Тема: Туган җирем - Татарстан.
учебно-методический материал (6 класс)

Максат: 1)Татарстан  турында алган белемнәрне ныгыту һәм  тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм үстерү;

2) фикер  үстерү, камилләштерү;

3) туган җиргә хөрмәт, мәхәббәт хисләрен  тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_zhirem_-_tatarstan.docx27.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган җирем - Татарстан.

Максат: 1)Татарстан  турында алган белемнәрне ныгыту һәм  тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм үстерү;

2) фикер  үстерү, камилләштерү;

3) туган җиргә хөрмәт, мәхәббәт хисләрен  тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер,  карточкалар, презентация, рәсемнәр, индивидуаль биремнәр

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау һәм ныгыту

Дәрес барышы.

1.  Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру этабы.

Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

Укытучы:

-Укучылар, бүген бездә   кунаклар бар, шуңа күрә  гади  дәрес түгел, ачык дәрес. Әйдәгез, укучылар, кунакларга карап елмаябыз, аннары бер - беребезгә карап елмаябыз ( укучылар елмаялар). Менә кәефләр күтәрелеп китте. Дәрестә  бергәләп, тырышып эшлик, актив булыйк.

Укытучы:

-Без бүген дәрестә   төрле биремнәр эшләрбез, сорауларга җавап бирербез.

 Ярату билгесе итеп,  мин сезгә бу йөрәкчекләрне бүләк итәм. Алар гади генә түгел, аларда сез белемнәрегезне бәяләп барырсыз. Һәр биремнән соң, үзегезгә йөрәкләр эченә билгеләр куярсыз.

 “5”ле – хатасыз, “4”ле – 1 -2 хата, “3” ле-3-4 хата.  

-Ә хәзер без сезнең белән бер җыр тыңларбыз.

(Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый).

-Укучылар бу җыр нәрсә турында?

- Татарстан турында.

- Без кайда яшибез?

-Татарстанда.

-Шулай булгач, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез.

-Татарстан турында.

Укытучы:

- Әйе, укучылар, бик дөрес әйтәсез, без Татарстан турында, үзебезнең туган җиребез турында сөйләшербез.

- Быел Татарстанга ничә ел тула?

- 100 ел.

- Ул ничәнче елда төзелгән?

-1920нче елда.

- Башта аны кыскача ничек йөрткәннәр?

-ТАССР дип йөрткәннәр.

-Әйдәгез, тутырып укыйк әле.

-Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика.

-1992 нче елдан ул Татарстан Республикасы дип йөртелә башлаган.

Димәк, без дәрестә туган җиребез – Татарстан турында сөйләшербез.

3. Белемнәрне актуальләштерү һәм ныгыту.

-Укучылар,  экранга карыйбыз. Беренче тукталыш  Татарстанның символлары .

-Татарстанның символлары нәрсәләр?

     -Герб, флаг, гимн.

-Гербта нәрсә сурәтләнгән?

-Ак барс сурәтләнгән?

- Ул нинди җәнлек?

-Көчле, ирекле. Алгы аягын алга сузган, ярдәм итәргә әзер.

-Аның ничә канаты бар?

-Җиде.

-Ни өчен җиде?

-Кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш.

-Кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш.

-Татарстан флагында нинди төсләр бар?

-Яшел, ак, кызыл.

- Яшел төс нәрсәне аңлата?

-Табигать, яшьлек, тормышны.

-Ак төс нәрсәне аңлата?

-Ак төс чисталыкны, сафлыкны, пакълыкны аңлата.

-Кызыл төс нәрсәне аңлата?

-Кояш төсе, көч, яшәү.

- Гимнның авторлары кемнәр?

-Гимнның сүзләрен Рамазан Байтимеров, музыкасын композитор Рөстәм Яхин язган.

-Татарстанның президенты кем?

-Рөстәм Минниханов.

-Алабуганың мэры, җитәкчесе кем?

-Рөстәм Нуриев.

Укытучы: үзбәя карточкаларына билгеләрегезне куегыз.Укучылар, әйдәгез, хәзер Татарстанның табигате турында сөйлик, ул икенче тукталыш була.

-Татарстанның табигате нинди?

- Татарстанның табигате бик матур һәм бай.

-Татарстан аркылы нинди зур елгалар ага?

-Татарстан аркылы Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгалары ага.

-Татарстанның климаты нинди?

-Татарстанның климаты уртача. Анда бик эссе дә түгел, бик салкын да түгел.

-Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?

  • Нарат, каен, имән, чыршы, алмагач, балан үсә.
  • Урманда нинди җәнлекләр яшиләр?
  • Урманда куян, бүре, аю, төлке, поши, керпеләр яшиләр.

- Ә безнең якның - Алабуганың табигате нинди?

  • Алабуганың табигате бик матур. Бездә нарат, каен урманнары, киң болыннар, балыклы күлләр бар.
  • Алабуга нинди елга буена урнашкан?
  • Чулман елгасы буена урнашкан.
  • Елгада нәрсәләр йөзә?
  • Елгада пароходлар, катерлар йөзә.
  • Җәй көне рәхәтләнеп су коенырга, балык тотарга була.
  • Укучылар, бездә нинди талантлы, күренекле рәссам туган?
  • Иван Иванович Шишкин.
  • Әйе, ул оста пейзажчы булган. Нинди картиналар иҗат иткән?
  • “Нарат урманында бер иртә”, “Арыш”.
  • Алабуга урманнарында нинди агачлар үсә?
  • Каен, нарат, имән, миләш, юкә.
  • Басуларда нәрсәләр үсә?
  • Бодай, арыш, кукуруз, чөгендер, көнбагыш, карабодай.

Укытучы: үзбәя карточкаларына билгеләрегезне куегыз. Яхшы,  ә хәзер өченче тукталышка күчик. Экранга карыйбыз.

     -Укучылар, Татарстанның иң зур байлыгы кемнәр?

-Аның кешеләре, халкы.

-Татарстанда күпме халык яши?

- Өч миллион 885 мең халык яши.

-Татарстанда нинди милләтләр яшиләр?

-Татарстанда татарлар, руслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләтләр яшиләр.

-Алар ничек яшиләр?

-Алар дус һәм тату яшиләр.

 - Ә сезнең сыйныфта нинди милләт кешеләре укыйлар?

-Безнең сыйныфта татарлар, руслар, әрмәннәр, таджиклар укыйлар.

- Сез ничек яшисез?

-Дус һәм тату яшибез.

-Алабугада күпме халык яши?

-Алабугада 73 мең халык яши.

-Алабугада нинди бәйрәмнәр үткәрелә?

-Сабантуе, Спас ярминкәсе, Май чабу бәйрәме, шәһәр көне.

-Сабан туе бәйрәмендә татарлар нинди милли ризыклар пешерәләр?

-Өчпочмак, бәлеш, чәк –чәк, гөбәдия, кыстыбый  пешерәләр.

Укытучы: үзбәя карточкаларына билгеләрегезне куегыз.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1)Сезнең алда карточкалар.Төшеп калган репликаларны языгыз.

Напишите пропущенные реплики

    Диалог.

  -Син кайда яшисең?

-  

-Татарстанда нинди милләтләр яшиләр?

-

-Алар ничек яшиләр?

-

       Диалог

  • Татарстанның табигате нинди?
  • Татарстанда нинди агачлар үсә?
  • Урманда нинди җәнлекләр яшиләр?
  • Диалог

         -Татарстан аркылы нинди зур елгалар ага?

-

-Татарстанның климаты нинди?

-

-Татарстанда нинди файдалы казылмалар бар?

-

Укытучы: Әйдәгез, диалогларны тикшерәбез, рольләргә бүлеп укыйбыз. Бик яхшы. Үзегезгә билгеләр куегыз. Ял итеп алыйк, яраткан җырыбызны җырлыйк. Укучылар “Туган як” җырын җырлыйлар.

2) Укытучы : Дәресне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш – Казан шәһәре.

Ә хәзер өйрәнгән сүзләрне кулланып хикәя төзегез.Өстәлләрегездә ак  битләр. Рәсемнәр астына туры килгән җөмләләрне ябыштырыгыз.

Проект эше

Беренче төркем проект эшен яклый (алдан бетергәннәр)

Ә калган төркемнәр тактага ябыштыра.

Укытучы: Булдырдыгыз.Бик дөрес җавап бирдегез.

Үзбәя карточкаларына билгеләрегезне куегыз.

3) Ә хәзер парларда эшлибез? Бер -  беребезгә сораулар бирәбез? ( укучылар парларда эшлиләр).

4) Укытучы:

- Ә хәзер ситуатив күнегүләрне эшлибез.

Скажи о том , что ты :

-живешь в Татарстане;

- любишь природу Татарстана;

-знаешь реки Татарстана;

-Казань- большой, красивый город;

-в Казане много музеев;

-Казань – спортивный город;

-Елабуга -красивый, древний город:

- Я люблю свой родной край;

- Я был (а) в Казани;

Үзбәя карточкаларына билгеләрегезне куегыз.

5.Рефлексия

-Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Туган җиребез – Татарстан турында сөйләштек.

-Ул нинди Республика?

- Ул бай, матур республика.

-Сез туган җиребезне яратасызмы?

- Туган җиребезне яратабыз, шуңа күрә  аның табигатен сакларга кирәк.

- Сезгә дәрес ошадымы?

6.Өй эшен бирү.

1. Татарстанның табигате турында рәсем ясарга.

2. Казан шәһәре турында диалог язарга.

3. Алабуга турында хикәя язарга.

 Укытучы :Минем Нәкый Исәнбәт шигыре белән дәресемне тәмамлыйсым килә.

 Татарстан – туган җирем,

Уртасында – Иделем.

Фонтаннары кара алтын,

Сары алтын – игенем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"...

“Туган җирем – Татарстан” бүлеген йомгаклау.

Татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты (Сингапур методы кулланып үткәрелгән дәрес)...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект...

Туган җирем-Татарстан

Презентация для 8 класса по теме "Родной край- Татарстан"....