3 нче сыйныф татар теле Сәлам! "Зоопаркта күңелле"
план-конспект урока

3 нче сыйныф татар теле Сәлам! "Зоопаркта күңелле"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_3_klass_zooparkta_kunelle.docx18.95 КБ

Предварительный просмотр:

   

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

Тема: “Зоопаркта күңелле”

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – Танып -белү универсаль уку гамәлләре:
-укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру, тексны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу. Төп төшенчәләрне аеру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне дөрес куллана белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру ;
- уку мәсьәләсен кую, хаталарны табу, бәяли алу, төзәтү.
Предмет – хайваннар  турында мәгълүмат алу;
Шәхескә кагылышлы  –белем алуга мотивация формалаштыру, татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату, сөйләм телен үстерү дәресе.

I .Мотивлаштыру – ориентлаштыру.                                                                            1.Дәресне оештыру.

2.Дәресне уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле иртә,укучылар!                                                            

Хәлләрегез ничек?

Җыр җырлап балаларның дәрескә күңелләрен күтәрү.

II.Актуальләштерү                                                                                                                            1.Өй эшләрен тикшерү.

(Хайваннарны кабатлап килергә.)

III.Уку мәсьәләсен кую.                                                                             1.Аудио язмадагы хайван тавышларын тыңлап хайваннарың исемнәрен әйтү. Укучылар ,сез атаган хайваннарны нинди ике төркемгә кертеп була?(йорт һәм кыргый хайваннар)

Укучылар,йорт һәм кыргый хайваннар шәһәрдә кайда яшиләр?(Зоопаркта)

1Димәк,бүгенге дәресебездә нәрсәләр турында сөйләшербез?(Зоопарктагы хайваннар турында)

VI.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Сәлам дәреслеге буенча зоопаркта яшәүче хайваннар белән танышу.

(Укучылар зоопаркта яшәче хайваннарны әйтеп чыгалар.)

2.Сүзлек эше.Укытучы артыннан яңа сүзләрне кабатлау.

3.Физминут.(Күрсәт әле үскәнем)

4.Сәлам дәфтәреннән 43 нче күнегүне балалар интерактив такта янына чыгып эшләү.Хайваннарны санап сүз белән язалар.

5.Парларда эшләү.

Балаларга карточкалар таратыла.1нче вариант кызыл ,2нче вариант яшел төстә.  Хайваннар исемнәрендә төшеп калган хәрефләрне язарга. Укытучы дөрес җавапларны тактага чыгара.Укучылар бер- берсенә биреп тикшерәләр.

6. Хайваннарны тасвирлау буенча аларны танып әйтү.Табышмак уены.

V.Рефликсив бәяләү.

1.Дәреснең темасы нинди булды?

2.Сез дәрес  темасын аңладыгызмы?

3.Сезгә дәрес ошадымы?

Ой эше : Хайваннар турында диалог төзеп килергә..                                                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

3 сыйныф татар теле эш программасы.

3 сыйныф эш программасы....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...