Ачык дәрес, 3 сыйныф, рус төркеме.
презентация к уроку

Агъзамова Алисә Хәбир кызы

Ашамлыклар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Технологик карта

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теленнән  “Ашханәдә” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Әгъзәмова Алисә Хәбир кызы

Предмет

Әдәби уку

Тема

“Ашханәдә” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту

Максатлар

Белем бирү максаты:  үз фикерләрен дөрес һәм аңлаешлы әйтә белү, алган белемнәрне тормыш тәҗрибәсендә куллана алуларына ирешү.

Фикер сәләтен үстерү максаты: иҗади фикер йөртү сәләтен , эмоциональлекне үстерү, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Тәрбияви максат: укучыларда ашханәдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру;

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү;

 Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

 Танып-белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Көтелгән нәтиҗә: “Ашханәдә” темасы буенча алган белемнәрне актив көнкүрештә актив куллана алуга ирешү.        

Дәреснең тибы

лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Төп төшенчәләр

1.Ашханәдә,пешекче,пешерә.

2. Матур сүзләр: тәмле булсын, рәхмәт әйтү.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә мохит

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.2 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013 – 48-49 б.

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013 -20-21 б.

Җиһазлау

Рәсемнәр,проектр, ноутбук,презентация.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

(1-2 мин)

Укучыларны каршы алу, дәрескә билет (өй эшен) биреп керү.

Уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез! Хәлләрегез ничек?

Бүген ничәнче число?

Атнаның кайсы көне?

Яхшы, дәресне башлыйбыз.

Исәнләшү.

Сорауларга җавап бирү.

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: укуга карата кызыксыну уяту:

РУУГ: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1.Укучылар, сезнең каршыда рәсемнәр, игъ тибар белән карагыз һәм әйтегез, кайсы рәсемнәр артык (перед вами картины, посмотрите внимательно и скажите какие рисунки лишние).

Тикшерәбез. Ни өчен бу рәсемнәр артык?

Калган рәсемнәрне дөрес итеп әйтеп чыгу.Бу нәрсә?

Балалар, ә кайсы өстәлдә татар милли ризыклары гына  бар?

Укучылар, бу  рәсемнәр нинди темага карый?.

Димәк, безнең дәреснең темасы нинди булыр?

Бу сезнең өчен яңа темамы?

Сез ничек уйлыйсыз без бүген дәрестә нишлибез? (Как вы думаете, что мы будем сегодня делать на уроке?).

Бик дөрес укучылар, алаган белемнәребезне ныгытырбыз  (закрепим наши знания).

Сезнең каршыда конверт, ачыгыз һәм әйтегез, нишләргә кирәк?

Дөрес! Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, матур итеп числоны язабыз һәм дәфтәрдә биремне эшлибез.

(1 слайд)

Тактага карыйбыз, яшел ручка белән тикшерәбез (проверяем).

Эталон буенча үзеңне тикшерү (самопроверка с эталоном)

Рәсемнәрне карыйлар, артык булган рәсемнәрне аерып куялар.

Балаларның җавабы.

Бу кәбестә ашы, токмачлы аш, өчпочмак һ.б.

Безнең өстәлдә татар милли ризыклары бар., гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак.

Ашханә темасына.

Дәреснең темасы “Ашханәдә”.

Юк, яңа тема түгел.

Дәфтәргә язабыз, укыйбыз, уйныйбыз, сөйләшәбез һ.б.

Монда сүзләрнең хәрефләре югалган.  Сүзләргә төшеп калган хәрефләрне язырга кирәк (бу фикер балалар тарафыннан русча әйтелергә мөмкин)

Кес...л, , к...бест... ашы, т...кмачлы аш, к...р...бодай б...ткасы, п...ш...кче.

Эталон буенча үз-үзләрен тикшерәләр.

ТБУУГ Авазларны дөрес ишетү.

Предмет нәтиҗәләр: Сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ Җавапларны дөресли, дәлилли белү.

ТБУУГ Рәсем сәнгате ярдәмендә тәкъдим ителгән информацияне күрә, аңлый, җиткерә белү,

КУУГ Диалогта катнашу,үз фикереңне дөрес җиткерә белү, парларда эшли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

У меня в руках ваши билеты. Они не простые билеты а с заданием. Вам дома нужно было написать ингредиенты одного из блюд, которые прошли в прошлом уроке, а что за блюдо сказала не писать, оставить в секрете.

Хәзер билетны ачасыз, укыйсыз һәм тышына кирәкле сүзне ябыштырасыз (сүзләр өстәлдә).

Ял итү. Әверелеш уены.

Афәрин! Үзегезгә кул чабыгыз, булдырдыгыз.

Матур утырыгыз, дәреслекләрне ачыгыз, 49нчы бит, 8 күнегү. Биремне укыгыз, парлап диалоглар төзегез

Бала укый, кирәкле сүзне табып ябыштырып куя. 1-3 бала кычкырып укый.

Диалог төзү.

РУУГ: укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны  сайлап, төп мәгълүматны  аеру

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Минем кулымда конверт, нәрсә бар?

Оооо, уйныйбызмы?

Пешекче уены уйныйбыз.

Ой, монда нәрсә артык? Ни өчен?

Все это вредно для здоровья человека.

Карточканы киям һәм мин укытучы түгел, мин пешекче Алисә апа. Ашханәгә килегез.

Уйныйбыз.

Чипсы, кока-кола, кириешки. Файдалы түгел.

Ашханәдә диалог:

-Исәнмесез!

- Исәнмесез!

-Матур малай (кыз) сезгә нәрсә кирәк?

-Миңа ботка белән компот бирегез, зинһар.

-Менә алыгыз!

1-2 укучы белән уйнала.

КУУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш  башкару,

коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү;

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү;

ТБУУГ: сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу, мәсьәләне чишү  өчен уңайлы ысул  сайлау;

РУУГ: бирелгән эшне планлаштыру.

Белем һәм эшчәнлекләрне яңа ситуациядә куллану

Видеоролик ашханәдә кагыйдә бозу.

Дөрес укучылар, ашханәдә сөйләшергә, уйнарга, йөгерегә ярамый. Ашны кашык белән ашыйлар.

Балалар аңа ашәханә кагыйдәләрен тоөркем белән бер биткә яза.

КУУГ: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш  башкару,

коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү;

Өй эше

Өй эшенең биремен аңлату.

Төрле төстәге алмалар, алар артында табышмаклар. Сезгә җавабын язырга  һәм рәсемен ясарга

Өй эшенең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклау.Өй эшен язып алу.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя

 Миндә сюрприз рәсем бар.

Ул баллы, тәмле, милли ризык. Дөрес, чәк-чәкне бизәргә кирәк.

Сезгә дәрес ошаса яшел конфет белән бизисез, тема буенча сораулар калса, сары конфет куясы, сезгә дәрес ошамаса кызыл конфетны куясыз..

Балалар чәк-чәкне бизи.

ШУУГ Үз уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклый белү.

КУУГ Үз фикереңне әйтә,дәлилли белү.

РУУГ Үзбәя.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Төшеп калган а, ә, о, е хәрефләрен өстәп, сүзләрне күчереп яз. Кес ...л, к...бест... ашы , т... кмачлы аш , к...р...бодай б... ткасы , п...ш... кче . ә ә ә о а а о е е 1-2 хата - “5” 3-4 хата - “4” 5 хата - “3”

Слайд 3

ӘВЕРЕЛЕШ

Слайд 4

Мин банан, Мин, мин банан . Сары банан, Баллы банан. Мин өчпочмак, Мин, мин өчпочмак. Итле өчпочмак, Кайнар өчпочмак. Мин ботка, Мин, мин ботка. Тәмле ботка, Файдалы ботка.

Слайд 7

ТЫРЫШЫРГА КИР ӘК ЯХШЫ БЕЛӘМ БИК ЯХШЫ БЕЛӘМ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...