"Дуслар иле" темасына план-конспект
план-конспект урока (5 класс)

5 нче сыйныфның "Дуслар иле" темасына план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslar_ile_konspekt.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстанда яшәүче милләтләр.  “Дуслар иле” тексты

                                                Хасанова Айгөл Фәварис кызы,

                                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                 

Яр Чаллы


Тема: Татарстанда яшәүче милләтләр.  “Дуслар иле” тексты

Сыйныф: 5

Максат.

1. Укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, Яңа сүзләрне  актив лексикага кертү, сөйләм телен, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

 2. Логик фикерләү сәләтен,  диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

 3. Укучыларда башка милләт халыкларына карата хөрмәт хисләрен үстерү, патриотлык, гражданлык сыйфатлары формалаштыру аша толерант шәхес тәрбияләү.

Материал: 

             1.  Ачык дәрес. Мәктәп / 2011. - №1.

             2. Ачык дәрес. Мәктәп / 2011. - №2.

             3. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче с-флар өчен хрестоматия. – К.: Мәгариф, 2000. – Б. 203-207.

            4. Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – К.: “Яңалиф” нәшр.,  - 2004. – 192 б.

            5. Хәйдәрова Р.З. Татар теле дәресләре: 5 нче сыйныф: Рус телендә эшләүче укытучылар өчен кулланма. – К.: Мәгариф, 2006. – Б. 43.

           6. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – К.: Татар. кит. нәшр., 2011.

           7. Салехова Н.Х. Интенсивное обучение татарскому языку. (Практический курс.) – К.: Магариф. – С. 67-73.


Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү. Хәлләрен сорашу.
  2. Өй эшен тикшерү.

4 нче күнегү, бит 152.

Дөрес җөмләне сайлап алырга.

3. Текст алды эше.

а) Сүзлек өстендә эш.

Милләт – национальность

Халык – народ

Үзара – между собой

Дәүләт – государство.

Укыйбыз. Татарчасын, русчасын әйтәбез.

Б) Актуальләштерү.

- Без узган дәрестә нинди бүлекне өйрәнә башладык?

- Хәзер, әйдәгез, Элеонора әзерләп килгән презентация белән танышыйк. (Укучы чыгышы).

- Без бүген яңа сүзләрне кулланып, нинди теманы өйрәнербез икән?

В) Тема һәм максатны җиткерү.

- Әйе, без бүген Татарстан белән танышуны дәвам итәрбез һәм “Дуслар иле” текстын укып, төрле милләт халыклары, аларның бәйрәмнәре турында сөйләшербез.

4. Текст белән эш.

- Укучылар, текстның исеме ничек тәрҗемә ителә?

- Страна друзей.

- Текстны 1 кат игътибар белән эчтән укыйбыз һәм текст нәрсә турында соравына җавап эзлибез.

А) Укып, тәрҗемә итү.  

Б) Текстан түбәндәге җөмләне табыгыз.

  • Мы живем в Татарстане.
  • Более 70 национальностей живут между собой дружно.
  • Татарстанда без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.
  • Татарстанда татарлар, руслар,  башкортлар, чувашлар, марилар һәм башка милләт халыклары яши.

В) 2-3 укучы текстны сәнгатьле итеп укый.

5. Текст арты эше.

А) Сорауларга җавап бирү.

- Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары укый?

- Син нинди телләрдә сөйләшә беләсең?

- Синең укытучыларың нинди телләрне белә?

- Татарстанда дәүләт теле ничә? Алар нинди телләр?

2 нче күнегү, б. 153.

Үрнәк буенча телдән эшләү.

3 нче күнегү, б. 153

Диалогны уку, тәрҗемә итү. Парларда уку.

  • Укучылар, сез текстның исеме белән килешәсезме? (Слайд)
  • Слайдны уку, тәрҗемә итү.
  • (Слайд) М.Ш. Шәймиев кем ул? Татарстанның хәзер президенты кем? (Рөстәм Нургали улы Миннеханов) Шәймиевнең цитатасын уку, бу фикер белән килешәсезме?
  • (Слайд) Республикада Татарстан халыклары ассамблеясы эшли. Ассамблея француз теленнән собрание, җыелышны аңлата. ТР Ассамлясы башлыгы –  ТР Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәммәтшин. Ассамблея һәр милләтнең телен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү өстендә эшли.
  • (Слайд) Республикабызда “Татарстан – уртак йортыбыз” фестивале дә үткәрелә. Монда һәр милләт үзенең милли йөзен ачып күрсәтә.
  • (Слайд) Казанда Татарстан халыклары дуслыгы йорты эшли. Яр Чаллыда “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты бар. Анда башкорт, чуваш, мари, ненец һ.б. милләт халыклары дус яшиләр.
  • (Слайд) Әйдәгез, Татарстанда яшәүче милләтләр белән якынрак танышып китик.
  •  (Слайд) Һәр халыкның тормышын тагын да матуррак  итә торган йолалары һәм бәйрәмнәре бар.
  • (Слайд) Сабантуй – яз һәм хезмәт бәйрәме.
  • (Слайд) Май чабу – рус бәйрәме.
  • (Слайд) Питрау – крәшен халык бәйрәме. Питрауда гына кыр чәчәкләреннән иң матур букет конкурсын күрергә була. Сабантуй белән охшашлыгы – көрәш һәм катыкта тәңкә эзләү. Русларның Иван Купала бәйрәме белән уртак ягы – учак аркылы сикерү.
  • (Слайд) Семык – яз тәмамлануны, җәй башлануны белдерүче мари халкының милли бәйрәме.
  • (Слайд) Гырон будтон (гербер) – удмурт халкының яз, хезмәт бәйрәме.
  • (Слайд) Уяв – чуваш милләи бәйрәме. Хәзерге вакытта фестиваль дәрәҗәсендә үткәрелә.  

6. Йомгаклау.

  • (Слайд) Укучылар, экран карагыз әле кырдагы чәчәкләр матурмы?
  • Әйе, матур. Безнең Татарстанда яшәүче һәр милләт тә үзенчә матур. Ә күз алдына китерегез әле, кырда бер генә чәчәк калды. Бу матур булачакмы? Чыннан да, хәзерге глобализация шартларында һәр милләт үзен саклап калырга тиеш, чөнки кырда 1 чәчәк калган сыман, 1 милләт кенә калса, без үзебезне, милләтебезне, үткәнебезне  югалтачакбыз. Үткәне булмаганның, киләчәге юк. Шул ук вакытта без башка милләт халыкларын хөрмәт итәргә тиеш.
  • (Слайд)

Бердәмлек, тигезлек төбәге

Халыклар дуслыгы терәге,

Чәчәк ат, ирекле бул мәңге

Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.

  • Татарстан турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Хәзер Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көенә язылган “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын тыңлыйк.

7. Өй эше бирү.

А) Татарстанда яшәүче бер милләтнең бәйрәме турында сөйләргә.

Б) “Татарстан – дуслар иле” темасына рәсем ясарга.

8. Билге кую.

9. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

"Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты

quot;Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....