Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч кушымча ялгану ысулы.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, сүз төзелеше буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү,аларда Туган ил тарихына кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_yasalu_ysullary_5_kl.docx29.12 КБ

Предварительный просмотр:

                 “ТР  Кайбыч муниципаль районы   Зур Русак урта

гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми   белем учреждениесе

Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч  кушымча ялгану ысулы.

(сингапур системасы буенча 5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

                                                                  Башкарды: татар теле

                                                                           һәм    әдәбияты укытучысы

                                                              СафиуллинаЗөлфия

                                                            Кашафетдин кызы

                   

2015

Тема. Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч  кушымча ялгану ысулы.

Максат. Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, сүз төзелеше буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү, аларда Туган ил тарихына кызыксыну уяту.

 Җиһазлау. Дәреслек, тест сораулары,компьютер, интерактив такта.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тест сорауларына җавап бирү, иҗат итү, сингапур cтруктуралары

Яңа педагогик технология. Компьютер технологиясе.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту.

Дәрес барышы

     I  Уңай халәт тудыру.

  • Балалар, исәнмесез. Урамда яз һавасы. Шундый матур көндә без сезнең белән татар теле-туган телебезнең серле дөньясында сәяхәт итәрбез. Сез татар теленең никадәр бай һәм матур тел булуын беләсез инде. Ул – туган телебез, ул - әти-әниебез теле. Шуңа да  якын һәм кадерле ул безгә.

    II  Актуальләштерү.

  • Укучылар Сүз ясалышы нәрсәне өйрәнә?
  1. Дәфтәрләрне ачып, матур язу өтендә эшләү. Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
  • Ветераннарыбызга сүзен төзелеше буенча тикшерергә.

Токин мэт структурасы

2 төркемгә битләр таратыла. Тамыр һәм кушымча дигән тема бирелә. Төркемдәге һәр укучы  үтелгән тема буенча белгәннәрен яза. Нәтиҗә ясау.

III  Яңа белемнәр формалаштыру.

Си –финк-уандэ структурасы

 - Укучылар сезнең алдыгызда рәсем. (слайд 1)

- Сез анда нәрсәләр күрәсез?

-Ветеран, авыл, һәйкәл, батыр, вакыт, заман, бәйрәм, ватан һ.б.(сүзләрне тактага язу)

- Сез бу рәсем турында ниләр уйлыйсыз?

- Бу рәсем сезне нәрсә турында уйларга этәрә?

Әйе, укучылар,  вакыт  елгасы ага да ага. Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. 1945 елның 9 мае җиргә күп корбаннар аша, күз яшьләре аша шатлык алып килә. Инде 70 ел вакыт узуга карамастан, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра - җәрәхәтләр һаман да сыркый. Йөрәк яраларыннан һаман да кан саркып тора. Күңел әрнүләре әле һаман да басылмаган...

Сугыш - кешелек өчен зур фаҗига, һәр сугыш үлем, бәхетсезлек, ятимлек китерә. Сугышлар кабатланмасын, җирләр янмасын, туплар атылмасын, гомерләр өзелмәсен!

                Сулар аксын, җилләр иссен,

                Сугыш уты янмасын.

                Җир планетасында берәү дә

               “Сугыш” сүзен белмәсен.

- Укучылар, әйдәгез әле  тактадагы сүзләрдән яңа сүзләр ясап карыйк. Нинди сүзләр килеп чыкты?

Слайд 2.

- Авылдаш, бәйрәмчә, батырлык, хәбәрсез һ.б.

- Бу сүзләр   ничек ясалды?    

- Димәк, яңа сүзләр нинди ысул белән ясала?

-Кушымчалау.

- Әйе, бик дөрес. Менә дәресебезнең темасы. Кушымча ялгау ысулы. Слайд 3.

-Укучылар, без бик дөрес нәтиҗәгә килдек. Сүзнең тамырына ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгау ысулы дип атала.Бу ысул белән  нинди сүз төркемнәре ясалды?(  слайд)

Кушымча ялгау ысулы

Сыйфат             Исем                     фигыль                        рәвеш

Күңелле             авылдаш                көрәшә                                бәйрәмчә

   -  Укучылар , әлеге сүзләрне кертеп, җөмләләр төзеп карыйк.

IV Белемнәрне ныгыту.

Дәреслек буенча эш.

  • Кагыйдә белән танышу.
  •  287 нче күнегү (язмача)
  • 288 нче күнегү (телдән)

Сорд кардс структурасы

  1. Укучылар, мин сезгә һәр берегезгә 3 әр кәгазь бите таратам. Аларга сүзләр язылган. Сез бергә бу карточкаларны төркемнәргә бүләргә тиеш һәм ни өчен шулай төркемләвегезне аңлатырга.

      Мәсәлән, баллы, чәчкеч, эшлә. (сыйфат, исем, фигыл)

  • Бу сүзләр нинди ысул белән ясалган?

Слайд 4

  1.  Сүзне уйлап тап , төзелеше буенча тикшер. ( төркемнәрдә эш)

а)Тамыры ашау сүзендәге кебек, ә кушымчасы сазлык сүзендәге кебек.

б)Тамыры эшли сүзендәге кебек , кушымчасы тимерче сүзендәге кебек.

в) Тамыры баскыч сүзендәге кебек , кушымчасы кысынкы   сүзендәге кебек.

- Тестлар эшләү слайд 5

1. Ясагыч кушымчалар исемнәр ясаган.

А) кар-лы, уй –ла, кар-дай.

ә) урман –лык, юл –чы, сыйныф -таш.

2. Ясагыч кушымчалар фигыльләр ясаган.

А) эз –лә, баш –ла, дус –лаш;

Ә)эш –чән, кызык –лы, баш –лык

      3. Ясагыч кушымчалар сыйфатлар ясаган.

А)боз –лык, эш –лә, төлке –дәй;

Ә) күңел –ле, томан – сыз, яз –гы.

    4. Ясагыч кушымчалар рәвешләр ясаган:

     А) кыш-ын, татар –ча, ут-тай;
    Ә) кояш-лы, аш –а, эш-лә

V Нәтиҗә.

  1. Без нинди темаларны кабатладык? (Сүз төзелеше)
  2.  Нәрсә белдек? ( Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы)
  3. Үзебез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттек? (Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылыйбыз, ветераннарыбызга, сугыш чоры балаларына ихтирамлы булу, аларны хөрмәт итү. )

 VI  Рефлексия.

- Укучылар,  дәрес кайсы ягы  белән сезнең исегездә калды?

     - Сугыш ул - афәт. Җир йөзендә бүтән сугышлар булмасын, туплар шартламасын, күгебез аяз булсын.  

     - Әйе,  без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Аларның  батыр хезмәтен һичкайчан онытмабыз. Аларга лаеклы алмаш булып үсәрбез. Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак.  

  • Өй эше кушымчалау ысулы белән ясалган сүзләр кертеп, “Җиңү язы” исемле хикәя төзергә.
  • Билгеләр кую.
  • Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.

quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

Разработка урока "Сүз ясалу ысуллары. Кушма сүзләр"

Технологическая карта урока татарского языка в 5 классе...

Синквейн "Ялган "

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәре буенча төзелгән синквейн...

Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы

Тәнкыйди фикерләү технологиясеИнсерт ысулыКластер ысулы...