Рабочая программа курса внеурочной деятельности «Хәзерге татар теленең стилистикасы»
рабочая программа (8 класс)

Внеурочная деятельность по родному языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennn_drestn_tysh_eshchnlege.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Республика Татарстан

Тукаевский муниципальный район

МБОУ “Биклянскя СОШ”

Рабочая программа

курса внеурочной деятельности  

«Хәзерге татар теленең стилистикасы»

Разработала

учитель родного (татарского) языка и литературы:

Якупова Лилия Халимовна

2020

1.Түгәрәкне үзләштерү нәтиҗәләре (предметные результаты)

Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият сөйләргә, аларны сәхнәләштерергә өйрәнергә, үз-үзләрен сәхнәдә матур, иркен итеп тота белергә тиешләр.

- “Тамчы-шоу”, “Бәхетле очрак”, “Кем зирәк?”, “Йөзгә бер”, “Зәлидә” уеннары, КВН, викториналар, “Иң яхшы шигырь сөйләүче” конкурслары  үткәрү, проект эшләре ясау.

- башка аудитория алдында чыгышлар ясау;

- түгәрәк эшчәнлеге турында стенгазета чыгару;

Шәхескә юнәлтелгән  (личностные результаты)

  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • түгәрәктә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
  • үз фикереңне әйтә белү;
  • иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

   Метапредметлы нәтиҗәләр (метапредметные результаты)

Танып белү  универсаль уку гамәлләре (познавательные)

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

Регулятив (көйләгеч)  универсаль уку гамәлләре (регулятивные)

  • белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
  • үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
  • бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
  • түгәрәктә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;. уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (коммуникативные)

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
  • күзаллау, фаразлау;  логик фикер йөртү осталыгы;    күршең белән
  • хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

  2. Программаның эчтәлеге

Стилистика һәм аның өйрәнү объекты. Матур һәм сәнгатьле сөйләм алымнары.

Эш  төрләре: укучының белем   ала  белү,мөстәкыйль  рәвештә,укытучы  ярдәме  белән,үз   фикереңне  ачык  итеп  әйтә  белү,текстны  уку  һәм  мөһим  мәгълүмәтне  таба белү.

Матур әдәбият стиле. Образлы сурәтләр чаралары. Эпитет һәм чагыштырулар. Синонимнар. Синонимнар оясы. Антонимнарның образлы сөйләмдәге роле. Омонимнар, аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар).

Эш  төрләре: матур әдәбият стиленә хас булган үзенчәлекләрне билгеләү, образлы сурәтләү чараларын  табарга өйрәнү, тексттан эпитет һәм чагыштыруларны табу, синонимнарны сөйләмдә кулланырга өйрәнү, омонимнар һәм аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар) билгеләү.

Троплар – матур сөйләмнең алтын бизәкләре. Метафора, метонимия, синекдоха. Аллегорияләр. Эзоп теленең үзенчәлекләре. Ирония һәм парадокс, аларның үзенчәлекләре.

Эш  төрләре: тексттан тропларны билгеләү, тропларның төрләре белән танышу, аллегориянең үзенчәлеген аңлату, ирония һәм парадоксның текстта тоткан урынын билгеләү.

Сөйләм фигуралары – стилистик фигуралар. Анафора һәм эпифора – шигърият юлдашлары.

Оксюморон һәм антитеза – сүз сәнгатенең гүзәл үрнәкләре. Синонимнар баскычы – градация.

Риторик эндәш (апостроф) һәм риторик сорау (интеррогация) үрнәкләре.Инверсия күренеше.

Эш  төрләре: шигъри әсәрләрдә стилистик фигураларны табу, аларның төрләрен билгеләү, үзенчәлекләрен күрсәтү.

Көнкүреш сөйләм теле. Кулланылыш сферасы, лексика составы.

Эш  төрләре: әңгәмә  үткәрү, текст өстендә эшләү, газета битләрен күзәтү.

Сөйләм культурасын тәрбияләү. Сөйләм тәртибе этикасы (коммуникатив хезмәттәшлек принцибы: фикерләреңне көчләп такма, әңгәмәдәшеңне тыңла, дустанә мөнәсәбәттә бул).

Башка кеше сөйләмен кабул итү һәм бәяләү.

Эш  төрләре: әңгәмә  үткәрү, сөйләм тәртибе этикасы белән таныштыру, диалог төзү, чыгыш ясау.

(35 сәгать)

Дәрес саны

Дәрес темасы

Сәгать

1

“Татар теленең стилистикасы” түгәрәгенең максаты һәм бурычлары.

1

2-4

Стилистика һәм аның өйрәнү объекты, аның төп аспектлары:

- сөйләмдә сүзнең тоткан урыны һәм көче; матур сөйләм турында грек философлары;

- матур һәм сәнгатьле сөйләм алымнары;

- телнең функциональ стильләре (матур әдәбият стиле; фәнни, рәсми эш кәгазьләре, публицистик стильләр) үзенчәлекләре турында;

- хәзерге чорда сөйләм теленең асылы: югалтулар һәм табышлар; нейтраль һәм китап сүзләре.

3

5

Газетада басылып чыккан берәр мәкаләгә анализ ясагыз: автор газета теленә (публицистикага) хас булган нинди чаралардан файдаланган?

1

6-10

Матур әдәбият стиле. Образлы сурәтләр чаралары:

  • Эпитет һәм чагыштырулар.
  • Синонимнар. Синонимнар оясы (рәте).

  • Антонимнарның образлы сөйләмдәге роле.
  • Омонимнар, аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар).

  • Дөньяны танып-белүдә төшенчәле һәм образлы фикер йөртүнең әһәмияте.

1

1

1

1

1

11

Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге образлы сурәтләү чараларын табыгыз. Аларга характеристика бирегез.

1

12

Стилистик эксперимент үткәрегез: әсәрнең (“Яз башы”) бер өлешендә бирелгән сурәтләү чараларын төшереп калдырып укыгыз һәм чагыштырып әйтегез: кайсы текст матуррак, ни өчен?

1

13

1. “Кышкы иртә”, “Көзге урман”, “Боз китү” темаларының берсен сайлап алыгыз, төрле сурәтләү чаралары кулланып тасвирлагыз.

2. Язган текстыгызны анализлагыз: сурәтләү чаралары дөрес кулланылганмы, табигать җанлы һәм образлы булып күз алдына киләме?

1

14-16

Троплар – матур сөйләмнең алтын бизәкләре:

  • Метафора, метонимия, синекдоха.
  • Аллегорияләр. Эзоп теленең үзенчәлекләре.
  • Ирония һәм парадокс, аларның үзенчәлекләре.

3

17-20

Сөйләм фигуралары – стилистик фигуралар:

  • Анафора һәм эпифора – шигърият юлдашлары.
  • Оксюморон һәм антитеза – сүз сәнгатенең гүзәл үрнәкләре.
  • Синонимнар баскычы – градация.
  • Риторик эндәш (апостроф) һәм риторик сорау (интеррогация) үрнәкләре.
  • Инверсия күренеше.

3

21

Түбәндәге шигырь текстларында нинди троплар һәм сөйләм (стилистик) фигуралар кулланылган? Аңлатма бирегез.

Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте.

Кайтам дип төшкә тикле,

Әби кибеткә китте, -

Кибеткә иткә китте. (Р.Миңнуллин “Үзебез генә калгач”)

                                   (Эпифора)

Таяк – таяк башында табак,

Табак эчендә кибет,

Кибет эчендә ике мең егет. (Табышмак)

                                               (Ялгау)

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр,

Сугышта үлми былбыл.

Муса кайсы шул кошларның?

Җанына сыйган җир, күк...

Сугыша белгән былбыл ул

Һәм җырлый белгән бөркет. (Зөлфәт)

                                                 (Антитеза)

Картлык яшьлегемә кердем,

Кирәк түгел артыгы. (З. Нури)

 

Мин Иделгә кайттым... Җиремдә дә

Сагынам таулар илен, яшермим...

Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм,

Мин ирекле Кавказ әсире. (Р. Гатауллин)

Фаҗигале бәхет көз төсендә,

Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт)   

                  (Оксюморон)

1

22-23

I. Бирелгән темаларның берсен файдаланып, түбәндәге биремне эшләгез: сайлаган темагызга тулы аңлатма бирерлек сурәтләү чараларын табыгыз һәм кыскача текст төзегез.

Бирелгән темалар: Фантазия. Ярлылык. Байлык. Ялгызлык.Сагыш.

Үрнәк өчен “Сагыш” темасын алабыз. Бу күренешне түбәндәгечә сурәтләп була.

Көнем – караңгы төн. Йөрәгем әрни, сыкрый, өзгәләнә. Сагышлы уйлар миемне томалый. Күз алдымда карурмандай билгесезлек.

Күргәнегезчә, бу текстта метафора, фразеологизм, градация, эпитет, чагыштыру кулланылган.

II. Антитезалар кулланып, үзегез белгән кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгез: портретын бирегез.

III. Градация рәтен дәвам итегез.

  1. Нинди матур, нинди ..., нинди ..., нинди ... минем туган җирем!
  2. Сандугачның дәртле, ..., ..., ... тавышын тыңлап туймассың!

Мисал өчен.

Мин күпме әйтсәм дә, күпме такылдап торсам да, күпме кабатласам да, ул барыбер үзенекен эшләде.

2

24-25

Көнкүреш сөйләм теле:

-  Кулланылыш сферасы, лексика составы.

-  Дублет сүзләр, күрсәткеч сүзләр һәм башка төркемнәр.

- Гади сөйләм теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, жанрлары.

2

26-28

Әңгәмә - иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше:

  • Әңгәмәнең асылы һәм аның типлары: якыннарың белән әңгәмә; таныш булмаган кеше белән әңгәмә; эшлекле әңгәмә; өстәл яны әңгәмәсе.
  • Әңгәмә коруның ике моделе: “ачык” сөйләм һәм “ябык” сөйләм.
  • Комплимент һәм тостлар әйтә белү.

3

29

I. Түбәндәге җөмләләргә канцелярия стиле сүзләре (рәсми стиль) кергән. Аларны алып ташлап, сөйләм телен гадиләштерегез.

- Сез ни өчен җыештыручы хезмәтеннән файдаланмыйсыз?

- Капкадан чыгуга яшел массив башлана.

- Балык тотуны активлаштыру өчен, сез нинди чаралар күрәсез?

- Сез нәрсәне күздә тотып борчыласыз?

(Мисал. Сез нигә борчыласыз?).

II. Бирелгән шигырь юлларында нинди гади сөйләм сүзләре кулланылган? Аңлатып бирегез.

 

Бу ядрәгә кушып койган эшче

Йөрәгенең тирән ачуын.

Шул ачуга тончык, явыз Гитлер,

Җиткән инде синең шашуың!.. (М. Җәлил.)

- Нәрсә булды?

...Анысын Солтан белә -

(Печтек кенә телеп алдылар.) (Һ. Такташ.)

Совсем сүзен “чәпчим” чәпчеттегез,

Урыс аңламаслык иттегез. (Һ. Такташ.)

Зурла, имеш, елмай узганда,

Бирән килмешәккә баш иеп. (Ә. Маликов.)

Кирәксә үзең мәтәштер

Син аның... бисмилласын. (Х. Туфан.)

Дөнья артка типкәләсә дә

Әни кирәк... (Г. Рәхим.)

Ике егет бер кыз өчен

Чын-чынлап түбәләште. (Р. Харис.)

Тәтелди-тәтелди ярсып,

Аңа таба килә карчык. (Н. Арсланов.)

1

30-33

Сөйләм культурасын тәрбияләү:

  • Сөйләм тәртибе этикасы (коммуникатив хезмәттәшлек принцибы: фикерләреңне көчләп такма, әңгәмәдәшеңне тыңла, дустанә мөнәсәбәттә бул).
  • Башка кеше сөйләмен кабул итү һәм бәяләү.
  • Аудиториядә (кешеләр каршында) чыгыш ясау (күрү контакты, тавыш контакты).
  • Әңгәмә кору һәм бәхәсләшү нигезләре.
  • Әзерлексез чыгыш ясау алымнары (импровизация).

4

34-35

I. Теләгән теманы сайлап, аудитория каршында чыгыш ясау.

II. “Кеше тормышында сәнгатьнең роле” темасына әңгәмә оештыру.

2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование (68 ч) для рабочей программы внеурочной деятельности по географии для 5-6 классов «Моя экологическая грамотность», составленной на основе Программы внеурочной деятельности «Моя экологическая грамотность 5-6 классы. Р

Календарно-тематическое планирование (68 ч) для рабочей программы внеурочной деятельности по географии для 5-6  классов «Моя экологическая грамотность», составленной на основе Программы внеу...

Рабочая программа внеурочной деятельности "Туосчаана" (Внеурочная деятельность по изготовлению берестяных изделий в национальном стиле)

Рабочая программа составлена на основе авторской программы "Шитье из бересты"/Оконешниковой А.Ф./: Чурапча, 2000г. План рассчитан на 1 учебный год,...

Внеурочная деятельность. Рабочая программа внеурочной деятельности "Золотое перо" для 5-9 классов.

Рабочая программа внеурочной деятельности "Золотое перо" для 5-9 классов.Авторская программа «Золотое перо» для учащихся 5-9 классов. Курс составлен в соответствии с требованиями...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...

Буклет ясау үрнәге "Хәзерге татар теленең морфологиясе"

Укытучыларга ярдәмгә буклет ясау үрнәге тәкъдим итәм....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ВНЕУРОЧНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ тематическая, по конкретным видам внеурочной деятельности (тип программы) Занимательная математика 2021-2022 г. (срок реализации программы) 11-12 лет (возраст обучающихся)

Примерная рабочая программа курса внеурочной деятельности «Занимательная математика» разработана в соответствии с требованиями ФГОС ООО, на основе примерной основной образовательной програ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ВНЕУРОЧНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ по направлениям: общекультурное Курс внеурочной деятельности «Прекрасное в нашей жизни»

Программа курса внеурочной деятельности для 9 класса составлена на основе следующих документов:Федеральный закон Российской Федерации от 29 декабря 2012г. N273-ФЗ "Об образовании в Российской Фед...