Дуслар белән күңелле. (5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес)
план-конспект урока (5 класс)

Ханова Рамиля Расимовна

"Дуслар белән күңелле" темасы буенча дәрес конспекты (5 нче сыйныфның рус төркеме өчен )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_duslar_beln_kunelle.docx36.29 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Ханова Рәмилә Рәсим кызы

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе.

ТЕМА: «Дуслар белән күңелле»

Максат:

Танып -белү максаты: дуслык темасы буенча алдагы сыйныфларда өйрәнгән лексиканы искә төшереп кабатлау, дустың турында сөйли, дустыңның нинди булуын әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру, диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.

Үстерү максаты: логик фикерләү, күзәтүчәнлек, хәтер үсешенә уңай йогынты ясау.

Тәрбия максаты: коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, дуслык хисен тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, таратма материал.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова)

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз.

Бүгенге  дәресне мин алып барырмын. Минем исемем – Рәмилә Рәсимовна.

Слайд №2

- Тактага карагыз әле. Кояш безгә елмая. Безнең дә дәресебез кояш кебек якты, кызыклы булсын!

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

(Үзбәя картасына билге кую критериясен аңлату)  

П. Актуальләштерү.

1) Кроссворд чишү. Слайд №3, 4

- Укучылар, сезнең парталарда  биттә кроссворд бирелгән. Әйдәгез әле, парларда сүзләрне тәрҗемә итеп, кроссвордны чишегез. (парларда эшләү)

X

X

X

X

X

X

1

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

2

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

3

г

е

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

4

ыыы

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

5

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

X

6

X

X

X

X

X

X

X

X

По горизонтали
1. Четыре.  2. Десять.  3. Восемь.  4. Шесть.  5. Девять.  6. Два. 
По вертикали
1. Дружба. 

2)Уку мәсьәләсен кую.

  • Вертикаль буенча нинди ачкыч сүз килеп чыкты сезнең? ( Дуслык)
  • Яхшы. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?
  • Дуслар турында.
  • Дуслык турында.
  • Ә сезнең дусларыгыз бармы?
  • Сезгә дуслар белән күңеллеме?
  • Димәк, дәресебезнең темасын без “Дуслар белән күңелле”дип әйтербез.

Үзбәя. -Укучылар, үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына  билге куегыз.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1) Сүзлек өстендә эш

 -Яхшы. Бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында сөйләшүне дәвам итеп, башлангыч сыйныфларда өйрәнгән сүзләрне искә төшерик.

“Сүзләрнең тәрҗемәсен тап” уенын уйнап алыйк. (Кар бөртекләренә язылган сүзләр тактага бутап куелган.)

дус – друг, подруга

дустым- мой друг, моя подруга

чын дус – настоящий друг

дуслык – дружба

дуслаштык – подружились

бергә – вместе                                         Слайд №5

2) Карточка белән эш.  Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп яз.

Сүзләр: дус, дустым, чын дус, дуслык, дуслаштык, бергә.

      Минем        ...         бар.       ...    белән күңелле. Марат    ...        ...     , чөнки ул миңа булыша. Без мәктәптә         ...                        .    Дустым белән          ...            спорт түгәрәгенә йөрибез.   Безнең        ...                     нык (крепкая).

Бергәләп карточкаларны тикшерәбез.

Үзбәя.-Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Физминутка

-Ә хәзер, кем минем белән ризалаша, шул укучылар басалар, ә кемнәр ризалашмый утырып калалар.

  • - Кемнәрнең дуслары бар?(басалар)
  • - Кем шәһәрдә дуслашты?
  • - Кем авылда дуслашты?
  • - Кем балалар бакчасында дуслашты?
  • - Ә кем мәктәптә дуслашты?
  • -Яхшы.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)- Сезнең парталарда кояш рәсеме бар. Кояшта диалог бирелгән. Кояшны алыгыз, парларда диалогларны язып бетерегез. (парларда эшләү)

а) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Ул ничәнче сыйныфта укый?

-...

- Дустың нинди?

- ...

ә) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Сез кайда дуслаштыгыз?

-...

- Ул нинди?

- ...  .

б) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Ул кайда яши?

-...

- Дустың нинди?

- ...  .

(Һәрбер төркемнән берәр пар җавапларын чыгып укый)

Үзбәя.-Укучылар,  үзегезгә диалог төзегән өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

2) Ситуатив күнегүләр (дәреслек 77 бит 4, 5 күнегү)

 Предложи другу: - вместе поиграть; вместе готовить уроки; пойти в школу.

 Спроси у друга: - готовил ли он сегодня домашнее задание; нравится ли ему спорт; на какой кружок он ходит.

Үзбәя.-Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

3)- Укучылар без бүген дәрестә дуслар турында сөйләшәбез. Кем план-схема  буенча үзенең дусты турында сөйли ала?

Слайд №6

Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3. Ул ... сыйныфта укый.

4. Без .... (мәктәптә, балалар бакчасында, урамда) дуслаштык.

5. Минем дустым ... (яхшы, ярдәмчел, юмарт, эшчән, игътибарлы)

6. Без бик дус. Без бергә ... .

1-2 укучы җавап укый (сөйли).

V.Рефлексия

  1. Нәтиҗә ясау.      

  • Без бүген дәрестә кемнәр, нәрсә турында сөйләштек?
  • Дуслар, дуслык турында.
  • Нинди сүзләрне искә төшердек? (Какие  слова вспомнили?)
  • Шулай итеп,укучылар, өйрәнгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйбыз.
  • Дуслар белән күңеллеме?
  • Чын (яхшы) дус нинди була?
  • Бик дөрес әйтәсез укучылар! Сез дә дуслыкның кадерен белегез! 

Дусны табуы җиңел, саклавы авыр.

2. Үзбәя таблицасын тутыру.

- Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип уйлый,  алар үзләренә “5” куя.

Кем барысын аңладым, аз җавап бирдем дип уйлый, алар “4” куя.

Кем  аз аңладым, ләкин бик аз эшләдем дип уйлый, шул үзенә “3” куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, “2” куя.                                       

   3. Өй эше. Слайд №7

- Өй эше экранда. Сайлап алыгыз һәм көндәлекләрегезгә язып куегыз.

- 1 нче күнегү 76 бит, 4 җөмлә төзеп язарга (составить и написать 4 предлож.)

- 4 нче күнегү 77 бит, диалогка репликалар өстәргә (дополнить диалог);

-Дус, дуслык турында мәкальләр алып килергә. (Принести пословицы про друга , дружбу.)

Слайд №8

-Сау булыгыз, укучылар. Сез бик активлар, тырышлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5 сыйныфның рус төркеме өчен ярыш дәрес.

Максат: 1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. 2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү. 3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм ...

Дуслар белән күңелле

Разработка открытого урока по татарскому языку в русской группе по учебнику  Р.З.Хайдаровой в 5 классе...

Татар теле. 5 сыныф. Дуслар белән күңелле.

5 сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе...

” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

rdquo; Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...