Тамчы шоу
классный час (7, 8 класс)

Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган интеллектуаль уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тамчы шоу29.1 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган интеллектуаль уен

“Тамчы- шоу”

Тема: Тукай эзләре буйлап

Максат:  укучыларының Габдулла Тукай турында алган белемнәрен  тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш , үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: чараның презентациясе, Г. Тукай портреты, компьютер, экран,
кечкенә кыңгыраучыклар (командаларга җавап биргәндә шалтырату өчен).

Чараның барышы

Алып баручы:  Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,  кадерле  балалар!  Бүген без   сезнең белән  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы  белемнәребезне сынау өчен , “Тамчы –шоу” уенына җыелдык. Уенда 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

Укучылар үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә.

1 команда:  (7 класс)

Без – “Күбәләкләр”,

Зирәкләр һәм җитезләр!

Безнең девиз:

“Укырга, эзләнергә, табарга,

Тату булып яшәргә!”

2 нче команда:  (8 нче класс)

Без - “Шүрәлеләр”,

Акыллы һәм көчлеләр!

Безнең девиз:

“Укырга, тырышырга,

Дуслар булып яшәргә!”

Беренче тур Габдулла Тукайның тормыш юлына багышлана.

Командаларга 10 ар сорау бирелә.

Сораулар:

 1.Г.Тукай кайчан туган? (26 апрель  1886 нчы ел)

 2.Тукайның туган авылын әйтегез. (Кайда туган?- Арча районының Кушла выч авылында)

 3.Г.Тукайның әти-әнисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф ,Мәмдүдә)

  4.Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (кушаматы-Апуш )

  5. Әнисе Габдулланы кем исемле карчыкка вакытлыча асрамага бирә? (Шәрифә карчык )

 6.“Кадалмас әле килмешәк!”дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә? (Шәрифә карчыктан)

 7Г. Тукайга әнисе үлгәндә ничә яшь була? (4 яшь)

 8.Өчиле  авылыннан  кем исемле абзый нәни Тукайны үзенә уллыкка алып китә? (Сәгъди абзый)

 9. Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан? (Кырлай авылында)

 10.Бабасы Зиннәтулла  кайсы авылда яшәгән? (Өчиле авылында )

 11.Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщкка)

  12.Казанда яңа әти-әнисенең исемнәре ничек ? (Мөхәммәтвәли белән Газизә)

  13. Кайсы авыл Тукайның шагыйрь булуында зур роль уйный? (Кырлай авылы)

  14.Кырлай авылы белән хушлашкач, Тукай кайда яши башлый? (Җаекта-Уральск шәһәрендә)

  15. Тукайның соңгы көннәре кайсы шәһәрдә үтә? (Казан шәһәрендә)

  16.Г.Тукай елның кайсы фасылында безнең арадан китә? (яз)

  17. Тукайның автобиографик әсәре. (“Исемдә калганнар”)

 18 .Иң беренче белемне Габдулла кайда ала? (Кырлай мәдрәсәсендә)

 19. Татарның гимнына әйләнгән әсәре? (“Туган тел”)

 20. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? (Мотыйгия мәдрәсәсендә)

Алып баручы: Уеныбызның беренче туры тәмам. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарыр.  Икенче тур Габдулла Тукайның иҗатына багышлана.Сораулар командаларга чират буенча бирелә.  Икенче тур ике өлештән торачак.

Беренче өлеш “Шигъри юлларны таны” дип атала.

1)“Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны  сөзәм.”(“Шүрәле”)

2)“И сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәресең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;(“Эш беткәч уйнарга ярый”)

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!”

3)“Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.”(“Буран”)

4)Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.(“Туган авыл”)

5)“Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер. ”(“Сабыйга”)

6)“ Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. ”(“Эшкә өндәү”)

7)“ Җитеп килә инде аның җитмеш яше,

Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче... "(Бабай”)

8)“ Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:

Бар уе – бер бик матур күлмәк тегү курчагына. ”(“Шаян песи”)

9) “Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.”(“Чыршы”)

10.  И Куян, куркак Куян, йомшак Куян...” (“Бичара Куян”).

Икенче өлеш Г.Тукай әсәрләренә кагылган сораулар булачак. Шулай ук сораулар чират буенча бирелә.

-“Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши? (Кырлай)

- “Шүрәле” әкиятендәге йорт кошларының кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә?  (Тавыклары)

- Су анасының тарагы нинди төстә? (Алтын, сары)

- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар? (Бүре башы)

-Капчыктагы  бүре башы  ничә?  (Бер)

-Тукайның шигырендә Бала кайсы бөҗәк белән сөйләште? (Күбәләк)

-Кызыклы шәкертнең исеме?(Акбай)

-“Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала нәрсәләр белән сөйләшә?(Кояш,алмагач, сандугач))

-Шаян песи хуҗасының исеме ничек? (Ләмига)

-Сандугачны иреккә очыручы кызның исеме.(Фатыйма)

-Галинең дусты кем? (Кәҗә).

-Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр).

-Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз.(Ат).

- Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы).

-Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган? (Талчыбык яки чыбык).

- Берсе – татар кояшы, берсе – рус кояшы – алар кемнәр? (Г.Тукай, А.С.Пушкин).

Өченче тур.  Уенны дәвам итәбез. Өченче тур  “Син игьтибарлымы? “ дип атала.Командалар , хәзер экранда рәсемнәр чыга . Сез аларны игътибар белән карагыз.

 Сорау. Экрандагы рәсемнәрнең кайсы Тукай белән бәйле түгел? Тукайга кагылган рәсемнәр нәрсә хакында сөйли?

Дүртенче тур. Сорыкортларга  сүзеннән кайсы команда күпме сүз ясый ала? Сүзләрегез исем сүз төркемнәре булсын.

Бишенче тур. "Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.  Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены дип атала

"Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш буласыз.

1 команда капитанына сораулар:

- Габдулла Тукай рәссаммы? (Юк)

- Бөгелмә шәһәрме? (Әйе)

- Песнәк  җәнлекме? (Юк)

- Унике санмы? (Әйе)

- Бәрәңге җиләк- җимешме? (Юк)

- Чулман елгамы? (Әйе )

- Гималай су атамасымы? (Юк)

- Каен агачмы? (Әйе )

- Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме читекме?   (Әйе)

-  Әнинең әнисе әби буламы? (Әйе)

- Карлыган яшелчәме? (Юк)

-  Язның беренче ае мартмы? (Әйе)

2 команда капитанына сораулар:

- Иң озын муенлы җәнлек жирафмы?  (Әйе)

- Язның соңгы ае маймы?  (Әйе)

Кышкы өс киеме күлмәкме? (Юк)

- Яңа уку елы беренче гыйнварда башланамы? (Юк)

- Чәк-чәк ашамлыкмы? (Әйе)

- Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)

- Җәй көне кар явамы? (Юк)

- Атнада алты көнме? (Юк)

- Чия җимешме? (Әйе)

- Карга кошмы? (Әйе)

- Урал елгамы? (Юк)

- Салават Фәтхетдинов җырчымы? (Әйе)

Алып баручы:  Ниһаять, уеныбыз тәмам. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарган арада без курай кое тыңлап үтәрбез.

Уенга нәтиҗә чыгарыла. Командалар бүләкләнә.

Алып баручы: Габдулла Тукай...Нинди Бөек, Зур, Даһи исем! Шул исем бер кеше тормышын гына түгел, ә халык, милләт, ил, тел язмышын да үз эченә ала. Г.Тукай – татар халкының горурлыгы. Аның әсәрләре һәр кешене гомере буе озатып бара. Ул язган шигырь-хикәяләрдәге персонажлар халык күңеленә якын һәм халыкның уй-фикерләре, хис-тойгылары белән дә туры килә. Татар күңеле ниләр сизгәнен өзеп-өзеп кенә әйтеп бирә торган, милли көйләребез белән рухланып иҗат иткән бөек Тукаебызның гомере бик кыска, ә язмышы бик аяныч булган , тормышы исә мәңгелек булсын.

                             

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...