"Туган тел" конкурсына эссе: "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Абзалова Эндже Равиловна

"Туган тел" конкурсына эссе "Минем педагогик осталыгым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_ostalygym.docx15.05 КБ

Предварительный просмотр:

Буа муниципаль районы

Буа шәһәре 5 нче номерлы урта

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Абзалова Энҗе Равил кызы

Минем педагогик осталыгым.

Эссе

        Укытучы- иң авыр, катлаулы, иң кирәкле, җаваплы шул ук вакытта олы мактауга лаек һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше, әлбәттә, гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Минем өчен укытучы – һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы – бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, мин укытучы булып яшим. Минем бурычым – белемле, туган илен, телен, әти-әнисен, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклашучан, көчле рухлы, сәламәт шәхес тәрбияләү.

        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укучыларымның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү юнәлешендә эшлим. Балага белем бирү, аның дөньяга карашын яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

        Еллар узу белән укытучының педагогик осталыгы, белеме арта. Укытучы һөнәренең уңай ягын күрәм мин. Балалар янында син беркайчан да арымыйсың- ялыкмыйсың, тормыш мәшәкатьләрен онытып, алар белән мәш киләсең, хәтта гомер узганын да сизми каласың. Үткән гомергә күз салсаң, күпме дәрес бирелгән, күпме балага белем, үгет-нәсыйхәт. Еллар үтә... укыткан укучылар саны күбәя. Алар сиңа килеп үзләренең рәхмәтләрен белдерә. Димәк, гомер юкка узмаган дип уйлап куясың, ә инде синең юлны сайлаган укучыларыңны күреп сөйләшү- үзе бер бәхет. Чөнки синең укучың бер дә юкка синең юлны сайламый. Ул синдә булган уңай сыйфатларны күрә, сиңа ошарга тырыша. Моны танып белү- үзе бер уйландыргыч мизгел. Минем укытучы булып китүемә дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы сәбәпче.

        Мәктәпкә килеп керү белән, сине гөнаһсыз сабыйлар каршы ала. Аларның күз карашы сине уйландыра да, сокландыра да, елмайта да, сөендерә дә. Дәрескә кергәч, ул күзләр сиңа төбәлә. Без бүген нинди яңалыклар белән танышырбыз? Нинди кирәкле мәгълүматлар алырбыз?- дип көтәләр кебек миңа. Шуңа күрә ул күзләрнең ышанычын аклар өчен дә, укытучы һәрвакыт әзер, тыйнак, үз эшенә җаваплы карарга тиеш.

        Дәрес бара...  Укытучы , такта янына басып, дәрес аңлата. Әлбәттә, синең фәнеңне яратучы да, өнәп бетермәүче дә, шулай ук бөтенләй яратмаучы укучылар да бар алар арасында. Әмма укытучыга бөтенесен тигез күрергә, берсен дә кыерсытмаска, салкын карашыңны күрсәтмәскә кирәк. Укытучы моның өчен үз эшенең остасы булырга, һәрберсенә үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен бирергә тиеш. Шулай эшләгәндә генә укучыларда үзеңә карата хөрмәт уята аласың.

        Дөньяда кешеләрне чын күңелдән ярату һәм өйрәтү – ул гомернең соңгы көннәренә кадәр мәхәббәттән дөрләп янган йөрәк белән яшәү икән. Әгәр син кешеләрне чын күңелдән яратмасаң, мәктәптә балалар укыта алмассың дип уйлыйм мин. Балаларны яратканга, күңел һаман мәктәпкә, балалар янына ашкынадыр да. Укытучы һәркөн иртән эшкә шатланып барса, кичкә бераз гына талчыгып, иртәгә бирәчәк дәрескә план төзи-төзи, өйгә кайтса, димәк, ул гомерен бушка уздырмаган дигән сүз. Минем яраткан эшемдә гомерем уза – бу бәхет бит!

        Минем уйлавымча, укытучы халкы иң беренче үз холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән укучыларга үрнәк булырга тиеш. Алай булмаса, укучылар, әти-әниләр тарафыннан беркайчан да укытучыга карата хөрмәт булмаячак. Укытучы үзе нинди генә галим булса да, үзе начар гадәтләр иясе була икән, аның укытуыннан бернинди дә файда булмас иде. Укытучыда булырга тиешле тагын берничә сыйфат-  ягымлылык, киң күңеллелек, кешелеклелек. Төрле гаиләләрдә төрле балалар тәрбияләнә. Аларның холкы да, тормыштагы хәле дә төрлечә. Кайсы авыр тормышта, кайсының әти-әнисе җавапсыз. Син аларның бөтенесен аңларга, ярдәм итәргә, хәленә керә белергә тиеш. Алай булмый икән, ике арада аңлашылмаучанлык, бер- береңә карата нәфрәт уянырга мөмкин. Шуңа күрә һәрбер бала- шәхес икәнлекне онытмаска иде. Аларга ялгыш сүз әйтеп рәнҗетмәскә, уртак тел табып эшләргә кирәк.

        Бөек шәхесебез Р. Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Ә балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Сәламәтлек- адәм баласының зур байлыгы!

        Минем фикеремчә, 21 нче гасыр укытучысы иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әверелде. Аның өчен без, укытучылар, чын укытучы булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Ә без үстергән буын киләчәктә чын Кеше булырлар- мин моңа ышанам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Эссе.Минем һөнәри осталыгым

Үземнең  һөнәри осталыгым турында яздым...

Эссе "Минем һөнәри осталыгым"

Эссе "Минем һөнәри осталыгым"  Мин бәхетле...Укытучы булуым белән бәхетле. Әле дә ярый укытучы булганмын, дим. Укытучы-һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дә. 25нче ел инде мин үз хезмәтем...