Дәрес планы 1нче сыйныф "Кунакта"
план-конспект урока

1нче сыйныфлар өчен дәрес планы."Кунакта" темасы,рус төркеме,сингапур технологиясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunakta.metod_razrab.docx20.9 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы.  1 нче сыйныф (рус  төркеме). Сингапур технологиясе.

Тема:   “Кунакта” тексты буенча лексик-грамматик  күнекмәләрне камилләштерү.

       Максат: 1) “Кунакта” текстын өйрәнүне дәвам итү; бу темага караган сүзләрне кулланып,чисталык,сәламәтлек турында бәйләнешле сөйләмне үстерү;

2) ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү;

3) гигиеник таләпләрне үтәргә кирәклегенә төшендерү, аның сәламәтлек белән бәйле булуына игътибар итү.

       Җиhазлау:  Күңелле татар теле. 1 нче класс өчен дәреслек/ Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г. М. Әхмәтҗанова. - Казан: Татармультфильм, 2013. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гыйниятуллина. 1 нче сыйныф. Укытучылар өчен кулланма. - Казан: Татармультфильм, 2013. Диск”Мы учим татарский язык”, рәсемнәр,  ноутбук.

       Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

      Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

        1) Уңай психологик халәт тудыру (исәнләшү).

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа ,

Хәерле көн кояшка,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн кунакларга.

   2)  Дежур укучы рапорты (сорауларга җавап бирү).

   3)  Фонетик зарядка (рәсемнәр ярдәмендә татар хәрефләрен дөрес итеп  кабатлау).

  1. Актуальләштерү.

Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик әле.Слайд №2.

Өчпочмак    Бәлеш

Чәкчәк         Пәрәмәч

Гөбәдия       Аша-ешь

Кош теле     Эч-пей

Кыстыбый  

  1. Яңа теманы аңлату.

1)   Без сезнең белән татар халык ашлары турында сөйләшә башладык.Әйдәгез искә төшерик.(Укучылар  берәр слайд укып чыгалар.Слайдтагы җөмләләрне укып тәрҗемә итәләр).

Слайд №3.Бу кыстыбый.Кыстыбый тәмле.

Слайд №4.Бу чәкчәк.Ул баллы.

Слайд №5.Бу өчпочмак.Аның өч почмагы бар.

Слайд №6.Бу пәрәмәч .Пәрәмәчләр кечкенә һәм тәмле.

Слайд №7.Бу бәлеш.Бәлеш зур.

Слайд №8.Бу –кош теле.Ул баллы.Аны балалар яраталар.

Слайд №9.Бу гөбәдия.Мин аны бик яратам.Ул бик тәмле.

Булдырдыгыз , рәхмәт .Балалар әйтегез әле, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?(Дәреснең темасысын,максатын укучылар үзләре чыгаралар).

2)Тэйк оф-тач даун структурасы

Аудирование (методик кулланма ,1нче сыйныф өчен).

(Җавап дөрес булса ,укучылар басалар , ә дөрес булмаса утыралар).

3) Раунд тэйбл структурасы.

 - Хәзер сорауга җавап бирәбез.Слайд №10.Син нәрсә яратасың?  (hәрбер группага бер җөмлә бирелә.Группадагы балалар   сорауга җавап бирәләр. Укытучы вакыт билгели,укучылар шул вакыт эчендә биремне үтәргә тиеш.

Физкульт минутка.

Акбай.

Акбай бик тиз йөгерә ,

Менә шулай сикерә.

Кил Акбай , кил яныма

Сыйпыйм сине тагын да.

4) Нәрсә артык уены.

Слайд №11.Пәрәмәч, чәкчәк, кәбестә, өчпочмак.

Слайд № 12.Кабак, кыстыбый, кыяр, кишер.

-Рәхмәт.

    5) Дәреслек белән эш. Сюрпризлы момент. Хат уку.

Балалар,кемдер конверт калдырган.Бу нинди хат икән,белмисезме? Әйдәгез укып карыйк.(Конверт тышындагы адрес,эчендәге текст укыла.Текстны бер бала укый.Тәрҗемә итә. )

   Исәнмесез балалар.Сезнең хәлләрегез ничек?Мин дә яхшы яшим .Урманда рәхәт.Яз җитте.Мин сезгә кунакка киләм .Көтегез.Шүрәле.

Димәк, балалар безгә кем килә?(Шүрәле,кунак.)Кунакны каршыларга кирәк.Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бүген дәрестә кунакларны каршы ала белү,аларны табынга чакыру күнекмәләрен камилләштерәчәкбез.

Диалогларны уку. Слайд №13

-Улым утыр.Кыстыбый аша.

-Рәхмәт әби.

-Кыстыбый тәмлеме?

-Әйе,бик тәмле.

Слайд №14.

-Катя чәкчәк ашыйсыңмы?

-Юк ,ашамыйм.Ә син өчпочмак ашыйсыңмы?

-Әйе.Рәхмәт.

  1. Ныгыту.

Слайд №15.

-Исәнмесез,Наилә апа! Керергә ярыймы?

-Исәнме,Илдар!Әйдә кер.

-Айдар өйдәме?

-Өйдә.

Слайд № 16.

-Камил,чәй эчәсеңме?

-Эчәм.

-Нәрсә белән эчәсең?

-Конфет белән эчәм.

Балалар, үзегезгә ошаган диалогны рольләргә бүлеп, сөйләшү оештырабыз.

- Ә хәзер “Кунакта” уеннын уйнап алабыз.(Такта янына өч  укучы чыга.1-се әни , 2 -се бала,3 се - кунак.Укучыларга  яулык ,башлык,алъяпкыч бирелә.) Сөйләшү укылган диалоглар буенча оештырыла.

Ситуацияләр:

а)кунак килү;

б)өстәл янында.

  1. Йомгаклау.

Тайм раунд робин структурасы.(Укучы үз җавабын билгеле бер вакыт эчендә әйтә.Җаваплар түгәрәк буенча әйтелә.Сорауларны укытучы бирә.Дәрескә нәтиҗә ясала ).

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк.

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Кунакта үзеңне ничек тотарга кирәк ?

-Бер-берегезгә игътибарлы булырга кирәкме?

-Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

- Балалар, сәламәт булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек....

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле.Тема: Кемне? Нәрсәне? Кемгә? сораулары....

1нче сыйныф өчен эш программасы

1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...

1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)

Югары Акташның укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать  вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын ...

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты...

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...