Әүлак тәрбиясе
классный час (7 класс)

Бүгенге көндә балаларда әдәп тәрбияләү, аларны башка кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү-башлангыч класс укытучысы алдында торган иң актуаль проблемаларның берсе. Укучыларда кешелеклелек, өлкәннәргә игътирамлык, шәфкатьлек,миһербанлык кебек уңай сыйфатлар,яхшы гадәтләр тәрбияләү хәзерге тормыш шартларында бик мөһим бурыч булып тора. Һәм андый сыйфатларны тәрбияләү ана теле дәресләрендә эзлеклк рәвештә алып барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әхлак тәрбиясе55.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

Ана теле дәресләрендә әхлакый-эстетик тәрбия

Әдәбият кеше күңелен  нурландыра, торышка ямь өсти.Әдәби әсәрләр күбрәк укыган саен,кеше үзе өчен өлге, үрнәк итеп алырлык әдәби образлар белән ешрак очраша. Шуларга охшарга тырышып яши.

Бүгенге көндә балаларда әдәп тәрбияләү, аларны башка кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү-башлангыч класс укытучысы алдында торган иң актуаль проблемаларның берсе. Укучыларда кешелеклелек, өлкәннәргә игътирамлык, шәфкатьлек,миһербанлык кебек уңай сыйфатлар,яхшы гадәтләр тәрбияләү хәзерге тормыш шартларында бик мөһим бурыч булып тора. Һәм андый сыйфатларны тәрбияләү ана теле дәресләрендә эзлеклк рәвештә алып барыла.

Әдәби әсәрләрнең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур.Мәктәптә балалар яшәргә,кешеләр белән аралашырга,теге яки бу вакытта үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш-чынбарлыкны,кешеләргә очрый торган вакыйга-конфликтны,кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз-үзен тотышын күрсәтә,әдәби каһарманнарның күңел матурлыгы турында сөйләп,әйләнә-тирәдәге кешеләрнең дә үз җаннарында матурлык,яхшылык йөртүе турында аңлата. Әдәбият аша укучы балаларга игътибарлы булырга,кеше күңелен яраламаска,җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтә.Әсәрләр ничек яшәргә,нинди булырга юл күрсәтә.Аларда кешелекнең тормыш тәҗрибәсе,рухи эзләнүләрне,фикер,акыл байлыгы саклана.Шунлыктан кук дәресләре балаларга әхлак тәҗрибәсен сеңдерүдә иң туры юл,дип саныйм мин.Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтә һәм раслый.Әдәби әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының әһәмиятен ачыклау,әхлакый караш формалаштыру,кешенең үз-үзен тотышын-тәртибен,аерым характер сыйфатларын ачып бирү мөмкинлегенә ия.Уку дәвамында бала геройның үз-үзен тотышына саклана,я нәфрәтләнә,аерым төшенчәләр-мәрхәмәтлелек,намуслылык,дөреслек,яхшылык,явызлык,игелеклелек,дуслык һ.б. белән таныша.

Әгәр бу башлангыч класс уку дәреслекләрен кулга алсак,монда тупланган әсәрләрнең әхлакый-эстетик таләпләргә җавап бирүен ачык күрәбез.

Алты яшьлекләр өчен чыгарылган әлифбада(төзүчеләр С.Г.Вәгыйзов,Р.Г.Вәлитова) әдәплелек турында текстлар байтак.”Хат”, “Яхшы сүз”, “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” дигән хикәяләрдә әхлаклылык сыйфатларының мәгънәсе шактый тирән ачыклана.Югары классларда башка уку китапларын укый башлагач, укучыларда кешелеклелек,әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләүче, матурлыкка соклану тудыручы.рухи үсешенә этәргеч бирә торган әсәрләр белән танышу тагын да киңәйтә.

2 класста укучылар(төзүчеләре С.Г.Вәгыйзов,Р.Г.Вәлитова) З.Туфайловның “Туган ил”, Г.Тукайның “Туган тел”, Ш.Маннурның “Яратам” шигырьләре һ.б. күп кенә шундый әсәрләр белән танышалар.Алар укучыларда туган илгә,телгә карата мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итәләр.В.Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман”, Р.Ишморатовның “Яңа чана”, Ф.Яруллинның “Кечкенә булышчылар”, Г.Тукайның “Эшкә өндәү”, Ш.Галиевнең “Уң кул белән Сул кул”, А.Алишның “Эшче абый”, Җ.Дәрзамановның “Пөхтә була, матур була”, Ә.Баяновның “Рәхмәт өчен түгел”, Г.Лотфиның “Әш үткәч, үкенүдә файда юк” һ.б күп кенә әсәрләр балаларда әхлаклылык кануннары формалашуга башлангыч була ала.

3 класс дәреслекләренең эчтәлеге дә мондый әсәрләргә бик бай(төзүчеләреХ.Ш.Гарданов,М.Х.Хәсәнова).Ф.Бәйрәмованың “Изге киңәш”, Х.Халиковның “Туган ил”, “Намус”,Р.Төхфәтуллинның “Горурлык”, Р.Гыйзәтуллинның “Кеше әйбере”, Ш.Галиевнең “Чишмә ачтым”, С.Җәләлнең “Аучы һәм болан” әсәрләре шундыйлардан.Кайсы гына әсәрне алсаң да,һәрберсенең нинди дә булса тәрбияви әһәмияте бар.Һәр әсәр нәрсәгә булса да өйрәтә.Балалар аларның киңәшләрен аңларга, тормышта куллана белергә гадәтләнәләр.

3 класста уку дәресләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү шулай ук “әдәплелек дәресләрендә дә тормышка ашырыла.Һәр бүлекне үткәннән соң әдәплелек дәресе үткәрелә.Әлеге дәресләрнең һәркайсы нинди дә булса бер әхлакый төшенчәне ачыклауга багышланган.Укучылар әдәплелек дәресләрендә игелекле,ярдәмчел,тәмле телле булу,вәгъдәдә, әйткән сүздә тору,һәрчак дөресен сөйләү-кешелеклелек сыйфатлары, ә гайбәт тарату, ялган сөйләү, алдашу,хәйлә кору-бик зур әдәпсезлек,әхлаксызлык билгесе булуына кызыклы хикәяләр,шигырьләр,мәкаль-әйтемнәр аша төшенәләр.

4 класс дәреслекләре дә алда әйтеп үтелгән мөһим максатларны,зур бурычларны күздә тотып төзелгән (төзүчеләре М.Х.Хәсәнова,Р.М.Миңнуллин).Монда Р.Фәйзуллинның “Бердәнбер”, “Онытма син!”, Ф.Яруллинның “Туймыйм сокланып яшәүдән”, “Иң кадерле байлык”, Х.Халиковның “Тик туган җирдә генә”, “Бер хаклык һәм йөз ялган турында”, Р.Миңнуллинның “Яхшылык”, “Җәйнең яшел аты”, М.Мазуновның “Яз килә”, “Әниемнең җылы кочагы”, Р.Гәрәйнең “Тәлгәшләреңне сал иңемә” һ.б. бик күп язучы, шагыйрьләребезнең әсәрләре укучыларның әхлакый кыйммәтләрен үстерүдә, эстетик зәвык тәрбияләүдә зур роль уйныйлар.Шуңа күрә бөек язучыбыз Г.Бәширов сүзләре белән килешми мөмкин түгел: “Матур әдәбият яхшылыкны расларга,игелеккә юл салырга,явызлыкны,ялганлыкны җиңәргә булышырга тиеш”.Дәресләрдә бу эш төп ике юнәлештә алып барыла.Бер яктан,шәхеснең әхлак ягы аның тәртибендә һәм гамәлләрендә күренә.Әдәби әсәр кешене,аның эш-гамәлләрендә сүрәтли,әлеге гамәлләрдә автор бәясен күрсәтә.Гамәлләрнең ни дәрәҗәдә әхлаклыбулуын күрсәтә, аларны бәяләү аларда әхлаклылык турында гомуми төшенчә булдыруга, җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга хезмәт итә.

   

Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда әхлак тәрбиясе   бирү

Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

 Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү  дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.

Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр.

Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була.

Дөрес, бәлки безнең эшебез бик үк системалы, бик үк нәтиҗәле түгелдер. Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек дәресләре” кебек программалар мәҗбүри фән буларак кертелсә, бәлки уңышларыбыз күбрәк булыр, фән укытучылары да бу дәресләрне үткәрүчеләр белән берлекттә эшләр иделәр һәм инде нәтиҗәсе дә уңай булыр иде.

Дәресләрдә  әхлак  тәрбиясен  үстерү  өчен,  иң  элек дәресләрнең  билгеле  бер  вакытта  башлануы  зур  әһәмияткә  ия.  Сыйныфта  билгеле  бер  тәртип  урнашмый  торып,  дәресне башларга  ярамый.

Дәрес  башланыр  алдыннан,  укытучы  сыйныфтагы чисталыкка,  акбур  һәм  кирәкле  дәрес  әсбаплары  булуга,  язу  өчен  дәфтәр һәм ручкаларның әзер булуына игътибар итүе мөһим.

Дәрестә  күнегүләрне  оештыру  һәм тәнәфестән  соң шаулашмыйча гына  парта  артында  үз  урыныңны  алу,  дөрес  утыру,  тынычлык  саклау,  бирелгән  сорауга  җавап  бирергә  теләгәндә  һәм  укытучыга  мөрәҗәгать  иткәндә  кул  күтәрү,  такта янында  матур  һәм төз  басып  тору ,  дәрестә  игътибарны  читкә  юнәлдермәү  мөһим. Шулай  ук,  дәрес  беткәннән  соң  сыйныф  бүлмәсеннән  шауламыйча гына  чыгу,  тәнәфестә  үзеңне  тыныч  тоту  һ.б.ш. га  өйрәтергә  кирәк.

Әхлаклылык сыйфатлары, әлеге дәресләрдән тыш, көндәлек эшчәнлектә (гаиләдә, урамда, җәмәгать урыннарында, ата-ана, башка кешеләр үрнәгендә, һәр дәрестә, тәнәфестә, мәктәптән тыш эшләрдә, гомумән, бала катнаша торган һәр эш вакытында) тәрбияләнә. Әмма “Әдәплелек дәресләре”ндәге кебек, әхлакый сыйфатларның эчтәлеген аңлатып, кагыйдәләрне ничек һәм ни өчен үтәргә кирәклегенә төшендереп, күнегүләр ярдәмендә аларны гадәтләр дәрәҗәсенә җиткерүне башка бернинди дәрестә дә эшләп булмый. Әхлаклылык тәрбияләүдә махсус дәресләрнең кирәклеге шуның белән аңлатыла да. Аларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелә.

                                     Диаграмма №1. Ел башы

Анализ:  Мин ел башында 7а сыйныф укучылары белән“Үзеңне ничек бәялисең?”, “Тәрбичлеме син?” дигән темаларга тестлар үткәргән идем. Шуңа анализ ясадым. Класстагы әхлакый тәрбия тулысынча тиешле дәрәҗәдә дияргә мөмкин. Әмма әхлакый тәрбия тиешле дәрәҗәдә булмаган укучылар да бар. Кайбер балалар белән бу әхлакый тәрбия дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Мәсәлән, Чумарин Илнар  балалар белән уйнаганда ызгышлы бәхәскә дә керергә мөмкин. Дәрестә җавап бирергә кыенсына. Аның белән укытучыларга  идивидуаль якын килеп эшләргә кирәк.  Гафарова Эльвира иптәшләре белән бик үк аралаша белми.    

Класста тәрбияле балалар да бар, әмма аларга да тәрбияви белем тулысынча җитеп бетми һәм белемнәрен кайберләре тормышта тулысынча куллана белмиләр. Моның сәбәбе ата-аналарның үз балаларына тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәве белән һәм үз-үзләрен балалары алдында үрнәк булырдай итеп куя белмәүләре белән аңлатыла.

Класста дисциплина булдыруны, җәмгыятьтә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнүне һәм укучыларны шушы, тәртипкә күнектерү өчен укытучы үзе дә һәрчак уяу булырга, укучыларның игътибарын яулап торырга тиеш. Укучыларга ел дәвамында һәрдаим тормышта очрый торган гыйбәрәтле хәлләргә бәйле педагогик ситуацияләр тәкъдим итәргә, шушы ситауцияләр аша алар проблеманы дөрес күреп замандашларының бәлага тару сәбәпләрен ачыкларга тырышырлар, аннан чыгу юлларын эзләрләр. Бу процесста каршылыклы фикерләр дә очрарга мөмкин. Мондый вакытта алар бер-берсенең фикерләрен хөрмәт итәргә өйрәнерләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню Матери. "Ана тәрбиясе исламда"

Воспитать в детях чувство любви, уважения к родителям; Показать ответственность родителей за подрастающее поколение,...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...