3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"
план-конспект урока

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Фонетик анализ" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_3_klass_suzlrg_fonetik_analiz_yasau.docx29.57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүзләргә фонетик анализ ясау темасын кабатлау.

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең максаты: фонетик анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

-белем бирүче:  тартык һәм сузык авазларны классификацияли, сүзләргә транскрипция ясый белүләрен ныгыту;

-үстерүче:  балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү;

-тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет: - укучыларда фонетик анализ ясау тәртибен белүләрен ныгыту

Предметара бәйләнеш:

-үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы:

- үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда эшләү өчен карточкалар

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

УУГ

I.Оештыру

-Исәнләшү, танышу

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә.

Исәнләшү;

ШУУГ

-уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү;

-дәрескә әзерлекне тикшерү

Укучылар, матур итеп утырабыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, каләм, дәфтәрләрегез тәртиптәме?

- эш урынын оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тынлап, җавабын әйтерсез.

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп китә. (яфрак)

- Бу сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар икән, әйдәгез әле билгеләп карыйк.

-Әйе, бик дөрес, 6 аваз, 5 хәреф бар. Ә бу хәрефләрнең кайсы авазлар янгырау, кайсы авазлар саңгырау тартыкка  керә, билгеләп карыйк әле. (яңгырау – р; саңграу – ф;к)

-Әйе бик дөрес, бу эшләнгән эштән, нинди нәтиҗәгә килә алабыз?  

Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча  күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү.

ШУУГ

  1. Максат кую ( ягъни, укучылар белән бергә дәрес темасын һәм  максатын формалаштыру).

-Димәк, бүген без сезнең белән нинди тема өйрәнербез һәм?

(Тема:  “Сүзгә фонетик анализ ясау. Кабатлау”

-Укучылар, дәрескә нинди максат куярбыз?

-Дәресебезнең максаты: сүзне аваз төзелеше ягыннан  тикшерүне дәвам итәбез.

Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру.

Тиешле нәтиҗәләр ясау.

РУУГ

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

 1)Дәфтәрдә эш.

- Ә хәзер матур язу күнегүен башкарыр алдыннан кулларыбызны язуга әзерлик әле. (кулларга физкултьминутка эшлэту)

- Афәрин, укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. Бүген ничәсе? Сыйныф эше.

2) Дәфтәргә җөмлә язу.

 -Ә хәзер без, сезнең белән яфрак сузен бер юл язып куярбыз.

3) Фонетик анализ ясау.

- Балалар, яфрак сүзенә фонетик анализ ясап карыйк әле.

4) Экрандагы кагыйдәне уку.

-Яхшы, ә хәзер экранга игътибар итик әле. Бирелгән  кагыйдәне укып китик.

-Әйдәгез кыскача гына әйтеп китик, нәрсәләр әйтелде бу кагыйдәдә.

5) 18 нче күнегу  (язмача)

-Хәзер, әйдәгез 18 күнегүнең биремен укып китик.( бер бала тактага чыгып яза, калганнар дәфтәрләрдә эшли)

-Молодцы, әйдәгез шушы күнегүне дәфтәргә язып куйыйк.

- Ни өчен Казан, Әлфия, Татарстан сузләре баш хәрефтән язылган?

Ял итү.

-Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк.

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

-Барыбыз да ял итеп алдык,  дәресебезне дәвам итик.

4) 19  күнегү (телдән)

-Ә хәзер 10 биттәге 17 нчы күнегүне укып китик. (бер бала укый)

-Бирелгән күнегүдә кайсыгыз кубрәк суз табар?

-Рәхмәт, әфәрин.

-Әйдәгез үрнәктәге бирелгән сузләргә телдән  фонетик анализ ясап карыйк.

Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.

РУУГ

  1. Белем системасына  яңаларын кертү (алган белемнәрне куллану: чагыштыру, анализ, синтез, кабатлау, классификация, күнегүләр эшләү).  

6)Карточкаларда белән эш (парларда)

- Ә хәзер барыбызда китапларны яптык. Киләсе биремне без карточкаларда парлар белән эшләрбез. Биремне укыйк.

(Бирем: бирелгән авазларның парларын языгыз. Нинди сүз килеп чыкканын тап, шул сүзгә фонетик анализ яса.)

[т] – авазының яңгырау пары

[а] – авазының нечкә пары

[в] – авазының саңгырау пары

[д] – авазының саңгырау пары

[а] – авызының нечкә пары

[р] – авазы

                                                    (дәфтәр)

КУУГ

  1. Мөстәкыйль эш эшләү.

-Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тест эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш)

  1. Татар телендә сузык авазларның саны

А) 9

Б) 12

В) 11

2. парсыз яңгырау тартык:

А) т

Б) р

В) з

Г) ч

3. Кайсы сүздә авазлар саны кимрәк:

А) эссе

Б) ямьле

В) аю

4. [w] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла?

А) алынма сүзләрдә

Б) татар теленең үз сүзләрендә

В) икесендә дә кулланыла

5.  Вакыт, ялгыз сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

-Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Алмаштык битләр белән , бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә:

0-1 хата – 5 билгесе

2 хата – 4 билгесе

3 хата -3 билгесе

Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү.

Индивидуаль эш.

КУУГ

V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.

-Укучылар, безнең дәресебез ахырга якынлашты.

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Аеруча нәрсә кызыклы булды?

-Дәрес башында нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

-Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Сорауларга җавап бирү.

КУУГ

Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык  алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре).

 -Әйдәгез,  үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән бер тапкыр кул чабып алыгыз, әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән үз тирәли әйләнегез.

Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре.

ШУУГ

Билгеләр кую.

VI. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.

-Өй эшенә 11 биттәге 21нче күнегүне эшләргә. Монда сезгә бирелгән  сүзләрне иҗекләргә булеп укырга кирәк була. Һәм көчлерәк әйтелгән иҗекләргә басым билгесен куеп язарга.

-Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә әфәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!

Өйгә эшне теркәү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телдән тест.

Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин....

7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы

Р. Г.  Хәсәншина дәреслеге буенча  7 нче сыйныф өчен эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе  "Синонимнар"...

3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"

3 нче сыйныфта  туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...