Туган тел 2 класс "Фигыль"
план-конспект урока

Туган тел 2 класс "Фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl_2_klass.docx34.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль

Дәреснең тибы: рефлексия дәресе

Дәреснең максаты: Фигыль турында белгәннәрне искә төшерү, белемнәрне тирәнәйтү

Бурычлар:

-белем бирүче:   фигыль сүз төркеме турында гомуми мәгълүмат бирү

-үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү; 

-тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет:

- фигыль турында белемнәр булдыру

- уку мәсьәләсен аңлы чишү күнекмәләре булдыру;

- бәйләнешле сөйләм һәм язма телләрен баету;

Метапредмет:

-үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләрен формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы:

-үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу,

-бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Чыганаклар: төп – дәреслек, эш дәфтәре; -өстәмә - компьютер, карточкалар, презентация.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

УУГ

I.Оештыру

-Исәнләшү, танышу

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн телим сезгә!

Исәнләшү;

ШУУГ

-уңай психологик халәт тудыру

Хәерле иртә, дусларым,

Хәерле иртә, сезгә

Туган телне өйрәнүдә

 Уңышлар телим сезгә.

- Мин сезгә матур көннәр, яхшы кәеф, дәрестә тырыш, актив булуыгызны теләп калам.

дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү;

-дәрескә әзерлекне тикшерү
-Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнэр урындамы?

-Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз.

- эш урынын оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

 - Экранга игътибар итегез эле. Анда сезгә кроссворд бирелгән, әйдәгез әле бергәләп бу кроссвордны чишеп карыйк.

а)Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач.
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак җирдән
(фил)
б)Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Анысы мөһим шулай ук (алфавит)
г) Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суясың да туныйсың
Тунаганда елыйсың (суган)

в)Үлән ашый, май ташый (Сыер)
д)Кич булганда күренер,
Таң булдымы – күмелер.(йолдыз)
Е)Бертуктаусыз йөри,
Урыннан кузгалмый(сәгать)

- Нинди сүз килеп чыкты? ( фигыль)

Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча  күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү.

ШУУГ

  1. Максат кую ( ягъни, укучылар белән бергә дәрес темасын һәм  максатын формалаштыру).

- Димәк, бүген без сезнең белән нинди теманы кабатларбыз һәм дәресебезгә нинди максат-бурычлар куярбыз?

(Тема: “Фигыль”)

- Дәресебезнең максаты: фигыль турында белгәннәрне искә төшерү.

Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру.

Тиешле нәтиҗәләр ясау.

РУУГ

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

Дәрес планы:

- Бу дәрестә без фигыль турында белемнәрне тирәнәйтербез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, кимчелекләребезне бетерү юнәлешендә эшләрбез. (модель төзи башлау)

- Бүгенге дәресебезнең девизы булып:  “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.” дигән мәкаль булыр. Бу мәкальне сез ничек аңнлыйсыз?

-Димәк, яфраксыз агач матур булмый, кеше дә эшләгән эше белән генә матур була ала.

 Матур язу күнекмәсе.

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге  числоны языгыз. Бүген безнең егерме сигезенче сентябрь. Класс эше.

Шушы мәкальне дәфтәрләргә  язып куйыйк әле.

- Ә хәзер карточкаларда эшләп алыйк, бу эшне без парларда эшлибез. Парларда ничек эшләргә кирәк? Сезнең алдыгызда карточкалар, бу карточкаларда хәрефләр адашканнар.Сез адашкан хәрефләрдән сузләр төзергә тиеш буласыз.
К,ә,т,и-китә
К,ы,а,р,а,д-карады
Т,к,ч,ә,к,ө,ә-көтәчәк
А,к,ы,з,а,б-кабыза
Ч,р,а,к,а-качар
Л, н,а, к, г, а- калган

- Нинди сүзләр килеп чыкты? Бу сүзләргә нинди сорау куярбыз икән? (нишли?, нишләде?, нишлиячәк?) (модель)

- Бу сүзләр нәрсәне белдерә? ( эшне, хәрәкәтне, хәлне) (модель)

- Димәк, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдергән сүзләр нәрсә дип атала? (фигыль)

- Әйдәгез без әйткән фикерләрнең дөреслеген тикшерү өчен китапларның 24 нче битен ачып кагыйдәне укып карыйк.

Дәреслектән 22 нче биттәге 31 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз. 

Физкультминутка үткәрү

Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына-тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.

  • Ә хәзер карточкаларда эшлибез. Бирелгән сүзләрне ике баганга булеп языгыз. Беренче баганага фигыльләрне, икенчесенә исемнәрне.

Җил, йөзә,тәрәзә, кош, утыра, табиб, оча, уйный, карлыган, бара, бәйли, ашый, өстәл.

Фигыль

Исем

  • Дәреслекләр белән эшне дәвам итик. 23 нче биттәге 33 нче күнегүнең биремен укыйк әле. Мәкальләрнең дәвамын табарга һәм асларына сызарга. Бу мәкальләрнең  мәгънәләрен аңлатып карыйк әле.
  • Укучылар, э хэзер алдагы күнегүне яисә 34 нче күнегүне эшләп карыйк. Кайсыгыз биремне укырга тели?  
  • Менә укып чыктык, ә хәзер шушы тексттагы җөмләләрдән фигыльләрне табып карыйк әле. Булып чыгар микән.
  • Әфәрин, укучылар,  бик дөрес!

Ә хәзер карточкаларда мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мөстәкыйль эш ике өлештән тора, тест өлешеннән һәм бирем өлешеннән. Тест өлешендә 1 дөрес җавапны табып, аны түгәрәккә аласы, ә  бирем өлешендә бирелгән исемгә туры килә торган фигыльләр табып, янына язасы. Кем күпме яза ала.

1. Фигыльнең сорауларын тап:

А) Нишли? Нәрсә? Ничек?

Б) Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

В) Кем? Нәрсә? Кайчан?

2. Фигыль нәрсәне белдерә?

           А) предметның төсен

           Б) хәрәкәтнең вакытын

           В) эш-хәрәкәтне, хәлне

3. Фигыльне тап:

          А) уйный

          Б) түгәрәк

          В) кызыл

Бирем: бирелгән исемгә туры килә торган фигыльләр табып яз (4)

Кош - оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара

Ат - чаба, кешни, узыша, йөк ташый …

Елан - шуыша, чага, урала, ысылдый …

Эт - йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә …

  • Ә хэзер карточкаларга исем, фамилияләрегезне язабыз һәм җыябыз.

Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.

РУУГ

Төрле белем чыганакларыннан нәтиҗәле файдалана белү.

Парларда эш.

Дәфтәрләрдә эш.

Фронталь эш.

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

Дәреслек белән эш.

Такта янында эшләү.

КУУГ

Алган белемнәрне кулланып, иҗади эшләү, фикерләрне әйтә белү.

КУУГ

Индивидуаль эш.

КУУГ

V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.

-Укучылар, безнең дәресебез ахырга якынлашты.  

- Дәрес сезгә ошадымы?

-Дәрес башында нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

-Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Сорауларга җавап бирү.

КУУГ

Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре (дәрестә нинди яңалык  алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре).

-Әйдәгез, хәзер үзебезнең эшебезне бәялик. Сезгә парталарыгызда елмайган һәм моңайган смайликлар бар. Әгәр дәрес ошады икән, елмайган, әгәр дә ошамады икән моңайган смайликларны күтәрик.

Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре.

ШУУГ

Билгеләр кую.

VI. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.

-Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен языйк.  Дәреслекләрнең 22 нче битендәге рәсемнәр буенча, фигыльләр кулланып җөмләләр төзеп язарга.

Өйгә эшне теркәү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...