Авторская программа
методическая разработка

Гарипова Айзира Шамилевна

Авторская программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskaya_programma_garipova_a.sh_.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

Номинация: Авторская программа по дополнительному образованию

Авторская программа по дополнительному образованию - кружок «Юный корреспондент»- «Яшь хәбәрче», учителя татарского языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа

№ 13» г. Альметьевска Республики Татарстан, Гариповой Айзиры Шамилевны.


                                           

   Аңлатма язуы.

   Һөнәри юл сайлау күп вакыт кеше язмышын хәл итә. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга һөнәр юнәлеше бирү буенча тиешле тәрбия эше алып бару аеруча мөһим. Тормышта - үз  урынын табу, җаны теләгән һөнәргә ия була белү- яшьләрнең төп максаты.

   Мин җитәкчелек иткән « Яшь хәбәрчеләр» исемле түгәрәк тә түбәндәге максатны күз уңында тотып оештырылды: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү, журналист һөнәре серләренә төшенү һәм башкаруда кирәк булган кайбер гамәли һәм практик күнекмәләр формалаштыру.

Эзләнү, логик фикер йөртә белү, кечкенә ачышлар ясарга омтылу- иҗади эшли белә торган шәхес эзләүнең төп алшарты булып тора. Укучыны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткән мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра, аның күңеле иҗат итүне сорый башлый.

   Бөтен кеше дә язучы, журналист була алмый. Әмма язма рәвештә үз фикерен логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, төзүчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк.

   Хәер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша белү - бик кирәкле сыйфат. Әлеге түгәрәккә йөрү укучыларга үзләрендә бу сыйфатны үстерергә мөмкинлек бирә.

   Иң мөһиме шул : төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларның дөньяга үз карашлары, мөстәкыйль фикерләүләре булдырыла.

        

Түгәрәкнең максаты

     “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген оештыруның төп максаты - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү

“Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенең төп бурычлары

       Әлеге максатка ирешү юлында  балаларга әдәбият фәне буенча түгәрәк  үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга сөйләшә алуына ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны Әлмәт районыннан чыккан   язучыларның иҗат үрнәкләре белән таныштыру.

3. Районыбыз язучыларының иҗатын өйрәнү аша  район тарихы, аның күренекле кешеләре, традицияләре белән танышу.

Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

- китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;

- әңгәмә;

- экскурсияләр (мөмкинлек буенча )

Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

- китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;

- әңгәмә;

- экскурсияләр (мөмкинлек буенча )

Көтелгән нәтиҗәләр:

- якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә;

- шигъри телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;

- рифмалар уйлап табарга;

- ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга.

Түгәрәкнең сәгатьләр бүленеше

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

план

факт

Кереш. Түгәрәкнең максаты, бурычлары белән таныштыру

1

6.09

“Рифмадаш сүзләр табу” уены

1

13.09

Сурәтләү чаралары: эпитет, гипербола, метафора, метонимияләрнең әһәмиятен, аларны әдәби әсәрдә куллана белергә өйрәтү

1

20.09

“Нәрсә ул ритм?” Шигъри ритм уйлату

1

27.09

“Нәрсә ул ритм?” Шигъри ритм уйлату

1

3.10

Рус телендәге җыр, мәсәл, хикәя, әкиятләрне татар теленә тәрҗемә итү

1

11.10

Рус телендәге җыр, мәсәл, хикәя, әкиятләрне татар теленә тәрҗемә итү

1

18.10

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару (ике айга бер)

1

25.10

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару (ике айга бер)

1

8.11

Рәсемгә яки табигать күренешенә карап,миниатюр хикәя яисә шигырь язу

1

15.11

Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку

1

22.11

Татар җырлары. Җырлар өйрәнү

1

29.11

Татар җырлары. Җырлар өйрәнү

6.12

Татар телевидениесе. Татар телевидениесе турында әңгәмә оештыру..

1

13.12

Татарча тапшырулар турында мәгълүмат бирү

1

20.12

Татарча мультфильмнар карау

1

10.01

Фольклор материалын,халык җырларын иҗади файдаланып яңа әсәр иҗат итү

1

17.01

Фонетик уеннар

1

24.01

“Әгәр мин тылсымчы булсам...” дигән тема буенча эшләү.

1

31.01

“Әгәр мин тылсымчы булсам...” дигән тема буенча эшләү.

1

7.02

Г. Тукай иҗаты,тормыш юлы буенча КВН. “Уйлап тап” уены.

1

14.02

Чайнворд чишү.

1

21.02

Кроссвордлар төзү һәм чишү.

1

28.02

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару (ике айга бер)

1

7.03

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару (ике айга бер)

1

14.03

Рус телендәге әкиятләрне тәрҗемә итү. Укучыларның иҗади эшләре

1

18.03

Рус телендәге әкиятләрне тәрҗемә итү. Укучыларның иҗади эшләре

1

4.04

Татар халык әкиятләре. Татар халык әкиятләре белән танышу.  

1

11.04

Татар халык әкиятләре. Татар халык әкиятләре белән танышу.  

1

18.04

Иң яшь язучылар. Аларның китаплары белән танышу

1

25.04

Иң яшь язучылар. Аларның китаплары белән танышу

1

2.05

М. Җәлилнең тормыш юлы буенча викторина.

1

9.05

Китапханәгә экскурсия

1

16.05

Якташыбыз Саҗидә Сөләйманова иҗаты белән танышу,шигырьләрен өйрәнү

1

23.05

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару (ике айга бер)

1

30.05

Өстәмә әдәбият

  1. Н. Р. Харисов. Иярчен кисәкләрнең аерымлану мәсьәләләре. Казан, 2007 ел
  2. Ф.Г. Галләмов. Хәзерге татар әдәби теле. Кушма җөмлә синтаксисы. Күнегүләр җыентыгы. Алабуга, 2005 ел.
  3. Р.Р. Шәмсетдинов. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. Казан, татарстан китап нәшрияты., 2005 ел.
  4. М.М. Нигъмәтуллов. Хәзерге татар әдәби теле. Морфологиядән күнегүләр җыентыгы. Алабуга, 2005 ел.
  5. Н. В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту. Казан, татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
  6. Я. Х. Абдрхимов. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр, 5-7 нче сыйныфлар. “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.
  7. Ә.Б. Шакирҗанов. Татар теленнән диктантлар һәм изложение. Казан, 2004 ел.
  8. Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шайхетдинова З.В. Диктантлар  һәм изложениеләр, “Яңалиф” нәшрияты, 2006 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа учебного курса «Информатика и ИКТ» для 6 класса на 2012-2013 уч.год. Программа составлена на основе авторской программы Босова Л.Л. для базового уровня 6 класса. Рассчитана на 35 учебных часа

Рабочая  программа  учебного курса    «Информатика и ИКТ»  для 6 класса на 2012-2013 уч.год. Программа составлена на основе авторской программы Босова Л.Л. для базового уровня...

Рабочая программа , составленная на основе Авторской программы основного общего образования по математике под редакцией В.И. Жохова, УМК Н.Я. Виленкин и др Составила программу Тычкова И.В.

Рабочая программа по математике для 5 класса В составлена на основании  следующих нормативно-правовых документов:Федерального компонента государственного стандарта среднего (полного) общего образ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 6 КЛАСС, География. Природа и люди, Программа разработана на основе авторской программы: А.И. Алексеева, Е.К. Липкиной, В.В. Николиной. Москва «Просвещение», 2008г.,...

рабочие программы по физической культуре на основе Примерной программы и авторской программы «Комплексная программа физического воспитания учащихся 1–11 классов» В. И. Ляха, А. А. Зданевича. (М.: Просвещение, 2011).

Рабочие программы по физической культуре на основе Примерной программы и авторской программы «Комплексная программа физического воспитания учащихся 1–11 классов» В. И. Ляха, А. А. Зданевича. (М.: Прос...

Рабочая программа по литературе для 11 класса разработана на основе Примерной программы основного общего образования по литературе, соответствующей Федеральному компоненту государственного образовательного стандарта и авторской программы. Программа по лит

Рабочая программа по литературе для 11 класса разработана на основе Примерной программы основного общего образования по литературе, соответствующей Федеральному компоненту государственного образовател...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ПРЕДМЕТУ ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ 5-7 КЛАССОВ (составлена на основе авторской программы «Изобразительное искусство и художественный труд» авторского коллектива под руководством Б. М. Нем

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАПО ПРЕДМЕТУ  ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ  5-7  КЛАССОВ(составлена на основе авторской программы «Изобразительное искус...