Олимпиада биремнәре
олимпиадные задания (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Татар теленнән олимпиадага әзерләү өчен методик ярдәмлек 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Мәктәп туры

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2021-2022 нче уку елы)

11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 52

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Үз илең – алтын бишек. (Мәкаль)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

2. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тишек көймәгә утырту

        а) суда бату;

        ә) йөзә белмәү;

        б) алдалау;

        в) ачулану.

3. Сыйфат ясагыч кушымчаларны билгеләгез. (2 балл)

а) -ча/-чә, -лап/-ләп;

ә) -ла/-лә, -лаш/-ләш;

б) -лы/-ле, -чан/-чән;

в) -чы/-че, -даш/-дәш.

4. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эше барның ашы бар. (Мәкаль)

а) фигыль;

ә) бәйлек;

б) теркәгеч;

в) хәбәрлек сүз.

5. Җөмләдәге затланышсыз фигыль күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Карама кешенең йөзенә, кара әйткән сүзенә. (Мәкаль)

        а) карама;

        ә) кара;

        б) йөзенә;

        в) әйткән.

6. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Куркак аулакта батыр була. (Мәкаль)

        а) куркак;

        ә) аулакта;

        б) батыр;

        в) була.

7. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Төн кара булган саен, йолдыз яктырак яна. (Мәкаль)

        а) гади җөмлә;

        ә) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

б) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

        в) иярченле кушма җөмлә.

8. Җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.  (2 балл)

        Үзең кабалансаң, атың да абына. (Мәкаль)

а) иярчен кире шарт җөмлә;

ә) иярчен шарт җөмлә;

б) иярчен вакыт җөмлә;

в) иярчен тәмамлык җөмлә.

II. Теоретик бирем.

Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (8 балл)

        Татар телендә о, ө хәрефләре сүзнең .................... иҗегендә генә языла. Язылышлары төрле, әйтелешләре бертөрле булган сүзләр ....................... дип атала. .......................... сүзләр тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясала. Зат-сан белән төрләнми торган фигыльләр ....................... фигыльләр дип атала. ....................... саны предметларның яисә затларның тигез өлешләргә бүленүен белдерә. Аергыч – ........................, ә тәмамлык фигыльгә иярә. ................... җөмлә нәрсәне дә булса инкяр итә. Иярчен ......................... җөмлә баш җөмләнең сәбәп хәле урынында килә.

III. Гамәли-иҗади бирем.

1. Җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итегез. (16 балл)

Однажды отец принёс пучок зелёных прутиков и сказал:

- Это смородиновые черенки. Будем смородину сажать.

Стала Таня разглядывать черенки. Палочки как палочки – чуть длиннее карандаша. Удивилась Таня:

- Как же из этих палочек вырастет смородина, когда у них нет ни корешков, ни веточек?

А отец отвечает:

- Зато на них почки есть. Из нижних почек пойдут корешки. А вот из этой, верхней, вырастет смородиновый куст.

Не верилось Тане, что маленькая почка может стать большим кустом. Сама решила перед избой посадить и вырастить смородину. А там лопухи с репейником росли. Повыдергала она их и принялась землю вскапывать. Нелёгкая это работа.

2. Көз көне бакчада нинди эшләр башкаралар? Шул хакта фикерләрегезне 12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус төркеме  укучыларына татар теленнән үткәрелә торган

мәктәп туры өчен олимпиада биремнәре

2021-2022 уку елы, 4 нче сыйныф

Олимпиадные задания школьного тура по татарскому языку для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке

(для изучающих татарский язык)

2021-2022 учебный год, 4 класс

Максимальный балл –  53

Время выполнения – 60 минут

1. Подчеркните слово, в котором количество букв не совпадает с количеством звуков. (2 балла)

1) дәфтәр

2) ялкау

3) шатлана

4) бирем

5) авыл

2. Расположите числительные по возрастанию. (2 балла)

Егерме өч, тугыз, унҗиде, утыз, ун, унбиш, егерме, унтугыз, егерме ике, алты, уналты, унбер

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

3. Подчеркните лишнюю пару слов. (2 балла)

дәү-зур                                               карт-яшь

матур-чибәр                                      салкын -суык

кызык-күңелле                                 дус-иптәш

4. Какое из этих слов состоит из 4 слогов? Подчеркните (2 балла)

1) тикшерү 2) кабатлады 3) дүрт 4) көткәннәр

5. Допишите пропущенные окончания в предложениях. (5 балла)

1. Айдар бакчасын...... көнбагыш үстерә.

2. Миңа Г.Тукай...... шигырьләре бик ошый.

3. Яз көне кошлар җылы яклар...... кайталар.

4. Ялларда мин бассейн...... йөрим.

5. Самат такта яны...... чыкты.

6. Составьте из слов предложения. (8 баллов)

1) дүртенче, алам, сыйныфта, мин, белем

2) зур, мәктәбем, һәм, якты, минем

3) яшел, минем, төстә, пәлтәм

4) әнигә, булышам, савыт-саба, мин, юарга,

1) _____________________________________________________________

2) ____________________________________________________________

3)__________________________________________________________

4)___________________________________________________________

7. Переведите на русский язык и запишите. (8 баллов)

1) Маратның әтисе инженер булып эшли.

2) Сабантуй – минем иң яраткан бәйрәмем.

3) Әни миңа кибеттән яңа күлмәк сатып алды.

4) Марат мине урамга уйнарга чакырды.

1) ________________________________________________________________

2) _______________________________________________________________

3) ________________________________________________________________

4) ________________________________________________________________

8. Допишите пропущенные окончания в глаголах. (8 баллов)

1) Мин мәктәптә бию түгәрәгенә йөр.......... .

2) Ул бик матур гөлләр үстер.......... .

3) Алар дәрескә соңга калды............ .

4) Без урамда кара бабай ясап уйный......... .

9.  Прочитайте стихотворение. Вставьте пропущенные буквы. (6 баллов)

Ми...а булды бит әле

Әтиемне... сәгате!

Сәгате д... сәгате –

Әйбәтнең дә әйбәте!

 

Әйтерсең лә ...хшы ат,

Чаба гына, сыптыра –

Өйдә ничә сәгат... бар,

...әммәсен узып тора!

                    (Ш. Галиев)

10. Напишите небольшой рассказ о том как провели лето. (4-5  предл., макс. – 10 б).

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Мәктәп туры

     

  РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

                                  (2022-2023 нче уку елы)

                                         10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл –40

1. Дастан жанры турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар китергез

(8 балл) 

2. Әсәрләрнең авторын, жанрын языгыз (8 балл)

а) “Кыйссаи Йосыф”       __________________      _____________________

ә) “Ана догасы”               ___________________   ______________________

б) “Беренче театр”         ___________________    ______________________

в) “Җомга көн кич белән”   ________________   ______________________

3. Алтын Урда чорында иҗат иткән язучы (2 балл)

а) Мәхмүд Кашгари        

ә) Кол Гали

б) Сәйф Сараи

в) Габделҗәббар Кандалый

4. Татар тарихында нинди язу төрләре кулланылган?   (2 балл)  

а) рун, гарәп, кириллица

ә) рун, уйгур, гарәп, латин, кириллица

б)  рун, гарәп, уйгур, латин

в) рун, гарәп, уйгур, кириллица

5. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре кайсы чорга карый? (2 балл)

а) Гомумтөрки әдәбият

ә) Болгар чоры төрки-татар әдәбияты

б) Алтын Урда чоры әдәбияты

в) Казан ханлыгы чоры әдәбияты

6. Г.Камалның “Беренче театр” әсәрендә Хәмзә бай образына характеристика бирегез. Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез

(8 балл)

7. Бу юллар кайсы әсәрдән? Бирелгән вакыйгалар турында белгәннәрегезне языгыз (10 балл)

Кичен сакчы янына кыз йөгерде,

Теләген әйтте аңа, нанны бирде.

Йокыга чумды, ашап, сакчы ашын,

Карады кыз чокырдагы кояшын.

Ни күрсен күзләре: туфракка шулчак

Ята аунап ..., ал гөлгә охшап.



Предварительный просмотр:

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының мәктәп туры биремнәре

 (2022-2023 нче уку елы)

7 нче сыйныф

Максималь балл – 39

Үткәрү вакыты – 90 минут

Текстны укыгыз

  1. Мин сугышта разведчик булдым. (2) Бервакыт без дошман тылында ун көн йөрдек. (3) Фронт сызыгына чыктык. (4) Засадага эләктек. (5) Ике кеше үлде. (6) Мин дә ерак китмәдем, аңымны югалттым.

(7) Күзне ачтым. (8) Минем янда тау кебек немец басып тора. (9) Ул нәрсәдер әйтте. (10) Миннән читкәрәк китте, коралларын салды, кителен чиште. (11) Аннары минем янга килде, итекләремне салдырды.

(12) Әйбәт немец булып чыкты бу. (13) Явыз нияттә түгел. (14) Ул китәргә җыенды. (15) Миңа  таба карамый да! (16) Бөтенләй күрмәгән кебек.  

(17) Тау кебек немец каршыма килеп басты.

Н е м е ц. Һанс. Һанс.

Үз исемен әйтә бит бу.  

Н е м е ц. Йа – Һанс. Вас ист ду?

Сугышта бераз немец телен өйрәнгән идем. Җавап бирдем.

М ө х ә м м ә т г а л и. Мө. Мө. Мөхәммәтгали.

Н е м е ц. А? Мох? Хам? Ат? Гали?

М ө х ә м м ә т г а л и. Да-да. Йа-йа, так точно. Без шулай таныштык.  

Г. Гыйльмановтан

I. Тестны эшләгез. (10 балл)

1. разведчик сүзендә в хәрефе белдергән аваз ясалу урыны буенча кайсы төргә карый?                                                                                                               (1 балл)

а) ирен-ирен

ә) ирен-теш

б) тел алды

2. Эләктек сүзендәге сузык авазлар. (1 балл)

а) иренләшмәгән, алгы рәт сузыклары

ә) иренләшкән, алгы рәт сузыклары

б) иренләшмәгән, арткы рәт сузыклары

3.  миңа сүзендәге сузык авазлар (1 балл)

        а) [и] - озын сузык, [а] - кыска сузык

ә) икесе дә кыска сузык

        б) икесе дә озын сузык

4. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла торган сузык авазларны языгыз. (1 балл)

_____________________        

5. 13 нче җөмләдәге кисәкчәнең төрен билгеләгез. (1 балл)

а) инкяр итү

ә) чикләү

б) раслау

6.   Хәзерге заман хикәя фигыль булган җөмләләрне билгеләгез. (1 балл)

а) 13, 16

ә) 8, 15

б) 4, 5

7.  Тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрне билгеләгез. (1 балл)

а) 2, 3

        ә) 8, 14

        б) 6, 10

8. Күчерелмә мәгънәдәге сүз булган сүзтезмәне табыгыз. (1 балл)

а) фронт сызыгы

ә) дошман тылы

б) әйбәт немец

9.   Мин - Һанс җөмләсендә Һанс сүзе (1 балл) 

а) ия

        ә) эндәш сүз

        б) хәбәр

10.  Сугышта бераз немец телен өйрәнгән идем җөмләсе (1 балл)

а) ике составлы ким җөмлә

ә) бер составлы җөмлә

б) ике составлы тулы җөмлә

II. Теоретик бирем (10 балл)

        Эндәш сүзләр турында языгыз һәм биш мисал китерегез. 

III. Гамәли-иҗади бирем (19 балл)

        1. бөтенләй сүзенә фонетик анализ ясагыз. (8 балл)

2. Явыз сүзенең антонимын языгыз. (1 балл) 

3. “Минем исемем” темасына 10 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының мәктәп туры биремнәре

 (2022-2023 нче уку елы)

7 нче сыйныф

Максималь балл – 39

Үткәрү вакыты – 90 минут

Текстны укыгыз

  1. Мин сугышта разведчик булдым. (2) Бервакыт без дошман тылында ун көн йөрдек. (3) Фронт сызыгына чыктык. (4) Засадага эләктек. (5) Ике кеше үлде. (6) Мин дә ерак китмәдем, аңымны югалттым.

(7) Күзне ачтым. (8) Минем янда тау кебек немец басып тора. (9) Ул нәрсәдер әйтте. (10) Миннән читкәрәк китте, коралларын салды, кителен чиште. (11) Аннары минем янга килде, итекләремне салдырды.

(12) Әйбәт немец булып чыкты бу. (13) Явыз нияттә түгел. (14) Ул китәргә җыенды. (15) Миңа  таба карамый да! (16) Бөтенләй күрмәгән кебек.  

(17) Тау кебек немец каршыма килеп басты.

Н е м е ц. Һанс. Һанс.

Үз исемен әйтә бит бу.  

Н е м е ц. Йа – Һанс. Вас ист ду?

Сугышта бераз немец телен өйрәнгән идем. Җавап бирдем.

М ө х ә м м ә т г а л и. Мө. Мө. Мөхәммәтгали.

Н е м е ц. А? Мох? Хам? Ат? Гали?

М ө х ә м м ә т г а л и. Да-да. Йа-йа, так точно. Без шулай таныштык.  

Г. Гыйльмановтан

I. Тестны эшләгез. (10 балл)

1. разведчик сүзендә в хәрефе белдергән аваз ясалу урыны буенча кайсы төргә карый?                                                                                                               (1 балл)

а) ирен-ирен

ә) ирен-теш

б) тел алды

2. Эләктек сүзендәге сузык авазлар. (1 балл)

а) иренләшмәгән, алгы рәт сузыклары

ә) иренләшкән, алгы рәт сузыклары

б) иренләшмәгән, арткы рәт сузыклары

3.  миңа сүзендәге сузык авазлар (1 балл)

        а) [и] - озын сузык, [а] - кыска сузык

ә) икесе дә кыска сузык

        б) икесе дә озын сузык

4. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла торган сузык авазларны языгыз. (1 балл)

_____________________        

5. 13 нче җөмләдәге кисәкчәнең төрен билгеләгез. (1 балл)

а) инкяр итү

ә) чикләү

б) раслау

6.   Хәзерге заман хикәя фигыль булган җөмләләрне билгеләгез. (1 балл)

а) 13, 16

ә) 8, 15

б) 4, 5

7.  Тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрне билгеләгез. (1 балл)

а) 2, 3

        ә) 8, 14

        б) 6, 10

8. Күчерелмә мәгънәдәге сүз булган сүзтезмәне табыгыз. (1 балл)

а) фронт сызыгы

ә) дошман тылы

б) әйбәт немец

9.   Мин - Һанс җөмләсендә Һанс сүзе (1 балл) 

а) ия

        ә) эндәш сүз

        б) хәбәр

10.  Сугышта бераз немец телен өйрәнгән идем җөмләсе (1 балл)

а) ике составлы ким җөмлә

ә) бер составлы җөмлә

б) ике составлы тулы җөмлә

II. Теоретик бирем (10 балл)

        Эндәш сүзләр турында языгыз һәм биш мисал китерегез. 

III. Гамәли-иҗади бирем (19 балл)

        1. бөтенләй сүзенә фонетик анализ ясагыз. (8 балл)

2. Явыз сүзенең антонимын языгыз. (1 балл) 

3. “Минем исемем” темасына 10 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп языгыз. (10 балл)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре...

Татар мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

Татар мәктәбенең 9, 10, 11  нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре...

Татар теленнән олимпиада биремнәре.

Татар теленнән олимпиада биремнәре....

5, 6 нчы сыйныфларга олимпиада биремнәре

5, 6 нчы сыйныфларга олимпиада биремнәре...

Олимпиада биремнәре

Татар мәктәпләре өчен...

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....