Әдәбият, 9 сыйныф.
учебно-методическое пособие (9 класс)

Садриева Алия Габдулловна

9 сыйныфта  туган(татар) әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше. Иҗади биремле тест

Скачать:

Предварительный просмотр:

9 сыйныфта  туган(татар) әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше. Иҗади биремле тест

  1. Поэма ул  ...

А) –  лиро-эпик жанр атамасы, сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-кичереш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп бара, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелә торган әсәр.

Ә) –  могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят.

Б) – дөньяның килеп чыгышы, кешеләрнең  барлыкка килүе, аллаларның, каһарманнарның батырлыгы  хакында бик борынгы сөйләкләр.

  1.  Ул 1947 нче елның 1 нче гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында  дөньяга килгән.

А) Зөлфәт Хәким        Ә) Фоат Садриев         Б) Маликов Дөлфәт Госман улы

3. Фоат Садриевның “Таң җиле”  әсәренең жанры?

А) хикәя        Ә) роман           Б) повесть

4. Казанда беренче мәртәбә татарча спектакль  кайчан куела?

А) 1879 елның 6 гыйнварында;    

Ә) 1906 елның 22 декабрендә;  

Б) 1933 елның 16 июненә;

5. Туфан Миңнуллинның  “Кулъяулык” музыкаль драмасының  геройлары

А);   Мирза, Сәлимә, Хәлимә, Мәхүп, Закир, Әхтәм, Әптем;

Ә)  Сафа, Хафиз, Закир, Фатыйха, Әлемгол, Мохтар;  

Б) Хатирә, Даняр, Айнур, Айдар, Әминә, Хәйдәр, Диләрә, Камил, Шамил;

6. Зөлфәтнең шигырьләрен табыгыз:

А)   “Киек казлар”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”;  

Ә)    “Кайгы”, “Әләк”, “Саран бай”, “Олысыманлык”, “Көн дә ызгыш...”;

Б)  “Бул гына”, “Дүрт җыр”, “Тамыр көлләре”, “Тылсым”;

7. Хәсән Туфанның шигырьләрен табыгыз:

А)   “Киек казлар”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”;  

Ә)    “Кайгы”, “Әләк”, “Саран бай”, “Олысыманлык”, “Көн дә ызгыш...”;

Б)  “Бул гына”, “Дүрт җыр”, “Тамыр көлләре”, “Тылсым”;

8.  “Сиңа гына бары багышланыр

Хәтта соңгы сулар тыным да”– өзек кайсы шигырьдән?

А)   Хәсән Туфан “Агыла да болыт агыла”

Ә)    Илдар Юзеев “Калдыр, аккош, каурыеңны...”;

Б)   Зөлфәт “Бул гына” ;

9.  “Телсез күке” әсәренең авторы

А)  Зөлфәт;     Ә)  Аяз Гыйләҗев;        Б)  Зөлфәт Хәким;

10. “Төш күрде. Төшендә ул урман елгасы өстеннән оча башлады. Елгадан тарлавыкка күчте... Тарлавык бетте, караңгылык куерды, ул оча-оча кап-каты шома стенага килеп бәрелде.– өзек кайсы әсәрдән?

А)  “Телсез күке”

Ә)  “Кулъяулык”

Б)  “Җомга көн кич белән...”;

11. Әсәрләрнең  авторын билгелә.

1.”Итил суы ака торур”   2.”Өчәү чыктык ерак юлга”   3. “Җомга көн кич белән”

 А)  Аяз Гыйләҗев;     Ә)  Нурихан Фәттах;      Б) Илдар Юзеев;

12. Туфан Миңнуллин кайда һәм кайчан туган?

А)  Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы, 1935 ел;

Ә)  Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында,  1933 ел;

Б) Башкортстанның Яңавыл районы Күчтавыл авылында,  1928 ел;

13. Каган сүзенең мәгънәсе ...

А)  Язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар;

Ә)  Сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак;

Б) Борынгы төркиләрнең дәүләт башлыгы, хан, патша;

14. 9 сыйныфта укыган бер әсәргә анализ ясагыз.(Авторы, исеме, жанры, темасы, проблема, идеясе.Сезгә бу әсәр ошыймы, ни өчен?

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Контроль эшне бәяләү:

  тест 13 сораудан тора. Һәр дөрес җавапка бер балл куела.  14 нче биремдәге  тулы язма эш өчен 10 балл куела

Контроль эштә максималь бәя - 23 балл.

Билге

“5”ле

“4”ле

“3”ле

“2”ле

Тест эшенең процентларда бирелеше

80-100%

60-79%

40-59%

20-39%

Баллар

20-23 балл

19-17 балл

16-14 балл

1-13 балл

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныф. Борынгы әдәбият. ТЕСТ.

9 нчы сыйныф.  Борынгы әдәбият. ТЕСТ....

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

Эш программасы.(8 нче сыйныф әдәбият)

Аңлатма язуы.Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максатлары-        татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар хал­кының тарихы, рухи казанышл...

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

9 нчы сыйныф өчен тест Әдәбият

Әдәбият буенча тест....

Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф

Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.  АннотацияФатих Әмирханның “Бер  хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналын...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...