Дөрес язу күнекмәләре
статья (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Хиразова Энҗе Сарваровна

Укучыларда дәрес язу күнекмәләрен камилләштерү ысуллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dores_yazu_kunekmlre.docx22.43 КБ

Предварительный просмотр:

Хиразова Э. С.

1нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе

Азнакай шәһәре, Татарстан.

ТАТАР ТЕЛЕН ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ БУЛАРАК ӨЙРӘНҮЧЕ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ДӨРЕС ЯЗУ ГАМӘЛЛӘРЕН  ФОРМАЛАШТЫРУ АЛЫМНАРЫ

Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында  балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу – телнең грамматик формасы буларак, ул аралашуда гаять әһәмиятле корал булып тора.Тел грамматик закончалыклар, орофоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән формалаша. Шуңа күрә урта мәктәп укучысы орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен башка кеше аңлый алырлык итеп, грамоталы язу дәрәҗәсендә өйрәнергә тиеш. (Зиннатуллина Г.Ф., Гиниятуллина Л.М. Интенсивный курс ) Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен   үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикшерү төрләрен үз эченә ала торган күчереп язу, төрле типтагы диктантлар, хикәя, сочинение, изложение кебек язма эшләр оештырыла. Һәрбер эш төре укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен, грамматик һәм лексик минумумны исәпкә алып үткәрелә. Методика таләп иткәнчә, укучының мөстәкыйль рәвештә башкарган эшеннән соң хаталарны булдырмау өстендә эш (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. Әлбәттә, шушы эш төренә килеп җиткәч, укытучы алдында авырлыклар туа. Беренчедән, рус баласы белән ничек итеп үткәрергә бу эшчәнлекне, нинди формада? Икенчедән, нинди күнегү төрләрен алырга? Өченчедән, кирәкме бу эш төре? Дүртенчедән, ни өчен бернинди ярдәмлекләр юк? Гомумән, нишләргә? Шушы сораулар үзебезне инде күптәннән борчыганга күрә, эш тәҗрибәсенән чыгып тупланган эш төрләре, алымнары белән уртаклашырга булдык.

Әлеге эш төрләре укучыларның туган телләре буенча булган белемнәренә таянып, чагыштыру аша алып барыла. Хаталарны булдырмау өстендә эшләү алымнарын, эшчәнлек төрләрен билгеләгәнче, рус милләтеннән булган укучының әлеге хатаны  ни өчен ясаганын ачыкларга кирәк:

- ишеткәнчә язуы;

- үзе әйткәнчә язуы;

- укытучы әйткәнне дөрес итеп ишетә алмавы;

 -авазларны аермавы;

- авазларның әйтелеш үзенчәлекләрен белмәве;

- әйтелеш белән язылышны бутавы.

Хаталарны исәпкә алу нәтиҗәсендә, аларга анализ ясала һәм классификация үткәрелә. Монда язма эшне үткәргән вакыт, укучының исем – фамилиясе,орфограммалар һәм ялгышлар саны күрсәтелә.

Хаталарны бетерү өстендә эш түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

- хата ясалган сүзләргә орфографик һәм фонетик анализ ясала; рус теле белән чагыштырыла;

- өстәмә күнегүләр үткәрелә;

- үзләштереп җиткерелмәгән кагыйдәләр кабатлана; мисаллар китерелә;

- йомшак үзләштерелгән темалар  буенча кагыйдәләр нгытыла.

Укучы үзенең хатасын күреп, аңлап, анализ ясап, хатасына туры килә торган кагыйдәне куллана белергә тиеш. Укучы аңлы үзләштерү аша, туган теле белән чагыштыру аша  ныклы күнекмәләргә өйрәнергә тиеш. Шул чагында гына алдагы тикшерү эшләрендә ул кирәкле кагыйдәне исенә төшерә алачак.

Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү юллары алар күп төрле. Иң кулай һәм уңышлы дип саналган төрләренә тукталып китәсе килә. Иң беренче чиратта, башлангыч сыйныфларда нинди эш төрләрен кулланырга мөмкин соң дигән сорауга җавап бирик.

1. Орфогоафик биш минутлыклар. Ул матур һәм дөрес язуны максат итеп куя.

2. Күчереп язу. Рус телендә сөйләшүче баланы дөрес итеп күчереп язарга өйрәтүдә иң отышлы ысулның берсе. Әлбәттә, күчереп язганда, укучыларга үзенчәлекле текстлар сайлана, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге искәртелә, һәрбер эш тикшерелеп бәяләнә.

3. Күчереп язганыңны үз тикшерү, үзара алышып тикшерү.

4. Һәр сүзне иҗекләргә бүлеп язу. Игътибарлылыкны таләп итә торган күнегү.

5. “Ә” хәрефе генә кергән сүзләр язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.

6. “А” хәрефеннән генә башланган сүзләрне язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.

7.  “А” һәм “О” хәрефләре кергән сүзләрне чиратлаштырып язу (бар – бор, тар - тор). Балаларның игътибарын әйтелешкә юнәлдерергә. (4. Сафиуллина Ә.Н.)

8. Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

9. Сүзләрне күплек санга куеп язу, яки, киресенчә, күплек сандагы сүзләрне берлек санга куеп язу.

10. Үзтикшерү  күнекмәләрен формалаштыру.

Дөрес язу – ул хатасыз язу дигән сүз. Шуны укучылар аңларга тиеш. Күп очракта хаталар игътибарлылык җитмәгәннән ясала. Укучылар төшенсенннәр: һәр язма эш аның дөреслеге тикшерелгәннән соң гына төгәлләнгән дип санала. Ә укытучы укучыны шушы иң җаваплы эшне үтәү тәртибенә өйрәтергә тиеш. Укучыларга “Ничек хатасыз язарга?” дигән белешмә таратыла (бу белешмә рус  телендә дә булырга мөмкин). Анда түбәндәге киңәшләр язылган(3. Мифтахов Б.М. Татар теле)

* язганыңны иҗекләп укы, хаталары юкмы;

* тиешле орфограммаларны тап;

* ни өчен шундый хәреф язуыңны аңлат (укучылар даими рәвештә ни өчен шундый хәреф язганнарын аңлата белергә өйрәнергә тиешләр);

* хаталар булса, төзәт;

* икеләнсәң, хәреф өстенә сорау билгесе куй.

Бу эшне укучы һәрвакыт кулына карандаш тотып башкара. Укучыларның язма эшләрендәге хаталарны төзәтү өйрәтү рәвешендә оештырыла. Үз-үзеңне тикшерү эшенә өйрәтү генә түгел, аңа күнегү дә мөһим, шул очракта гына бала аңлы рәвештә үз язуын тикшереп, хатасын таба һәм төзәтергә өйрәнә ала.( 2. Максимов Н.В. Морфология һәм орфография)

         Үз-үзеңне тикшерү юллары:

- хата җибәрелгән сүзнең яки хәрефнең астына сызу;

- хаталы сүзнең астына сызарга, ә поляда шартлы тамга белән дөрес язылмаган морфеманы күрсәтергә;

- поляда сүзнең дөрес язылышын күрсәтергә;

- поляга дөрес хәрефне язарга;

- хатаны кайсы юлдан эзләргә икәнлеген генә күрсәтеп поляда тамга куярга;

- булдыра алганча, кагыйдәне күрсәтергә.

Башлангыч сыйныфларда укучыларда күчереп язу күнекмәсе тиз генә барлыкка килми. Шуңа күрә татар теле һәм рус теле дәресләрендә балаларны бер үк алгоритм белән эшләтү уңай нәтиҗә бирә.Үрнәк буларак менә шушындый эш тәртибе тәкъдим итәргә мөмкин:

1. Җөмләне укыйм һәм тыңлыйм.

2. Һәр сүзне иҗеккә бүләм.

3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән иҗекләрне билгелим.

4. Сүзне орфографик яктан дөрес итеп берничә тапкыр укыйм. Сүзне яки җөмләне каплап ничек язачагымны күз алдына китерәм (сүзне яки җөмләне кабатлыйм).

5. Сүзне яки җөмләне язам.

6.Тикшерәм.

5-9 сыйныфларда хаталар өстендә эш төрләре бераз  катлауландырыла. Түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә:

1.Фәнни яктан аңлату (русча да булырга мөмкин). Таблица ярдәмендә үткәрергә мөмкин:

т/б

Хаталы сүз, сүзтезмә яки җөмлә

Кирәкле кагыйдә

Үз мисалым

1.

Урамлар

Иҗек ахырында яки сүз ахырында –м,-н, -ң хәрефләре булса, -нар/-нәр кушымчалары языла.

Көннәр

Урманнар

2.Орфографик сүзлекләр белән эшләү.Даими эшләү күзәтүчәнлекне арттыра, күрү хәтере аша язылышы авыр  үзләштерелә торган сүзләрне укучы хәтерендә ныгыта.

3.Үзара тикшерү.

4. Әдәби әсәрләрне укыганда өйрәнгән грамматик материалны искә төшереп алу, мисаллар табу.

5. Газета-журналлардан кирәкле сүзләрне эзләп табып язу.

6. Күрсәтмәлелек куллану. (3. Мифтахов Б.М. Татар теле орфографиясе һәм) Төгәлрәк әйткәндә, сүз күрсәтмә материалларның иң киң таралган бер төре – дөрес язуга өйрәтүдә таблицаларны дәрестә куллану турында. Таблицаларның укучының игътибарын җәлеп итәрлек, кызыксыну уятырлык булуы шарт. Укытучының эзлекле сорауларына таянып, бирелгән таблица ярдәмендә, укучы нәтиҗә чыгарып, гомумиләштереп, үз мисалларын әйтә алырлык аңлаешлы булырга тиеш.

        Э,е  хәрефләре

                    э – эш, эт, экран

                    е – теш, тел, генерал

                   элгеч                     дуэль            фотоэтюд                      кеше

                   эшче                     поэма            тәэмин                      кафе

                   каратэ                   тәэсир            маэмай                   үзешчән            

7. Замана кушуы буенча, мәктәпләргә актив рәвештә мәгълүмати чаралар киң колач җәеп килеп керде. Шуңа күрә кайбер дәресләрне презентацион материаллар, интерактив такта кулланып та оештырырга була. Болар барысы да укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру чарасы, чөнки алар заманча һәм кызыклы. Интерактив тактада бирелгән матриал дәресне җанлырак, тәэсирлерәк, истә калырлык итеп үткәрергә булышлык итә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Зиннатуллина Г.Ф., Гиниятуллина Л.М. Интенсивный курс татарского языка / Г.Ф.Зиннатуллина, Л.М.Гиниятуллина. – Казан, 2010.

2. Максимов Н.В. Морфология һәм орфография буенча кулланмалар / Н.В. Максимов. –  Казан: “Таң”, 1997.

3. Мифтахов Б.М. Татар теле орфографиясе һәм пукнтуациясесенең кыен очраклары / Б.М.Мифтахов. –  Казан: “ТКН”, 1970. – 370 б.

4. Сафиуллина Ә.Н. Татар теле орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар / Ә.Н. Сафиуллина. –  Казан: “Гыйлем”, 2008. -145 б.

5. Шакирҗанова Ә.Б.Татар теле орфографиясенең кыен очраклары / Ә.Б.Шакирҗанова. –  Казан: “Школа”, 2009. – 158 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Бу реферат - минем  берничә ел эшләгән методик темамның нәтиҗәсе....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.

Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә  яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар  итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Доклад "Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны сөйләм күнекмәләренә өйрәтү юллары белән танышу....

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре....