Р.Миңнуллинның интернет челтәрендәге иҗаты
творческая работа учащихся

Николаева Альбина Магсумовна

Әлеге хезмәтебездә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Р. Миңнуллинның  йөрәк моңнарын-шигырьләрен өйрәндек.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.docx23.62 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш   

И йөрәгем... Белмисез лә                                                                       Моңланып йөргәнемне...                                                                       Мин дә белмим нишләтергә                                                                      Моң тулы йөрәгемне

                                                                                                        Роберт Миңнуллин

Әлеге хезмәтебездә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Р. Миңнуллинның инстадашлары белән бүлешеп барган йөрәк моңнарын-шигырьләрен өйрәндек. Бүгенге көндә шагыйрьнең аккаунтын кызы Таңсылу алып бара, аңа теркәлүчеләр саны кырык тугыз меңнән артык.         “Уйнап кына башланган эш иде, - дип язган иде шагыйрь үзе бу турыда. - Әмма аны кемдер уйлап чыгарган икән, бу “әкият”тән файдаланырга кирәк. Газета-журналлар бик әкрен эшли. Аларга шигырьләремне тәкъдим иткән очракта да, елга бер тапкыр бастыралар. Ә монда язасың да элеп куясың”. Шагыйрь өч ел дәвамында үз публикасын шулай “яңа табадан төшкән” шигырьләре белән таныштырып барды.

Әдипнең  социаль челтәргә куелган шигырьләрендәге темаларны, аның Инстаграмдагы эшчәнлеген өйрәндек. Эшебезне “Шигырь – ул шагыйрь җанының төзәлмәс бер ярасы” дип атадык. Хезмәтебезнең максаты - Роберт Миңнуллинның инстаграмдагы иҗатының үзенчәлекләрен ачыклау. Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды: Р.Миңнуллин поэзиясе турында язылган тәнкыйди хезмәтләрне өйрәнү; Инстаграм челтәрендә “басылып чыккан” шигырьләре белән танышу; алардагы төп темаларны билгеләү, шагыйрьнең инстаграмындагы шигырьләрен туплап, китапчык чыгару.

Хезмәтебезнең төп объекты - Роберт Миңнуллинның Инстаграм челтәрендәге иҗатының үзенчәлекләре, предметы - Роберт Миңнуллин әсәрләре. 

Төп өлеш.  Шигырь – ул шагыйрь җанының төзәлмәс бер ярасы

                                                                    Сизеп торам йөрәк шигырьләрем

                                                            Кемнәргәдер кирәк икәнен.

                                                                   Аларның да мин кичерешләрен

                                                               Уй-хисләрен шигырь итәмен.

                                                                                             Роберт Миңнуллин

Йөрәктән чыккан сүзләр генә күңелгә барып җитә. Шагыйрь инстадашлары өчен бик якын, үз кеше булып калды: гади һәм ачык, ихлас һәм олы җанлы, тапкыр һәм шаян.

Ул тормышның төрле мизгелләрен шигъри тезмәләргә салды. Р.Миңнуллинның Инстаграмдагы шигырьләре тематика ягыннан күптөрле. Шагыйрь “Күңел галәмем” шигырендә үзе дә болай ди:

Иксез-чиксез минем үз хәятем,

Бер дә галәмәт үз галәмем.

Үз галәмемдәге уйларымны

Язып өлгералмый каләмем.

Шагыйрь иҗатында яшьлеген сагыну, гомер агышын тоюдан килгән моң

Шагыйрьнең Инстаграмдагы иҗатында яшьлеген сагыну, гомер агышын тоюдан килгән моңга киң урын бирелгән. Лирик герой “гомер көзе” турында уйлана:

Үзем дә сизми калганмын

Кергәнемне көземә.

      (“Бу бит минем сукмакларым”)

 Көзне ул тылсым, табышмак белән чагыштыра. “Җаны көзгә якынайганнар”ның үзләрен көзгә тиңли. Гомер көзенең дә үз матурлыгы бар бит. Гомер агышын тоюдан килгән моң матурлык белән үрелә. “ Ким дигәндә, йөз җырлык һәм йөз шигырьлек көз бит ул!”- дип, ахырдан нәтиҗә  ясап куя шагыйрь “Һәркемнең дә үз көзе” шигырендә. “Анда-санда көз турында язгалаган” шагыйрь:

Көзләрнең бу гүзәллеге

Күзнең явын алырлык

Шушы гүзәллек эченнән

Гомер буе барырлык,- дип ризалаша.

              (“Пушкин белми яратмаган”)

Гомер бик тиз үтә шул.  “Вакыт мәңге хәрәкәттә, бер мизгелгә хәтта тукталмый,”- дип, лирик герой үткәндәге кайбер файдасыз эшләре өчен көрсенә, әмма вакыттан артта калып булмый (“Мин гомерне хәзер көнләп саныйм”). Яшьлектән - яшеренеп, картлыктан качып булмый.  Яшьлек мизгелләре хәтердә бары яктылык булып кала. Шагыйрь  үткән елларын, узган яшьлеген кабат кайтып эзли, сагына:

Нишләптер бик сагындыра

Яшьлектә йөргән буран.

                (“Хәзер инде”)

Әмма чәчләргә инде чал кергән. “Сагынырга гына калды чәчәк кебек чагыбыз,”- дип көрсенә лирик герой (“Шомыртлар чәчәк аткан чак”).

Ел фасыллары алмашынган кебек, лирик геройның  күңел халәте дә үзгәреп тора. Шагыйрь күңеле табигать кебек уйнап тора (“Күңелем табигате”). Күңел кылларының өзелергә җитеп тартылган чаклары да, таш күңелгә әйләнүдән курыккан чаклары да була. Шул чакларда  шагыйрьне киләчәккә өмет яшәтә, ул, бүгенгесе өчен сөенеп: “Бик тә җитә Ходай биргән  үземә тиешлесе,”- ди (“Үземә тиешлесе”)

Авылны сагынудан туган сагышлы моң

Р.Миңнуллин иҗатында туган авылына багышланган шигырьләре бик күп, алар тулы бер цикл тәшкил итә. Инстаграмдагы иҗатында исә авылны сагынудан туган сагышлы моң тулы  “Авылым кичләрендә...” шигыре белән танышабыз. Шагыйрь элекке – үзе белгән, үзе генә тойган авылны эзли. Тик ул  инде үзгәргән:

Хәтта сәлам бирергә дә

Урамнарда кеше юк.

Авылда да кешеләрнең

Кешеләрдә эше юк.

Хәзер инде, авылга кайткан саен, лирик геройның җанын сагыш сара. Капка төбенә чыгып каршы алучы әнкәсе дә юк. Кайчакта шагыйрь хисләре балачак салкыннары кочагында кала. Балачакның ятимлек әчесен искә төшерә алар, күңел тетрәп китә.

Балачакның салкыннары...

Болар бар да хак иде.

Әткәй үлгән чак иде ул,

Ятим калган чак иде.  

   (“Балачак салкыннары”)

Табигатьтә кешеләр язмышын, җәмгыятьтә табигать язмышын күреп, ул элекке агачка, рәнҗетелгән каенга багышлап шигырьләр яза (“Элеккеге агач”, “Нишләттеләр сине, каен?”). Шагыйрь үзен: “Мин - каеннар җырчысы,” - дип атый.

Күңелдә каен аклыгы

Җанда каен җылысы, – ди ул (“Мин - каеннар җырчысы”). Бары шундый шагыйрьләрнең күңелендә генә ихлас шигырьләр туадыр.

Ананы ярату, олылау, юксыну хисләре

Гомумән, татар әдәбиятында Ана образы шактый еш сурәтләнә. Һәрбер шагыйрь, һәрбер язучы үзенең газиз анасына багышлап шигырьләр, җырлар яза. Р.Миңнуллин иҗатында анага багышланган шигырьләр өр-яңа ачыш булып тора. Аның лирик ана образы - үзе бер дөнья. Бу төркем әсәрләрдә шагыйрь бай һәм нечкә хисле шәхес, олы инсанчы булып күз алдына баса.  

        Роберт Миңнуллинның Ана темасын яктырткан күпчелек шигырьләрендә балаларыннан еракта, туган авылда торган ана образы калкып чыга, аның моңсу, балаларын юксынуы, сагынуы тасвирлана.

Шагыйрьнең әнисенә багышланган шигырьләрендә ананы ярату, олылау, юксыну хисләре хөкем сөрә. Әлеге мотивны ачык яктырткан, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре: “Исән булсаң, әнкәй”, “Гаделлек...гаделсезлек”...“Шушындый хисләр җанымда”:

Сине,Әнкәй, гомергә бер

Кочаклый да алмадым.

Хәзер исемә төшә дә

Өшеп китә җаннарым.....

(“Шушындый хисләр җанымда”)

Халык, тел язмышы өчен борчылу хисе

Татар теленә һәр тарафтан һөҗүм барган көннәрдә шагыйрьнең Инстаграмында халык, тел язмышы турында борчылып язган байтак шигырьләрен укыйбыз. Туган телебез язмышы турында, ачынып, кыю, кискен фикерләрен җиткерә шагыйрь. Халыкчан итеп, ләкин уйландырырлык итеп әйтә. Үткәннәргә кайтып уйлана, телен сатканнарга үз бәясен бирә:

Нигә татар булып тудың,
          Үз телең дә кирәкмәгәч,
          Балаңны һәм оныгыңны
           Үз телеңә өйрәтмәгәч?
                   (“Телен саткан татарга”)

Без бер үк язмыш, бер үк фикер белән яшибез.   Без - бер милләт балалары. Киләчәгебезнең матур булуын, телебезнең мәңге яшәвен телибез икән, туган телебез язмышына битараф калырга тиеш түгел без.  

Сөйләшеп калыйк, сөйләшик

Без туган телле чакта.

Үзебез татар чакларда,

Үзебез тере чакта.

(“Үз илеңдә, үз телеңдә”)

Танылган шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре

Инстаграмда Р.Миңнуллинның танылган шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре шактый. Үзе ул бу турыда “Мыек астыннан гына..” китабында басылган “Иптәшләр үзебезнеке” мәкаләсендә: «Дусларымның,  хезмәттәшләремнең, каләмдәшләремнең характерларын, холык - фигыльләрен, илгә, халыкка кылган игелекләрен,  хәтта аз - маз кимчелекләрен дә шактый гына ачып биргәнмен икән. Ә бит алар турында язу бер дә жиңел түгел: күбесе республикабызның, халкыбызның күренекле шәхесләре», - дип язган. Шул шигырьләр арасыннан  җырчы Илһам Шакировка багышланганы аеруча игътибарга лаек (“Татар моңының таҗы Илһам Шакировка”). Шигырендә ул җырчыга тирән ихтирамын, аның белән горурлану, иҗатына соклану хисләрен белдерә. “Ну җырлыйсың...” дигән юлның берничә тапкыр кабатлануы бу хисләрне тагын да көчәйтә, тирәнәйтә. “Илһам китә бездән” шигырендә шагыйрь белән бергә барыбыз да югалту ачысын кичерәбез.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага багышланган шигырьләрен дә тыныч кына уку мөмкин түгел. Бер шигырендә Р.Миңнуллин аны “Алиһә”гә тиңли. Аның җиңүенә “Бу - татарның зур җиңүе, бу – татарның тантанасы!”- дип бәя бирә. Алинә Заһитованың бер җиңелүе уңаеннан язылган “Ела,ела!” шигырендә исә кызны көрәшкә чакыра:

Җиңелүләр аша килсә,

Җиңү татлырак була!

Дөнья ул без көткәннән дә

Катлы-катлырак була...

Шагыйрьнең танылган шәхесләргә багышлауларында горурлану, хөрмәтләү хисләре ачык чагыла.

Йомгаклау

Роберт Миңнуллин безне олы җанлы, ихлас шәхес булуы, талантының зурлыгы белән сокландырды. Аның Инстаграмдагы иҗаты белән күбрәк танышкан саен, тагын да күбрәк шигырьләрен укыйсы, башкаларга да тәкъдим итәсе килде. Эзләнүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: Роберт Миңнуллинның  шигърияте әйтеп бетергесез тирән һәм киң эчтәлекле, форма ягыннан шулай ук бай һәм күптөрле. Алар лирик образлар, нечкә хисләр белән сугарылган. Шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, борчылулар, сөенүләр турында укучысы белән ачыктан- ачык, күзгә-күз сөйләшеп барган. Теле ягыннан гади, аңлаешлы. Аның шигырьләре - киңәш һәм таяныч. Алар - тормышчан, халыкчан шигырьләр. 

Шигырь аңлаучылар күп булалмый...

Йөзгә бердер алар, меңгә бер...

Шул да җитә миңа...

Язганнарым

Кирәк булыр әле кемгәдер...

Кулланылган әдәбият

  1. Бикбаев Р. Тантанадан хәтер яңара.// Казан утлары, 2018 №8.
  2. Кәбиров М. Ул да берәү генә…// Казан утлары, 2008 № 8.
  3. Миңнуллин Р.М. Әсәрләр: 7 томда/ 1т: шигырьләр, тәрҗемәләр / кереш сүз авт. Р.Рахмани.  – Казан: Татар. китап нәшр., 2007 – 575б.
  4. Миңнуллин Р.М. Татарларым: милли шигырьләр / Роберт Миңнуллин. [кереш сүз авт. М.Шәймиев]. - Казан: Татар. китап нәшр., 2012 – 263б.
  5. Миңнуллин Р.М.  Мыек астыннан гына... елмаюлар / Роберт Миңнуллин.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 – 430б.
  6. https://www.instagram.com/robert_minnullin_poet.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

Т.Миңнуллин әсәрләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе.(Эзләнү эше)

Бу эзләнү эшем белән Актанышта үткәрелгән "Г. Афзал укулары" I Республикакүләм фәнни- тикшеренү конференциясендә катнаштым. Анда Т.Миңнуллин әсәрләрен рус телле мәктәптә укыту тәҗрибәм белән уртаклаша...

презентация Т.Миңнуллин.

Презентация күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллин иҗатына багышлана....