Туган тел дәресе 2 класс
план-конспект урока

2 нче сыйныфта  үткәрелгән Туган тел дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_2_klass.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект

Предмет: Татар теле 2 класс

Тема: Үткән заман хикәя фигыль.

Дәреснең тибы: яна белемнәр “ачу” дәресе.

Максат: Үткән заман хикәя фигыльне аера белеп, аны  язма һәм телдән сөйләмдә кулланырга тиешле шартлар булдыру.

Бурычлар:

- белем бирүче: үткән заман хикәя фигыль белән танышу;

- үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү;

-тәрбияви:  бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Метапредмет: үз эшеңне планлаштыра белү, парларда бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Предметара: белемнәрне тирәнәйтү; предметның эшен белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә һәм язуда куллану;

Чыганаклар: - төп – дәреслек, эш дәфтәре;

-өстәмә – компьютер, карточкалар, тест биремнәре,  презентация.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү.

Дәреснең барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы
  1. Исәнләшү, танышу. 

Хәерле иртә, укучылар!

- Мин сезгә матур көннәр, яхшы кәеф, дәрестә тырыш, актив булуыгызны теләп калам.

2)Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез ,укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә!

-Ә хәзер бу дәресебездәге кагыйдәләрне карап үтик эле. (экранда)

1) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

2) Игътибар белән тыңла, иптәшеңне бүлдермә.

3) Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт.

4) Кулны дөрес һәм матур итеп кутәреп җавап бирергә.

.

-Җавап биргәндә, бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар.

-Шулай итеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик.

3) Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләм урындамы?

-Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз.

Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен ачыклау.

-Без сезнең белән кайсы сүз төркемен өйрәнә башладык?

- Фигыль турында белемнәрне тикшерик. Бу эшне без парларда эшлибез. Парда эшләгәндә, без иптәшебез тыңлыйбыз, бергә эшлибез.

          Тест фигыль

 1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) предметның эш- хәрәкәтен

в) предметның билгесен

2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

б) кайчан? кайда?

в) нишли? нишләде? нишләячәк?

3. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

а) килеш

б) заман

в) зат-сан, заман

4. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?

а) ия б) хәбәр в) аергыч

5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш- хәлнең булу-булмавын хикәяли

б) боера, эш куша

в) предметның билгесен

6. Эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә карап, фигыльнең нинди формалары була?

а)юклыкта б) барлыкта

в) барлыкта-юклыкта

7. Хикәя фигыль ничә заманда килә?

а) бер б) ике в) өч

  1. Өй эшен тикшерү

Әйдәгез башта өй эшен тикшереп китик. Кемнең җавап бирәсе килә?

-Барыгыз да тырышкан,әфарин.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую
  1. Проблема тудыру. Текст буенча эшләү.

-Сез фигыль турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-Димәк, фигыль - зат яки предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

-Ә хэзер 1нче һәм 2нче баганалардагы җөмләләрне укыгыз. Алар нәрсә белән аерылалар?.

Рәсим кыш айлары турында сочинение яза. Рәсим кыш айлары турында сочинение язды.

Әминә скакалкада сикерә. Әминә скакалкада сикергән.

Әни чәй ясый. Әни чәй ясамаган.

Җөмләләрнең мәгънәләре үзгәрәме? (үзгәрә)

- 1 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишли?)

- 2 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (нишләгән, нишләмәгән?)

- 1 баганадагы җөмләләрдә эш кайсы вакытта башкарыла? (хәзерге вакытта)

2 баганадагы җөмләләрдә эш кайсы заманда башкарыла. (үткән заманда)

Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз? (үткән заман хикәя фигыль)

-Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәбез?(үткән заман хикәя фигыль турында)

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

-Укучылар әйдәгез шушы эшләгән эштән чыгып дәреснең темасын ачыклап карыйк?( Үткән заман хикәя фигыль)

-Ә нинди максат куярбыз икән?( Үткән заман хикәя фигыльне аера белеп, аны  язма һәм телдән сөйләмдә кулланырга тиешле шартлар булдыру).

-Укучылар, бүгенге дәрескә без нинди бурычлар куярбыз? (үткән заман хикәя фигыль белән танышу, төрле күнегүләр эшләү)

3) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Дәфтәрдә эш.

-Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бугенге числоны языгыз. Бүген безнең өченче март. Сыйныф эше.

- Матур язу күнекмәләре: Калган эшкә кар ява. (мәкальне ничек аңлыйсыз? Матур итеп дәфтәрләрегезгә күчереп язып куегыз)

-Димәк, бу мәкаль эшне вакытында эшләп барырга, аны бүтән көнгә калдырмаска өйрәтә.

Фотосурәт белән эшләү.

-Балалар, бу малайга игътибар итегез эле. (тактада шапшак малай сурәте)

-Ул битен юмады, чәчен тарамаган,киеме пычранган, буялган, киеме анын ертылган, ул аны текмәгән, шулай бит? (шушы сузлэр тактага эленеп барыла)

-Димәк, бу малай чисталык таләпләрен утәмәгән.

-Тактадагы сүзләргә игътибар итик әле. Юмады, тарамаган, текмәгән ,пычранган,буялган фигыльләрен курәсез. - Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (нишләмәгән? Нишләгән? Нишләде?экранда).

-Сораулардан чыгып без ачыклый алабызмы, бу фигыльләр нинди заманда? (үткән заман хикәя фигыль).

-Дөрес әйтәсез укучылар, бу үткән заман хикәя фигыльләр.

-Әйдәгез кушымчаларына игътибар итик. Барлык фигыльләрдә бер торле сорауга җавап биргәнме? ( юк, сораулар 2 төрле нишләмәгән? һәм нишләгән?)

-Кушымчаларга карасак, без үткән заман хикәя фигыльнең нинди ике төре бар икәнен ачыклый алабыз? ( юклык һәм барлык).

-Кушымчаларга килгәндә, калын сузык авазлы сүзләрдә- “ма” кушымчасы, нечкә сузык авазлы сүзләрдә- “мә” кушымчасын күреп була.

-Яхшы, укучылар, монысын ачыкладык.

-Укучылар, әйдәгез  хәзер китабның 105 нче битен ачыйк та, кагыйдә белән танышып китик. Кемнең укыйсы килә?

-Үткән заман хикәя фигыль сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә, нишләде? Нишләгән? Сорауларына җавап бирә: барды, күргән. Юклык төре: - ма/ мә кушымчалары ярдәмендә ясала: укыган – укымаган.

 ( кагыйдә укыйлар). Без үзебез чыгарган кагыйдәгә туры киләме? Димәк, без дөрес эшләгәнбез, афәин дип эйтэсе генә кала.

4)Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Ял иту күнегүе.

- Укучылар,ә хәзер әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк әле.

-Афәрин, тыныч кына утырышыгыз.

Карточка белэн парларда эшләу.  

-Сезгә шундый бирем, яхшылап тыңлагыз. Сезгә бирелгән текстан барлык уткән заман хикәя фигыльләрне табып алырга, аларга сораулар куярга, кучереп язырга һәм кушымчасын билгеләргә.

  Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынган. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Бу кыш, башка еллардагы кебек салкын килмэде. Без, балалар, чаңгы-чанада, тимераякта шудык. Безнең тавыштан урам шау-гөр килеп торды. Кыш — иң матур ел фасылларының берсе. Туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк матур.

Экранда тикшеру.

-Укучылар, әйдәгез китаптан 106 битне ачып, 207 нче күнегүне эшләп китик.

Биремгә ни дип язылган шуны эшлибез.

(табышмак укыйлар, үткән заман хикәя фигыльләрне күчереп алып язып, кушымчаларының астына сызалар)

2 нче бирем. Җөмләдән фигыльләрне табарга һәм аларны үткән заман хикәя фигыль итеп ясарга. Бу эшне без дәфтәрләрдә эшлибез. Чиста, матур, пөхтә итеп язабыз.

Дәфтәрләрдә язу

1) Әти машина белэн утын ташый.

2)Ул балта белэн каен утынын яра.

3)Көз көне трактор белән җирне эшкәртәчәкләр.

4) Мин самолетта очам.

5)Балыкчылар елгада көймәдә йөзәләр.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

Уен уйнау.

-Балалар, ә хәзер без сезнең белән “Уземне тикшерәм” уенын уйнап китәрбез.

Мин сезгә сүзләр әйтәм, ул сүз үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы икән, сез кул чабасыз, әгәр дә юклык икән, тыпырдыйсыз. Аңлашылдымы?  

Барды, кайтмаган, тынламаган, биегән, сойләгән, эшләгән, сагынмаган, яраткан, елаган, юмаган, ашамаган, юынган, тикшермәгән, сойләшмәгән.....
-
Афәрин, утырышыгыз.

-Ә белемнәрне ничек үзләштердегез икән, тиз генә тикшереп китик әле.

(Индивидуаль эш)

  1. Үткән заман хикәя Фигыльнең “юклык” формасы нинди сорауга җавап бирә?

а)  нишләмәгән?

б) кайчан?

в)нигә?

2. Үткән заман хикәя “Барлык” формасындагы фигыльне тап

а) йөзгән

б)очмый

в) бара

3. Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эшнең киләчәктә эшләнәчәген

б) сөйләгән вакытта кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

в) хәрәкәтне

4. Җөмләдә үткән заман хикәя “барлык” төрендәге фигыльне тап

а) Марат  чишмәдән су ташый.

б) Айнур кичэ капка төбендәге карны көрәгән.

в) Булат дәресне тынламады.

 5. Җөмләдә үткән заман хикәя  “юклык” төрендәге фигыльне тап

а) Алсу китап укый башлады.

б) Булат иртэ белән кибеткэ бармаган.

в) Ирек уктучының ни эйтергэ теләвен аңлады.

6. Җөмләдә үткән заман хикәя   фигыльне тап

а) Бүген кич буран булачак.

б) Айрат тырыша – тырыша кар көри.

в) Ул эшләп арган иде.

-Нәтиҗә.

Җавапларны тикшерү өчен, экранга карыйк эле.

5 дөрес җавап булса- 5

4 дөрес җавап булса- 4

3 дөрес җавап булса-3

-Афәрин, булдырдыгыз.

  1. Өй эше.

-Бик яхшы. Хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен языйк. 106 нчы бит, 209нчы күнегү.

  1. Рефлексия

–Укучылар, без сезнең белән нинди бурычлар куйган идек? Без аларга ирештекме?

Бик яхшы, без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Әйдәгез хәзер үзебезнең эшебезне бәялик.

-Кемгә дәрес ошады һәм ул теманы аңлады шул , елмаеп торучы, яшел смайлик күтәрсен.

-Кемгә дәрес ошамады һәм ул берни дә аңламады шул сары смайликларны күтәрсен.

-Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә афәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе

Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...

7нче сыйныфта туган тел дәресе. "Хәбәрлекле мөнәсәбәт"

7нче сыйныфта туган телдән дәрес планы. Тема: Хәбәрлекле мөнәсәбәт....

Туган тел атналыгы өчен класс сәгате. (5-6 сыйныфлар өчен) Тема: “Иң татлы тел – туган тел”

Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чи...