Осталык дәресе
план-конспект урока

Осталык дәресе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_zaripovoy_r.k.docx26.47 КБ

Предварительный просмотр:

   Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин  Ютазы районы 3нче санлы  Урыссу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Рәмилә Камил кызы. Сезне үземнең осталык дәресендә күрүемә бик шатмын.

    Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү, заманча технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы. Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучы укучылар нинди булырга тиеш соң?

 СЛАЙД.

  - Креатив фикер йөртүче, тәрбияле.

  - Иҗади  фикерләүче, көндәшлеккә сәләтле шәхес булырга

  - Белемле , актив булырга, күпкырлы  шәхес булырга

 Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

СЛАЙД

  Мин дә татар теле укытучысы буларак түбәндәгечә күз алдына китерәм. Бүгенге заман чыгарылыш сыйныфы укучысы – үзенең туган илен, туган телен яратучы, хөрмәт итүче, милләтенең гореф-гадәтләрен белүче, белемле, зыялы һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Татар теле укытучыларының төп бурычы – туган телебезнең сафлыгын, бөтенлеген саклау һәм үстерү. Бу бурычларны нинди юллар белән хәл итәргә соң? Укучыларны нинди чаралар белән кызыксындырырга?

СЛАЙД

      Игътибар экранга.Үзегезгә ошаган фигураны сайлагыз. Кемнәр шакмак сайлады , кулларыгызны күтәрегез. Рәхмәт. Сез эш сөючән, тырыш кешеләр.Өчпочмак сайлаган кешеләр бармы? Яхшы.  Сезнең лидерлык сәләтләрегез бик көчле.  Кемнәр түгәрәк сайлады? Сез бик аралашучан. Зигзаг сайлаучылар бармы? Торып басыгыз. Сез бик иҗади, креатив кешеләр. Сз минем ярдәмчеләрем булырсыз. Өстәл артына узыгыз. Өстәлдә кисмә  хәрефләр бар. Шулардан сүз җыярга кирәк. ( хәреф җыялар – ми штурмы). Нинди сүз килеп чыкты инде?( кроссенс) (тактага куярга)

     Залда инглиз теле укытучылары бармы? Кроссворд сүзе ничек тәрҗемә ителә? Булмаса үзем әйтәм. Кроссворд – хәрефләр кисешүе. Ә кроссенс – фикерләр кисешүе.  Эш тәртибенең аңлатмасы өстәлләрегездә. Фокус төркемгә кроссенс төзергә кирәк.

 Слайд.( Тема чыга)

    Хөрмәтле коллегалар! 2) Игътибар итегез экранга. Слайд  Бу рәсемнәрне нинди тема берләштерә? Көтелгән җавап : Дуслык.

3)Дуслык сүзенә нинди мәгънә салынган? Әйдәгез әле бу сүзнең һәр хәрефенә охшашлыклар уйлап карыйк.

СЛАЙД

Д  -дус һәрчак дөресен сөйли;

У - дус укымышлы, усал түгел;

с - сер саклый белә, саран түгел;

л - дус лаеклы була;

ы - дус ышанычлы;

к - дус кызыксынучан, дуслар белән кызык.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

СЛАЙД

СЛАЙД

4) Алдагы слайдка  игътибар итегез. Рәсемнәргә күз салыгыз. Беренче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Ике малай) Икенче рәсемдә? (эт һәм малай) Өченче рәсемдә (малай һәм табигать) Бу өч рәсемне нинди сүз берләштерә? (Дуслык). Төгәлрәк әйтсәк, дуслык төрләре. Дуслык кешеләр арасында, кеше һәм табигатьтәге җан ияләре арасында, табигать белән кеше арасында. Ә сорау билгесе астында нинди рәсем, нинди дуслык булыр икән? Шуны белер өчен видеофрагмент карыйк.

ВИДЕО

  Хөрмәтле коллегалар , җавапларыгыз инди булыр?

( Көтелгән җавап – халыклар дуслыгы, милләтләр дуслыгы)

СЛАЙД

    Халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы.Безнең Татарстанда 115 милләт яши.Сан буенча 1нче урында –татарлар, 2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар тора. Бу милләтләр үзара дус һәм тату яшиләр. Шушы дуслыкны саклауның нигезендә нәрсә ята соң?

Көтелгән җаваплар:Толерантлык,Тәрбиялелек ,Саф күңеллелек,

Сабырлык,Укымышлылык ,Максатка ирешүчәнлек, Итагатьлелек,     Табигыйлык.

СЛАЙД    

      Шушындый охшаш рәсемнәр ярдәмендә кроссенс төзелә. Кроссенс – сурәтләр, рәсемнәр, схемалар җыелмасы. Алар  бер-берсе белән бәйләнештә. Бу  төрле  бәйләнеш: өстән өстән яки тирәнтен бәйләнеш булырга мөмкин. Шушы төр эш ярдәмендә укучыларның иҗади фикерләү сәләте арта.

СЛАЙД

   XIXгасырда ук яшәгән күренекле рус язучысы Лев Толстой :”Әгәр дә укучы мәктәптә үзе иҗат итәргә өйрәнмәсә, тормышта да кемнедер кабатлаячак, кемгәдер ошарга гына тырышачак”дип әйтеп калдырган.

СЛАЙД

    Кроссенс 3 вариантта укыла. Укылу тәртибе уклар белән күрсәтелгән.

 СЛАЙД

Сезнең игътибарга беренче вариантта  укыла торган кроссенс. Рәсемнәрне карап, темасын билгеләргә кирәк.

    Бик дөрес, җавапларыгыз өчен рәхмәт.

      Хөрмәтле фокус төркем.Вакыт бетте. Эшегезнең нәтиҗәсен аңлатыгыз.

      Без крооссенсны икенче вариант буенча төзедек. (укыйлар)

   Ярдәмче: Кроссенс алымы универсаль уку күнекмәләренең барлык төрләрен дә формалаштырырга ярдәм итә. Укучыларны логик һәм иҗади фикерләргә, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрергә, креатив булырга  өйрәтә. Мотивацияне үстерә, укучының теманы аңлау дәрәҗәсен күрсәтә. Кроссенс  буенча эш башкару җиңелләрдән түгел,  ләкин мавыктыргыч.

Слайд.

Бу алымның авторлары  язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм рәссам, философ, техник фәннәр докторы Владимир Бусленко . Иң беренче тапкыр кроссенс 2002 елда “Фән һәм тормыш” журналында басылып чыккан.

   Хөрмәтле коллегалар! Дәрестә бар эшне дә үзебез башкармыйк, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә  укучыларыбызга мөстәкыйльлек бирик. Шул вакытта гына алар үзләрен иркен хис итәрләр.   Белем алуга шартлар тудырган очракта гына  бүгенге көн җәмгыяте таләп иткән - креатив фикер йөртүче, актив, белемле,  көндәшлеккә сәләтле иҗади шәхес тәрбияли алырбыз.

    Шушы сүзләрне дәлилләү өчен мина 7 кеше кирәк. Рәхим итегез, коллегалар. Үзегезгә төшенчәләрне  алыгыз. Пәрәвез уены уйнап алыйк.

   Ата-ана баласын мәктәпкә алып килә. Мәктәп укыр өчен уңайлыклар тудыра. Укытучы  мотивация, кызыксындыру булдыра. Шәхси якын килеп уңышка ирешкән укучы тәрбияли.

Залга сорау: Хөрмәтле коллегалар! Әйдәгез әле берсен алып карыйк. Карагыз әле, җепләр ничек тартылды. Ныграк тартсак, өзеләчәк бит.  Барлык компонентлар да бер-берсе белән бәйле, мөһим. Укытучы шушы компоненлар белән идарә итүче.  Шушы компонентларның бөтенесе бергә дус, бердәм булып эшләгәндә генә уңышка ирешкән, иҗади шәхес тәрбияли алырбыз. Чыгышымны  Николай Карамзин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Башкаларга бүтән төрле уйларга комачауламагыз”

       

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...

Осталык дәресе "Милли киемнәр"

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....