7нче сыйныфта туган тел дәресе. "Хәбәрлекле мөнәсәбәт"
план-конспект урока (7 класс)

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

7нче сыйныфта туган телдән дәрес планы. Тема: Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет   гомуми белем бирү учреждениесе

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

7нче сыйныфта туган тел фәненнән

дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Хәбәрлекле мөнәсәбәт

        Дәрес эшкәртмәсен төзеде:

1нче кв.категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

2018 ел

7нче сыйныфта туган тел  дәресенең технологик  картасы

Класс: 7 сыйныф

УМК: Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина   тарафыннан төзелгән  “Татар теле. 7 нче сыйныф.” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014).

Уку  предметы: туган тел

Дәреснең тибы:  УМ кую һәм чишү

Дәреснең темасы : Хәбәрлекле мөнәсәбәт

 Белем бирү максаты:  Хәбәрлекле мөнәсәбәт  белән таныштыру,

Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләрне  аера белергә өйрәтү;

Бурычлар: логик фикер йөртү сәләтен үстерү;

сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү

УУГ(УУД) формалаштыру:

- Шәхескә кагылышлы УУГ:  күнегүләр эшләү барышында үзбәягә ия булу

- Регулятив  УУГ (көйләгеч):     Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.

- Коммуникатив  УУГ:

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

Тикшерү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү 

- Танып белүУУГ: төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 логик фикерләү чылбырын төзү,

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

-Хәбәрлекле мөнәсәбәткә хас үзлекләрне билгеләү; җөмлә эченнән таба алу;

-бәйләнешләрне дөрес итеп билгеләү.

шәхси: 

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара:

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Мотивлаштыру-ориентлашу

 (1 мин.)

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү.

Укучыларны сәламләү. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Психологик әзерлек.

Хәерле көн, укучылар, исәнмесез. Кәефләрегез ничек? Алдагы дәресегез уңышлы гына үттеме? Бик яхшы. Туган тел дәресен дә күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Сез әзерме?

бер-берсен сәламлиләр.

дәрескә әзерлекне тикшерәләр

Коммуникатив УУГ

иптәшеңне тыңлый белү

2.Узган дәреснең УМ искә төшерү

 (3 мин.)

Максат:

уйлау фикерәрен үстерү: сүзләр арасындагы бәйләнешләр буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Игътибар!  

Туган телнең кайбер сүзләре сезнең дәрескә керүегезне түземсезлек белән көтеп алдылар. Әйдәгез, алар белән дә сөйләшеп алыйк әле.

Әлеге сүзләрне, сүзләр тезмәсен билгеле бер кагыйдәгә таянып, төркемнәргә бүлегез. (эшне №1 карточкаларда эшләү, бәяләү)

Ручка, китап, дәфтәр һәм карандаш; кибеттә очраштык; курдем-танымадым; зәңгәр, сары, кызыл; агач һәм ботак; йолдызлы күк; йөрәге шомлана; мәктәптә укыйбыз; бардым, катнаштым, әмма җиңмәдем.

Тикшерү. (..)

Нинди төркемнәр килеп чыкты?

Тезүле бәйләнешкә нинди сүзләр керде? (тикшерү) Ияртүле бәйләнешкә? Ни өчен? Яхшы. Үз-үзегезне бәяләгез.

үзлектән эш

 тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә кергәүзләрне язу.

Танып белү УУГ

Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү.

Коммуникатив УУД: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне  әйтә белү

3. Өй эшен тикшерү.

(2 мин)

максат: өйгә бирелгән эшләрнең үтәлү дәрәҗәсен  бәяләү

Әлеге бәйләнешләр турында белемнәрегезне өй эшенә бирелгән “Ирекле хат” аша беләсем килә. (хатларны уку, схема-рәсемнәрне аңлату)

Димәк, тезүле бәйләнешкә нинди үзенчәлекләр хас? Ияртүле бәйләнешкә? Яхшы.

ирекле хатны уку

КУУГ:

 үз фикереңне  әйтә белү иптәшеңне тыңлау,

3. УМ куюга әзерлек: 6 мин

Максат: сүзтезмә төрләрен дөрес итеп билгеләү,  теманы ачыклау.

схема  буенча эш: үз-үзеңне бәяләү.

Укучылар бәйләнешләр сезнең хатыгыздан бик канәгать калдылар. Үзләре дә сезгә  сәлам хаты итеп, схема юллаганнар.

Схемага игътибар белән карагыз, ярдәмче   сүзләрне тиешле урынга куегыз. (№2карточкаларда эшләү, 1әү тактада)

Ярдәмче сүзләр: бәйләнеш, хәбәрлекле мөнәсәбәт, тезүле, ияртүле, теркәгечле, теркәгечсез, җыючы, каршы куючы, бүлүче, санау ин-се, каршы кую ин-се.

Нинди схема килеп чыкты? Кем схема буенча нәтиҗә ясый? Санау ин-сенә мисал китерегез. Каршы кую ин-сенә... Адиләне бәялик. 1-1сен  бәялиләр.

Укучылар, әлеге схема аша дәреснең темасын билгеләп карагыз. (кайсы төшенчә безгә әле таныш түгел?)

һәр укучы аерым-аерым эшли

Теманы билгеләү, нәрсә аңлатуын ачыклау

Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлау

Танып белү УУГ:  кирәкле информацияне таба белү, төрле күнегүләр эшли алу

4. УМ чишү.

10 мин

максат:  укучыларның яңа теманы ни дәрәҗәдә үзлектән аңлый алуларын бәяләү

модель төзү.

Сезнең хәбәрлекле мөнәсәбәт турында нәрсәләр беләсегез килә? Хәбәрлекле мөнәсәбәт нинди мөнәсәбәт булыр ул? Исеме буенча аңлатып карагыз...Әлеге сүзне сүз ясалышы буенча тикшереп алыйк әле.   (1се тактада)  Тамыры нинди? Нәрсә ул хәбәр?

Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? -лек нинди кушымча, -ле ...? Димәк,  ....

  1 сүз икенче сүз турында хәбәр итү нәтиҗәсендә  нәрсә барлыкка килә?

Укучылар, теманы аңлауда  мин сезгә уңышлар телим. Бирелгән схема аша х.м.-нең бәйләүче чараларын аңлатып карагыз. (бергәләп телдән  эшләү)

Димәк, хәбәрлекле м-т нәрсә ул? Х.М. вакытында нәрсә оеша? Нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә барлыкка килә?

Дәреслекнең 26нчы битендәге кагыйдә белән танышу. №3 карточкаларга  модель төзү.

Модельне тикшерү. Нәтиҗә (...) укучылар, инде сораулар биреп, бер-беребезне бәяләп карыйк.

(укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр)

схеманы карау, хәбәрлекле мөнәсәбәтне барлыкка китерүче чараларны атау

ТБУУГ:

хәбәрнең нинди чара белән белдерелүен тану

КУУГ: бер-береңне тыңлау

РУУГ: теманы үзлектән аңларга омтылу, модель төзү

5. УМ ныгыту

(5мин)

Максат: укучыларның яңа теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү

Дәфтәрләрдә число язу, тема. 44нче күнегүне язмача үзлектән эшләү. Биремне уку, дәфтәрләрдә эшләү: яңгыр ява. Без-дуслар. Мин-укучы. Кон кояшлы. Җиләк күп. Кызлар килде. Әнием-табибә. Китап өстәлдә. (1әрне һәрберсе эшли, калганнарын үзлектән)

(дәфтәрләрне 1-1сенә биреп тикшерү, бәйләүче чараларны әйтү)

Поляга иптәшеңне бәяләү.

дәфтәрләргә язу, күнегүне эшләү,

тикшерү

РУУГ: өйрәнелгән төшенчәне практикада куллана белү

6. Ял итү 3 мин

Максат: Эш төрен үзгәртү

Укучылар, әйдәгез азрак ял итеп алыйк. Безнең өй эшенә 3нче биремебез- өйрәнелгән темалар буенча табышмак уйлап килү  иде.  Сүзне _____бирәбез. (укучылар такта янына чыгып укыйлар, сорыйлар)

Рәхмәт, укучылар. Өй эшләре сезнең нинди сыйфатларыгызны ачты дип уйлыйсыз? (талант яки тырышлык) шул сыйфатны сайлагыз. (тактага рәсемнәре бирелә) Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (һәрберсеннән сорау)

Нәрсә ул талант? Сезнең нинди талантыгыз бар? Нәрсә ул тырышлык? Сез тырышмы? Тырышлык кирәк сыйфатмы? Ни өчен?

Яхшы. Укучылар, үзегездә булган талантны башкаларга да күрсәтергә тырышыгыз, хыялларыгызны исә тырышлык нигезендә тормышка ашырыгыз.

2нче өй эшен тикшерү

сорауларга уйлап җавап бирү

КУУГ:

үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү

УМ ныгытуны дәвам итү.

12 мин

максат:

Өйрәнелгән темалар аша укучыларның  белемен тикшерү, яңа теманы аңлау дәрәҗәсен билгелү

Хәзер укыласы хикәябез дә талантлы, тырыш балалар турында булыр. 45нче күнегү.

(мәкаләне өлешләп уку)

Сүз нәрсә турында бара? Нинди аңлашылмаган төшенчәләр бар? (презен.-ге рәсем аша аңлату)

Сез нинди конкурсларда катнашканыгыз бар? (...)

Димәк, сезнең арада барыгыз да төрле яктан сәләтле икән. Инде, укучылар, биремнәргә күз салыйк, һәрберебез 1 биремне башкарачак. (Диана-№1, Адилә-№2, Булат-№3)

1нче бирем: сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, дәфтәрләргә язу. (сүзлек белән эш итү)

Сәләт- кешенең тумыштан ук килә торган нәрсәне булса да булдыру, яхшы эшләү.

Бәйге-ат чабышы, ярыш, көрәш, көч сынаш.

Рухи-эчке дөнья, психик сәләт, күңел, матди.

Камилләшергә –яхшырырга. 

2 бирем: бу-күр.алм., акция-исем, сәләтле-сыйф., һәм-теркәгеч, белем-исем, ярдәм итә-фигыль, үз-бил.алм., белән-бәйлек, күбрәк-рәвеш, елдан-ел-рәвеш.

 3бирем: Тапшырырга-бирергә, канатландырырга-шатландырырга, артырга-күбәергә.

Биремнәрне тикшерү, хаталарны төзәтү. Бәяләү.

Тексттан Хәбәрлекле мөнәсәбәттә булган сүзләрне язып алу. (1әрне һәрберсе эшли, аннан үзлектән башкаралар)

Тикшерү(Акциясе канатландыргандыр. Мөмкинлеге туган. Чара уздырылып килә. Халыкара түләү системасы керткән.  Оешмалар кушылыр. Җиңүчеләр булыр. Катнашучылар саны җиткән. Ул артачак. Лаеклылар түгел. Балалар җыелды. Кунаклар ял итте. Кунаклар аралашты. Карталар тапшырылды. Акча күчереләчәк. Стипендия була инде. Акция ярдәм итә. )

Хәбәрлекле мөнәсәбәтнең бәйләүче чараларын әйтү. Нәтиҗә ясау.

мәкаләне уку

сорауларга җавап бирү

биремнәрне үтәү

Танып белү УУГ

Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү, яңаларын бәяләү

Рефлексия: Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү 2 мин

Укучылар: Димәк, х.м. 1 сүз 2нче сүз турында хәбәр итә. Җөмлә барлыкка килә. төрле чаралар ярдәмендә ясала.

Укучылар,дәресебез ахырына якынлаша. Мин сезгә карточкалар таратам, сез шунда үз фикерләрегезне языгыз, әлеге фикерләрегез 2нче дәресне дәвам итәргә ярдәм итәчәк.

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне җөмләдән таба беләм.

Әйе/юк

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табуда кыенлык кичерәм.

Әйе\юк

  1. Тезүле бәйләнешкә хас үзлекләрне беләм.

Әйе\юк

  1. Ияртүле бәйләнешне тезүле бәйләнештән аера алмыйм.

Әйе\юк

  1. Дәрестә кайбер күнегүләрне аңлап бетермәдем.

(кайсыларын, язарга)__________________________

кечкенә карточкаларга язу

Шәхес буларак УУГ

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяли алу

7. Өй эше: 1 мин

Өй эше: 1-2. Кагыйдә-модель, бәйләүче чараларына мисаллар табарга.

3. 46нчы күнегү. “Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан”. Әлеге тема буенча ял итү этабында азрак сөйләшеп үттек, шуларны да истә тотып, кечкенә мәкалә языгыз.

Регулятив  УУГ

Бирелгән юнәлештә үзеңнең фикерләреңне  әйтә белү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Унсигезенче октябр ь, 2018нче ел 7нче сыйныфта туган тел дәресе

Слайд 2

билгеле бер кагыйдәгә таянып, төркемнәргә бүлегез Ручка, китап, дәфтәр һәм карандаш; кибеттә очраштык; курдем-танымадым; зәңгәр, сары, кызыл; агач һәм ботак; йолдызлы күк; йөрәге шомлана; мәктәптә укыйбыз; бардым, катнаштым, әмма җиңмәдем.

Слайд 3

Тезүле бәйләнеш ияртүле бәйләнеш Ручка, китап, дәфтәр һәм карандаш; кибеттә очраштык; курдем-танымадым; йолдызлы күк; зәңгәр, сары, кызыл; йөрәге шомлана; агач һәм ботак; мәктәптә укыйбыз; бардым, катнаштым, әмма җиңмәдем. Тикшерәбез!!! бишле хатасыз дүртле 1-2 хата өчле 3-4 хата

Слайд 4

“ Ирекле хат”...

Слайд 5

Ярдәмче сүзләр : җыючы, ияртүле, бәйләнеш, хәбәрлекле мөнәсәбәт, тезүле, теркәгечле, теркәгечсез, каршы куючы, бүлүче, санау интона ция се, каршы кую интонациясе.

Слайд 6

теркәгечле Теркәгечсез Бәйләнешләр Тезүле Ияртүле Хәбәрлекле мөнәсәбәт җыючы Каршы куючы бүлүче Санау ин-се Каршы кую ин-се бишле хатасыз дүртле 1-2 хата өчле 3-4 хата

Слайд 7

Хәбәрлекле мөнәсәбәт Китап шкафта. Чәчәк сезгә. Мин Бакырчыдан. Без тыңлыйбыз. Дәфтәр өстәл өстендә. Әниләр безнең белән. Апам-кибетче. Алма тәмле. Машина әтинеке.

Слайд 8

Хәбәрлекле мөнәсәбәтне барлыкка китерүче чаралар Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары Хәбәр итү интона циясе Бәйлек, бәйлек сүзләр Сүз тәртибе Зат-сан куш-часы -ныкы,-неке кушымчасы

Слайд 9

Хәбәрлекле мөнәсәбәт Бер сүз икенче сүз турында нәрсәдер хәбәр итә; Җөмлә барлыкка килә; ; Бәялибез

Слайд 10

44нче күнегү. Яңгыр ява. Без-дуслар. Мин-укучы. Көн кояшлы. Җиләк күп. Кызлар килде. Әнием-табибә. Китап өстәлдә. бишле хатасыз дүртле 1-2 хата өчле 3-4 хата Унсигезенче октя брь . Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Слайд 11

“Ял итеп алыйк !”

Слайд 12

Текст белән эш: Татфондбанк оештырган « Авылның сәләтле 100 баласы » акциясе күпләрне канатландыргандыр . Менә бит, ниһаять , авыл балаларына да үз сәләтен ачу мөмкинлеге туган ! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырылучы бу чара берничә ел рәттән уздырылып килә . Быел MasterCard халыкара түләү системасы да әлеге акцияне оештыруда үз өлешен керткән . Киләчәктә аңа башка оешмалар да кушылыр һәм әлеге чарада җиңүчеләр дә күбрәк булыр , дип ышанасы килә . Катнашучылар саны, елдан -ел артып , быел 850 кешегә җиткән . Киләсе елга ул тагын да артачак . Лаеклылар , һәрхәлдә, 100 генә түгел … « Корстон»ның тамашалар залына Татарстанның барлык 43 районыннан фән олимпиадаларында , төрле интеллектуаль бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар җыелды . Чара башланганчы , кунаклар чәй эчеп ял итте , бер -берсе белән аралашты . Укучыларга Татфондбанкның индивидуаль дизайны белән эшләнгән пластик карталар тапшырылды . Ел дәвамында шул пластик карталарга ай саен 1000 сум акча күчереләчәк . Үзенә күрә стипендия була инде . Бу акция сәләтле балаларны барларга , аларга белем һәм рухи яктан үсәргә , камилләшергә ярдәм итә .

Слайд 14

Биремнәрне үтибез : Сәләт, бәйге, рухи, камилләшергә сүзләренең мәгънәләрен аңлатыгыз. Бу, акция, сәләтле, һәм, белем, ярдәм итә, үз, белән, күбрәк, елдан-ел сүзләре кайсы сүз төркеменә карый? Тапшырырга, канатландырырга, артырга сүзләренең синонимнарын табыгыз.

Слайд 15

Биремнәрне тикшерәбез : 1. Сәләт- кешенең тумыштан ук килә торган нәрсәне булса да булдыру, яхшы эшләү. Бәйге- ат чабышы, ярыш, көрәш, көч сынаш. Рухи- эчке дөн ь я, психик сәләт, күңел, матди. Камилләшергә – яхшырырга. Бишле хатасыз дүртле 1-2 хата өчле 3-4 хата 2. Бу-күр.алм., акция-исем, сәләтле-сыйф., һәм-теркәгеч, белем-исем, ярдәм итә-фигыль, үз-бил.алм., белән-бәйлек, күбрәк-рәвеш, елдан-ел-рәвеш. 3. Тапшырырга- бирергә , канатландырырга- шатландырырга , артырга- күбәергә .

Слайд 16

Текст белән эш: Татфондбанк оештырган « Авылның сәләтле 100 баласы » акциясе күпләрне канатландыргандыр . Менә бит, ниһаять , авыл балаларына да үз сәләтен ачу мөмкинлеге туган ! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырылучы бу чара берничә ел рәттән уздырылып килә . Быел MasterCard халыкара түләү системасы да әлеге акцияне оештыруда үз өлешен керткән . Киләчәктә аңа башка оешмалар да кушылыр һәм әлеге чарада җиңүчеләр дә күбрәк булыр , дип ышанасы килә . Катнашучылар саны, елдан -ел артып , быел 850 кешегә җиткән . Киләсе елга ул тагын да артачак . Лаеклылар , һәрхәлдә, 100 генә түгел … « Корстон»ның тамашалар залына Татарстанның барлык 43 районыннан фән олимпиадаларында , төрле интеллектуаль бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар җыелды . Чара башланганчы , кунаклар чәй эчеп ял итте , бер -берсе белән аралашты . Укучыларга Татфондбанкның индивидуаль дизайны белән эшләнгән пластик карталар тапшырылды . Ел дәвамында шул пластик карталарга ай саен 1000 сум акча күчереләчәк . Үзенә күрә стипендия була инде . Бу акция сәләтле балаларны барларга , аларга белем һәм рухи яктан үсәргә , камилләшергә ярдәм итә .

Слайд 17

Тикшерәбез: Ак циясе канатландыргандыр. (Ачу)Мөмкинлеге туган. Чара уздырылып килә. Халыкара түләү системасы керткән. Оешмалар кушылыр. Җиңүчеләр булыр. Катнашучылар саны җиткән. Ул артачак. Лаеклылар түгел. Балалар җыелды. Кунаклар ял итте. Кунаклар аралашты. Карталар тапшырылды. Акча күчереләчәк. Стипендия була инде. Акция ярдәм итә.

Слайд 18

Дәрес буенча Сезнең фикерләр… Хәбәрлекле мөнәсәбәтне җөмләдән таба беләм. Әйе/юк Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табуда кыенлык кичерәм. Әйе\юк Тезүле бәйләнешкә хас үзлекләрне беләм. Әйе\юк Ияртүле бәйләнешне тезүле бәйләнештән аера алмыйм. Әйе\юк Дәрестә кайбер күнегүләрне аңлап бетермәдем. (кайсыларын, язарга)__________________________

Слайд 19

Өй эше: 1-2. Кагыйдә-модель, бәйләүче чараларына мисаллар табарга. 3. 46нчы күнегү. “Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...

7нче сыйныфта тарихтан "Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья" дәресе

Гомуми тарихтан "Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья" дәрес презентациясе...

Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен  укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Синонимнар"...