Инша конкурсына материал
творческая работа учащихся

Гарипова Айзира Шамилевна

Работа Гаффарова Б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurs_sochineniy_sosh_no_13_gaffarov_b.i.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Җөмһәүрияте Әлмәт шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 «13енче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Россия тарихында минем якташларым

Иншаның авторы:

Гаффаров Булат Ильшатович, 6 нчы сыйныф укучысы

Укытучы: Гарипова Айзирә Шамил кызы.

Россия тарихында минем якташларым.

Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләгә кереп, илгә әйтеп бетергесез кешелек һәм материаль югалтулар китергән.

     Ватан өчен халкыбыз зур батырлык эшләгән.

     Төрле өлкә һәм җөмһүрият халкы белән беррәттән, җилкәләрне җилкәгә куеп, батыр көрәштә безнең Татарстан кызлары һәм уллары да катнашкан.

     Бөек Ватан сугышы тарихында Муса Җәлил, Газинур Гафиатуллин, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Фәрит Фәткуллин, Мәгубә Сыртланова, Анатолий Чехов, Рифкать Зәйнуллин, Иван  Кабушкин һәм башка танылган исемнәр алтын хәрефләр белән язылган. Өч миллионнан кимрәк халкы булган Татарстаннан җиде йөз мең якташыбыз сугышка киткән, аларның өч йөз егерме бише туган якка әйләнеп кайта алмаган – сугыш кырында ятып калганнар. Күпме кайгы... Күпме күз яше...  Күпме гомер...

     Ил иңнәренә төшкән фашизмга каршы көрәшкә Әлмәт халкының тылдагылары да, сугыштагылары  да үз өлешләрен керткәннәр.

     Хатын-кызлар, картлар һәм бала -чагалар бар көчләренә тырышканнар. Басу-кырларда, төрле оешмаларда, завод-фабрикаларда эшләп, алар фронтны һәм тылны ашамлык, сәнәгый товарлар белән тәэмин итеп торганнар. Әлмәтлеләр  сугыш чоры авырлыкларын җиңәргә тырышканнар, үзләренә куелган  бурычны үтәгәннәр. Ул көннәрдә һәркем бер генә  нәрсә турында уйлаган – ул да булса Җиңү көнен якынайту!

     Хәзерге вакытта без барыбыз да шул чор кешеләренең батырлыгы белән горурланабыз һәм алар алдында баш иябез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган тел" конкурсына эссе: "Минем педагогик осталыгым"

"Туган тел" конкурсына эссе "Минем педагогик осталыгым"...

6 класста математика дәресе "Үзәкле симметрия" (Ел укытучысы - 2017 конкурсының икенче (заочный) туры)

Фән: математикаКласс: 6 классУкытучы: Каримова Эльмира ГалимзяновнаДәреслек:Тема: Үзәкле симметрияМаксат:-          Үзәкле симметрия төшенчәсен аңлатып, үз...

"Урал батыр" конкурсына сценарий

quot;Урал батыр" конкурсына сценарий...

"Туган тел" конкурсына заявка, согласие

Заявкада сайтның адресы күрсәтелгән. Тупланган материаллар сайтка өстәлеп бара....

Урыҫ мәктәптәрендә инша - һүрәтләү яҙыу өсөн материал туплау һәм башҡорт теле дәрестәрендә ҡулланыу

Был дәрестә Т.Н. Яблонскаяның "Иртә" картинаһы өҫтөндә эш. Бында инша - һүрәтләү этаптары бирелгән....