Разработка урока "Сүз ясалу ысуллары. Кушма сүзләр"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Хафизова Ляйсан Мирзаяновна

Технологическая карта урока татарского языка в 5 классе 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хафизова Ляйсан Мирзаяновна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №3»

города Набережные Челны Республики Татарстан

Учитель татарского языка и татарской литературы.


Татар теле дәресенә технологик карта.

5 нче татар сыйныфы.

Укытучы: Л.М.Хафизова


Тема


Сүз ясалу ысуллары. Кушма сүзләр.


Максат


1. Кушма сүзләрнең ясалышы һәм дөрес язылышы  турында мәглүмат бирү
2. Кушма сүзләрне ясарга, дөрес язарга  өйрәнү, укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; күренекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.


Планлаштырылган нәтиҗә


Кушма сүзләрнең ясалышын, кайсы сүз төркемнәренә кергән сүзләрдән ясалуын, дөрес язылышын белү, аларны тексттан табарга өйрәнү.


Төп төшенчәләр


Сүзнең тамыры, кушма сүзләр, сүз төркемнәре.


Предметара бәйләнеш


Татар әдәбияты


Эшне оештыру төрләре


Фронталь, төркемләп эшләү


Чыганаклар :

- төп

- өстәмә


1. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова-Казан:Татар. Китап. Нәшр., 2012.
2.Мәктәп укучысына ярдәмлек. Габдулла Тукай.-Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001.

1. Презентация Power Point
2. Дидактик карточкалар.


Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге


Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-коммуникатив универсаль уку гамәлләре


Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру


Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. 

− Исәнмесез, балалар!

-
- Исәнмесез! Хәерле көн сезгә!
− Рәхмәт! Сезгә дә хәерле көн телим! Башкарган эшләрегез уңышлы булсын! Утырыгыз.Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-Бүгенге дәресебездә без төркемнәрдә эшләячәкбез. Һәр төркемнең лидеры бар. Лидерларның максаты: төркемнәрдә эшне оештыру, үз төркеменең әгъзаларының эшен бәяләү.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә үз эшләрен бәяләп баралар. Моның өчен аларга шәхси карточкалар бирелә. Һәр эш төреннән соң 0 дән алып 5 баллга кадәр бәяләр  куелып барыла. Дәрес ахырында лидерлар шул балларны исәпкә алып, билгеләр куялар. Биремнәрнең үтәлү вакытын тайм-менеджер карап барыр.

Укучы

1.

2.

3.

4.

5.

Билге




Укучылар:

- Исәнмесез! Хәерле көн сезгә!


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру


Укытучы өчен максат:
яңа материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту



Укучылар өчен максат: калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең  үзенчәлеген аңлау


1. Апрель ае - безнең татар халкына бөек шагыйребез  Габдулла Тукайны бүләк иткән ай.  Тукай бары 27 ел яшәгән. Шул кыска гына гомере эчендә күпме матур шигырь-поэмалар,әкиятләр,  мәсәлләр, публицистик мәкаләләр язып калдырган. Иҗатының күп өлеше балаларга багышланган. Балалар, сезнең Тукайның кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар?  Бүген без дәрестә Тукай әсәрләрен ныклабрак искә төшерербез.

2. Экрандагы җөмләләрне укыйбыз:

1)Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Кайсы әсәрдән?)

2)  Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала. (Кайсы әсәрдән?)

3) -Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлән тор!( Кайсы әсәрдән?)

-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне укыйк.




Укучыларның җаваплары тыңлана. 

Һичшиксез

Алмагачым

Акбай


ТБУУГ: Тукай әсәрләреннән китерелгән җөмләләрдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне аерып алу, аларның ясалу үзенчәлекләрен аңлау
РУУГ: булган белемнәрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу


Уку мәсьәләсен кую


Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Түбәндәге сорауларга җавап биреп карыйк:

Төркемнәрдә таблицаны тутыра баралар:

һичшиксез

алмагачым

Акбай

  1. Бу сүзләр ничек ясалганнар?

  1. Ничек язылалар?

  1. Боларны нинди сүзләр дип атарга мөмкин?

Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? 


Димәк, дәресебезнең темасы: кушма сүзләр.

-Дәрескә нинди максат куярсыз? (һәр төркем үзенә максат куя)

Укучыларның җаваплары:

һичшиксез

алмагачым

Акбай

ике тамыр сүз кушылып ясала

ике сүз кушылып языла

кушма сүзләр дип атарга мөмкин

 


 - Кушма сүзләр турында.

Төркемнәрне тыңлаганнан соң, уртак фикергә килеп, бердәм максат кую. Максатны төркем лидерлары үз карточкаларына язып куялар

-Кушма сүзләрне аера  белү, аларның ясалышын һәм дөрес язылышын аңлау.


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую 

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу


Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.


Укытучы өчен максат:

сүзләрне кушып, кушма сүзләр ясау мөмкинлеген аңларга  ярдәм итү

Укучылар өчен максат: 
сүзләрне  кушып, яңа сүзләр барлыкка китерү


1 нче бирем.

Экрандагы сүзләрдән кушма сүзләр ясап карагыз.

гөл

кем

ун

сакаллы

Ак

җимеш

сау

биш

һәр

бай

ак

бул(лаш)

(төркемнәрдә эш)

1) Нинди сүзләр барлыкка килде?

2 нче бирем

1) Бу сүзләр нинди сүз төркемнәре кушылып ясалган?

2) Нинди сүз төркемендәге сүзләр барлыкка килә?

-Үзебез белгәннәрдән чыгып, кушма сүзләр турында кагыйдә чыгарып карыйк.

(Төркемнәрдә эш)

1 нче бирем.

гөлҗимеш

унбиш

Акбай

саубуллаш

һәркем

аксакаллы

гөл

(исем)

җимеш

(исем)

исем

ун

(сан)

биш

(сан)

сан

              Ак

(сыйфат)

бай

(сыйфат)

исем

Сау

(сыйфат)

бул(лаш)

(фигыль)

фигыль

һәр

(алмашлык)

кем

(алмашлык)

алмашлык

ак

(сыйфат)

сакаллы

(исем)

сыйфат

Кагыйдә. Кушма сүзләр төрле сүз төркемнәре кушылып ясала. Төрле сүз төркемендә була ала. Язганда кушылып языла.


Экрандагы кагыйдә белән үз кагыйдәләрен чагыштырып карыйлар.
 


ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Динамик пауза

Уң ягыма борылдым,

Сул ягыма борылдым.

Уң ягымда да дустым,

Сул ягымда да дустым.

Уң га мин суздым кулым:

-Хәлләрең ничек, дустым?

Сулга  мин суздым кулым.

-Көнең кояшлы булсын!

Тотыныйк кулга кулны

Күтәрик бик югары.

Бергә чүгәлик, торыйк,

Сулышны тирән алыйк.

Дусларча без елмайыйк,

Кулларны чабып алыйк.

Әйдә, дустым,  утырып,

Бергәләп эшлик тагын!


Яңа белемнәрне ныгыту


Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда
эзләнү алымын куллану; белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

3 нче бирем.

Эзләнү эше.

Габдулла Тукайның

“Исемдә калганнар”

әсәрендәге өзектән кушма сүзләр эзләгез

...Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең  салдыртмаска азапланганымны, тырышканымны беләм.

  Бу яңа ата-анамның хәлен дә бераз язып китим әле.

Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.

Әти талчокта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни бер дә армый-талмый байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның  өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

 Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып  вә самокатларда, шатланып-шатланып, агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин бу ата-анамда  ике-өч ел торганмындырмы, әти дә, әни д ә-икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар мине янәдән Өчиле авылына җибәргәннәр. (“Исемдә калганнар”)

-Бу сүзләр нинди сүзләр кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән?


3 нче бирем.

Экрандагы җаваплар белән үз җавапларын тикшерәләр.

Кушма сүзләр

бервакыт

бераз

Мөхәммәтвәли

кайвакыт

кайчакта

Ташаяк

берьюлы

Өчиле

Укучыларның җаваплары.


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: бер-береңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү


КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, үз гамәлләреңне бәяләү


Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү


Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: алган белемнәрне практик куллана белү

4 нче бирем.

1. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы языгыз.

Күп нокталар  урынына төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне  дәфтәрләргә күчереп языгыз.
1) Монда бар да ят миңа: бу ..., ... кем? (“Пар ат”)

2)  Инде ... күңеленә шатлык тула,

Ул ... елмаеп көлгән була.

(“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”)

3) Хис итеп һәр җирдә дә ... хуш ис аңкуын,

... сөрткән икән дөнья, дидем: бәйрәм бүген! («Бәйрәм бүген»)

4) И туган тел! ... ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. (“Туган тел”)

  1. Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен;

Тик килешсез: ... дә ярты аршыннан озын. (“Шүрәле”)

    Терәк сүзләр: бертөрле, һәрвакытта,  һәркемнең, ислемай, Миңгали, Кисекбаш, һәрбере, Бикмулла.

4 нче бирем.

Үзләрен тикшерәләр һәм бәялиләр

1) Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?

 (“Пар ат”)

2)  Инде һәркем күңеленә шатлык тула,

Ул Кисекбаш елмаеп көлгән була.

 (“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”)

3) Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын,

Ислемай сөрткән икән дөнья, дидем: бәйрәм бүген!

(«Бәйрәм бүген»)

4) И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

(“Туган тел”)

  1. Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен;

  Тик килешсез: һәрбере дә ярты аршыннан озын.

 (“Шүрәле”)


ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


Уку эшчәнлеген йомгаклау.


Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкаруга әзерлек


1. Рефлексия.
5 нче бирем.

Тест. Дөрес җавапны туры китереп, йолдызчыклар куеп барыгыз, шуларны тоташтырыгыз.

Исем

Фигыль

Сыйфат

Алмашлык

Сан

Рәвеш

1

бервакыт

2

ташбака

3

беркатлы

4

унсигез

5

һәркем

6

үзсүзләнү


- Бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирешә алдыкмы?

-Бүген алган белемнәребез тормышта кирәк булырмы?

2. Белемнәрне бәяләү. (һәр төркем билгеләр куя. Билгеләр белән укытучыны таныштыралар)

-Шәхси крточкаларга билгеләр куябыз. Лидерларга тапшырабыз.

3. Өй эше.
1) 312 нче күнегү. Сүзләрне туры китереп, кушма сүзләр ясап язарга.

2) Кушма сүзләрдән генә торган кроссворд төзеп килергә

4. Дәрес тәмам, укучылар. Сау булыгыз!



5 нче бирем.
Үзләрен тикшерәләр һәм бәялиләр

Исем

*

Фигыль

*

Сыйфат

*

Алмашлык

*

Сан

*

Рәвеш

*

1

бервакыт

2

ташбака

3

беркатлы

4

унсигез

5

һәркем

6

үзсүзләнү

-Кушма сүзләрне аера  белү, аларның ясалышын һәм дөрес язылышын аңлау.

Һәр төркем лидеры үз әгъзаларына билгеләр куя. Билгеләр белән укытучыны таныштыра.


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х әерле көн! Көнегез уңышлы булсын!

Слайд 2

Шәхси карта Укучы 1. 2. 3. 4. 5. Дәрескә билге

Слайд 3

Габдулла Тукай (1886-1913)

Слайд 4

Җөмләләрне укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игъти бар итегез. 1)Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез , җыярсың бер чиләк.(Кайсы әсәрдән?) Юк, сөекле Алмагачым , уйнасам, дәрсем кала. (Кайсы әсәрдән?) 3) - Әйдәле, Акбай , өйрән син, арт аягың берлән тор! (Кайсы әсәрдән?)

Слайд 5

Түбәндәге сорауларга җ авап бирегез һичшиксез алмагач Акбай 1) Бу сүзләр ничек ясалганнар? 2) Алар ничек язылалар? 3) Боларны нинди сүзләр дип атарга мөмкин?

Слайд 6

Җавапларыгызны тикшерегез һичшиксез алмагач Акбай 1) ике тамыр сүз кушылып ясалганнар 2) кушылып язылганнар 3) кушма сүзләр

Слайд 7

Дәресебезнең темасын билгелик!

Слайд 8

Дәресебезнең темасы- кушма сүзләр

Слайд 9

Дәрескә нинди максат куярсыз?

Слайд 10

Максат: кушма сүзләрне аера алу, аларның ясалышын һәм дөрес язылышын белү

Слайд 11

гөл кем ун сакаллы Ак җимеш сау биш һәр бай ак бул(лаш) 1 нче бирем. Түбәндәге сүзләрдән кушма сүзләр ясагыз Нинди сүзләр барлыкка килде?

Слайд 12

гөлҗимеш унбиш Акбай саубуллаш һәркем аксакаллы Үзегезне тикшерегез һәм бәяләгез.

Слайд 13

2 нче бирем 1) Бу сүзләр нинди сүз төркемнәре кушылып ясалган? 2) Нинди сүз төркемендәге сүзләр барлыкка килә? гөл( ) + җимеш( ) гөлҗимеш ( ) ун( ) + биш( ) унбиш ( ) Ак( ) + бай( ) Акбай ( ) сау( ) + бул( )(лашу) саубуллашу ( ) һәр( ) + кем ( ) һәркем ( ) ак( ) + сакаллы( ) аксакаллы ( )

Слайд 14

Үзегезне тикшерегез һәм бәяләгез. гөл(исем) + җимеш(исем) гөлҗимеш (исем) ун(сан) + биш(сан) унбиш (сан) Ак(сыйфат) + бай(сыйфат) Акбай (исем) сау(сыйфат) + бул(лаш)(фигыл ь ) саубуллаш (фигыл ь ) һәр(алмашлык) + кем(алмашлык) һәркем (алмашлык) ак(сыйфат) + сакаллы(исем) аксакаллы (сыйфат) Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

Слайд 15

Үзегез белгәннәрдән чыгып, кушма сүзләр турында кагыйдә төзегез!

Слайд 16

Үзегезне тикшерегез! Кушма сүзләр ике тамыр сүз кушылып ясала. Төрле сүз төркемендә була алалар. Һәрвакыт кушылып язылалар.

Слайд 17

Уң ягыма борылдым, Сул ягыма борылдым. Уң ягымда да дустым, Сул ягымда да дустым. Уңга мин суздым кулым: -Хәлләрең ничек, дустым? Сулга мин суздым кулым: -Көнең кояшлы булсын! Тотыныйк кулга кулны, Күтәрик бик югары. Бергә чүгәлик, торыйк, Сулышны тирән алыйк. Дусларча без елмайыйк, Кулларны чабып алыйк. Әйдә, дустым, утырып, Бергәләп эшлик тагын ! Ял итеп алыгыз!

Слайд 18

3 нче бирем Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендәге өзектән кушма сүзләр эзләгез

Слайд 19

... Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам. Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тырышканымны беләм. Бу яңа ата-анамның хәлен дә бераз язып китим әле. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде. Әти талчокта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни бер дә армый-талмый байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде. Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда, шатланып-шатланып, агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем. Мин бу ата-анамда ике-өч ел торганмындырмы, әти дә, әни д ә-икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар мине янәдән Өчиле авылына җибәргәннәр. (“Исемдә калганнар”)

Слайд 20

Үзегезне тикшерегез һәм бәяләгез. Кушма сүзләр бервакыт бераз Мөхәммәтвәли кайвакыт кайчакта Ташаяк берьюлы Өчиле

Слайд 21

4 нче бирем. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы языгыз. Күп нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп языгыз. 1) Монда бар да ят миңа: бу ..., ... кем? (“Пар ат”) 2) Инде ... күңеленә шатлык тула, Ул ... елмаеп көлгән була. (“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”) 3) Хис итеп һәр җирдә дә ... хуш ис аңкуын, ... сөрткән икән дөн ья, дидем: бәйрәм бүген! («Бәйрәм бүген») 4) И туган тел! ... ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. (“Туган тел”) Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен; Тик килешсез: ... дә ярты аршыннан озын. (“Шүрәле”) Терәк сүзләр: бертөрле, һәрвакытта, һәркемнең, ислемай, Миңгали, Кисекбаш, һәрбере, Бикмулла.

Слайд 22

Үзегезне тикшерегез һәм бәяләгез! 1) Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? (“Пар ат”) 2) Инде һәркем күңеленә шатлык тула, Ул Кисекбаш елмаеп көлгән була. (“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”) 3) Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын, Ислемай сөрткән икән дөн ья, дидем: бәйрәм бүген! («Бәйрәм бүген») 4) И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. (“Туган тел”) Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен; Тик килешсез: һәрбере дә ярты аршыннан озын. (“Шүрәле”)

Слайд 23

5 нче бирем. Тест. Исем кушма сүз Фигыл ь к.с. Сыйфат к.с. Алмашлык к.с. Сан кушма сүз Рәвеш к. с. 1 бервакыт 2 ташбака 3 беркатлы 4 унсигез 5 һәркем 6 үзсүзләнү

Слайд 24

Үзегезне тикшерегез һәм бәяләгез! Исем кушма сүз Фигыл ь к.с. Сыйфат к.с. Алмашлык к.с. Сан кушма сүз Рәвеш к. с. 1 бервакыт 2 ташбака 3 беркатлы 4 унсигез 5 һәркем 6 үзсүзләнү

Слайд 25

Бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирешә алдыкмы ?

Слайд 26

Үз эшегене бәяләгез: дәрес өчен билгеләр куегыз!

Слайд 27

Өй эше. 1) 312 нче күнегү. Сүзләрне туры китереп, кушма сүзләр ясап язарга. 2) Кушма сүзләрдән генә торган кроссворд төзеп килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Басым. Басым берәмлекләре. Басымны арттыру һәм киметү ысуллары.

Тема: Басым. Басым берәмлекләре. Басымны киметү һәм арттыру ысуллары.Максат: Басым төшенчәсен һәм аның үлчәү берәмлекләрен аңлату; басымны киметү һәм арттыру ысулларын, аның  тормышта кирәк...

"Сүз ясалыш ысуллары"- презентация

Татар телендә сүз ясалыш ысулларын өйрәнү өчен дәрескә материал....

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Сүз ясалыш ысуллары

Парлы, кушма, тезмә, кыскартылма, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкән, ясалма  сүзләрнең сөйләмдә тоткан урынын билгеләү....

Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч кушымча ялгану ысулы.

Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, сүз төзелеше буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү,ала...

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....