Конференция, Җәлил укулары
презентация к уроку

Агъзамова Алисә Хәбир кызы

Фатих Әмирхан әсәрләрендә сугыш чагылышы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Җәлил  укулары

Тикшеренү эше

Эшнең темасы

Әмирхан Еники әсәрләрендә сугышның кеше кичерешләре, табигать аша сурәтләнүе.

Фәнни җитәкче:

Әгъзәмова Алисә Хәбир кызы,

беренче квалификационкатерогияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

ЭЧТӘЛЕК.

  1. Кереш.

Туплар гөрселдәгән чакта музалар тынып тора, дигән гыйбарә Бөек Ватан сугышы елларында кире кагылган....................................................................3

  1. Төп өлеш.

Әмирхан Еники әсәрләрендә сугышның кеше кичерешләре, табигать аша сурәтләнүе.....................................................................................................4

  1. Йомгаклау.

Яшь буын өлкән буын күрсәткән батырлыкларны онытмаска, үрнәк алырга тиеш...............................................................................................................5

IV Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................6

Кереш.

      Сугыш!..  Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерде халыкка.

      Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелгән. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланган.

    Туплар гөрселдәгән чакта музалар тынып тора, дигән гыйбарә бар.Борынгы әйтем булса да, Бөек Ватан сугышы елларында ул кире кагылган. Җыр һәм шигырь, нәфис сүз өзлексез яңгырап торган. Яңа әсәрләр иҗат ителгән, газета-журналлар чыгуыннан туктамаган. Әдәбият һәм сәнгать, матбугат, мәгарифтә җиңү яулашкан. Бөек Ватан сугышы башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелгәннәр, зур көрәшкә килеп кушылганнар. Күп язучылар, кулларына корал алып, сугышта катнашканнар: Г.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Ә.Еники, Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Җәлил, А.Алиш һ.б. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булганнар.

       Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники сугыш башлану хәбәрен Ташкенттан Татарстанга кайтып килешли ишетә. Ә берничә атнадан, 1941нче елның июлендә, фронтка китә. 1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышы фронтын да хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

     Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә... Әйе, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез явыз дошманны җиңү өчен изге сугышта катнашып кына калмаганнар, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, үлмәс әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Фронт вакыйгаларын, фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр, хикәяләр язганнар.

Бу иҗади эшемдә мин Әмирхан Еники әсәрләренә тукталып  китәм.  Теманың   актуальлеге: әби-бабаларның батырлыгын онытмау һәм киләчәктә сугышларны булдырмаска тырышу.

Төп өлеш

    Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә.Еникине китерергә була. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны сокландырмый калмый. Әдипнең сугыш турында язылган хикәяләренең нигезендә үзенә бер үзенчәлек ята. Әмирхан Еники турыдан-туры сугыш кырында барган вакыйгаларны сурәтләми. Ул сугышның кеше психологиясенә нирәвешле тәэсир итүенә игътибар итә.  Шулай ук аның фронт шартларында язылган әлеге хикәяләре – үзенә бер төрле рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр булулары белән башкалардан аерылып тора.

     Сугыш чорында язылган “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Мәк чәчәге” (1944) хикәяләре һәм нәсересуыш фаҗигаләрен сурәтли.Сугыш шартларында Ә.Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм намуссызлык,бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил язмышы белән рәттән куя.

    1941 нче елда язылган “Бала” хикәясе укучыны тетрәндерә. Солдат Зариф, адашып калган баланы күтәреп, станциядән китәргә торган эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин илтеп тапшыра. Зариф – олыны олы, кечене кече итә белүче, кеше кайгысына битараф кала алмаучы, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итүч етөгәл, зирәк, тәвәккәл кеше.Монда бер Зариф турында гына сөйләнсә дә, бу — типик образ. Чөнки совет сугышчысының үзен-үзе аямыйча көрәшүе, туган илен, халкын яратуы, илдә барган каты бәрелешләр чоры булуга карамастан, үзенең кешелеклелеген саклап калып, әнә шушы нәни балага кадәр ярдәм кулы сузарлык миһербанлылыгы да китерде бу җиңүне.Ә.Еники сугышка каршы, сугыш тудырган мәшхәргә каршы бер бөртек кешене куя да мондый нәтиҗә ясый: “Бу – чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсезбулса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә”.

     “Бер генә сәгатькә” һәм “Ана һәм кыз” хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр. Корбаннар фондында кешеләрнең тирән кичерешләре, характерның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы яисә үтә кыен сорауларны үтәргә өйрәнүе сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.

    “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугыш үзе сурәтләнми, ләкин аның барлыгы һәм кешеләр язмышына нинди тәэсир ясавы ачык сизелеп тора.Әсәрдә гади авыл халкы тормышы сурәтләнә. Сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе — гуган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка — бары тик бер генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый.Шушы әсәрдә язучы якын кешеләрнең аерылуын, аларның сугыштагыларны көтеп, билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый.

      «Ана һәм кыз» хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади бер гаиләдә тасвирлана. Ана авырый, ул сугыштагы улын көтә. Кызына киңәшләрен бирә, гомеренең соңгы көннәрен үткәрүен аңлый. Дөнья белән саубуллашканчы, улын күрәсе килә аның, күңеле белән баласының кайтасына ышана. Ләкин... Тормыш һәм сугыш үз рәхимсезлекләрен исбатлый торалар. Бу дәһшәтле дулкын ана йортының да ишеген кага. Кояшлы көндә Рәхилә энесенең батырларча һәлак булуы турында куркыныч хәбәр ала. Аның йөрәге шашып тибә, күңеле каядыр ашкына, күзләрдән яшь ага... Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, Рәхилә моны анага әйтми. Бакчадагы чәчәкләр дә, күктәге кояш та аңа сабыр булырга куша. Ә ана йөрәге көтә, өметләнә. Рәхилә гөлләрдән, кояштан үзенә рухи сыену урыны эзли.

     Автор ни әйтергә тели соң? Бу ана образы аша ул бөтен илдәге аналарны күрсәтә. Алар бит бик күп. Аларның да уллары, ирләре сугыш кырында ятып калган, тик аналар көчле булганнар. Ашарга ашлары, кияргә киемнәре булмаса да яшәгәннәр. Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр.

     Ә.Еникинеңсугыш турында барган хикәяләрдә “җанлы” табигать урынсыз кебек. Сугыш чоры хикәяләренең иң матур, мәгънәви яңарышы булган – “Мәк чәчәге” нәсере – фәлсәфи мәгънәдәге әсәр. Бу әсәр мәк чәчәгенең монологы. Кешегә – узып баручы солдатка мөрәҗәгать итеп сөйләве. Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган мәк чәчәге зарлана: ялгыз ул, әйләнә-тирәсендә биек тау кебек ком өеме, аңа берни күренми, торган җире буш, җансыз.Тыныч тормышта бакчаның гүзәллеген, җиләк-җимешләргә бай булуын, җир өстеннән үткән дәһшәтле сугышның барлык гүзәллекне юкка чыгаруын хәбәр итә. Әмирхан Еники ике төрле яшәешне капма-каршы куеп, сугыш фаҗигасен ача. Сылу чәчәк булып утырган мәк аша яшәешенең тантана итүен раслый.

Йомгаклау.

Ә.Еники сугыш шартларында гади кешенең, солдатның чыдамлыгын, юлындагы авырлыкларны батырлык белән кичерүен, яшәүгә булган өметен чагылдыра. Үзе батыр булган, батырларча утны-суны кичкән кеше генә шундый әсәрләр яза ала. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре яшь буынны ватан пәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүен тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күзалдына китерергә булышлык итүдә, алар белән горурлану бүген дә зур әһәмияткә ия.

       Ә. Еники сугышны тормышның, яшәешнең төрле якларын тасвирлап сурәтли. Сугыш кешеләрдә генә түгел, табигатьтә дә тирән эзен калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның киек-җанварлары яшәрлек урманнар, йөзәрлек сулар тимер-томыр калдыклары белән, мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлауларыннан теткәләнеп беткән. Янгын төтененнән кояш та күренми хәтта. Менә бит ничаклы бәхетсезлек килә бөтен кешелеккә, табигатькә сугыш белән. Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 97-123 б.

2. БөекВатансугышычорыпоэзиясе. Шигырьләрһәмпоэмалар. – Казан,“Хәтер”нәшрияты, 2005, 5-24 б.

3. http://zvezdapovolzhya.ru/obshestvo/pravoslavnye-tatary-07-02-2014.html

4. http://samlib.ru/s/sibgatullin_a_a/rusotatary.shtml


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Әмирхан Еники әсәрләрендә сугышның кеше кичерешләре , табигать аша сурәтләнүе

Слайд 2

Сугыш !.. Никадәр кайгы-хәсрәт , югалту , бәхетсезлек китерде халыкка .

Слайд 3

Әмирхан Еники 1941нче елның июлендә , фронтка китә . 1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә .

Слайд 4

Әмирхан Еники әсәрләре Ә би-бабаларның батырлыгын онытмау Киләчәктә сугышларны булдырмаска тырышу .

Слайд 5

Ә.Еникинең сугыш турында язылган хикәяләренең нигезендә үзенә бер үзенчәлек ята . Әдип сугышның кеше психологиясенә нирәвешле тәэсир итүенә игътибар итә . Хикәяләре Үзенә бер төрле рухи нәфислек бөркелгән кыска Киеренке сюжетлы

Слайд 6

“Бала” (1941) “ Ана һәм кыз ” (1942) “ Бер генә сәгатькә ” (1944) “ Мәк чәчәге ” (1944) Ә.Еники яшәү һәм үлем , олы җанлылык һәм намуссызлык , бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья , ил язмышы белән рәттән куя.

Слайд 7

“Бала” (1941) “ Бу – чын сугыш кыры иде . Биредә үлем никадәр әрсез , рәхимсез булса , тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан , бирешмәс , мәгърур була белә ”

Слайд 8

“ Бер генә сәгатькә ” (1944) Шушы әсәрдә язучы якын кешеләрнең аерылуын , аларның сугыштагыларны көтеп , билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый .

Слайд 9

“ Ана һәм кыз ” (1942) Ана образы аша Еники бөтен илдәге аналарны күрсәтә . Алар бит бик күп . Аларның да уллары , ирләре сугыш кырында ятып калган, тик аналар көчле булганнар . Ашарга ашлары , кияргә киемнәре булмаса да яшәгәннәр . Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр .

Слайд 10

Әмирхан Еники ике төрле яшәешне капма-каршы куеп Сугыш фаҗигасен ача Сылу чәчәк булып утырган мәк аша яшәешенең тантана итүен раслый . “ Мәк чәчәге ” (1944)

Слайд 11

Кирәкми, кирәкми безгә с угыш!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 общелицейская конференция школьников Обзор конференций (презентация)

в презентации представлен обзор достижений за предыдущие 6 конференций....

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

"Давыдов укулары" региональ конференциядә катнашу

укучылар белән конференциядә катнашу...

Риза Фәхретдин укулары

Татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Риза Фәхретдин хезмәтләрен һәрдаим үземнең эшемдә кулланам...

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

Фәнни-тикшеренү эше. Г.Афзал укулары.

Гамил Афзал шигырьләрен  мәктәптә укыту  тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте....

Ризаэддин Фәхреддин укулары.

Эшемнең максаты: " Иж-Бубый авылының танылуына  төп сәбәпче татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен а...