Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәнү
учебно-методический материал

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_tele_dreslrend_prosodikany_oyrnu.docx54.16 КБ

Предварительный просмотр:

АНА ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ПРОСОДИКАНЫ ӨЙРӘНҮ

Хәзерге тел белемендә просодиканың тоткан урыны

Хәзерге тел гыйлемендә сөйләм белән кызыксыну артты, шуңа бәйле рәвештә күп кенә лингвистлар просодика кебек кызыклы өлкәләргә күбрәк игътибар бирә.

Кайчандыр бу термин сүзнең шигъри үзенчәлекләре турында тәгълимат буларак туган, ә хәзерге вакытта бу фәннең күләме һәм эчтәлеге күпкә киңәйгән. Кайбер галимнәр «просодия», «просодика» һәм «просодемика»[Розенталь, 1976: 344] терминнарын аерырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта сөйләмнең матди чараларына караган субстанциональ төшенчә буларак та кабул ителә, ул – төп тон ешлыгы, интенсивлык, озынлык. Просодика терминнарында сөйләүченең шәхси сөйләмендәге тел просодиясе тасвирлана,ягъни просодикага барлык семиологик неревант булмаган функцияләр хас. Терминнарда яңгыраган сөйләмнең семиологик релевант күренешләре (тональ телләрдәге тоннар, басымлы иҗекне гамәлгә ашыру һ.б.) тасвирлана. Җыеп әйткәндә, просодия – ул төзелеш материалы, просодика – ул уйланганны төзү ысулы, просодемика – корылманың социаль билгеләнеше һәм аның теге яки бу билге буенча башка төзелешләрдән аермасы[Дубовский, 1983: 21].

Кайчагында просодия бераз гадиләштерелә, мәсәлән, «сөйләмнең биеклеге, озынлыгы, яңгыравыклыгы кебек ритмик-интонацион якларның гомуми исеме» дип бирелә[Розенталь, 1976: 344].

Кайбер хезмәтләрдә «просодия» термины «интонация»терминының абсолют синонимы буларак бирелә. Шуңа да карамастан, «просодика» һәм «интонация» төшенчәләре синоним буларак туры килмиләр. Әгәр просодик структура – тавыш эзлеклелеген оештыру ысулы, иҗектән башлап (иҗек, сүз, ритм, синтагма, әйтелеш) булса, интонация – синтагма һәм әйтелешнең просодик оештыру ысулы буларак аңлатыла. Икенче яктан, просодика турында сүз барганда, гадәттә, сөйләм берәмлекләренең просодик чаралары күздә тотыла, ә интонациядә тел, аның интонация үзенчәлекләре карала.

Просодия һәм интонация асылын тикшерүче теоретик эшләр арасында В. А. Артемовның[Артемов, 1976: 46] оригиналь концепциясе аеруча кызыксыну уята. Автор фикеренчә, кеше сөйләме аралашуның сыйфатлы итеп формалаштырылган тавыш формаларына ия булган беренчел сигналы.

Авторның кешелек үсеше процессында төп тон ешлыгының интенсивлык һәм озынлыгының абсолют акустик әһәмиятләре просодик булып кала; ә ешлык, интерваллар, диапазоннар интонация тудыра дигән фикере кызыклы. Интонация хикәя, сорау, өндәүләр рәвешендә гомумкешелек психосоциаль коммуникация формаларын гамәлгә ашырганга күрә, интонацияның структурасы төрле телләрдә охшаш булып чыккан. Просодиянең заманча функцияләре аралашучыларның социаль-психологик модаль мөнәсәбәтләрен тормышка ашыру экспрессиясе белән чикләнә. Теләсә нинди хәбәр логикага гына корылып калмый, социаль-психологикага да корылган. Логикага корылган фикер интонация белән билгеләнә, ә психологик фикер – просодика белән. Тавыш төзелешенең теләсә нинди модаль төре буларак, просодия, аерым фразага, синтагмга яки сүзгә түгел, ә бу вәзгыятьтә аның бөтен өзекләренә таяна.

Просодия – ул теләсә нинди әйтемнең ритмик-музыкаль чагылышы. Әлеге чагылыш төрле телләрдә бер төрле түгел. Башкача әйткәндә, тел символик әһәмияткә ия булган үзенә бер билгеле системага хас, гәрчә ул тел мәгънәләренә ия булмаса да[Артемов, 1976: 48]

«Татар грамматикасы»нда просодика гадәттәгечә «барлык суперсегмент берәмлекләре яки сөйләмнең ритмик-интонация үзенчәлекләре җыелмасы»[Зәкиев, 2015: 96] буларак билгеләнә.

Просодик берәмлекләр

Басым

Сүз басымы элек-электән тюркологларның, шул исәптән татар лингвистларының игътибар үзәгендә булган. Лингвистларның бу уңайдан фикерләре кайвакыт тәңгәл килмәгән.

А. М. Щербак еш кына бер үк телдә басым турында капма-каршы нәтиҗәләр ясала дип белдерә[Щербак, 1970: 117].

Е. Д. Поливанов фикеренчә, басым сүзнең бердәм сыйфаты, чөнки бер сүзгә бер басым туры килә, ә төрки телләрдәге басым сүзнең соңгы иҗегенә төшү нәтиҗәсендә сүзнең бердәм сыйфатын гына түгел, ә сүз белән сүз арасындагы чикләрне билгеләргә ярдәм итә[Поливанов, 1933: 47].

Бу уңайдан А. Н. Кононовның фикере кызыклы. Аның фикеренчә, басым җөмләнең иясе белән хәбәренә генә төшә, ә калган җөмлә кисәкләре басымсыз әйтеләләр[Кононов, 1960: 57].

A. M. Щербак төрки телләрдә сүз басымы роле әллә ни әһәмиятле түгел дигән фикер белдерә[Щербак, 1970: 117].

М. И. Трофимов төрки телләрдә басымның мөстәкыйль мәгънә аеру чарасы буларак түгел, ә бәлки, нигездә, җөмләдә сүзне озата баручы буларак билгели. Шунысы кызык, «төрки телләрдәге басым һәм сузык авазлар – сүзне берләштерү чарасы булып тора»[Трофимов, 1991: 163].

Т. Т. Талипов исә басымны катлаулы сүзләр очрагында аңлатырга омтыла. Аның фикеренчә басым төшкән иҗек үзеннән алда килгән иҗеккә тәэсир итә[Талипов, 1983: 51].

Сүз басымы – ул сүзнең берәр иҗеген төрле юллар белән башкаларыннан аерып әйтү. Татар телендә сүз басымы башка телләр белән чагыштырганда көчсезрәк. Табигате буенча түбәндәгеләрне әйтеп була. Әгәр сүздәге сузыклар озынлык ягыннан бер төрле, я озын, якыска булсалар, һәм басым ахыргы иҗеккә төшсә, басымлы сузык һәрвакыт басымсызыннан озынрак була. Басым беренче иҗеккә төшсә, басымлы сузык басымсызыннан көчлерәк була. Сыйфаты ягыннан басымлы сузык басымсызыннан аерылмый диярлек, татар телендә рус телендәге кебек сыйфат редукциясе булмый.

Татар телендә басым түбәндәге очракларда соңгы иҗеккә төшмәскә мөмкин: 1)II зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗектә була: языгыз, ташыгыз, утырыгыз; 2)исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язучымын, укытучысың; 3)фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: китәрсең, эшләрмен; 4)фигыльдә -ма/-мә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми[Һадиева, 2014: 39]; 5)-мы/-ми сорау кушымчасы басымны үзенә алмый: күрдеңме? алдыңмы?; 6)хәл фигыль ясагыч -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчаларына басым төшми: әйткәнче, барганчы; 7)рәвеш ясагыч -дай/-дәй, -тай/-тәй, -ча/-чә кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар, басым алдагы иҗеккә төшә: төлкедәй, дусларча; 8)хәзерге заман хикәя фигыльгә -лар/-ләр күплек сан кушымчасы ялганганда, басым кушымча алдындагы иҗеккә төшә: карыйлар, баралар, сөйлиләр; 9)кайбер гарәп-фарсы алынма-ларында басым ахыргы иҗектә булмаска мөмкин: һәммә, ләкин, әлбәттә; 10)соңгырак чорда рус теле аша кергән алынмаларда, шул телдәге басым саклана: трактор, телевизор.

Сөйләм агышында аерым сүзләр (еш кына ярдәмлек сүз яки кисәкчә янында), башка сүз басымы астына күчеп, үз басымын югалтырга мөмкин: Фонетик сүз составына кергән басымсыз сүз алдан килсә, ул проклитик сүз (проклиза): 1)гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре үзләренең алдында килгән исемнәр, саннар, алмашлыкларның басымын үзләренә алалар: син генә´, ике генә´; 2)кайбер ияртүче һәм бүлүче теркәгечләрнең (гүя, ягъни, әгәр, я, яисә, яки) басымы аннан соң килгән сүзгә күчә: я син, я мин..; без, ягъни кешеләр... Фонетик сүз составына кергән басымсыз сүз ахырдан килсә, ул энклитик сүз (энклиза): 1)гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре фигыльләр, рәвешләр, сыйфатлардан соң килгәндә, аларга чикләү төсмере бирә һәм, басымын югалтып, энклитикага әверелә: тиз генә, ал гына, яшь кенә; 2)артыклык дәрәҗәсе ясый торган ап-, ямь, зәп-, көпә-, туп-, чалт-, шыр, җете, үтә, иң кебек кисәкчәләр сыйфатлар һәм рәвешләр алдында килеп, үзләренә басым кабул итәләр: иң оста, кып-кызыл, туп-туры, үтә´ матур; 3)мөстәкыйль сүзләрдән соң килгән кайбер теркәгечләр (ки, да/дә, та/тә, ни – ни): килдем дә, алды´ ни, алмады ни; 4)кайбер кисәкчәләр (бит, ич, ла/лә, ләбаса, да/дә, ук/үк): ба´р ич, күрдем ләбаса, таптым бит; 5)кайбер модаль сүзләр (икән, кирәк, тиеш, соң): бара´ икән, шул кирәк, табарга´ тиеш; [Һадиева, 2014: 40] 6)кайбер ярдәмче фигыльләр: килә´ иде, эшли´ тор, күрмәгән бул; 7)парлы сүзләрдә икенче компонент басымсыз була: бала´-чага, хатын-кыз. [Һадиева, 2014: 41]  

Шулай итеп, сөйләм агымында бер төркем иҗекләрне бер тактка берләштерүдә басымның роле зур. Рим грамматигы Диомед (б.э.к. IV гасыр) әйтүенчә, басым – сүзнең җаны ул.

Сүз басымы – сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым ижек составындагы сузык авазга төшә. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урман - урман-чы, урман-чы-лык[Харисова, 2001: 83]  

Иҗек

Безнең сөйләмебез аралашкан вакытта аерым авазларга гына түгел, бәлки үзара бәйләнгән иҗекләргә бүленә. Иҗек – әйтелешнең минималь берәмлеге, ул сегмент һәм суперсегмент билгеләренең реальләшү урыны булып хезмәт итә[Һадиева, 2014: 39].

Иҗекләр төзелешләре буенча төрле була. Сузыкка беткән иҗек – ачык, тартыкка беткән иҗек – ябык иҗек була: ча-на (ачык иҗекләр), тур-гай

(ябык иҗекләр). Сузык аваз иҗекнең мәҗбүри элементы булып тора.

Күренекле тел галиме Г. Алпаров «сузык аваз ул – иҗекнең төп хуҗасы, ансыз иҗек була алмый»[Алпаров, 2008 : 94] дип бик урынлы ассызыклый.

Һәр телнең үзенә генә хас иҗек калыплары була[Зәкиев, 2015: 57]. Хәзерге татар телендә сигез төрле иҗек калыбы бар:

ачык иҗекләр: 

1. С: а-та, ә-би, ө-мә, а-ла

2. Т + С: ба-ла, ка-ла, са-та

3. Т + Т + С: ста-кан

С – сузык; Т – тартык

ябык иҗекләр

1. С + Т: ир, ат, аш, ал

2. Т + С +Т: таш-лар, бар-ган

3. С + Т + Т: ант, урт, әйт-те

4. Т + С + Т + Т: дүрт, тарт, шалт

5. Т + Т + С + Т: трак-тор, шкаф, трам-вай[Һадиева, 2014: 39].

Шунысын да истә тотарга кирәк: авазлар яңгырашлары белән аерылалар: иң көчле яңгырашлы авазлар – сузыклар, аннан – сонантлар, һәм шаулы тартыклар аз яңгырашлы авазлар була. Татар теленең иҗек төзелеше

закончалыклары буенча, иҗек ахырында ике тартык яңгырашлары кимү тәртибендә тезелеп килсәләр генә очрыйлар (ант, көрт), ә иҗек башында ике

тартык янәшә килү, яңгырашлары үсү тәртибендә тезелсәләр генә мөмкин (кләй, гра). Бу принциплар бозылганда, алынма сүзләрдә протеза, эпентеза һ.б. күренешләр була[Зәкиев, 2015: 58].

Ябык иҗеккә тәмамланган сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганганда, сүзнең иҗек төзелеше үзгәрә; сүз ахырындагы тартык аваз икенче иҗеккә күчеп китеп, үзенең элеккеге иҗеген «ачып җибәрә»(ат-а >

а-та, төр-е > тө-ре һ.б.). Авазларның иҗек тибына бәйле үзгәрешләре турында сөйләгәндә, беренчедән, шунысын билгеләргә кирәк, ТС тибындаг иҗекләрдә СТ тибы белән чагыштырганда аккомодация күренеше, ягъни сузыкларның тартыкларга тәэсире көчлерәк була. Икенчедән, иҗек эчендә авазларның үзара тәэсир итешүләре төрле иҗекләрнең янәшә торган авазлары тәэсир итешүеннән көчлерәк. Өченчедән, ачык иҗектәге сузык авазларның озынлыгы ябык иҗектәге шундый ук сузыкларның озынлыгыннан 1,3-1,5 мәртәбә артык була. Абсолют ачык иҗектәге сузыкның озынлыгы исә шундый ук позициядәге теләсә нинди тип иҗектә килүче шундый ук сузыкның озынлыгыннан һәрвакыт зуррак. Дүртенчедән, сүздә иҗекләр һәм

авазлар саны арту сузыкларның озынлыгы кимүгә китерә.

Татар телендә иҗек башында ике тартык янәшә килә алмый, шулай ук икенче иҗекнең сузыктан башлануы мөмкин түгел. Иҗек ахырында ике тартык янәшә килгәли, ләкин, гадәттә, аларның икенчесе тартык сонант була. Мәсәлән: ант, карт, кайт һ.б.[Харисова: 84]

Иҗек – сөйләмнең иң кечкенә әйтелеш берәмлеге, аның элементлары акустик яктан да, артикуляцион яктан да бик тыгыз береккән булалар. Бу барлык галимнәр тарафыннан таныла, әмма иҗекләргә аеру принципларын билгеләгәндә, алар арасында фикер төрлелеге күренә. Хәзерге тел белемендә иҗекне ике аспекттан – акустик һәм артикуляцион яктан чыгып аңлаталар. Акустик аспект Дания галиме О. Есперсен (1860-1943) хезмәтләрендә чагылыш таба. Сонорлык теориясе дип аталган бу теория буенча, авазлар төрле сонорлыкка ия. О. Есперсенның сонорлык градациясе буенча [а] – иң сонор, яңгырашы иң көчле аваз; сонорлыгы иң кечкенә авазлар – саңгырау [п], [т], [к] тартыклары. Калган авазлар шул ике чик арасында урнашкан. Сөйләмдә иң сонор авазлар, гадәттә, сонорлыгы аз булган авазлар белән чиратлашып киләләр: балалар сүзендә өч түбә бар һәм һәр түбә сонорлыгы иң көчле авазныкы булуы белән аерылып тора.

Иҗекне артикуляцион аспекттан чыгып аңлату да бар. Телчеләр арасында, бигрәк тә, иҗекнең «тын теориясе» (экспиратор теория) киң таралган. Әлеге теория буенча, бер һава этәреше белән әйтелгән аваз яисә авазлар тезмәсе иҗек дип санала. Бу экспиратор теория фәндә хәзер кабул ителмичә кала, чөнки иҗек чикләре белән сулыш чикләре туры килеп бетмәскә дә мөмкин, яисә сонор авазлар, яңгыраулар белән аерылган иҗекләрне берьюлы әйтергә мөмкин.

Академик Л. В. Щерба һәм аның шәкертләре тарафыннан эшләнгән иҗек теориясе артикуляцион һәм физиологик аспектларны истә тота. Аны мускул киеренкелеге теориясе дип тә атарга мөмкин булыр иде [Сафиуллина 2001: 59].

Иҗек – сөйләм аппаратының бер импульстагы мускул киеренкелеге белән әйтелә торган авазлар тезмәсе. Мускул киеренкелеге арту яки кимүгә бәйле рәвештә яңгыраш та, сонорлык та я арта, я кими. Сонорлык һәм мускул киеренкелеге теорияләре бер-берсен төгәллиләр, чөнки мускул киеренкелеге теориясе буенча, иҗекнең түбәсе булып сузык аваз тора. Шуңа бәйл рәвештә, тартык авазның сузык авазга берегү дәрәҗәсенә карап, көчле һәм көчсе берегү барлыкка килә. Көчсез берегү булганда, тартык аваз алдагы сузык авазга «күчә». Мәсәлән: ру-ка, уш-ла һ.б.[Бондарко, 2004: 106].

Кешенең артикуляцион эшчәнлеген эксперименталь өйрәнүләрдән соң, Л. В. Бондарко түбәндәге нәтиҗәгә килә: Теләсә нинди сузык һәм тартык авазлар тезмәсе әйтелеш берәмлеге була алмый. Бу яктан телләрнең ике төрен аерып күрсәтергә була: кайбер телләрдә, чыннан да, ачык иҗек, ягъни сузык авазга тәмамлана торган иҗек кенә әйтелеш берәмлеге була ала; мәсәлән, рус телендә бу шулай. Башка телләрдә исә ачык иҗек белән беррәттән, ябык иҗек, ягъни тартык авазга тәмамлана торган иҗек тә әйтелеш берәмлеге булырга мөмкин. Соңгысы төрки телләр өчен хас.

Иҗеккә бүленеш мәсьәләсе фонетика өлкәсендә иң катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Иҗеккә бүленеш – иҗекләр арасындагы реаль яки потенциаль чик, сүзнең пауза ясалырга мөмкин булган урыны.

Интонация

Интонация – ул сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънәләр белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт белдерү өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы. Интонация телдә ике функция башкара: коммуникатив, ул сөйләмне җөмләләргә бүлә, җөмлә төрләрен оештыруда катнаша, җөмләне синтагмаларга бүлә; эмоциональ, сөйләүченең халәтен, сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерә. Интонациянең компонентлары: тавышның көе, тавышның көче, сөйләмнең тизлеге, паузалар, тавышның тембры [Һадиева, 2014: 41].

Сүзләрдән җөмлә, җөмләләрдән сөйләм оештырганда, җөмләнең һәм

сөйләмнең аерылгысыз элементы булып, интонация дә катнаша. Соңгы елларда интонациянең барлык төр чагылышларын, тавыш хәрәкәте турындагы фән буларак, просодия исеме белән өйрәнә башладылар.

Интонация, көенә карап, берничә төргә бүленә:

Тулы интонация, ягъни күтәрелү өлеше, югары ноктасы һәм төшү өлеше булган интонация.

Әкренләп күтәрелә бара һәм үзенең иң югары ноктасында кинәт туктап кала торган интонация күтәрелүче интонация дип атала.

Төшүче интонация, ягъни үзенең югары ноктасыннан әкренләп төшеп баручы интонация.

Катнаш интонация.

Интонация, сөйләм көенә һәм паузаның характерына карап, тагын

түбәндәге төрләргә бүленә: хәбәр итү интонациясе, санау интонациясе, каршылык интонациясе, көттерү интонациясе[Сәгъдиева, 2014: 16].

Гадәттә, интонациянең ике аспектын аералар:

1. Коммуникатив аспект – бу аспекттан татар интонациясенең берничә функциясен аерырга була:

а)сөйләм агымын оештыру һәм кисакләргә бүлү функциясе. Бу сөйләмне синтагмаларга, җөмләләргә, фразаларга бүлү;

б)әйтелеш типларын формалаштыру, аеру, җөмләнең коммуникатив төрләрен (хикәя, сорау, өндәү) аеру функциясе.

в)интонацион берәмлекләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тәкъбир итү функциясе – интонация җөмләне актуаль кисәкләргә бүлүдә катнаша.

2. Эмоциональ аспект ‒ бу эмоциональ мәгънәләр һәм төсмерләр белдерү; сөйләүченең эмоциональ халәтен, аның тыңлаучыга ничек тәэсир итү теләген белдерү, интонациянең модельлелек белдерүе (шатлану, борчылу, курку һ.б. төсмерләр белән әйтелә ала).

Интонациянең компонентлары, сөйләм агымындагы төрле фонетик чаралар бик тыгыз бәйләнгән булалар. Шул ук вакытта һәрберсенә мәгънәви бурыч йөкләнгән була.

1. Төрле интонацион конструкцияләр мелодика, интенсивлык, озынлык һәм тембрның төрле күләмендә катнашуы аша ясалалар.

2. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлгәндә мелодика, темп һәм пауза актив катнаша. Ә инде синтагма яки фраза басымын барлыкка китерү өчен, инде әйтелгәнчә, шул сүзнең басымын көчәйтелә, шулай булгач, синтагма басымын төзүче компонентлар булып, сүз басымы компонентлары ‒ озынлык, көч, тон югарылыгы хезмәт итә.

3. Эмфатик басымны барлыкка китерүдә һәм төрле эмоциональ-экспрессив төсмерләр белдерүдә интонациянең барлык компонентлары катнаша ала, дөрес, аларның чагыштырмалары төрле була. Телнең интонацион чаралары синтаксик төзелеш белән тыгыз бәйләнештә булалар. Бу бәйләнешләр төрле синтаксик төзелмәләрне тасвирлаганда да каралалар.

Р. М. Балтаева татар теленең сорау җөмләләренә хас булган интонацияне җентекләп өйрәнгән. Аның тарафыннан гомуми сорауның түбәндәге төрләре билгеләнде: үз-гомуми сорау, чагыштырмача, дәлилләү, кабатлап сорау, яңадан сорау. Автор һәр төргә хас просодик характеристикаларны да сурәтли.

Р. М. Балтаева, А. Казем-Бек һәм М. З. Зәкиев хезмәтләрендә әйтелгән нигезләмәне эксперименталь рәвештә раслый. Ягъни, сорау биргәндә интонация басым төшкән иҗеккә кадәр күтәрелә һәм басымнан соң әлеге темп түбәнәя.

Соңрак Х. Х. Сәлимов интонациягә просодик характеристика бирә. Җөмләдәге просодик берәмлекләр бербөтен итүче, җөмләнең мәгънәсен ачарга һәм телдәге интонация типларын билгеләрргә ярдәм итүче чаралар җыелмасы ул интонация дигән фикер белдерә.

Х. Х. Сәлимовның эксперименталь-фонетик тикшеренүләре барышында интонация берәмлекләрен анализлау нәтиҗәләре нигезендә түбәндәге семантик интонация берәмлекләре аерып алына: тәмамланган интонациясе, аерып бирелгән интонация, төгәлләнмәгән интонация, сорау интонациясе, мәҗбүри интонация һәм тойгылы интонация.

Тел гыйлемендә махсус мәсьәлә интонациясе бары тик Х. Х. Сәлимов кына эксперименталь ысул белән өйрәнелгән.

«Интонация сөйләүченең хисләрен, текстка шәхси мөнәсәбәтен, бәясен белдерә һәм шуңа бәйле рәвештә аның башкарылу стиле дә төрле булу», - ди Р. Нуриев[Нуриев, 2001: 124].

«Шәхси тавыш», «шәхси интонация» дигән төшенчәләрне аңлау, күз алдына китерү, шул нигездә үз тавышыңның мөмкинлекләрен ачыклау, аларның мәгънә төсмерләрен тыңлаучыга җиткерү оратор өчен бик әһәмиятле. Интонацияне барлыкка китерә торган басым, пауза, ритм кебек компонентларның асылын төшенү бик мөһим – «шәхси тавыш», «шәхси интонация» төшенчәләрен аңлау ул менә шушы чараларны аңлау дигән сүз дә инде[Низамов, 1990: 49]

Шулай итеп, интонация компонентлары татар телендə түбəндəге функциялəрне үтəүгə юнəлдерелгəн: коммуникатив, ягъни əңгəмəдəшлəр арасында контакт тудыру, аны дəвам итү, тəмамлау, һ.б.; мəгънə аеру (фонологик), ягъни мəгънəнең төрле төсмерлəре арасыннан сəйлəүченең максатына туры килгəнен куллану; аерып күрсəтү (кульминатив), логик басым ярəмендə сөйлəм барышында әһәмияткə ия булган сүзлəрне аеру; берлəштерү (синтезлау), ягъни интонация ярдəмендə сүзлəрне синтагмаларга,

синтагмалар – җөмлəлəргə, җөмлəлəр – фразалар берлегенə берлəштерү; бүлү (делимитатив) функциясе сөйлəм барышын фразалар берлегенə, җөмлəлəргə, синтагмаларга, кайбер очракларда сүзлəргə бүлү дə тасвирлана.

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Абдуллина Р. Паузалар // Фән һәм мәктәп. – 1997. – №4. – 100-104б.
  2. Алпаров Г. Х. Сайланма хезмәтләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287б.
  3. Артемов В.А. Психология речевой интонации: (Интонация и просодия). – М., 1976. – С. 262.
  4. Асылгараев Ш .Н. Синтагматическое членение татарской речи (экспериментально-фонетическое исследование): дисс... канд. филол. наук / Ш. Н. Асылгараев. – Казань, 1968. – С. 265.
  5. Асылгараев Ш. Н., Губайдуллина Г. Т. Истоки экспериментальной фонетики в татарском языкознании / Ш. Н. Асылгараев, Г. Т .Губайдуллина // Научный Татарстан. – 2009. - № 4. – С. 31-38.
  6. Афлетунов А. Ш. Логическое ударение в татарском языке // Итоговая конференция КГУ за 1962 г. – Казань, 1963. – С.72-78.
  7. Афлетунов А. Ш. Словесное ударение в татарском языке // Итоговая конференция КГУ за 1961 г. – Казань, 1962. – С.79-81.
  8. Балтаева Р. М. Интонационная структура общего вопроса в современном татарском языке: Автореф. дис. ... канд. филол. наук – Казань, 1973. – С. 235.
  9. Бондарко Л. В., Вербицкая Л. А., Гордина М. В. Основы общей фонетики. – М.: «Академия», 2004. – С. 160.
  10. Гөбәйдуллина Г. Т. Фонетиканы үзләштерүдә мөһим мәсьәләләр (Актуальные вопросы в усвоении фонетики) / Г. Т. Гөбәйдуллина // Мәгариф. – 2009. – № 10. – 16б.
  11. Губайдуллина Г. Т. Татарская экспериментальная фонетика: истоки и этапы ее развития: Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Казань, 2011. – С. 223.
  12. Дубовский Ю. А. Просодические контрасты в языке. – Симферополь: СГУ, 1983. – С. 95.
  13. Закиев М. З. Сигаксический строй татарского языка / М. 3. 3акиев. – Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1963. – С. 464.
  14. Зәкиев М. З. Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М. З. Зәкиев; ред. Ф. М. Хисамова. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Т. I. – 512б.
  15. Казем-Бек М. А. Грамматика турецко-татарского языка / М. А. Казем-Бек. – Казань, 1839. – С. 483.
  16. Кононов А. Н. Грамматика современного узбекского литературного языка. – M.-JL, 1960. – С. 446.
  17. Низамов И. М. Ничек әйтергә? Ничек язарга? Татар интонациясе һәм аны язуда белдерүнең кайбер мәсьәләләре. – Казан, 1990. – 36б.
  18. Нуриев Г. С. Сәнгатьле сөйләм: Уку ярдәмлеге – Казан: Мәгариф, 2009. – 199б.
  19. Нуриев Г. С. Сөйләм культурасы: орфоэпия, дикция, интонация. Уку ярдәмлеге – Казан: Печатный двор, 2001. – 152б.
  20. Поливанов Е.Д. Русская грамматика в сопоставлении с узбекским языком. – Ташкент, 1933. – С.47.
  21. Розенталь Д. Э., Теленкова М. А. Словарь лингвистических терминов. – М.: «Просвещение», 1976. – С. 344.
  22. Салимов Х. Х. Просодическая система татарского языка: Автореф. дис.... докт. филол. наук. – Казань, 1999. – С. 101.
  23. Сафиуллина Ф. С. Тел гыйлеменә кереш. – Хәтер, 2001. – 383 б.
  24. Талипов Т. Т. Историческое развитие фонетической системы уйгурского языка // АДД, 1987. – С. 255.
  25. Трофимов М. И. Проблемы тюркского ударения . – Алма-Ата. – 1992, С.290. 
  26. Харисов Ф. Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.
  27. Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе. – М.: Гуманит. Изд. Центр ВЛАДОС, 2001. – С. 414.
  28. Һадиева Г. К. Татар теле фонетикасы (лекцияләрнең коспекты). – Казан, 2014. – 71б.
  29. Шәмсетдинова Р. Р., Һадиева Г. К., Һадиева Г. К. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче с-ф. / Р. Р. Шәмсетдинова, Г. К. Һадиева, Г. В. Һадиева. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2015. – 175б.
  30. Щербак A. M. Сравнительная фонетика тюркских языков. – JI.: Наука, 1970. – С.117.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы...