3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"
план-конспект урока

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Синонимнар" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_3_klass_sinonimnar.docx30.25 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Синонимнар.

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең максаты: синонимнар турында белгәннәрне искә төшерү һәм күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту

Бурычлар:

-белем бирүче:  балаларның сүзлек составын арттыру, җөмләләрдә синонимнарны табырга өйрәнү;

-үстерүче:  балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү;

-тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет:

-сүзләргә синонимнар табу күнекмәләрен ныгыту;

Предметара бәйләнеш:

-үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы:

- үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда эшләү өчен карточкалар.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

УУГ

I.Оештыру

-Исәнләшү, танышу

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә.

Исәнләшү;

ШУУГ

-уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү;

-дәрескә әзерлекне тикшерү

Укучылар, матур итеп утырабыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, каләм, дәфтәрләрегез тәртиптәме?

- эш урынын оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар, хәзер мин сезгә бер-ике җөмлә укып үтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз, аннары мин сезгә сораулар бирәчәкмен.

Кырда берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләр утыралар. Әнә ерак түгел төз, озын агач басып тора. Ә күктә кояш балкый. Бу күренешкә карап туя алмассың!

-Әйдәгез, балалар, беренче җөмләдән сыйфатларны табыйк әле. Нинди сыйфатлар бирелгән икән монда? (матур, гүзәл)

-Бу сүзләр нинди сүзләр? Мәгънә ягыннан карап улагыз әле. (алар бер мәгънәдә)

-Әйе, дөрес! Бу сүзләргә мәгънә ягыннан охшаш, тагын нинди сүзләр тәкъдим итә аласыз? (чибәр, сылу, зифа, асыл, төз)

-Афәрин! Ә хәзер калган җөмләләрдән дә бер мәгънәле булган сүзләрне эзләп карыйк әле. (икенче җөмләдә озын буйлы, биек сүзләре)

төз- стройный, күбрәк матур сүзенә синоним булып килә

-Әйе, балалар! Бүтән сүзләр юкмы?

-Яхшы. Балалар, бер мәгънәле булган сүзләрне тагын ничек дип атыйлар? (синонимнар яки мәгънәдәш сүзләр)

-Әйе, бик дөрес, бу эшләнгән эштән, нинди нәтиҗәгә килә алабыз?  

Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча  күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү.

ШУУГ

  1. Максат кую ( ягъни, укучылар белән бергә дәрес темасын һәм  максатын формалаштыру).

-Димәк, бүген без сезнең белән нинди тема өйрәнербез?

(Тема:  “Синонимнар”)

-Укучылар, дәрескә нинди максат куярбыз?

-Дәресебезнең максаты:сүзләргә синонимнар табу күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру.

Тиешле нәтиҗәләр ясау.

РУУГ

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

 1)Дәфтәрдә эш.

- Ә хәзер матур язу күнегүен башкарыр алдыннан кулларыбызны язуга әзерлик әле. (кулларга физкултьминутка эшләтү)

- Афәрин, укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. Бүген ничәсе? Сыйныф эше.

2) Дәфтәргә матур язу.

 -Ә хәзер без, сезнең белән  гүзәл  сүзен бер юл язып куярбыз.

3) Сүзгә синонимнар табу.

- Балалар, ә хәзер гүзәл сүзенә синонимнар китереп карыйк, дәфтәрләргә дә язып куйсыннар, бер кеше тактада язсын, белмәсәләр әйтеп җибәр. (матур, чибәр, сылу, зифа)

4) 54  күнегү (телдән)

-Яхшы, ә хәзер китапларның 34-35 битен ачып, 54 нче күнегүдәге бирелгән текстны укып алыйк. Һәм текстның мәгънәсенә, төзелешенә игътибар итегез. Кемнең укыйсы килә?

-Яхшы, балалар, бу текстны тыңлаганда нәрсәгә игътибар иттегез? Нинди кимчелекләр бар?(кечкенә сүзе кабатланып килгән)

-Бу кабатлаудан качу өчен безгә нишләргә кирәк булыр икән? (охшаш мәгънәле сүзләр, синонимнар, табарга кирәк)

-Әлбәттә! Кечкенә сүзен тагын нинди сүзләр белән алыштырып була? (нәни, бәләкәй, вак)

-Афәрин! Бу сүзләрне дәфтәргә язып куик(?) әле.

-Ә хәзер әйдәгез чылбыр буенча берешәр җөмләне укып, андагы кечкенә сүзен язган синонимнар белән алыштырып укыйк.

-Яхшы, балалар, ә хәзер текстта нинди үзгәрешләр бар, сиздегез? (текстның төзелеше матурланды һәм кабатлаудан качтык)

-Әйе, бу күнегү буенча синонимнар нинди сүзләр булачак инде?(бер мәгънәдә килеп, язылышы икенче төрле булган сүзләр)

5) Экрандагы  кагыйдәне уку.

-Дөрес, балалар. (тактада кагыйдәне чыгарам һәм кабатлап укыйм)

Ял итү.

-Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк.

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

-Барыбыз да ял итеп алдык,  дәресебезне дәвам итик.

Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.

РУУГ

  1. Белем системасына  яңаларын кертү (алган белемнәрне куллану: чагыштыру, анализ, синтез, кабатлау, классификация, күнегүләр эшләү).  

6)Карточкалар белән эш (парларда)

- Ә хәзер барыбыз да китапларны яптык. Киләсе биремне без карточкаларда парлар белән эшләрбез. Биремне укыйк.

(Бирем: бирелгән сүзтезмәләргә аста бирелгән сүзләр арасыннан синонимнар табып язырга)

1.Татлы, ... алма.

2.Тәртипле, ... малай.

3.Тырыш, ... укучы.

4.Чиста, ... һава.

5.Матур, ... кыз.     

Файдалану өчен сүзләр: акыллы, баллы, саф, чибәр, тыңлаучан.                                          

 (дәфтәр, җавапларын экран буенча тикшерәбез)

-Ә хәзер чылбыр буенча укып барабыз һәм тикшереп барабыз.

КУУГ

  1. Мөстәкыйль эш эшләү.

-Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тагын бер бирем эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш)

Алдакчы                          кызулану

Ашыгу                             талу

Күзсез                              сукыр

Ару                                  ялганчы

Ак                                  дәү

Зур                                пакь

-Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Алмаштык битләр белән , бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә:

0-1 хата – 5 билгесе

2 хата – 4 билгесе

3 хата -3 билгесе

Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү.

Индивидуаль эш.

КУУГ

V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.

-Укучылар, безнең дәресебез ахырга якынлашты.

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Аеруча нәрсә кызыклы булды?

-Дәрес башында нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

-Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Сорауларга җавап бирү.

КУУГ

Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык  алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре).

 -Әйдәгез,  үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән бер тапкыр кул чабып алыгыз, әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән үз тирәли әйләнегез.

Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре.

ШУУГ

Билгеләр кую.

VI. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.

-Өй эшенә 36 биттәге 60 нче күнегүне эшләргә.(үзем тактага язам) Монда сезгә бирелгән  җөмләләрне укып дәфтәргә күчереп язасы һәм синонимнарны табып, аларның астына сызасы булачак.

-Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә әфәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!

Өйгә эшне теркәү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телдән тест.

Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин....

7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы

Р. Г.  Хәсәншина дәреслеге буенча  7 нче сыйныф өчен эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Фонетик анализ"...

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"

3 нче сыйныфта  туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...