960-1980 елларда  татар әдәбияты. ХХ-ХІ гасыр чикләрендә татар әдәбияты.

6. Олимпиададан үрнәк биремнәр эшләү.

Кулланылган әдәбият:

1.Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – казан: Мәгариф, 2007.

2.Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: Мәгариф, 2006.

3. Йосыпова Н.М. татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәш., 2017

4. Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр.

5. Хәзерге татар әдәбияты / Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: Мәгариф, 2008

Интернет- ресурслар:

http://www.belem.ru

http://edu.ksu.ru

http://www.rusedu.ru

http://www.tatknigafund.ru

http://tatarmuseum.ru

http://tatar.museum.ru

http://www.gabdullatukay.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуаль үсеш планы

Татарстан  Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, “Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең ...

Индивидуаль эш планы

Аттестация өчен материаллар...

2015-2019 елларга укытучы-логопедның һөнәри компетентлыгын күтәрүнең индивидуаль планы.

Укытучы-логопедның һөнәри компитентлыгын күтәрүнен индивидуалҗ планы....

Аттестациягә әзерләнү буенча индивидуаль план

Аттестациягә  әзерләнү  бик  күп  көч,  вакыт  сорый,  шуның  өчен  алдан  планын  төзеп  кую  һәр  укытучының  эшен  җи...

Үрчү һәм организмнарның индивидуаль үсеше

Дәрес тибы: консультацияҮткәрү формасы: 4 группада дифференцияләштерелгән эш, вариантлап, «Метаморфоз», «Партеногенез» темаларына индивидуаль хәбәрләр Бурычлар: 1) те...