Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре
план-конспект урока (11 класс)

Мустафина Рузалия Усмановна

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rvesh_torkemchlre.docx79.1 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныф

 татар төркеме

Тема: Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре

 

Дәрес темасы: Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре

Максаты: Рәвеш һәм рәвеш төркемчәләре турындагы белемнәрне ныгыту, системага салу; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне  үзләштерү  дәресе (катнаш дәрес).

Җиһазлау: ZOOM, дәреслек, презентация компьютер, тестлар, кроссворд.

Дәрес барышы

1. Оештыру

Исәнләшү;

Яңа тема һәм максатлар белән таныштыру (1-2 нче слайд)

2. Актуальләштерү

Кроссворд чишү һәм бүгенге дәрес темасын ачыклау.  (3-4 нче слайд)

1. Баш хәрефтән язсак, Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрендәге кушамат, юл хәрефтән язганда – рәвеш.

2. Су ташыгандда – савыт, -ләп кушымчасы ялгагач - рәвеш .

3. Бер өлеше сан, икенчесе – секундлар, минутлар, еллар, гасырлар белән үлчәнә торган яшәеш арасы. Икесе бергә кушкач - рәвеш.

4. 2 нче зат кушымчасы + И.к. кушымчасы+чә – бу нинди рәвеш?

5. «Кыш» сүзенә нинди кушымча  ялгагач, рәвеш килеп чыга?

 

3.Тема өстендә эш.

1. Сорауларга җавап бирү (5 нче слайд).

-Нинди сүз төркеме рәвеш дип атала?

-Рәвешнең кайсы сүз төркеме белән уртак яклары бар? Алар нинди билгеләр?

-Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?

-Ясалыш ягыннан нинди рәвешләр була?

2. Төшеп калган рәвешләрне өстәп, җөмләләрне язарга; рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә (6-7 нче слайд)

Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ...(бик аз) гомер эчендә ...(гаять) бай иҗат мирасы калдырды.Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ... (югары) бәя алды. Аның иҗаты күңелебезгә ... ... (бик якын).

- Димәк, рәвешләр кайсы җөмлә кисәге булып килә ала?

3.Сайланма диктант. Рәвешләрне генә язып алырга, төркемчәсен билгеләргә, шигырьнең исемен әйтергә. (8 нче слайд)

  • Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

  • И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел.

  • Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да.

  • Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята  бушка гына алар азык.

Көтелгән җаваплар 9 нчы слайдта бирелә. Укучылар үз җаваплары белән  чагыштыралар. Аннан соң рәвешләрнең төркемчәләрен дөрес билгеләүләре тикшерелә.

4. Кирәкле кушымчаларны  сайлап алып, тиешле нигезләргә ялгап, рәвешләр ясап язарга (10 нчы слайд)

-ча, -чә, -дай, -дәй, -тай, -тәй, -лап, -ләп, -лата, -ләтә, -лай, -ләй, -ын, -ен, -н.

Буш, ике, он, акча, җәй, кич, бал, аю, тере, атна, дуслар, таш, чиләк, урта, бөтен, китап, кыш.

Тикшерү (11 нче  слайд)

Бушлай, икеләтә, онлата, акчалата, җәен, кичен, балдай, аюдай, тереләй, атналап, дусларча, таштай, чиләкләп, уртача, бөтенләй, китапча, кышын.

5. Тест биремнәрен үтәү. (Рәвеш темасын кабатлау буенча тестлар)

(12-13 нче слайд )

Рәвеш темасы буенча тестлар

1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә

ә) модаль сүз төркеменә

б) бәйләгеч сүз төркеменә.

2. Рәвеш лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны белдерә

ә) хәрәкәтне

б) эш яки хәлнең билгесен

в) предметның билгесен.

3. Морфологик яктан рәвешнең төп характерлы үзенчәлеге нинди?

а) төрләнми

ә) төрләнә

4. Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?

а) предметның билгесен белдергәндә

ә) билгенең билгесен белдергәндә

б)эш яки хәлнең билгесен белдергәндә

5. Нинди мәгънә белдерүенә карап, рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез.

Күп, аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, кич

а) саф рәвешләр

ә) урын рәвешләре

б) күләм-чама рәвешләре

6. Бирелгән рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә.

а) вакыт рәвешләре

ә) охшату-чагыштыру рәвешләре

б) саф рәвешләр

7. Рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык.

а) саф рәвешләр

ә) урын рәвешләре

б) сәбәп-максат рәвешләре

8. Бу рәвешләр кайсы төркемчәгә керә?

Юри, бушка, тикмәгә, тиктомалга, әрәмгә.

а) вакыт рәвешләре

ә) сәбәп-максат рәвешләре

б) саф рәвешләр

9. Бу рәвешләр кайсы төркемчәгә керә?

 Ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын

а) урын рәвешләре

ә) охшату-чагыштыру рәвешләре

б) сәбәп-максат рәвешләре

4.Йомгаклау

-Без дәрестә кайсы сүз төркемен кабатладык?

-Нәрсәләр эшләдек?

Өй эше:

Түбәндәге рәвешләрне төркемчәләргә  аерып язарга . Һәр төркемчәдән 1 рәвеш белән җөмлә төзергә: кинәт, иртән, татарча, бераз, күп, аз, салмак, биредә, юри, югарыда, ерак, тиктомалга, юктан, уттай, шактый, берьюлы, быел, ары, акчалата, байтак, кышын. (14 нче слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

Контрольная работа по химии в 9 классе на тему "Кислород төркемчәсе"

Контроль эш кислород төркемчәсе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен БДИ форматында төзелде....

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты:  бәйлек һ...

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....