Сүз ясалыш ысуллары
план-конспект урока (5 класс) на тему

Парлы, кушма, тезмә, кыскартылма, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкән, ясалма  сүзләрнең сөйләмдә тоткан урынын билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_yasalysh.docx21.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сүз ясалыш ысуллары.(5 нче сыйныф , татар төркеме)

Максат: 1. Компьютер технологияләрен кулланып,  сүз ясалыш ысулларын  кабатлау, сүзләрнең дөрес язылышын искә төшерү;

               2.  Парлы, кушма, тезмә, кыскартылма, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчкән, ясалма  сүзләрнең сөйләмдә тоткан урынын билгеләү;

       3. Укучыларга туган телебезнең матурлыгын, байлыгын курсәтү аша аны өйрәнүгә кызыксыну уяту, фольклор әсәрләренә мәхәббәт һәм  горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, тестлар,йомшак үзләштерүче укучылар өчен карточкалар, уен өчен чәчәкләр, техник чаралар.

                                Дәрес барышы

I. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Дәресебезне башлаганчы, әйдәгез, ребус чишеп алыйк.

Презентация. Ребус чишү.

Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык.

Яхшы ,балалар, тырыш кешеләр генә тормышта нәрсәгәдер ирешә, сез моны беләсез инде. Без бүген сезнеӊ белән сүз ясалыш ысуллары тавына менәрбез.Тау бик биек, баскычлар буенча менәргә кирәк.

II. Өй эшен тикшерү этабы.

Укытучы. Укучылар, әкренләп тауга менә башлыйк. Алдыбызда беренче баскыч. Экранга карыйбыз. (Экранда бирем язылган.Тау рәсеме.)

Сезгә өйдә мәкальләр язып килергә бирелгән иде.Аларда сез төрле сүз ясалу ысулларына мисаллар табарга тиеш идегез. Әйдәгез,тикшереп үтик әле.(Укучыларның эшләре тикшерелә)

III. Укучыларның белемнәрен тикшерү этабы.

Укытучы. Сәяхәтне дәвам итәбез. Каршыбызда тагын бер баскыч. Хәзер без сезнең белән аның нинди баскыч икәнен бергәләп ачыкларбыз.

Слайд. Бу баскыч “Кушымча ялгану ысулы” баскычы дип атала. Әйдәгез, искә төшерик әле, кушымча ялгану ысулы белән нинди сүз төркемнәре ясала?

Укучы. Кушымча ялгану ысулы белән исем, сыйфат, фигыль, рәвеш сүз төркемнәре ясала.

Укытучы. Исемнәр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Укучы. –даш,-дәш,-таш, -тәш, -ма,-мә,-лык, -лек, -к һ.б.

Укытучы. Ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган исемнәргә мисаллар китерегез.

Укучы. Партадаш, сердәш, классташ, иптәш, басма, кисмә, башлык, эчлек, көрәк.

Укытучы. Ә сыйфатлар нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Мисаллар китерегез.

Укучы.-лы,-ле, -сыз, -сез, –чан, –чән, –гы,-ге,-кы.-ке һ.б. Тозлы, сүзле, тозсыз,сүзчән, кышкы, язгы, көзге һ.б.

Укытучы. Фигыль ясагыч кушымчаларны әйтеп чыгыгыз. Мисаллар китерегез.

Укучы. –ла, -лә, -лан, -лән, - лаш,-ләш, һ.б. Эшлә, уйла, башлан, төрлән һ.б.

Укытучы. Рәвеш ясагыч кушымчаларны әйтеп чыгыгыз. Мисаллар китерегез.

Укучы.-ча,-чә, -дай, -дәй,-тай,-тәй,-лап, -ләп, -лата, -ләтә,-ын.-ен, һ.б. Татарча, безнеңчә, аюдай, кояштай, атналап, акчалата, кышын, язын,һ.б.

 “Яңа сүзләр яса” уены.

Укытучы. Сәяхәтне дәвам итәбез. Каршыбызда тагын бер баскыч. Ул баскыч “Сүзләр кушылу ысулы” дип атала.

(Экранда татар халык мәкальләре язылган слайд күрсәтелә).

Укытучы. Укучылар, игътибар белән экранга карагыз әле, анда нәрсәләр язылган? (Укучыларның җаваплары).

Укытучы. Бик дөрес, мәкальләр. Алар турында сез нәрсәләр беләсез? (Борынгы әби- бабаларыбыз тарафыннан уйлап чыгарылган һәм буыннан - буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткән мәкальләр, туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтәләр).

(Укучылар мәкальләрне укыйлар).

Ипи-тоз якты йөз.

Ата-ана бердәм булса,

балалары күркәм үсә.

Ата-анага кадер күрсәткән

Бала-чагадан кадер күрер.

Бала егыла-егыла еламаска өйрәнер.

1.Укытучы. Укучылар, беренче җөмләдә астына сызган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләр ничек ясалган? (Ике сүздән ясалган). Нинди сүзләрдән? Әйе, ата һам ана сүзләреннән.

Икенче җөмләне укыйбыз. Астына сызган сүзне атагыз әле. Әйе, бала-чага. Бу сүз ничек ясалган? (Укучыларның җаваплары).

Өченче җөмлә дә шулай тикшерелә.

Укытучы. Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Укучылар нәтиҗә чыгаралар. (Ике сүзне теркәп яңа сүз ясалган).

Укытучы. Хәзер бу сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

Ипи-тоз. Бу ике сүз нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

Ипи сүзе тоз сүзенең капма-каршысы. Бу антоним сүзләр.

Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләрдән парлы сүзләр ясалган.

Егыла-егыла. Бу очракта ике сүз кабатланып килә.

Укытучы. Укучылар, бу сүзләрнең язылышына игътибар итегез әле, алар ничек язылган ? (Сызыкча аша).

Димәк, бу сүзләр ничек атала?

  1. Парлы сүзләр. 

(Экранда «Парлы сүзләр» дип язылган слайд яктыртыла)

Укытучы. Арыдыгызмы? Ял итәсегез киләме? Бу баскычтан ерак түгел тагын бер баскыч бар. Әйдәгез, шунда ял итеп алыйк. (Музыка яңгырый).

Физкультминутка.

Укытучы.  Сезне елмаеп аллы–гөлле чәчәкләр, кып-кызыл җиләкле аланнар каршы ала. Каршыгызда зәп-зәңгәр сулы тирән күл. Сез барыгыз да шушы күлгә чумасыз, рәхәтләнеп су коенасыз. Сезгә рәхәт, шундый рәхәт! Шоп-шома балыклар сезне сәламлиләр, сезнең белән чума-чума йөзәләр. Судан чыккач, сез аландагы кып-кызыл җиләкләрне ашыйсыз Алар шундый тәмле, авызда эреп торалар. Кайтыр юлга чыкканда аллы–гөлле чәчәкләр сезне озатып калалар.

Укытучы. Ял иттегезме? Сезгә күңелле булдымы? Эшне дәвам итәбез. Экранга карыйбыз, бирелгән тексттан тиз генә парлы сүзләрне табып әйтик әле.

Укытучы .Димәк, шушы мисалларны караганнан соң, парлы сүзләр нинди ысуллар белән ясала дип әйтә алабыз?

Укучыларның җавабы: Парлы сүзләр бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, я аваздаш булган ике сүзне теркәү яисә бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалалар.

2. Кушма сүзләр.

Укытучы. Ә кушма сүзләр нинди сүзләр алар? Алар ничек языла?

Укучы. Кушма сүзләр ике яки берничә тамырдан ясалган сүзләр алар. Алар кушылып языла. Мәсәлән, билбау, озынборын, өчпочмак, кулъяулык һ.б.

“Парыңны тап” уены.

(Укучыларга кушма һәм парлы сүзләр язылган, икегә бүленгән открыткалар бирелә.)

Укучылар барлыкка килгән сүзләрне кычкырып укыйлар, язылышын аңлаталар.

3. Тезмә сүзләр.

Укытучы. Ә тезмә сүзләр нинди сүзләр алар? Алар ничек языла?

Укучы. Тезмә сүзләр ике яки берничә тамырдан ясалган сүзләр алар. Алар аерым языла. Мәсәлән, үги ана яфрагы, өч почмак, ак сакал, кәҗә сакалы, күз нуры, һ.б.

Без сезнең белән хәзер сүзлек диктанты язып алабыз.

Сүзлек диктанты.

 Туган-тумача, мал-туар, дус-иш, карты-яше, ашыга-ашыга, аш-су, исәнлек-саулык, күзгә-күз, тимер юл, кулъяулык, сигезьеллык,ашъяулык.

Карагыз әле ,балалар, әйдәгез бер-берегезнең эшләрен тикшереп чыгыгыз әле, бары да тәртиптәме икән?

Экранда җаваплар  яктыртыла.

(«5» билгесе – хатасыз, «4» билгесе- 2 хатага, «3» билгесе- 3 хатага)

Бирем тикшерелә, нәтиҗә чыгарыла.

Укытучы. Әйдәгез, күнегүне тикшерәбез. Игътибар белән тыңлагыз, җаваплар дөрес булмаса төзәтерсез.

(Укучылар күнегүне тикшерәләр).

Укытучы. Киләсе баскыч “Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы” дип атала.

Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы  белән нинди сүзләр ясала?

Укучы. Сыйфатлар, исемнәр, рәвешләр, шаккатуны, аптырауны белдерүче сүзләр ясала. Мисаллар:җылы, салкын, биюче, көчкә, бергә, укучы һ.б.

Укытучы. Киләсе баскыч “Сүзләр кыскарту ысулы” дип атала.

Мондый сүзләр ничек ясала?

Укучы. Сүзләрнең баш хәрефләрен кулланып, беренче сүзнең бер иҗеген, икенче сүзнең бер иҗеген алып ясала. Мисаллар: ТР, РФ, КАИ, драмтүгәрәк, стенгазета, КИСИ, һ,б.

Укытучы. Балалар, менә без бүген бик матур гына сәяхәт итеп кайттык, менә сәяхәттән кайткач, сездән күргәннәрегез турында сорасалар, нәрсә әйтерсез икән соң инде? Җавапларыгызның дөреслеген тест белән тикшереп алыйк әле.

(Тест биремнәрен үтәү.)

Тест сораулары.

1. Тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан парлы сүзләрне билгеләргә:

а) үги ана яфрагы, мүк җиләге, сабан туе;

б) иртә-кич, кадер-хөрмәт, уй-фикер;

в) ашъяулык, башкала, өчпочмак

2. Парлы сүзләр ничә сүздән тора?

а) бер сүздән;

б) өч сүздән;

в) ике сүздән.

3. Парлы сүзләр ничек языла?

а) өтер аша;

б) сызыкча;

в) кушылып.

4. Сүзләрнең төрен билгелә: иртә-кич, көн -төн, карты-яше

а) мәгънәдәш;

б) капма-каршы мәгънәле;

в) аваздаш;

5 .-лык,-лек;-ма,-мә;-даш,дәш кушымчалары

а) исемнәр ;

б ) сыйфатлар;

в) фигыльләр ясый.        

6. Кайсы сүзләр күчү юлы белән ясалган?

а) тәрәзәгә,  ишеккә,түрдә;

б) белдерү, тегү, чигү;

в) ташчы, тәмле, ашлык.

7. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләрне билгеләгез.

а ) ташбака, йорт-җир, хөрмәт итү;

б) таш  койма , киң юл, матур чәчәк;

в) ак кар, тәмле аш, җылы җәй;

8. Кайсы сүзләр күчү юлы белән ясалмаган?

а) тимерче, кибетче, эшче;

б) бергә, күңелдән,эчтән;

в) биюче, тегүче, буяучы

Укытучы. Әйдәгез, тестларны тикшереп карыйк әле.

(Экранда җаваплар яктыртыла.Укучылар тестларның  җавапларын экрандагы җаваплар белән чагыштырып тикшерәләр.Укытучы тестларны тикшереп билгеләр куя)

VI. Йомгаклау.

Укучыларның белемен бәяләү.

Өй эше бирү.

Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр кертеп, әти-әниегез турында кечкенә генә хикәя  язып килегез.

 

Дәрес – сәяхәт тәмам. Рәхмәт. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Басым. Басым берәмлекләре. Басымны арттыру һәм киметү ысуллары.

Тема: Басым. Басым берәмлекләре. Басымны киметү һәм арттыру ысуллары.Максат: Басым төшенчәсен һәм аның үлчәү берәмлекләрен аңлату; басымны киметү һәм арттыру ысулларын, аның  тормышта кирәк...

"Сүз ясалыш ысуллары"- презентация

Татар телендә сүз ясалыш ысулларын өйрәнү өчен дәрескә материал....

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Разработка урока "Сүз ясалу ысуллары. Кушма сүзләр"

Технологическая карта урока татарского языка в 5 классе...

"Сүз ясалышы ысуллары"

Дәрес темасы: Сүз ясалышы ысуллары. Дәреснең максатлары: 1.Белем бирү максаты. «Сүз ясалышы ысуллары» темасы буенча белемнәрне арттыру, ныгыту.2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....

Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч кушымча ялгану ысулы.

Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, сүз төзелеше буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү,ала...