Ачык дәрес. Технологик карта
план-конспект урока

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

технологик карта

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                   Шарт фигыль. (6 класс рус төркеме  өчен татар теленнән  технологик карта)             

Тема

Шарт фигыль. (Условное наклонение глагола)

Теманың максаты

1.Белем бирү:  Шарт фигыль формасы белән танышу,истә калдыру, өйрәнү;шарт фигыльнең барлык-юклык формаларын аңлау; шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү, алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә,туган илгә, мәхәббәт,белем алуга омтылыш,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Шарт фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү.

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү .

Күршең белән уртак фикергә килеп эшләү.

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.Әти-әниеңә, иптәшләреңә хөрмәт,ярдәмчеллек  хисе тәрбияләү. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Регулятив:  Уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап эшләү.

Танып – белү: күрә, аңлый, логик фикерли белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фике-рен исәпкә алып эш итә, хезмәттәшлек итә белү.

Төп төшенчәләр

Шарт фигыль

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

  Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Нәҗипова. “Күңелле татар теле”. Татар теле.6сыйныф , 130 -131 битләр.Казан  “Татармультфильм” нәшрияты,2014 .

Таблица, карточкалар

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (биремле карточкалар)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн !

-Хәлләрегез ничек?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

Бүген сишәмбе көн.

-Хәзер елның кайсы фасылы?

Яз.

-Урамда һава торышы нинди?

Урамда көн шундый матур. Яз исе килә

Барыбыз да тактага язылган татар халык мәкален укыйк әле. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? 

                                    Күп укысаң, күп белерсең.

Димәк, без сезнең белән бүгенге  дәрестә укырга, язарга һәм күп белергә әзер!

Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап.Уку мәсьәләсен кую.

Максат –шарт фигыль буенча алган белемнәрне  искә төшерү һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Танып белү универсал уку эшчәнлеге

1-Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Шарт фигыль, шарт фигыль  кушымчалары, барлык-юклык формалары):

Тырышып (нишләсәң?) укы...ң, бишле аласың. (Нишләмәсәң?)      Эшләмә...ң, ашамыйсың.

(Нишләсәң?) Уйла...ң, җавап табасың.

(Нишләмәсәң?) Уйла...ң, җавап тапмыйсың.

-Сез нинди кушымчалар өстәдегез?

-Җәяләр эчендә нинди сораулар?(Шарт фигыль сораулары.)

(әзер таблица буенча тикшерү)    

-Без бүген дәрестә нинди  теманы өйрәнәчәкбез инде?

 III этап.  

1.Диагностик бирем: сорау-ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх-си универсал уку эшчәнлеге)

2.Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,шарт фигыльләрне  язу. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язу.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)  

3.Тикшерү:әзер таблица буенча      

III этап.  

 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне го-мумиләштерү һәм уку күнекмә-ләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Безнең дәресебезнең максаты - Шарт фигыль, шарт фигыль сораулары, шарт фигыльнең кушымчалары, барлык-юклык формалары белән танышу.

IV этап.  

1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге;үзара тикшерү)

IV этап.  Яңа теманы үзләштерүне тикшерү

  1. Максат. шарт фигыльнең сорау һәм кушымчаларын, барлык-юклык формаларын  истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль,үзара тикшерү  һәм төзәтү.)

Әйдәгез, дәреслектәге кагыйдәне искә төшерик әле.

Шарт фигыль  эш яки  хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып килә һәм  нишләсә? нишләмәсә? дигән сорауларга җавап бирә. Ул фигыльнең башлангыч формасына  – са/- сә кушымчасы ялганып ясала.

Ә хәзер, укучылар төркемләп шарт фигыль буенча нәрсәләр беләбез икәнен алгоритмнарда күрсәтик.

Ике төркем дә алгоритм төзи.

Алгоритм.

Шарт фигыль

Үзебез төзегән алгоритм буенча белемнәребезне ныгытып алабыз. 

Әгәр мин авырсам, әнием кайгыра

                            Салкын су эчсәң, син авырыйсың.

Укучылар, шушы шигырьдән 1нче җөмләне яңадан бергәләп укыйк әле. (уку)

- Җөмләдән грамматик нигезне табыгыз, ягъни ия белән хәбәрне. (Әнием кайгыра.)

- Беренче җөмләдә нинди шарт куела?Әгәр мин авырсам,)

- Икенче җөмләдә нинди шарт куела? (Без сәламәт булсак,)

- Җөмләләрендә эш-хәлне белдергән сүзләрне табыйк. авырсамкилсә, күрсәм). Бу сүзләрнең тамыры һәм кушымчасын табыйк (кил-сә, күр- сә-м)

- Ике сүз өчен уртак нинди кушымча бар? Әйе, дөрес –сә кушымчасы.

V этап Яңа белемнәрне ныгыту.

       1.Фронталь эш.  -Таблицада бирелгән сүзләрне шарт фигыль формасына кую(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)

Укы, җырла,сөйлә, төзәт,тырыш.

2. Парлап эш. Шушы сүзләр белән җөмләләр төзибез

3.Группада эш . Җөмләләрдән шарт фигыльне табыгыз, зат-санын билгеләгез, барлык һәм юклык формасын әйтегез.

Ни чәчсәң,шуны урырсың. Ничек эшләсәң, шулай ашарсың. Уйласаң, белерсең.

VI этап

 Үзеңне тикшерү

130 бит, 2 нче күнегү Җөмләләрне дәвам итәргә

Аяк туңса, тамак...

Саф һавага чыкмасаң, ....

Гел компьютер каршында утырсаң,....

Спорт белән дус булсаң, ...

VII  Белемнәрне системага салу һәм кабатлау

Карточкалар буенча эш. Парын табарга

Акыллы булсаң,                                     картлыгың тыныч булыр.

Телең ни әйтсә,                                              акыл сатма.

Эшләгәч ашасаң,                                           теш сына.                                                                                                            

Таш тешләсәң,                                               арыш икмәге дә тәмле.

Йомшак сүз әйтеп бәйләсәң,                    колагың шуны ишетер.

Иптәшең сукыр булса,                                  сынган сөяк тә ялгана.    

Яшьлегең тырыш булса,                               Син дә күзеңне йом.

VII этап. Рефлексия.  

--Нинди тема белән таныштык?

-Шарт фигыль турында нәрсәләр белдек?Ул ничек ясала?

-Аның кушымчалары нинди?

-Юклык формасы ничек ясала?

Өй эше. Рус төркеме

  1. 130 бит, кабатларга
  2. 132 бит. 6 нчы күнегү
  3. “Табибта”темасына арт фиг-не кулланып  диалог язарга

.Мөстәкыйль ,парларда эшләү күнекмәләре, үзбәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

Йолдыз "Ике җаваплы табышмак"-3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы

3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....