"Ашамлыклар" темасына дәрес, 1 нче класс (рус.гр.)
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

"Ашамлыклар" темасына дәрес, 1 нче класс (рус.гр.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл masterskayada_birelgn_achyk_dres_1_klass.docx88.45 КБ

Предварительный просмотр:

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна,

                                                                               Яңа Савин районы

                                                                              113 нче мәктәпнең

                                                                             1 нче категорияле

 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: “Ашамлыклар” темасын кабатлау. (1 кл.(рус.гр.) туган (татар) тел дәресе).

Максат:

 1. Ашамлыкларны татарча әйтә, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

2. Үзеңнең һәм башкалар эшчәнлеген бәяли белү күнекмәсен үстерү.

3. Ризыкка сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Дежур укучы белән әңгәмә:

-Бүген кем дежур?

- Бүген көн нинди?

- Кояш (җил, болыт) бармы?

- Бүген нинди ел фасылы?

  1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  • Әйдәгез, менә бу кроссвордны чишик әле.

                       

М

А

Й

Ш

И

К

Ә

Р

А

Л

М

А

Й

О

М

Ы

Р

К

А

Б

А

Л

Ы

К

С

Ы

Р

К

Ү

М

Ә

Ч

  1. Мин аны күмәч белән ашыйм. (май)
  2. Мин аны чәйгә салам. (шикәр)
  3. Ул кызыл, сары, яшел була. Ул бик тәмле. (алма)
  4. Мин аны иртән ашыйм. Ул түгәрәк, ак. (йомырка)
  5. Аны Мырау ярата. (балык)
  6. Мин аны күмәч белән ашыйм. (сыр)
  7. Ул ипи кебек йомшак, тәмле. (күмәч)
  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
  1. Белемнәрне актуальләштерү, гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1. - Белемнәребезне гомумиләштерү, системалаштыру өчен сезгә игътибарлы булырга, сорауларга төгәл, тулы җавап бирергә тырышырга кирәк.

  • Әйдәгез, эшкә керешик. “Оркестр” уенын уйнап алыйк. Мин сораулар әйтәм, ә сез шул сорауларга җавап биргән сүзләр уйлап әйтегез.
  • Кем? (әти, әни, Алсу, бабай, әби, сеңел...)
  • Нәрсә? (парта, каләм, тәрәзә, ишек, бүлмә, аш, ботка...)
  • Нишли? (ашый, эчә, бара, карый, укый, ясый, яза ...)
  • Нинди? (зәңгәр, зур, кечкенә, матур, ак, кызыл...)
  • Нәрсә белән? (шикәр белән, май белән, күмәч белән, лимон белән...)

2. Булдырдыгыз! Алсу, менә сиңа рәсем. Син ул рәсемне башкаларга күрсәтмичә аның нинди икәнен әйтеп кит.

  • Аны мин көндез ашыйм. Ул тәмле.Аны әни пешерә. (аш)

  • Мин аны көн дә эчәм. Мин аны сөт белән эчәм. (чәй)

  • Ул ак, шакмаклы. Мин аны чәйгә салам. (шикәр)

  1. – Укучылар, бу рәсемдә кемне күрәсез? (малайны)
  • Аңа исем бирик. (Артур)
  • Артур иртән нәрсә ашый? (йомырка, ипи)
  • Нәрсә эчә? (какао)
  • Артур көндез нәрсә ашый? (аш, макарон, ит, ипи)
  • Нәрсә эчә? (чәй)
  • Артур кичен нәрсә ашый? (ботка)
  • Нәрсә эчә? (сөт)
  1. Ял минуты.
  • Әйдәгез, ял итеп алыйк. Барыбыз да бастык.
  •    Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башласа,

Аякларын җылыты.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

  • Укучылар, күрсәтегез әле, куян ничек зарядка ясый? (укучылар бергәләп төрле күнегүләр ясыйлар).
  1. – Һәрберегезнең каршында кәгазь битләре. Анда буш шакмаклар ясалган. Шул шакмакларга рәсем ясарга кирәк. Ә нәрсә ясарга кирәклеге шакмаклар астына язылган.

өч балык                                      яшел алма                                        ак шикәр

аш                                                ике йомырка                                   май белән күмәч

  • Молодцы, укучылар. Әйдәгез тикшерик әле. Никита, син нәрсәләр ясадың?

  1. – Хәзер тактага карагыз. Анда нәрсәләр күрәсез? (хәрефләр)
  • Алар нишләгән? (буталган)
  • Әйдәгез, шул хәрефләрдән сүзләр төзик.

С      К      Ө      А      Т

      Б      Ч     О      Ә      Т       Й

  • Аделина, син нинди сүзләр төзедең?
  • Бу сүзләрне бер сүз белән ничек атап була? (ашамлыклар)
  1. – Тактадагы рәсемдә нәрсә күрәсез? (ашханә)
  • Ашханәдә кемнәр бар? (балалар, пешекчеләр)
  • Пешекче нәрсә пешергән? (аш, ботка, ит)
  • Балалар нәрсә ашыйлар? (Алсу аш ашый. Марат ботка ашый. Артур компот эчә.)
  • Сез бүген ашханәдә булдыгызмы?
  • Нәрсә ашадыгыз?
  • Ашханәдә тәмле пешерәләрме?

  • Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (кибет)

  • Бу нинди кибет? (ашамлыклар кибете)

  • Кибеттә кемнәр бар? (сатучы, балалар, апа, абый, әби)

  • Апа нәрсә ала? (ипи)

  • Абый нәрсә ала? (алма)

  • Әби нәрсә ала?(сөт)
  • Сатучы белән апа арасында нинди сөйләшү булыр икән? Әйдәгез, уйнап алыйк. Ваня, син –сатучы, Лера, син – апа.

  • Исәнмесез.                                                    -Исәнмесез.
    -   Ипи бармы?                                              -  Бар.
  • Ничә сум?                                                      -15 сум.
  • Ипи бирегез әле.                                           - Мә.
  • Рәхмәт. Сау булыгыз.                                   - Сау булыгыз.

(Диалогны берничә укучы белән кабатлау)

  1. – Партада яткан икенче кәгазьне алыгыз. Анда ашамлык рәсемнәре ясалган, ә икенче баганада сүзләр бирелгән. Рәсем белән сүзләрне тоташтырыгыз.

https://webstockreview.net/images/egg-clipart-draw-13.png                                   ботка

https://papik.pro/uploads/posts/2021-01/1611383349_10-p-risunok-khleb-detskii-10.jpg                          тоз

https://png.pngtree.com/element_our/20190530/ourlarge/pngtree-cartoon-snack-drink-milk-image_1242956.jpg                                  йомырка

http://raskraski-online-besplatno.ru/raskraski/eda-napitki/salt.jpg                                      ипи

https://moi-raskraski.ru/images/raskraski/dlja-malenkih/kasha/moi-raskraski-kasha-13.jpg                             сөт

  1. Йомгаклау өлеше.
  • Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • Нәрсәләр эшләдек?
  • Әйдәгез, үзегезнең эшне бәялик әле. Әгәр сез барысын да булдырдым, аңладым дип уйласагыз, кызыл түгәрәкне аласыз.
  • Әгәр башкалардан ярдәм көтәсез икән – яшел түгәрәкне аласыз.
  • Әгәр берни аңламадым дисәгез, сары түгәрәкне аласыз.
  • Булдырдыгыз, укучылар. Шуның белән дәресебез ахырына якынлашты. Сау булыгыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....