3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
план-конспект урока

3 нче сыйныфта  туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_3_klass_tamyr_hm_kushymcha.docx219.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тамыр һәм кушымча

Дәреснең тибы: яңа белем “ачу”дәресе

Дәреснең максаты:  Тамыр һәм кушымчаны билгели белү

Тема:  Тамыр һәм кушымча

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне “ачу”

Дәреснең максаты: тамыр һәм кушымча белән танышу;

Бурычлар:

-белем бирүче:  балаларның сүзлек составын арттыру, “тамыр” һәм “кушымча” кебек терминнарны өйрәтү;

-үстерүче:  балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү;

-тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет:

-сүзләрдә тамыр белән кушымчаны таба белү;

Предметара бәйләнеш:

- уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы:

-үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

УУГ

I.Оештыру

-Исәнләшү, танышу

-  Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

Исәнләшү;

ШУУГ

-уңай психологик халәт тудыру

- Әйдәгез әле кәефебезне тагын да яхшыртыйк! Кулларыбызда зур һәм тәмле торт бар дип күз алдына китерик. Бу торт өстендә шәмнәр. Безгә бу шәмнәрне өреп сунерергә кирәк. Ә хәзер  каты итеп өрик, күңелдәге барлык борчуны һәм начар кәефне чыгарыйк! Утырыгыз. Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк.

дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү;

-дәрескә әзерлекне тикшерү

-  Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнэр урындамы?

-Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз.

- эш урынын оештыру.

II. Өй эшен тикшерү.

-Иң беренче әйдәгез, өй эшен тикшерик.

-Барыгыз да тырышкан, үткән теманы анлагансыздыр дип ышанып калам.

Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча  күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү.

ШУУГ

III.  Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

  1.  Проблема тудыру.
  • Укучылар, экранга күз салыйк әле. Әйдәгез бергәләп бу ребусның җавабын табыйк.
  • Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дәресебеәнең темасы ничек булыр, кем әйтер?
  • Бик дөрес, тамыр һәм кушымча.
  1. Максат кую ( ягъни, укучылар белән бергә дәрес темасын һәм  максатын формалаштыру).
  • Үз алдыбызга нинди максат куярбыз икән, укучылар?

 Максат: җөмләдә тамыр, кушымчаларны табарга өйрәнергә.

  • Ярый, укучылар, мин сезнең белән тулысынча килешәм.

Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру.

Тиешле нәтиҗәләр ясау.

РУУГ

IV. Яңа белемнәрне  беренчел үзләштерү

ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ

Экранга күз салыйк әле. Биредәге сүзләрне укыгыз.

Бала, балалар,балада.

-Укучылар, бу сузләрдә сүзнең төп мәгънәсен нинди сүз белдерә?

-Дөрес, бала сүзе. Димәк, бу сүзләрнең тамыры булып нинди сүз була?(Бала)

-Әйдәгез әле бергәләп тамыр һәм кушымчаның кагыйдәсен төзеп карыйк.

Сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк тамыр дип атала

Тамырга бер - бер артлы ялганып, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртүче кисәк кушымча дип атала.

-Яхшы, укучылар.

ДӘФТӘРДӘ ЭШ.

-Хәзер дәреслекләрнең 50нче битен ачыйк. Бирелгән шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк.

-Ә хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язып куик. Язганда ручкаларны дөрес тотабыз, туры утырабыз.

-Ә хәзер калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне дәфтәрләргә күчереп языйк та, тамырын билгелик. Бер укучыны тактага чакырыйк.

-        Укучылар, әйдәгез рәсемнәргә күз салыйк әле. Нинди хайваннарны күрәбез? Ә тормышта бу хайваннарны без кайда күрә алабыз, зоопарктамы, яки урмандамы? Бик дөрес, урманда!

Ял итү.

-Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк.

Йом –йомшак куяннар                        (киереләләр)
Йокыдан уянганнар,
Нинди рәхәт аланда,
Шатланалар алар да.                             (сикергәлиләр)
Тик бүрене күрмиләр,                            (як-якка караналар)
Читтәнрәк йөрмиләр
Бүре – бик явыз нәрсә,                           (кулларын, йодрыклап,
Уйлап тормый һичнәрсә,                         күкрәк турысында
Аланга килеп җитә,                                  әйләндерәләр,
Куянны алып китә.

-Барыбыз да ял итеп алдык,  дәресебезне дәвам итик.

Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.

 

РУУГ

V.   Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ

-Хәзер без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алабыз.  -        

-Димәк, текстта нәрсә турында сүз бара?  Тамырдан гына торган нинди биш сүзне әйтә алырбыз?

-Әфәрин,укучылар!

поши, бүре, керпе, куян

урманда

КУУГ

ПАРЛАРДА ЭШ

  •  -Хәзер без сезнең белән парларда эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм, андагы биремне укып, эшкә керешергә була.
  •  
  • -Укучылар,әйдәгез биремне тикшерик.

  1. Мөстәкыйль эш эшләү.
  • -Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тагын бер бирем эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш)

Биредәге сүзләрнең тиешле кушымчаларын тап:

Курчак                

Эш

Ябалак

Урман

Китап

Авыл

Күз

Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Партадашларыгыз белән битләрне алмаштырыгыз, бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә:

0-1 хата – 5 билгесе

2 хата – 4 билгесе

3 хата -3 билгесе

Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү.

Индивидуаль эш.

КУУГ

VI. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.--Укучылар, безнең тәресебез ахырына якынлашып килә, әйдгез зле без сезнең белән бергә йомгак ясыйк. --Дәрес башында нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? .

Сорауларга җавап бирү.

КУУГ

Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык  алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре).

-Әйдәгез,  үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән елмайган смайликны,әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән моңсу смайликны түбәндәге баскычларга урнаштырыгыз.

Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре.

ШУУГ

Билгеләр кую.

VII. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.

 

Өйгә эшне теркәү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч кушымча ялгану ысулы.

Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, сүз төзелеше буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү,ала...

Тамыр һәм кушымча

Дәрес эшкәртмәсе...

Тамыр һәм кушымча

презентация...

3 нче сыйныфта татар теленнән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Максаты:  1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә      яңа сүзләр ясарга өйрәтү. ...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....